Логотип
Күңелеңә җыйма

Ак шәлен ябынгач шомыртлар

Гомере буе берәүне яратып та, башка бүтән белән яшәүләре газаптыр ул.  Аны көн дә күреп, йөрәгең яралары бер дә төзәлмәсә, бигрәк тә.  Кавышулар инде бары төштә генә... Андый үкенечле мәхәббәттән берүк Ходай үзе сакласын икән.  

Гомере буе берәүне яратып та, башка бүтән белән яшәүләре газаптыр ул.  Аны көн дә күреп, йөрәгең яралары бер дә төзәлмәсә бигрәк тә.  Кавышулар инде бары төштә генә... Андый үкенечле мәхәббәттән берүк Ходай үзе сакласын икән.  

Бу тарихны әле яңа гына, чираттагы командировканың берсеннән ишетеп кайттык. Республикабызда яшәүче бер милләт турында язарга баруыбыз иде. Без барган авыл гаҗәеп матур урында – Идел ярында урнашкан. Яр буйлап сузылган алма, чия бакчалары, уйдык-уйдык әрәмәләр ап-ак бөркәнчекле – шомырт исләреннән исерерлек искиткеч көн! Мондый көнне күңел очына, бар дөньясына өр-яңадан гашыйк буласы килә. Бөтенләй башка темага барган әңгәмәбез дә үзеннән-үзе яшьлеккә, мәхәббәткә кереп китте. 

Татарларда гына түгел, башка милләтләрдә дә элек яшьләр ярәшеп өйләнешә торган булган. Әти-әнисе кемне сайлый, кызлар шуңа риза булып барган. Яратышып, очрашып йөрүләр гаеп саналган. Тик шулай да кичке уеннарда, өмәләрдә егет-кызлар бер-берсен күзләп, гыйшкы төшеп калучылар да булган. Алар яшерен генә очрашканнар, бергә булырга өметләнгәннәр. Бәхетлеләре кавышкан, бәхетсезләре... әти-әни хакын хаклыйм, дип, язмышына күнгән. 

Шушы авылда күрше урамнарда гына бер егет белән бер кыз үскән. Бер-берсенә гашыйк булган алар. Аларның бу серен әрәмәдәге шомыртлар гына белгән. Әле ул вакытта кызлар әти-әниләренә кайтып, шул егетне яратам, аңа кияүгә чыгам дип әйтергә оялганнар. Өйләнәсе килгән егет кыз өенә килеп, аны әтисеннән сорап алырга тиеш булган. Аның кыз сорарга барганын бөтен авыл белеп торган. Иң матур киемнәрен киеп, итекләрен көзге кебек ялтыратып, капка төбендәге карчык-корчыкларга күчтәнәчен өләшә-өләшә килгән ул. Аның кайтканын да бөтен авыл күзләп торган. Йә, ничек, бирергә риза булганнармы кызны, әллә, егетне килештермичә, борып чыгарганнармы? Монысы инде егет кеше өчен хурлык саналган. Димәк, ул өйләнергә «достоен» түгел. 

Әрәмәләр ак бөркәнчек ябынган бер көнне егет тә кыз өенә килгән. Аны ачык йөз белән каршы алганнар, сыйлаганнар. Егет өйләнергә ниятен белдергән, кызыгызны сорап килдем, дигән. Кызның әти-әниләре каршы килмәгән, туй көнен килешкәннәр. 

Ике йортта да күңелле мәшәкатьләр башланган. Кыз ягы – кыз бирергә, кияү ягы килен төшерергә әзерләнгән. Туй көне дә килеп җиткән. Булачак кияү үзенең дус егетләре белән кәләшен алырга килгән. Йөзенә үк төшереп ефәк  бөркәнчек япкан кызны җигүле атка утыртып, чиркәүгә алып килгән ул. Монда атакай аларга христианча никах укыган, бары шуннан соң гына кияү кәләшнең йөзен ачып карарга хокуклы булган. Бәхетнең җиденче катларында булган кияү түземсезлек белән әлеге мизгелне көткән. Сөеклесенең шатлыктан нур чәчкән күзләрен күрәсе килгән аның. Әмма... бөркәнчекне ачып җибәрсә, анда үз хатыны итеп күрергә хыялланган кыз түгел, ә аның апасы булып чыккан. Егет өнсез калган, аяк астында җир убылгандай тоелган. Ул, аптыраулы карашын кызның әтисенә төбәгән. «Олы апасы урнашмый торып, сеңлесе берничек тә кияүгә чыга алмый әле, – дип җавап биргән ул. – Олысына өйләндең ни, кечесенә өйләндең ни, икесе дә минем кыз». 

Бичара егетнең кәләшен өенә хатын итеп алып кайтмый чарасы булмаган. Чиркәүдә никах укылган, бөтен авыл белгән бит инде. Шулай яшәп киткәннәр. Хатынын кабул итсә дә, хыялында гел аның сеңлесе белән яшәгән егет. Күңеленә бер сорау тынгы бирмәгән: «Ни өчен сөеклесе моңа риза булган? Ник аны болай алдаган?» Җаны бик үрсәләнгән чакларда әрәмәгә төшеп елаган ул. Һәм кичләрнең берсендә әрәмәдә сөйгәнен очраткан. Ул да әрнүләренә чыдый алмыйча, мәхәббәтләренә шаһит шомыртларга сыенып еларга төшкән булган. «Ни өчен син мине алдадың? Мин бит сиңа өйләнәм дип өйләндем», – дип инәлгән егет. Кызның исә күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь түгелгән. Сөйгәненә өзелеп-өзелеп караган ул, ләкин апасының никахлы иренә якын килергә оялган. «Апаны кызгандым, – дигән кыз. – Аны узып чыксам, апага хурлык буласы иде. Әти белән әни рәнҗер иде... Кичер мине, бәхетле бул. Апа–  яхшы кыз. Аны мине яраткандай ярат, яме. Ә мине оныт... Мин синең тормышыңда бөтенләй булмадым дип уйла». Алар бер-берсенә якын килми генә үксеп елаганнар. 

Озакламый ул кызны да бер егеткә сорый килгәннәр. Әтиләре риза булган. Кавышырга насыйп булмаган яры белән бер урамда яшәгән кыз. Апасы белән дә, аның ире белән дә аралашмаган. 

Әрәмәләр ак бөркәнчек ябынып, шомырт исләреннән исерердәй иртәдә болдырда бер кочак шомырт чәчәкләре көтә торган булган аны. Һәр елны шулай кабатланган... 

Фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Мәхәббәт Яшьлектә калган мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар