Логотип
Күңелеңә җыйма

Абыйларым

 

Бүген – 10 апрель, абыйлар һәм сеңелләр көне. Ә алар иртән тагын үзара әйткәләшеп, чәкәләшеп алды. Кем хаклы, кем хаксыз икәнен дә төшенерлек түгел. Бүген генә түгел, кичә дә, өченчекөн дә, бер атна.. ай... бер ел элек тә шул ук хәл иде инде бездә. Абыйлы-сеңелле бер генә дә уртак тел таба алмыйлар. Аралары да зур югыйсә. Бер карыйсың, бер-берсеннән башка тора алмыйлар кебек. Өйгә кайтып керүгә, улым башта сеңлесен барлый. Икенче карыйсың: эт белән мәче кебек: берсе ырлап ябышырга, икенчесе тырнап алырга гына тора. «Ник аны беренче таптың?» – кызымның бар претензиясе шул. «Кызым, син күпме кызларның абыйлы булырга кызыкканын беләсеңме?» – дим.

... Абыйларымны мин беренче тапкыр утыз яшемдә генә күрдем. Кечкенәдән аларның барлыгын белсәм дә, аралар да ерак булмаса да, менә шулай язган инде – алар минем барлыгымны кырыкка җиткәндә генә белгәннәр. Ә мин аларны үземне белә-белгәннән бирле яраттым... һәм көттем. Урамда берәрсе рәнҗетсә яки үпкәләтсә, күңелемнән гел аларга сыена идем: «Минем дә абыйларым бар. Монда булсалар, кирәгегезне бирерләр иде...»

Бу очрашуны хыялымда төрледән-төрле вариантларда күрә идем мин. Бәләкәй вакытымда ул болайрак булырга тиеш иде: имеш, балалар бакчасында утренник бара. Мин – иң матур күлмәктән, чәчләремдә – күбәләк-бантлар. Нәкъ менә шигыремне сөйләп торган мәлдә ишек ачыла да, аннан абыйларым килеп керә... Мәктәптә укыганда, алар никтер Яңа ел кичендә килеп керерләр кебек иде. Имеш, мин – Кар кызы! Менә карадан киенгән пиратлар килеп керә дә, Кар кызын урлыйлар. Бар да тораташтай катып кала. Алар мине пар ат җигелгән каретага утыртып, әллә кайларга, еракларга алып китә. Менә алар юлда битлекләрен салалар, һәм елмайган йөзләрдән абыйларымны танып алып, муеннарына сарылам. Әле университетта укыганда да көттем мин аларны, диплом яклаганда да. Ә иң-иң өзелеп көткән көнем – туй көнем булгандыр. ЗАГСта язылышканда күзем гел ишектә булды. Акылым моның мөмкин түгеллеген дә аңлый, ә күңел тилмереп, бәргәләнеп аларны көтте. «Алар бит белергә тиеш иде, мондый көнне дә килмәгәч, алар башка беркайчан да килмәс инде...» Өметем дә шул көнне өзелде дисәм... Юк, әнине җирләгән көнне өзелгәндер ул. Мондый көнне дә янымда булмаган, мине юатмаган кешеләр – минем абыйларым түгелдер.

Ә алар килде. Авылыбызда Сабантуй иде. Яңгыр да сибәләп киткәч, болай да сирәк мәйдан тагын да араланды. Инде кайтырбыз дип торганда, ерактан ук тез тиңентен болын печәнен ярып икәүнең килгәнен күреп алдым. Мин аларны шунда ук таныдым, чөнки читтән генә булса да аларны күргәли идем. Менә ул – гомерем буена көткән очрашу! Нибары ике сәгатьләп кенә аралаша алдык. Инде ул көнне дә яңгыр яумаган булсачы?! Соңыннан мин ул очрашуның һәр мизгелен хәтеремнән мең кат кына уздырмаганмындыр. Әнә алар – минем абыйларым, икесе дә янәшәмдә. Өчәү бергә фотога да төшә белмәгәнбез бит шунда, дим хәзер үкенеп. Башта җырлашып утырдык, аннары һәркем үзенекен сөйләде, аннары безгә кайтып чәй эчтек, бер-беребезне картада «юләргә» калдырып уйнадык, аннары... Аннары алар китте. Икәү килгәннәр иде, өчәү киттеләр. Өченчесе – минем ярты йөрәгем иде. Аларга ияреп минем дә өйгә, әтием янына кайтасым килде.

...Олы абыем белән беренче һәм соңгы кат очрашканыбызны ул чакта мин дә, алар да белмәдек. Тагын бер айдан аны озаттылар. Мәңгегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берни анншылмый Ниге шулй очрашмаганнар озак еллар?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анлавымча, ике улын иренэ калдырып, кече баласын-кызын алып чыгып киткэн ана кеше.Абыйлары энилэрен кумергэ дэ килмэгэннэр.Кичерэ алмаганнар булып чыга, ташлап чыгып киткэн энилэрен.Бик ялгыз булып чыга бу кыз, ике сэгать кенэ куреп калган абыйларын шулкадэр юксына.Бушлык тормышында да, кунелендэ дэ.

      Хәзер укыйлар