Логотип
Редакция тормышы

​«Сөембикә» беләзеге

«Сөембикә» журналы 1999 елдан башлап үзенең бүләген булдырды. Бу бүләк Җир шарының теләсә кайсы мәмләкәтендә яшәүче, елның иң популяр бер 
яки берничә хатын-кызына бирелә. 

Бүләк – кашына Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт. 

Безнең лауреатлар: 

1999 ел

ГОБӘЙДУЛЛИНА София Әсгат кызы (Германия), композитор, музыкада Сөембикә ханбикә образын тудырудагы олы хезмәте өчен.

КАЙА Фатма Музаффер (Төркия), драматург, «Казан мәликәсе Сөембикә» дигән әсәре өчен. 

ГАЙНАНОВА Лена Рәшит кызы (Казан), галимә, Гаяз Исхакый иҗатын халыкка кайтарудагы зур хезмәтләре өчен.

2000 ел

ТУФИТУЛЛОВА Роза Рәхмәтулла кызы (Казан), публицист, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы  депутаты; «Сөембикә» журналында, «Ак калфак» бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында аналарны һәм балаларны социаль яклау, хатын-кызларның хокукларын кайгырту буенча алып барган эзлекле эшчәнлеге 
өчен. 

САФИУЛЛИНА Флера Садрый кызы (Казан), галимә; татар телен пропагандалау һәм дәүләт теле буларак татар телен гамәлгә кертү буенча башкарган басма хезмәтләре өчен. 

ГАФУРОВА Әлфинур Шәрәфетдин кызы (Санкт-Петербург), җәмәгать эшлеклесе, журналист, Санкт-Петербург шәһәрендә татар милли матбугатын торгызу һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен.


2001–2002 еллар

ВӘЛИЕВА Зилә Рәхимҗан кызы (Казан), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе; Республикада хатын-кызлар хәрәкәтен оештыру, хатын-кызларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, «хатын-кыз», «ана» исеменең абруен күтәрүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен.

КУДАШЕВА Фәридә Яһүдә кызы (Уфа), җырчы; төрле елларда татар халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен. 

УРАЛЛЫ Гөлтән (Төркия), җырчы, музыкант; төрки-татар фольклор сәнгатен пропагандалаудагы хезмәтләре өчен. 


2003 ел

АПАКАЙ Шәмсия Хәсән кызы (АКШ), җәмәгать эшлеклесе; чит мәмләкәтләргә сибелгән татарларны берләштереп, аларда татар телен, милли рухны, милли моңны, милли гаилә нигезләрен саклап калуга юнәлдерелгән күпьеллык игелекле гамәлләре  өчен.

КӘРИМОВА Нәзифә Харис кызы (Мәскәү), җәмәгать эшлеклесе, публицист; халыкара һәм милли журналистикада ирешкән казанышлары, Россия Федерациясе күләмендәге милли хәрәкәттәге хезмәтләре өчен.

ХӘМИДУЛЛИНА Камәрия Зиннур кызы (Казан), педагог, җәмәгать эшлеклесе; хатын-кызларның иҗтимагый активлыгын үстерү, аналар һәм балаларны социаль яклау, яшь буынга милли тәрбия бирүдәге эзлекле эшчәнлеге өчен.


2004 ел

ӘХМӘТОВА-УРМАНЧЕ Флора Ваһап кызы (Казан), галимә, татар халкының рухи мирасын, халык эпосын, дастан-бәетләрен җыйнау, барлау өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре һәм халкыбызның бөек рәссамы, скульпторы Бакый Урманченың иҗади мирасын саклауга, пропагандалауга, яшь буынга мәдәни-эстетик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен.

САБИРОВА Бибинур Нигъмәтҗан кызы (Төмән), җәмәгать эшлеклесе, журналист, «Ак калфак» бөтента­тар хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше, «Ак калфак» журналын чыгарудагы фидакарь хезмәте, татар гаиләсен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда концептуаль проектлары, конкурслары өчен. 

2005 ел

ЗАҺИДУЛЛИНА Лия Михайловна (Казан), тележурналист, диктор, җәмәгать эшлеклесе; халыкара һәм милли журналистикада ирешкән казанышлары, 
республика телевидениесе үсешенә керткән күпкырлы хезмәтләре өчен.

ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА Наилә Шакирҗан кызы (Әстерхан), табибә, җәмәгать эшлеклесе; читтә яшәүче татарларның милли үзаңын үстерүгә керткән күпкырлы гамәли хезмәтләре, публицистикада ирешкән казанышлары өчен.


2006 ел 

БИКТИМЕРОВА Тәэминә Әхмәт кызы (Казан), галимә, җәмәгать эшлеклесе; XX гасыр мәгърифәтче татар хатын-кызларының эшчәнлеген хак тарихи кануннар нигезендә өйрәнү өлкәсендә алып барган гыйльми хезмәтләре, ул шәхесләрне пропагандалау буенча матбугаттагы публицистик язмалары, китаплары өчен. 

ЛАТЫЙПОВА Мөслимә Хәбри кызы (Казан), эшмәкәр; Татарстан Республикасы икътисадын базар мөнәсәбәтләре нигезендә үзгәртеп кору, эшмәкәрлек хәрәкәтен җәелдерү, халыкны югары сыйфатлы милли азык-төлек белән тәэмин итү, эчкерсез хәйрия гамәлләре кылу буенча башкарган хезмәтләре өчен.


2007 ел 

ГАЛИЕВА Гөлчәчәк Кәрим кызы (Казан), язучы; татар милли мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү максатларында кылган хәйрия гамәлләре, әдәбият-сәнгать эшлеклеләрен, татар китабын, милли матбугатны пропагандалау буенча алып барган иҗади-иҗтимагый эшчәнлеге өчен. 

САФИУЛЛИНА Гөлзадә Гомәр кызы (Казан), җырчы, җәмәгать эшлеклесе; төрки-татар дөньясында яшь сәнгати талантларны ачу, барлау һәм үстерүгә юнәлдерелгән Халыкара «Сөембикә варислары» фестивале проекты, шушы максатта башкарган күпьеллык нәтиҗәле иҗади-иҗтимагый эшчәнлеге өчен. 


2008 

ӘДИАТУЛЛИНА Эльмира Лотфулла кызы (Казан), журналист, җәмәгать эшлеклесе; татар милли хәрәкәтен, милли үзаңны үстерүгә керткән фидакарь хезмәтләре, мөселман хатын-кызларын берләштерү, аларның хокукларын яклау буенча башкарган гамәлләре һәм журналистика өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен. 

ӘБСӘЛӘМОВА Фирүзә Хәсән кызы (Оренбург), журналист, җәмәгать эшлеклесе; Оренбург төбәге радио-телевидениесендә татар халкының рухи кыйммәтләрен пропагандалау һәм үстерүгә багышланган тапшырулар оештырудагы нәтиҗәле эшчәнлеге, «Азатлык» радиосында иҗтимагый әһәмияткә ия  гомумтатар проблемаларын яктырткан заманча үткен публицистик чыгышлары өчен.

ГЫЙРФАНОВА Лемма Исхак кызы (Мәскәү), педагог; Мәскәү шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге этно-мәдәни мәктәп оештыру, татар халкының җәмгыяви ролен, ул ирешкән казанышларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, татар милли мәгарифен үстерү буенча башкарган нәтиҗәле эшчәнлеге өчен. 


2010 ел

ХӘКИМОВА Филисә Нәҗип кызы (Казан), журналист, җәмәгать эшлеклесе; халкыбызның милли үзаңын, телен, мирасын, гореф-гадәтләрен, рухи-әхлакый кыйммәт­ләрен саклауда һәм үстерүдә керткән өлеше, халыкара бәйге-тамашалар оештыруы, «Ак калфак» оешмасының эшен яктырткан күпсанлы проектлары өчен. 

САФИУЛЛИНА Фәвия Әхтәм кызы (Екатеринбург), журналист, җәмәгать эшлеклесе; читтә яшәүче татарларның милли үзаңын үстерүгә керткән күпкырлы гамәли хезмәтләре, Урал төбәгендә яшәүче татар 
хатын-кызларын берләштерүе, журналистика өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен. 


2011 ел

КӘРИМОВА Нурия Шамил кызы (Оренбург), эшмәкәр, татар милли мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү максатларында кылган игелекле эшләре, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма 
театрына күрсәткән хәйрия гамәлләре өчен. 

ДЖУМАЕВА Мөнирә Мәүлет кызы (Ульяновск өлкәсе), педагог, Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе оештыруы, читтә яшәүче татарларның милли үзаңын үстерүгә керткән күпкырлы гамәли хезмәтләре, татар милли мәгарифен үстерү буенча башкарган нәтиҗәле эшчәнлеге өчен.

ӘХМӘДУЛЛИНА Рәзилә Ардинат кызы (Түбән Новгород), җәмәгать эшлеклесе; татар гаиләсен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда концептуаль проектлары өчен.

2012 ел

ЧАЙДАМ Хәмидә (Финляндия) лаек дип табылды. «Сөембикә» беләзеге аңа Финляндия татарлары­ның «Исламия» җәмгыяте каршында эшләп килүче якшәмбе татар мәктәбендә күп еллар буе алып барган фидакарь эшчәнлеге, читтә яшәүче татарларның милли үзаңын үстерүгә керткән күпкырлы гамәли хезмәтләре өчен бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар