Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Чүлмәк апа

Тсс! Телефоннарны сүндердек. Тавышлар тынды. Пәрдәләр ачылды. Сәхнәдә спектакль башланды! Тамашачының уйлары геройлар, күренешләр белән бәйләнә, театр иҗат дөньясына чума...

Тсс! Телефоннарны сүндердек. Тавышлар тынды. Пәрдәләр ачылды. Сәхнәдә спектакль башланды! Тамашачының уйлары геройлар, күренешләр белән бәйләнә, театр иҗат дөньясына чума...
Ә бу вакытта, сәхнә артында-а-а... актер балалары чыр-чу килә! Алар да бит әти-әнисе белән театрга эшкә килгән мөһим кешеләр! Сәхнәдә монолог башлана. Сәхнә артындагылар әйбәт белә, димәк, Миләүшә апалары янына җыелып, «Без, без, без идек»не уйнарга вакыт җиткән! Аннан «Чүлмәк сатыш»,   «Яулык салыш» булачак...
Сәхнә артында булсынмы ул, бергәләп табигатькә чыкканда, ял иткәндәме – Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова Камал театры артистларының кечкенә балаларын мәш китерә, рәхәтләнеп уйната, биетә, берләштерә. Алар өчен ул – Чүлмәк апа.


– Мин үзем дә театр баласы, – ди Миләүшә ханым. – Әти-әни, әби-бабайлардан кала, театр белән дә тәрбияләнгәнмен. Кечкенә чагында әтиләр белән (Миләүшә ханым – күренекле татар артисты Наил Шәйхетдиновның кызы – Р.Х.) театрга еш килә идем. Алар сәхнәгә чыгып киткәч, миңа күңелсез булмасын диптер инде, сәхнә артында калган костюмерлар, реквизитчылар минем белән төрле уеннар уйный иде. Бик күңелле уза иде ул вакытлар! Әби-бабайлар тәрбиясе дә көчле булгандыр. Мине бит тугыз айдан Чирмешән районының Лашман авылында дәү әниләрдә калдырып, әти белән әни гастрольләргә чыгып киткән. Бу авылда ике яктан да әби-бабам яши иде. Сорурия әбиемнең көйләп-көйләп матур итеп Сак-Сок бәетен сөйләве, мөнәҗәтләр укуы күңелгә сеңеп калган. Әбиләрем һәрвакыт йомры сүзләр, ниндидер кызыклы әйтемнәр белән сөйләшә иде. Әкиятләрне дә күп тыңладым! Ниндиен генә сөйләми иде әбием! Мунчага баргач үзенчә такмаклап чаба, эшләгәндә, ашаганда тагын үзенең тылсымлы сүзен кыстырып куяр иде. Үсә төшкәч инде авылдагы урам уеннарына, кызлар белән кич утырырга чыга башладык. Бүрәнә аша туп атыш, чишмә буенда пәке кадаш, йөзек салыш уйный идек. Мәктәптә укыганда да җәйге каникулларымны авылда уздыра идем. Бәрәңге, чөгендер эшкәртүләр, бакча эшләре... Авылның бөтен рәхәтен татып үстем!
Әти дә минем белән уйнарга һәрвакыт җай таба иде. Кечкенәдән үк алар белән гастрольләргә йөри башладым. Кая гына барсак та, буш вакыт булуга, әти белән музейларга, киноларга барабыз, шәһәр белән танышып йөри идек. Ничектер менә шулай гел уен дөньясында үстем мин. Шуңа күрә хәзер үзем дә балалар белән уйнарга бик яратам.


– Ә үзегезнең кызыгыз Сөмбел белән уйнарга вакытыгыз кала идеме?

– Репетицияләр күп булса да, эштән бик соң кайтылса да мин һәрвакыт Сөмбел белән уйнарга вакыт таба идем. Кызым кечкенәдән цирк дөньясын яратты. Шуңа без аның белән идәннәргә җепләр сузып «канат»та йөри идек. Ул «акробат», мендәрләрне куеп «суга сикерә» иде. Дәү әтисе дә Сөмбел белән яратып уйнады. Уеннар, җырлар, биюләр, әбиләрдән калган йомры сүзләр барысы да гаиләдә сакланырга тиеш. Телебез байлыгын балага сеңдереп үстерү әти-әни бурычы. Уйнап үскән бала бәхетле була дип уйлыйм.


– Спектакльләр вакытында Камал театрының сәхнә арты балалар белән гөр килеп тора, диләр...

– Әйе, бик күңелле бездә! Бер төркем артистларыбызның балалары бер тирә яшьтә. Кечкенәдән театрга йөреп, театрга ияләшеп үсә алар. Сез аларның исемнәре ничек матур икәнлекне белсәгез! Җәннәт, Саҗидә, Саидә, Нәфисә, Зәлия, Аяз, Нурсолтан, Зөбәйдә... Безнең театрда гына шундый исемнәр бардыр ул! Исем дә, балаларның рәхәт итеп татарча аралашулары, җырлар, шигырьләр сөйли белүе дә әти-әнидән, гаиләдәге тәрбиядән килә бит. Уйнасаң, һәрбер бала уенга тартыла. Минем бер әбинең 11 баласы булган, икенче әби – алты бала үстергән. Ул балалар бергә уйнаган, эшләгән, аралашып үскән. Бердәм булганда кызык бит. Хәзер дә шулай, күп бала булган җирдә уен, чыр-чу тынып тормый. Эшем күп, дип кулына гаджет тоттырмасаң, балалар уенны үз итәләр. Камалдагы балалар өчен мин – Чүлмәк апа. Театрга килеп керүгә «Чүлмәк апа килде!» диләр. «Чүлмәк сатам» дип атала торган бер уен бар безнең. Кечкенәрәк бер баланы (еш кына Алмаз Гәрәевнең кызы Зөбәйдәгә эләгә ул роль) аркама асам да: «Чүлмәк сатам, чүлмәк сатам, чүлмәгемнең төбе тишек, ничә мәртәбә ямарга?» дип йөрим. Ул уенны сез дә хәтерлисездер инде? Бөтен баланың да чүлмәк булып, аркада йөрисе килә. Шул уенны яратып уйнаганга, миңа менә «Чүлмәк апа» диләр. Әти-әниләре сәхнәгә чыгып киткәч, кирәкле вакытта тынычлыкны саклар өчен шаян балалар белән «Без, без, без идек»не уйныйбыз.
Сәхнә артындагы зур аквариум янында  бер диван бар безнең. Шунда утырып «Әрез-бәрез» итәбез. Зуррак кызлар аякларына кечкенәләрне утырталар да:
«Әрез, бәрез, мичтә – бәлеш, казанда – ит, аша да кит!» – дип, аларны өскә таба очырталар. Кечкенә кызлар чырык-чырык килеп, сөенә-сөенә уйныйлар бу уенны.
Балалар бит алар уйлап табарга, яңалык китереп чыгарырга ярата. Безнең балаларның да үзләре уйлап тапкан бер яраткан уены бар (баланың уйлап табу сәләтен үстерү өчен аны өйдә дә уйнап була!). Алып баручы «Халдый-балдый, ихалай-михалай» кебек тылсымлы сүзләр әйтә һәм: «Без барыбыз да еланга әйләнәбез», – ди. Барысы да үзенчә еланны тасвирлап күрсәтә. Аннан бөтен кеше балыкка, машинага, фонарьга... әйләнә. Шулай итеп, кемгә генә булмый алар!
Тагын бер уеныбыз «Фантазерлар» дип атала. Берәр реквизит аласың. Мисал өчен, яулык, ди. Яулыкны әйләнә тирәли җибәрәбез, һәркем аны нәрсәгәдер «әйләндереп» күрсәтергә, ә башкалар шуның ни икәнен белергә тиеш. Кемнеңдер кулында ул мыекка әйләнә, Рапунцель чәченә, йомры тупка, алмага, әбигә, өрәккә... Шулай итеп, бер яулыктан ничә төрле әйбер килеп чыкканны күрсәтә балалар.
Тагы бер уеныбыз бар. «Бермеш, икемеш, өчмеш, дүртмеш, бишмеш, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз. Итек, читек, энә, без, йөз!» Шулай дип санап бер баланы билгелибез. Шул кеше идәнгә ята. Ә башкалар кулларын бер-берсе өстенә куя. Уенны алып баручы бер балага төртеп күрсәтә дә: «Астан хәбәр килде, өстән ал!» – ди. Шул кеше кулын ала да яткан кешегә акрын гына суга. Яткан кеше кем сукканны белергә тиеш.


– Шул ук балалар «Зәңгәр шәл» спектаклендә массовкада да катнашалар бит?

– Әйе! Элек мин ул спектакльдә яшь кыз булып уйный идем. Ә хәзер күп балалы хатын ролендә. Ул күренешне хәтерлисездер, яшьләр уйнаганда балаларын ияртеп бер хатын эскәмиягә чыгып утыра. Без булабыз инде ул! Бергәләп җырлыйбыз, биибез. Балаларга күлмәкләр дә тектердек, чабаталары да бар. Фәрит абый Бикчәнтәев рөхсәте белән тагын бер әйбер уйлап таптык: спектакль тәмамлангач, төп рольне башкаручы артистлар алдыннан балалар чыгып баш ияләр. Балалар да бу мизгелне көтеп ала, алар өчен бик кызык ул!
Мин Марсель абый Сәлимҗанов һәм Фәрит абый Бикчәнтәев классында укыдым. Вафатына ярты еллар каламы икән, Марсель абый гастрольләр вакытында барыбызны бергә җыеп: «Балаларыгызны театрга алып килегез. Театрда үскән балалар аның рухын сеңдереп, театрсыз яши алмый торган булып үсә», – дигән иде. Аллага шөкер, театрда балалар тавышы тынып тормый! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар