Логотип
Әти-әни колагына

Балага исем кушу

Ата-бабаларыбызның илаһи омтылышы, изге максаты — догалы бала калдыру булган...

Ата-бабаларыбызның илаһи омтылышы, изге максаты — догалы бала калдыру булган. Алар моның кәсебенә дә кергән — баласына иң элек аңа лаеклы исем куярга тырышкан. Без исә, совет чоры аталаналары, ни генә кыландырмадык. Балаларыбызга нин­ди генә исем кушмадык? Шулай бервакыт, Каратун станциясендә автобус көтеп утырганда (Апае районы Кече Күк-күз авылына — туган авылыма кайтуым иде), минем янга бер хатын килеп утырды. Хәл- әхвәл сорашып, сөйләшеп киттек. Хәтта балага исем кушу темасы да читтә калмады. “Беркөнне, — ди ханым, — бер әбине очраттым. Кызының баласына исем кушу бәйрәменнән кайтып килә.
- Нинди исем куштыгыз, — дим.
- Илдә бер урыс, — ди карчык.
- Ничек инде, андый исем буламыни? — дип гаҗәпләндем.
Икенче атнада кызын күрдем, котладым үзен, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип изге те­ләкләр теләдем Гадәттәгечә, баланың исемен сорадым “Эльбрус”, — диде ана горурланып. “Илдә бер урыс” шушы булган икән”.
Исең-акылың китәрлек, тел әйләнмәслек исем кушмасак, безнең татар исем­нәре беткәнме? Менә ул тел югалту нәрсәгә китерде. Дин турында әйтеп торасы да юк,
“Теле юкның — дине юк”, — ди халык.
Соңгы вакытта, татар теле дәүләт теле дип игълан ител­гәч, халкыбыз күзен ача, тормышка аек күз белән карарга өйрәнә башлады. Әкренләп гореф-гадәте дә яңара, әхла­кый тәрбия, динебез дә кайта башлады. Бу бигрәк тә яшь­ләр арасында сизелә. Дин бе­лән кызыксыну арта. Яшьләрнең балаларын күтәреп мә­четләргә исем куштырырга барулары мода ачык мисал.
Күбесе өйдә мәҗлес итеп үт­кәрә. Кайберәүләр хәтта мулла чакыртып үзләренә яңадан исем куштыралар.
Биредә шуны да әйтәсем килә: бик күп еллар буена дини мәгълүмат бирелмәде, халык фәкать үз күңелендәге иман нуры белән генә яшәде. Гореф- гадәтләребез дә үзгәрде. Тик ничек кенә булмасын, исем кушуның нигезе бер: баланың исеме колагына әйтелергә тиеш. Бала дөньяга килә. Сулыш ала, ана сөте, ризык белән туклана башлый.
Баланың һәр ишеткәне, күргәне, тойганы баш миендә эз калдырганын һәркем белә. Азан әйтеп аның колагына өрү дә, бала миендә ике дөньяга яраклы изге сүзләр —Коръән сүзләреннән эз калдырырга тиеш икән. Баланың сәламәтлеге һәм әхлакый тәрбиясе шул азан сүз­ләреннән куәтләнә дә инде:    башлана димим, чөнки ул ата-ананың никахыннан ук башланып китә.
Гадәттә, бала тугач, җиде көнгә кадәр исем куела. Бу чорны бик сузмыйлар. Никадәр тиз тотсад, шулкадәр яхшы санала, чөнки бала янына иблис якыная алмас, яман күзләр төшмәс, бала тыныч булыр дип аңлатыла. Яңа туган бала кайткан нигезгә хәрам әйбер, эчемлек, тәмәке ише нәрсәләрне кертү ярамый.
Борын-борыннан, исем куяр алдыннан яхшылап киңәшкәннәр, ягъни үзара килешеп хәл итә торган булганнар. Әгәр килешә алмыйлар икән, балага исемне ата кеше кушарга тиеш булган. Элекке заманда, кагыйдә буларак, исем ике өлештән торган. Мисал өчен, Әбделрахмән. Беренче өлеше — Әбде (“кол” мәгънәсендә), икенчесе — Әлълаһү Тәгалә исемнәренең берсе: Рахмән. Хәзерге заманда гади исемнәр куела. Татар исемнәрен аңлаткан аерым китаплар да бар. Шулай да, исемнең мәгънәсенә, асылына игъ­тибар юк. Моны аңлаган кешеләр, инде әйткәнемчә, исемнәрен алыштырдылар, ягъни азан әйттереп үзләренә мәгънәле, ятышлы исем куштырдылар.
Татар халкында балага исем кушу авыр гамәлгә саналмаган. Хәленә карата эшләнә торган гадәти эш булган. Хәлеңнән килсә, мәҗлес җыясың, әгәр килмәсә, хәзер мәчетләребез күбәйде, картларыбыз да, яшьләребез дә азан әйтә белә.
Исем кушу тәртибен язганчы, бала анасы турында әйтергә кирәк дип уйлыйм. Бу мәҗлескә туган-тумача, дус-иш бүләк белән килә. Чөнки бу бик шатлыклы мәҗлес. Дин буенча, бала тапкач, хатын-кыз 40 көнгә кадәр ураза да тотмый, намазы да кала. Аларны ул соңыннан каза кыла. Хатын-кызны саклау ирләргә йөкләнә, бала анасы турында кайгыртуны алар үз өстенә алырга тиеш. Өйдәге олылар да, кечеләр дә читтә калырга тиеш түгел. Минем каенатам әйтер иде: “Әгәр ирләр хатын-кызны тәрбияләп, ада ярдәм итмәсә, өй эшенең күбесен үз өстенә алмаса, хатын-кызның сәламәтлеге ун елдан артмый. Аннан соң ирләр авыру хатын белән гомер кичерә”.
Инде исем кушу тәртибенә килик. Баланы чиста, ак, пакь әйбергә төреп (тормышы ак булсын дигән ният белән), битен ябып, мендәргә салып китерәләр. Барысы да тын кала. Аннан соң баланың башын кыйблага каратып яткыралар. Исемне ирләр генә куша, хатын-кызның моңа хакы юк. “Ислам дине йолалары. Хәдисләр” дигән китапта балага исем кушу түбәндәгечә сурәтләнә:
“Азан әйтеп, азан догасын укырга. Баланың уң колагына өч рәт җиделчә сулыш өрелә, исеме һәм атасының исеме әйтелә. Камәт төшерелә. Камәт артыннан баланың сул колагына да өч рәт җиделчә сулыш өрелә һәм әйтелә: фәлән кешенең дөньяга килгән җан кисәгенә шәригатебезгә тиң булган ошбу исемне биреп , Әлълаһү раббилгаләминнең хозурына тапшырабыз. Йә, Ходаем, үзең кабул итеп рәхмәтедә ирештер! Әмин”.
Теләкләр теләнә, дога укыла, аның мәгънәсе: “Йә раббем! Бу бала ислам динен куәтләүче, ата- анасына игелекле, миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы зөррият (бала) булсын иде, ата-анасына тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп итсен иде. Илебезгә тынычлык, иреклек үә байлык бирсен иде. Әмин”.
Өйрәнергә теләүчеләр өчен әлеге догаларны каян эзләргә кирәклеген күрсәтеп үтәм:
“Гыйбадәте исламия” (Казан, 1989): Азан сүзләре — 34-35 бит, 39-45 пунктлар; Азан догасы — 37 бит, 54 п.; Камәт төшерү — 34-35 бит, 47 п. “Ислам дине йолалары. Хәдисләр”: ахыргы дога — 31 бит.
Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.
 

Теги: Балага исем кушу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен татар ярата инде башка миллэт исемен кушарга, бергенэ урыс- франсузда кушмый татар исемен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Дин буенча, бала тапкач, хатын-кыз 40 көнгә кадәр ураза да тотмый, намазы да кала". - бу бик дорес тугел. Бала тапканнан сон, хатын-кыз кан килудэн кайчан чистарынып бетэ, намазын да шунда укый башлый (бу 40 кон житкэнче дэ булырга момкин). Намазны каза кылырга кирэк тугел, э фарыз уразаны соныннан каза кылырга. Телнен дингэ бэйлэнешен курмим. Мэсэлэн, ислам динен торле миллэт кешелэре тота. Татарча начар белучелэрне яки ботенлэй белмэучелэрне бик тэкъва кешелэр, бар гыйбэдэтлэрен тогэл утэуче, дорес итеп Коръэн укучылар арасында hэм киресенчэ, шэп татарча сойлэшуче, кукрэгенэ "мин татар" дип сугып йоручелэрнен арасында Аллахны танымаучыларны кургэнем бар. Андыйлар эле яулык бэйлэген мослимэне "кыланып йорисен" дип сугеп аталар. Советлар Союзы вакытында эби-бабаларыбыз, интернационал дип, Равиль, Марсель, Луиза, Рим, Римма, Альберт, Радик, Роберт, Марс, Венера, Виль, Реваль, Люция,... кебек "татар" исемнэрен татар теленэ кертеп жибэргэннэр. Хэзер кубесе бу исемнэрне татарныкы дип саный. Чын барлыкта "татар" исемнэре - ул гарэп, фарсы, гарэп-фарсы исемнэр, торки-татар булырга момкин эле. Бездэ хэзрэтлэр, башка миллэт кешесе исламны кабул иткэндэ, эгэр исемнен мэгънэсе эйбэт булса, ата-анасы биргэн исемен алыштырмыйлар. Динне ойрэнэ башлагач, мин дэ, мина исем куштыручы булмаган безнен заманда, дип бик борчылган идем. Имам янына барып, хэзер мина нишлэргэ, дип сорадым. "Берни дэ эшлэргэ кирэк тугел. Исем куштырырга да кирэк тугел. Тынычланып яшэгез", диде.

      Хәзер укыйлар