Логотип
Милли ризык

Борчак чумары

Чумарлы аш – киң таралган милли ризыкларыбызның берсе. Аны ит шулпасында пешерәләр. Кем нинди ит ярата – елкы, куй, сыер, кош итен кулланырга була. Без исә үрдәк шулпасында пешерербез. Ә чумарның үзен бодай, карабодай, ясмык, борчак оннарыннан әзерлиләр. 

Чумарлы аш – киң таралган милли ризыкларыбызның берсе. Аны ит шулпасында пешерәләр. Кем нинди ит ярата – елкы, куй, сыер, кош итен кулланырга була. Без исә үрдәк шулпасында пешерербез. Ә чумарның үзен бодай, карабодай, ясмык, борчак оннарыннан әзерлиләр. 

Кирәк
500 г үрдәк ите;
3 литр су;
2-3 бәрәңге;
1 кишер;
2 баш суган;
1-2 дәфнә яфрагы (лавр);
6-10 борчак хуш исле борыч;
тәменчә тоз;
суган кыздыру өчен туңмай (терлекнең эретелгән эч мае).

Чумар өчен
1 стакан борчак оны;
1 йомырка;
бер чеметем тоз;
1/4 стакан шулпа.

Эш барышы
Ит шулпасы кайнатабыз. Моның өчен үрдәкне салкын суга салып кайнатабыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз. 
Әзер шулпаны сөзәбез, чирек стакан шулпаны чумар өчен алып калабыз. 
Сөзгән шулпага эре итеп туралган бәрәңге, ярымтүгәрәкләп туралган кишерне салып, йомшарганчы пешерәбез. 

Борчак онын иләп, уртасын чокырлыйбыз. Шунда бер йомырка сытабыз, тоз сибәбез. Чирек стакан шулпаны азлап-азлап сала барып, камыр басабыз. Ул пластилин кебек үзле булырга тиеш. 
Камырдан тавык йомыркасы зурлыгындагы шарлар әвәлибез. Һәрбер шарны токмачныкыннан 2-3 тапкыр калынрак итеп җәябез. 

Җәемнәрне тасмаларга кисәбез. Һәр тасманы, кәгазь ваклаган кебек, вак-вак кисәкләргә бүлгәлибез. 

Бәрәңге белән кишер пешкәч, шулпага дәфнә яфрагы, борыч, тоз өстибез. Чумарларыбызны салабыз. Алар башта төпкә бата, аннары өскә калкып чыга. Чумарлар калыккач, тагын 2-3 минут кына «сикертеп» алабыз.
Суганны юка гына ярымбоҗралап турап, туңмайда кыздырабыз. Кызган суганны шулпага кушабыз. 
Ашны сүндереп, 10-15 минут дәмләндерәбез. 

Шулпаны тәлинкәләргә бүлгәндә, һәр кешегә бер кисәк үрдәк ите салырга да онытмыйбыз!

Теги: милли ризык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар