Логотип
Милләттәш

«Үз җиремә дип килдем...»

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Казанга океаннар кичеп, Америкадан, Сан-Франциско шәһәреннән үк килгән Нурия апа КИЛКИнең әнисе Сәгадәт турындагы хикәясен тыңлыйм. 

– Бертуган апасы Хәнифә белән әнием 60 елдан соң гына табышты. Ниндидер танышлары аша эзләп тапты ул аны. Бу хакта сөйли башласам, әле дә күзләремә яшь тула... Хәнифә апаның Маньчжуриядән Рәсәйгә нигә чыгып киткәнен тәгаен белмим: әллә укырга, әллә әтиләрен эзләргә... 

...Сәгадәт апа Акчурина Пенза губернасында туган. Туган авылының исемен белми дисәм дә була. Хәер, кайдан хәтерләсен – Рәсәй чиген узып, Кытай җиренә аяк басканда аңа нибары 3-4 яшь булган бит. Сәүдәгәр әтиләре җилләрнең кайсы яктан исә башлаганын чамалаган булгандыр инде... Әмма язмыш аны барыбер аямый. Монголиядән Советлар Союзына товар ташый ул. Чираттагы сәфәрләренең берсендә, чик аша чыкканда, Хәсән аганы кулга алалар һәм төрмәгә озаталар. Әтиләре шул китүдән югала. Балалары аның хакында берни белми яши. Ике ел элек кенә, ниһаять, архивлардан әтиләре турындагы документлар табыла. Аны инде ерак 1938 елда ук атып үтергән булганнар икән. Мулла баласына ягарлык гаепләр табылгандыр инде...

Сәгадәт апаның туганнарына да язмыш шактый кырыс булып чыга. Алар да татар мөһаҗирләре узган юлны уза, каберләре – дөнья буйлап сибелгән. Иң олы апасы, әйткәнемчә, әтисе артыннан ук китеп югала. Кече энесе 1953 елда чирәм җирләрне күтәрергә дип, Кытайдан шулай ук Россиягә китә һәм аның да башка хәбәре булмый. Бер абзыйсы Кытайда төпләнеп кала. Зөһрә апасы Төркиядә гомер итә – ул ун ел элек вафат булган. Хәнифә апасы белән ничек күрешүләрен сөйләп бетермәдем бит әле.

– Бер елны әни Төркиягә кунакка барды. Шунда билет алып, аны  Әзәрбайҗанга озатканнар. Үзгәреш җилләре башлангач, Хәнифә апаның адресын эзләп тапкан идек инде. Аның Баку шәһәре читендә, коммуналь фатирда, урыс күршеләре белән яшәвен белә идек. Еш кына телефоннан да шалтырата идек. Булышырга да тырыштык. Әни ул чакта аның янында Бакуда берничә көн торды. Гомерләре бер-берсеннән читтә узган ике кыз туганның очрашуын күз алдына гына китерегез әле... Шуннан соң Хәнифә апа тагын ике ел гына яшәде. Без ул чакта Бакудагы бер татар гаиләсе белән танышкан идек. Аларның кызлары Сан-Францискога килгән иде. Шул гаилә, соңгы көннәрендә Хәнифә апага бик булышты. Вафат булгач, соңгы юлга да алар озатты, каберенә таш та куйдылар. Ходай берәүне дә ялгыз калдырмый...  

Нурия апаның үзенең балачагы Кытайда уза. Әнисе укыган татар мәктәпләре аңа инде эләкми – белемне ул рус телендә ала. («Рус танышларым һаман шаккаталар: «Син татар булсаң да, рус әдәбиятын, шигъриятен бездән яхшырак беләсең», – дип әйтәләр», – ди ул.) Ә өйдә сөйләшү-аралашулар, әлбәттә, туган телдә – татар телендә генә була. Тукайны, Такташны, татарның башка әдипләрен, шагыйрьләрне яратуны аңа әнисе сеңдерә. Гаиләдә алар өч бала үсәләр. Абые инде 35 ел элек үк вафат булган. Энесе Әдип Неверов – профессор, университетта укыта. Аны Казанда да беләләр. Ул да конгресска кунак буларак чакырулы иде. 

– Без Кытайда байлык белән тормадык, әмма начар дә яшәдек, – дип сөйли Нурия апа. – Әтием Абделәхәт сәүдәгәр иде – кибет тотты. Әнием – фармацевт, аның да үз даруханәсе бар иде. Гаиләбез шуңа да ачлыктан интекмәгәндер. Йортыбыз артык зур түгел иде. Әмма һәркайсыбызның үз бүлмәсе бар иде. Хезмәтче дә тоттык. Ә аннан тагын коммунистлар килделәр дә безне Кытайдан да сөрделәр... Соңгы вакыт анда тормыш авырлашкан иде инде, тик безгә иң авыры барыбер эләкмәде әле. Әти белән әни Төркиягә китәргә дип хәл иттеләр. Әнинең бер кардәше исә Рәсәйгә китте. Без алар белән инде башка хәбәрләшмәдек: Төркиядә андый мөмкинлек булмады. Чемоданга нәрсә сыя – шуны гына алдык, барысы да калды. Чик аша чыкканда, кыйммәтлерәк, яхшырак күренгән кием-салымны да тартып алдылар. 1956 ел бу, миңа бу вакытта 13 яшь. Барысын да хәтерлим... Өебезне, үземнең бүлмәмне... Әмма Кытайга кабат барганым юк. Теләмим дә... Күңелемдә барысы да элеккегечә калсын, шулай саклансын... 

Башка илдә, башка мәмләкәттә тормышны өр-яңадан башлау бервакытта да җиңел түгел. Кайда кемнең танышы, туганы бар – Кытайдан Төркиягә күченгән татарлар ул чакта шунда барып урнаша: беренче мәлдә кемгәдер сыенмыйча, таянмыйча булмый бит. Нурия апаның гаиләсе Әнкара шәһәрендә төпләнә. Урта мәктәпне ул шушында тәмамлый. Төрек телен өйрәнә. Әмма татарлар ул чакта күбрәк үзара гына аралашалар, төрекләр белән гаилә корулар соңрак башлана. Бер-берсенә кунакка йөриләр, бәйрәмнәргә бергә җыелалар. 
Татар тарихын укыйм да, алар анда ничек торалар икән, дип уйлый идем.

Булачак ире Зыя белән дә Нурия татар туенда таныша. Зыяның әби-бабайлары шулай ук Пенза мишәрләре. Ул үзе Япониядә туып-үскән. Әнисе Таһирә, өлкәнәйгәч, Төркиягә үз татарлары янына күченгән, ә Зыя анда эшләп калган. Аның Әнкарага әнисенең хәлен белергә килгән чагы. Егет шулай уйлый. Күкләрдә укылган никахы артыннан килүен ул әле кайдан белсен?! 

Барысы да бик тиз була. Кияүгә чыгып, ире белән Япониягә, Окинава шәһәренә китеп баруын сизми дә кала Нурия. Гомеренең татарлардан аерылыбрак торган чоры бу аның. Япониядә ире яшәгән җирдә милләттәшләребез булмый. Зыя Америкага караган оешмада эшли, аралашкан кешеләре дә күбрәк американнар. Хәер, яшь хатынның кулында сабый бал, аның әле башка мәшәкатьләр, башка гамьнәр белән яшәгән вакыты. Үзе белгән телләрне санаганда шуңа да япон телен кертми ул. «Зыя японча белә иде, ә минем аралашырга япон танышларым булмады, сөйләшерлек итеп өйрәнә алмадым», – ди. (Сүз уңаеннан. «Дусларым арасында татарлар да, руслар да, төрекләр дә, инглизләр дә бар. Кем белән сөйләшәм – шул телдә уйлыйм: башымда тәрҗемә итеп тормыйм», – ди Нурия апа.)   

Улларына 9 яшь вакытта Килкиләр гаиләсе Америкага, Сан-Франциско шәһәренә күченә. Орхан инде анда үсә. Яшәгән илләр, җирләр үзгәрсә дә, гаилә эчендәге тәртип шул ук кала: өй бусагасын атлап эчкә узуга алар барысы да татарча сөйләшә башлыйлар. Табынга да татар аш-сулары гына килә. Өйдә татар җырлары гына яңгырый. 

– Без Сан-Францискога башка татарлардан позднарак күчендек. Аптырамагыз, без өйдә пенза мишәрләре кебек шулай «позднарак» дип сөйләшәбез... Татарларны сагынган идем инде. Әнкарада бергә үскән дусларым да шушында. Шунда ук татар оешмасы эшенә кушылып киттек. Сан-Францискода аның оешуына 60 ел инде. Җыела торган бинабыз да бар. Зур түгел, йөз генә кеше сыя. Татарлар аны үз куллары белән салган. Шул бинаны тоту өчен татар ризыклары пешереп сатабыз. Без анда күп түгел, 250 ләп кеше генә. Татарстаннан килгән яшьләр дә кушылып тора. Безнең белән – татарча, үзара урысча сөйләшәләр, шуңа азрак эчебез поша... Дөрес, безнең яшьләр дә җитди сөйләшү булганда, инглизчәгә күчәләр. Татарчалары  җитми. Үзара да күбрәк инглизчә аралашалар. Башка милләтләргә кияүгә чыгу, өйләнүләр дә ешрак хәзер. Үземнең дә киленем инглиз кызы... 

Ел саен Сабантуй оештырабыз, бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә үткәрәбез. Җыелып лото уйныйбыз. Зәкят акчаларын Казанга китерәбез, мондагы ятимханәләргә. Моның белән Оркыя ханым Сафа шөгыльләнә... 
Моннан унҗиде ел элек Нурия апа тол калган. Кияве Зыяга инсульт булгач, әнисе Төркиядән аны карашырга килгән дә, кире китмәгән: кызын ялгыз калдырырга теләмәгән. Алар инде 20 ел бергә яшиләр. Сәгадәт апага бүген 99 яшь икән! Әле үз аңында, зиһенендә ди. Телевизор карый, инглизчә тапшырулар тыңлый, русча газеталар укый, аннан кулына Коръән китабын ала, догалар укый икән.  

– Мин Американың кием-салым, косметика сата торган иң зур, иң бәяле кибетендә эшләдем. Авыр булса да, эшем кызык иде. Инде менә пенсиядә. Буш вакытым шактый хәзер. Иртәне төрек хәбәрләре тыңлаудан башлыйм – төрек теле дә бик якын миңа. Еш кына интернеттан төрек картиналары карыйм. Инглизчә фильмнар да ошый. Һәр кич исә «Комсомольская правда»ны укыйм. Кириллица таныш булгач, «Сөембикә»не уку да авыр түгел миңа – журналыгызның кайбер саннары Америкага да килеп ирешә. 
Казанны күптән күрәсем килә иде. Әмма әнине багасы бар бит, аны калдырып китә алмадым. Хасталыклары да булды. Хәзер хәле яхшырак чак әле. Килүемне ул бик-бик теләде. «Нурия, бар, – ди. – Миңа ул-бу булса, син янымда торсаң да була, тормасаң да... Аннан картаерсың, йөри алмый башларсың». Миңа да җитмеш дүрт бит инде... Дус кызыма барысын да әзерләп калдырдым: кәфенлеген, сәдакаларын... Багарга бер хатын таптым. Телефоннан сөйләшеп торабыз, әнинең хәлләре әйбәт, иншалла, мине исән-имин каршы алыр...

Казан мин күз алдына китергәннән матуррак. Безнең Сан-Францискодан  да матуррак! Исем китте! Болай дип уйламый идем... Бик яраттым!
Нурия апа Килки торган җирләренә бердәнбер теләк белән кайтып китте: инде Казанны улы Орханга күрсәтәсе килә аның. Насыйп булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар