Логотип
Милләттәш

Җырла, әни!

Әнием Зәйтүнә Вәлишина турында бик озак сөйли алыр идем.
 
Чирек гасырдан артык Әсәкәй төбәгенең мәдәни тормышы эчендә кайнаган, безнең якта татар рухын, халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуга шактый көчен түккән шәхесләрнең берсе бит ул! Минем өчен ул иң беренче чиратта – әни! Аның турындагы бу хатирәләрем бәлки кемгәдер гап-гади мизгелләр булып та тоелыр. Күңелемә уелып, сеңеп калган икән, димәк, аларның берсе дә эзсез узмаган...
 


* * *

Иртә лә томан, кич тә томан,
Томан кырауларны эретә;
Әй, югалттым сәгать лә 
чылбырым, 
Күрмәдеңме, сары ла 
                         былбылым?


...Әнием, җырлый-җырлый, кече якта кичке аш әзерли. Аның матур, көчле, моңлы тавышы ике бүлмәле фатирыбызның бөтен-бөтен почмакларына тула сыман. Әмма ул баш­карган көй никтер миңа иртәгәгә мәктәпкә әзерләнергә, дәресләремне карарга һич тә комачауламый. Киресенчә, бу минутларда әти белән нәрсә генә эшләсәк тә, әнинең берсен икенчесе алыштырып торган бу җырларыннан безгә рәхәт кенә...



Почмак яктагы репертуар әниебезнең кәефенә карап гел үзгәреп тора. Әмма ул күбрәк аның эшендә якын арада нинди чара үткәрелүгә бәйле. Әллә балан, әллә миләш турындагы бер рус җырыннан сопрано партиясен бик озак кабатлавы истә калган. Ләкин ул вакытларны хәтеремдә яңартсам, колагымда гел әни башкаруында татарча көйләр яңгырый: «Җидегән чишмә», «Чияле тау», «Озату», «Кайту», «Чыгарсың­мы каршы алырга»... Үзебезнең җанга якын, кадерле, милли аһәңнәр...

Минем белән тормыш 
сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?


Мин әле кечкенә, күп вакыт ул башкарган җырларның сүзләрен аң­лап та бетермим, ләкин бәләкәй йөрәгем белән тоям: әни җырлый икән, димәк, бөтенесе дә әйбәт. Табын әзерләнеп бетүгә, әнинең итәгенә менеп кунаклыйм – күңелдәге рәхәтлекне озаккарак сузасы килә...



* * *

Балачагым кибет киштәләренең буш чагына туры килде. Кайтса да, кибеткә гел бертөрле кием кайта: бөтен халык бертөсле киенергә мәҗбүр. Ә минем әни үзе дизайнер, үзе тегүче! Ул үзенең өс-башын да, минекен дә яңартып, үзгәртеп кенә тора. Әни теккән киемнәр авыл универмагындагылардан күпкә аерыла: күлмәк-итәкләргә ул нидер өсти, чалбарларга зур-зур төймәләр тага... Әнием аркасында «модница» булып, матур киенеп йөрдем дә инде мин. Кечкенәләрнең гел өлкәннәргә охшыйсы килә бит: алар кебек үз-үзеңне тотасы, сөйләшәсе, алар кебек киенәсе... Миндә дә бар иде андый теләк. Әни белән икебез бер үк төсле тукымадан тегелгән, бер үк фасондагы күлмәкне киеп, көзге каршына басканда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр...
Юк, мине дә, сеңлемне дә (Виолетта шактый соң, миңа уналты тулып узгач кына дөньяга килде) әни иркәләп кенә үстерде дип әйтә алмыйм. Икебезне дә өзелеп яратса да, ул безгә карата шактый кырыс булды. Чамасыз түгел, әлбәттә. Артык узынып, шаярып китсәк, әтидән дә эләгә иде билгеле. Әмма әнидән – барыбер күбрәк. Аның каравы, икебез дә кечкенәдән тәртипкә өйрәнеп үстек.


* * *

Әти дә, әни дә — сәхнә кешеләре. Гомер буе Оренбург өлкәсенең Әсәкәй район үзәге Мәдәният йортында эшләделәр. 

Әти – татар драма театрын, әни рус халык театрын җитәкләде. Репетиция, концерт, спектакльләр – барысы да кичке якта уза. Берүзем өйдә утырмам бит инде! Әти белән әнигә ияреп мин дә клубка китәм. Репетицияләр бигрәк тә ошый: кая ул көйсезләнү – берәр почмакка кереп посам да шыпырт кына зурларның (барысы да үзешчән артистлар инде алар) уйнаганнарын күзәтәм...



Ә өйгә кайткач, соңлап кына кичке ашны ашагач, репетицияне башлыйбыз: әти белән әнидә – сәхнәдә үзләре башкарган рольләр, ә миндә – кайсын яратып калам – шунысы. Алар рольләрен ятлый, мин дә хәтеремне чарлыйм. Шулай уйный-уйный сәхнәгә чыгарга әзерләнгәнемне белми дә калганмын... Әти белән әни белгәннәрдер, сизгәннәрдер, үз язмышларын кабатларга җыенуымны күрсәләр дә, «алма агачыннан ерак төшмәс бит инде» дип ризалашканнардыр...


* * *

Сәнгатьтән кала әниемне тагын нәрсә илһамландырамы? Җирдә эшләү! Бераз сәеррәк яңгыраса да, дөресе шул – кыяр һәм помидорларны ул шулкадәр дә яратып, куанып, сөеп, кинәнеп үстерә! Без шактый гомерләр яшәгән ике бүлмәле фатирыбызның тар гына тәрәз төпләрендә помидор үсентеләрен ничекләр итеп тәрбияләгәнен күрсәгез икән... Күп фатирлы йортыбыз янындагы кечкенә түтәлләр­не әниләрнең үз бакча кишәрлек­ләре алыштырды. Анысы соңрак, ике катлы яңа йорт­тан фатир алгач булды. Шул кечкенә генә кишәрлек­кә әти белән теплица да ясап куйды әле алар. Җәй җитеп, көннәр җылынгач, инде әнинең үсентеләре үз кишәрлекләре­нә һәм безнең бакчага күчә. Помидо­ры уңмаган елы юк аның: кызыл, алсу, сары төслеләр, зурлар, кечке­нәләр... Кыяры да кышның кыш буена ашарлык итеп тозларга, мари­над­ларга җитә. Шунысы кызык, ел саен кыярны мин дә, каенсеңлем Земфира да әни өйрәткән рецепт буенча тозлыйбыз, әмма әнинең кыярлары һәрвакыт тәмлерәк килеп чыга. 



* * *

Мин әле мәктәптә укыганда өчәүләп (сеңлем әле тумаган) урманга йөрергә бик ярата идек без. Җиләк вакытында чиләк-чиләк җир җиләге, кура җиләге җыябыз. Гөмбә дә гел үзебезнеке: җәен дә, көзләрен дә урманнан буш кәрзин белән кайт­мыйбыз. Беляевск районына әбигә (әнинең әнисенә) кунакка балан өлгергән чакны туры китереп барабыз. Аннан аларда кыр­гый кызыл карлыган да үсә иде – әни аңардан шундый тәмле кайнатма ясый, карлыган бөккәне пешерә.

Җиләк җыеп арыгач, туктап тамак ялгыйбыз: өйдән алып килгән  пешкән бәрәңге, йомырка, ипидән дә тәмле тагын ни бар икән?! Азрак хәл алгач, тагын җиләккә тотынабыз. Әти, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, җиләкләрнең эреләрен генә эзләп җыя. Әни алай итми: аңа мөлдерәп пешкән җиләкләрнең берсен дә калдырмаска кирәк. Безнең арада иң оста җиләкче – әни.



Көзге урманга өчебез дә гашыйк. Сөйләшә-сөйләшә, ә кайвакыт тын гына аяк астындагы яфракларның кыштырдавын тыңлый-тыңлый йөрибез дә йөрибез... Ә аннан әни яттан шигырь сөйли башлый. Күбрәк үзенең яраткан шагыйренә – Пушкинга туктала. Шундый да илһамланып сөйли, әйтерсең лә ниндидер зур сәхнәдә, меңләгән тамашачы алдында чыгыш ясый...

Кичләрен, ничек кенә арган булса да, әни кулына китап алмыйча йокыга китми. Китап уку – аның өчен иң рәхәт, иң көтеп алган минутлар. Кайбер көннәрне әни бәйләү белән утыра. Монысы да яраткан шөгыле. Шулай булмыйча, атаклы шәл бәйләүчеләр төбәгендә үскән кыз бит ул минем әни!


* * *

Әни Ташкент янындагы Беговат дигән шәһәрдә дөньяга килә. Әмма нәсел тамырлары биредә – Оренбург төбәгендә аның. Кувандыкта – заводы, Никольское авылында ике катлы йорты булган тырыш, уңган ерак бабамны (әнинең әтисенең әтисен), «кулак» дип, Урта Азиягә сөргенгә сөрәләр. Репрессия афәтеннән әби дә котылып кала алмый...

Дөрес, бер елдан аларның гаиләсе Никольскоега яңадан әйләнеп кайта. Әмма туган туфракта элеккечә яшәү мөмкин булмагандыр инде, күрәсең – алар Беляевск районына күченәләр. 
Бабамнар күчеп утырган яңа җирдә күбрәк руслар, украиннар һәм немецлар яшәгән. Татарлар бик аз булган. «Бер-беребезне милләтләргә бүлеп карамадык, туганнар кебек идек», – ди әни. Ул – Зәйтүнә Мостаева – янып, балкып торган чибәр татар кызы бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Артыннан йөрүче егет-җилән дә күп булган. Ә ул, йөрәгенә берәүне дә уздырмыйча, аны – гомерлек мәхәббәтен көткән...


* * *
 
Бервакыт Беляевскида Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург драма театры артистлары спектакль күрсәтәләр. «Анда шундый чибәр бер яшь артист бар!» Югары класста укучы кызлар гөж килә. Күпләре нинди дә булса бер сәбәп табып, көндез Мәдәният йортына сугылырга, артист Наил Вәлишинга читтән генә булса да күз салып чыгарга да өлгерә. Ә кичен... кичен аларны зурлар өчен куелган спектакльгә кертмиләр! Иң елгырлары, иң тап-кырлары алай да клубка узарга, мич артыннан, ерактан булса да тамашаны карарга җай таба. Тамашадан бигрәк, өлкә театрының чибәр артистын туйганчы күреп калырга...

Наил Вәлишинның талантына һәм чибәрлегенә гашыйк кызлар арасында Зәйтүнә дә була...



Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Оренбургта китапханәче һөнәре ала һәм Н. К. Крупская исемендәге өлкә китапханәсендә эшли башлый. Хезмәттәшләренең берсе бервакыт аңа киңәш бирә: «Карале, син бит татарча бик әйбәт сөйләшәсең, йөз-кыяфәтең, буй-сының да күз тимәсен. Татар театрына барып кара әле, бәлки, алырлар», – ди. 

Аны театрга, чыннан да, алалар! Бу бусаганы бер атлап узгач, Наил Вәлишин белән алар инде, әлбәттә, танышалар. Ә ике арадагы яшь аермасын – унбер елны мәхәббәт әллә ни зур киртәгә санап тормый... Берничә елдан соң әти белән әни өйләнешәләр. Мин Оренбургта туганмын. Әти, беркем каршы төшмәслек итеп: «Туган ягыма, Әсәкәемә кайтам!» – дигәндә, тәпи дә атлап китмәгән булганмын әле.

Кайчандыр әтинең иҗат юлы нәкъ менә Әсәкәйдән башланган. Авыл саен йөреп халыкка кино күрсәтеп ятканда, Әсәкәйгә Оренбург драма театрыннан артистлар килеп төшә: спектакль куеп йөрүләре түгел, талантлы татар яшьләрен эзләүләре икән. Язмыш, шулай итеп, кинәт кенә борылыш ясый – киномеханик егет артист булып китә. 


* * *

Туган ягына кайтып төпләнгәч, әтине район Мәдәният йортында татар драма коллективын җитәкләргә билгелиләр. Әни башта балалар китапханәсендә эшли. Аннан ул да клубка килә – рус театрын оештыра. Егерме ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булды ул! «Халык» театры исемен алуга кадәр иреште! Шушы еллар буе әнинең сәхнәдән төшкәне юк. Ул оештырган «Чишмә» татар фольклор ансамблен Оренбург өлкәсендә генә түгел, читләрдә дә таныйлар. «Халык ансамбле» дигән мактаулы исемнәре дә бар. 

Театр да, фольклор ансамбле дә әнинең төп вазыйфасына өстәмә генә. Ул егерме алты ел Әсәкәй Мәдәният йорты директоры. Узган ел мәшәкатьләре тагын өстәлде – әни хәзер Әсәкәй районының үзәкләштерелгән клуб системасын да җитәкли. 

Һәр көнне иртәдән-кичкә, караңгы төнгә кадәр ул һәрвакыт эштә. Ял һәм бәйрәм көннәрен әйтмим дә! Әле авыл, әле район, әле өлкә күләмендәге, әле төбәкара чаралар, конкурслар, фестивальләр... Юкка гына әни 1992 елдан бирле Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртми шул! 



* * * 

Мин: «Әни боларның барысына да ничек өлгерә?» – дип аптырыйм, ә ул әле район советы депутаты эшләрен алып барырга да вакыт таба! Әсәкәйлеләр инде ике чакырылыш рәттән аңа үз тавышларын бирә. Мондый чакта «үз язмышларын ышанып тапшыра» дип тә әйтәләр әле. Чынлап та шулай. Кеше борчуларына битараф булып кала алмый безнең әни. Район советында ул социаль комиссияне җитәкли. Якташлары каршында йөзе ак: бюджетны бүлү, оптимизациягә бәйле четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә дә, башка җитди сорауларга җавап эзләгәндә дә үзенең катгый сүзен әйтә белә ул. 


* * *

Әнинең башкаларга күренми торган тагын бер вазыйфасы бар әле – ул минем, район мәдәният бүлеген җитәкләүче кызының иң беренче булышчысы, киңәшчесе. Авыл мәдәният учакларының бүгенге катлаулы, авыр хәлен әни белми тагын кем белсен?! Аның тәҗрибәсенә таянмый кемгә таяныйм?! Ул шундый булмаса, бүгенге яулаган үрләремә мин дә менеп җитә алмас идем!
 
«Чишмә»нең халык алдына беренче тапкыр чыгуына былтыр утыз биш ел булды. 

...Мин әнинең җырлаганын тыңларга яратам. Ул җыр башласа, дөньяның бар борчуы, бар мәшәкате артка чигенә. Мин аны гел җырла­тып кына торыр идем!

Җидегән чишмәләргә 
                          чиләк куйдым, 
Пар чиләгем тизрәк тулсынга... 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар