Логотип
Милләттәш

Тауларны күчереп була!

Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева пластинкаларын тыңлыйбыз, алар кушылып җырлыйлар. Елыйлар... Мин дә, төрле татар көйләре табып, фортепианода уйнап күрсәтәм. И куаналар! Безгә сиздермәскә тырышып, эчтән генә сагыну сагышында яну булган ул. Мин моны соңыннан, гаиләбезнең тарихын белгәч кенә аңлый башладым...


«Алга – тамырларга барам, дисәм, тамырлар артта бит, диләр миңа. Ә мин тамырларым аша гына алга бара алганымны аңладым. Бөтен барлыгыбыз, байлыгыбыз, киләчәгебез тамырларыбызга бәйләнгән. Татарлар азлап яшәгән төбәктә эшләп, мин моны төгәл беләм!»
Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Халыклар ассамблеясе советы әгъзасы, Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бурятия халыклары ассоциациясе рәисе Саҗидә БАТТАЛОВАны Бурятия Республикасында яшәүче татарлар гына түгел, башка халыклар да «безнең Саҗидә Рәстәмовна» дип үз итәләр. Бу татар кызының чанасына утырсаң, төшеп калмаячакларын аңлыйлар...


Әтием токмачлары
– Байкал күлен кочагына алып тибрәтүче бу төбәккә татарлар 1930–1950 елларда килеп төпләнгән. Минем нәсел тамырларым Татарстанның Буа районы Янтуган авылына барып тоташа. 30 нчы елларда Мөхетдин бабабызны кулак дип, Себергә – Байкал артына алтын при-искларына сөрәләр. (Бу хакта тулырак алдагы санда яздык. – Авт.) Алар белән уллары Шиһап, киленнәре Халисә, әле яңа гына туган беренче оныклары Расихны да эшелонга төяп, Итака поселениесенә сөрәләр. «Безгә мондый сынау бирелгән икән, димәк, аны күтәрә алырлык көч тә бар бездә», – дигән Мөхетдин бабай. Бары тик 1953 елда, Сталинның вафатыннан соң гына, аларга поселениедән күчеп китәргә рөхсәт бирәләр. Туган якларына кире әйләнеп кайтмыйлар. Нигә шулай хәл иткән-нәрдер, билгесез... Кызганыч, бу хәлләрне инде Шиһап бабай да, Халисә әбием дә вафат булгач кына белдек. Шулкадәр гыйлемле, диндар, шул ук вакытта сәясәтне белүче акыллы карчык иде әбиебез!
Без бәләкәй чакта еш кына аларда кунакка җыела идек. Әти-әниләребез иркенләп, рәхәтләнеп татарча сөйләшә, көлешәләр. Батталовларның ниндидер бер үзләренә хас юмор хисе бар иде. Бер-берсенә төртмәле сүзләр әйтеп, шаяртып алалар. Аннары Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева пластинкаларын тыңлыйбыз, алар кушылып җырлыйлар. Елыйлар... Мин дә, төрле татар көйләре табып, фортепианода уйнап күрсәтәм. И куаналар! Тагын бер генә уйна әле, дип, кабат-кабат сорыйлар. Безгә сиздермәскә тырышып, эчтән генә сагыну сагышында яну булган ул. Мин моны соңыннан, гаиләбезнең тарихын белгәч кенә аңлый башладым... Ул әти белән урманга чыгып китүләр! Әти безне дә, туганнарын да җыеп тайгага алып барырга ярата иде. Алар тайга белән бер телдә сөйләшәләр, аның белән бергә сулыйлар кебек. Җиләкне соскыч белән ничек оста җый-ганнарын күрсәгез! Ләкин берсе дә Халисә әби белән узыша алмый. Әби ике куллап җыеп, чиләген иң беренче тутыра. Бер җиләкне дә авызына капмый. Бу – «тегендә», сөргендә чакта кереп калган гадәте. Һәр бөртеге исәптә булган... Балаларын да табигать белән бер булырга, аның нигъмәтләрен кулланырга өйрәткән. Әтиләребез – бер-туган Батталовлар бер дигән балыкчылар! Фәим абый белән әти Бурятиянең атказанган машина йөртүчеләре. Республикага килгән зур кунакларны әтигә утыртып җибәрә торган булганнар. Тайгада ял иттереп, балык тотып – сыйлап озаткан әти. Халисә әби улларын өй эшләренә дә өйрәтеп үстергән. Лагман, пылау дисеңме – искиткеч пешерәләр! Тотып кайткан балыкларын һәрвакыт бары тик үзләре чистарта. Ә токмач кисүләрен карап торсаң, күзләр камаша! «Токмач-баттл» бәйгесенең тамырлары да шул балачагыма барып тоташа. Байкал Сабан туенда кызлар иң нәзек токмач кисү буенча ярыша хәзер бездә. «Тук, так, тукыран / Тукылдатып утырам. / Кайчан токмач китерәсең, / Шуны көтеп утырам!» дип, такмаклап та торабыз. Анысы да – балачактан...

Димәк, без сезгә киләбез!
Хәзер Бурятиядә яшәүче татарлар халык саны буенча өченче урында торалар. Ел саен исәпне күзәтеп барам. Артабыз! Менә соңгы ел эчендә генә дә йөз кешегә артканбыз. Милләттәшләребезнең күбесе Бурятиягә 1937–1953 елларда, Бөтенсоюз күченү программасы буенча килеп төпләнгәннәр. 20 000 тирәсе татар килә монда. Тырыш, эшчән булганнары өчен бу төбәктә татарларны көтеп, хәтта махсус соратып алганнар. Бик җылы каршылаганнар! Йорт салырга булышканнар, сыер биргәннәр, биш елга салымнардан азат иткәннәр. Татарларның компактлы яшәү урыннарында ассимиляциядән, ягъни милләтләрнең кушылуыннан, кызганыч, качып булмаган. Бурятиядә җирләр бик күп, шул сәбәпле, авыллар да бер-берсеннән ерак. Татар кызына өйләнер өчен барып җитеп кара күрше авылга! Бергә күчеп килгән гаиләләр балаларын кавыштырырга тырышса да, яңа буын туган саен, бу мәсьәлә кискенләшә. Катнаш гаиләләр барлыкка килә. Бурят, татар, рус гаиләләре кушыла. Тайга уртасында җәелеп ятучы Тэгда авылында аның үзенә күрә бер атамасы да бар – БТР диләр, шаяртып.
Бурятия Республикасының татар милли мәдәни үзәге 1997 елда төзелгән. 2004 елда үзәккә мин килдем. 2005 елда автономия төзеп, июнь аенда беренче респуб-лика Сабан туе уздырдык. Без бәйрәмне Улан-Удэ шәһә-рендә түгел, башкаладан ике йөз чакрым тирәсе ерак-лыкта урнашкан Харашибирь авылына алып бардык. Нигә алай ерак йөрисез, дип сорыйлар. Авылларда яшәүче татарларның күбесе шәһәргә барыбер килеп җитмәячәк. Ә минем мөмкин кадәр күбрәк кешегә үзенең татар булуын искә төшертәсем килә! Күбрәк кеше күрсен, татарлар үзләре генә түгел, авылдашлары, күршеләре дә татарлар-ның кем икәнен белсен, дим. Нинди генә уеннар уйнатмадык, ат чабышына кадәр оештырдык. Милли мәдәнияткә баштанаяк чуму булды ул. Бәйрәмнән соң яныбызга килеп, онытылган туган телләрендә, татар телендә рәхмәт әйттеләр безгә! Елый-елый рәхмәт әйттеләр... Димәк, максатыбызга ирештек, уята алдык. Алар инде башка кешеләр иде. Үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җырларын, моңнарын, телләрен сагынып яшәүче икенче кешеләр... Уңдырышлы җирдә орлык та тамырны тиз җибәрә. Бу авылда, бу районда алга таба эшләр өчен җирлек әзер, димәк. Әҗерен соңыннан күрдек без моның: авылда «Харашибирь – иртәнге тургайлар җире» бренды үсеш алды, «Тургай» балалар мәйданчыгы ачылды. Сабантуй узган һәр авылда фольклор коллективлары, якшәмбе мәктәпләре, музейлар бар хәзер.
Шул ук җәйне 2005 елда үз гомеремдә беренче мәртәбә Казанга килдем. Казанның меңьеллыгына очраклы гына эләктек кебек ул вакытта. Инде исемлекләр тупланганнан соң гына безне – Бурятия Республикасы делегациясен иң соңгылардан булып теркәделәр. Хәзер шул чакларга кайтып уйлыйм – вакыты җиткән булгандыр. Асылыма кайтыр вакытым. Әти-әниләр вафатыннан соң бушап калган дөньям яңадан тулылана башлады. Барысы да үз урынына басты. Очып килеп кердем мин татар мохитенә. Колшәриф мәчетенең ачылышы, бөтен дөньядан җыелган милләттәшләр, никадәр вакыйга, очрашулар, дуслашулар! Шул елны иманыма кайттым... Һәм үз гомеремдә беренче тапкыр уразаны ай буе тоттым...
Быел Автономия төзүгә 25 ел булды. Ничек башлаганыбызны искә алам да, горурланам – Бурятиядә Татарстан Президентын каршы алуга ирештек бит! Милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә кырыктан артык гранд оттык!

Әтиләр юлы белән
Юл – минем өчен әти ул. Ерак юлларга чыгарга яратам. Бигрәк тә тайга якларына. Әти безгә урманда булган бер генә үзгәрешне дә күрсәтмичә калмый иде. Бөрлегән, чикләвек, мүк җиләге өлгерәме, каеннарның суы җитешәме, байгөл чәчәк атамы – барысын да күреп үстем. Зур кунакларны тайгага алып барганда кайвакыт мине дә ияртә иде әти. Арткы утыргычта утырып, күзем белән тәрәзә аша ачыла барган табигатьне «ашыйм»... Нәселебез тарихы белән таныштыручы «Янтуган – байгөл чәчәк аткан таулар» исемле гаилә бренды да этнотур кысаларында эшли бүген.
Сабантуйларны әле дә татарлар яшәгән авылларда оештырабыз. Традицияләрне авыл саклый. Шуңа күрә үсеш нокталарын дөрес билгеләү зарур. Унбиш Байкал Сабан туе уздырдык инде! Гомумән, Сабантуй бәйрәме – үзебезне таныту өчен иң үтемле һәм көчле чара. Тэгда авылында бер гаилә яши – алда искә алган БТР гаиләсе-нең гадәти моделе. Илнур исемле дүрт яшьлек малайдан: «Ә син милләтең буенча кем соң?» – дип сорадым «Мин – Россия», – дип җавап бирде бала, ул инде катнаш гаиләдә үзенең кем булырга тиешлеген дә аңламый иде кебек. Әйе, күпмилләтле Россиянең бик ачык мисалы бер гаиләдә чагыла. Бер Сабантуйда мин Илнур турында сәхнәдән сөйләдем, баланың шулкадәр тирән җавабы мине, галимәне, шулкадәр сокландырган иде. Бер елдан бу гаилә белән яңадан очраштым. Илнур миңа, беләсезме, нәрсә диде? «Мин – татар!» Баксаң, ул Сабантуйга килгән, беренче рәттә утырган икән. Һәм ул үзенең күпмилләтле гаиләдә үсеп тә, үзенең татар булуы белән горурлана хәзер! Ул үзен тапкан!

Бөтен дөнья белсен әле!
Һәр төбәкнең бренды, үзенчәлеге, аерылып торган имиджы булырга тиеш. Без нигә бу урында яшибез, нигә бу җиргә ябышып ятабыз? Шул матурлыкны, уникальлекне күрсәтә белсәк, уңышка ирешәсебез бәхәссез.
Методика, план, максат төшенчәләре миңа кечкенәдән сеңгән. Әнием үзе инглиз теле укытучысы. Минем укытучы белеме алуыма каршы булса да, бәләкәй чактан ук аның балалар тәрбияләү буенча эш китапларын укып үскәнемне исәпкә алмаган, күрәсең.
Усть-Кяхта авылында бер очрашу вакытында авыл советы башлыгы һәм депутат – милләтләре буенча берсе бурят, берсе рус – миннән ярдәм сорадылар. «Безнең шулкадәр яхшы татарларыбыз бар. Алар турында сөйлисебез, ишеттерәсебез килә. Алар үз телләрендә сөйләшсеннәр, милли киемнәрен кисеннәр, мәдәниятләренә кайтсыннар иде», – диделәр. Шулкадәр күңелемә тиде
бу сүзләр. Очрашу хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләдем. Әлбәттә, ул да битараф калмады. Татарстан ярдәме белән Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» татар милли үзәге төзелде. 40 сантиметрлы иң затлы нарат бүрәнәләреннән агач йорт күтәреп, татар йорты музее булдырдык. Ә капкалары – Байкал күле төсендә! Моны тулысынча Татарстанның матди ярдәме белән башкарып чыктык. Җирле халык бу эшләрнең кыйммәтен бик яхшы аңлый. «Без хәзер татарларга ярдәм итсәк, алар безгә булышачак», – диләр. Мәктәптә ачылган Туган тел кабинеты – шулай ук Татарстан бүләге. Укучылар бурят телен дә, татар телен дә өйрәнәләр анда. Шулай эшләгәндә авыл да, туган тел дә бетмәячәк. Бөтен авыл халкы үз татарларына кием тегү өчен акча җыйды... Сабантуй уздырганда депутат Наталья Яковлевна район буйлап яшәүче бөтен авылларны йөреп чыкты, татарларның исемлеген төзеде, һәммәсен Сабантуйга чакырды. Авылның тагын бер үзенчәлекле ягы бар. 50 нче елларда монда күченеп килгән татарлар үзләре белән бер мең төп алмагач үсентесе алып килеп, бакча утырткан булганнар. Ул бакча сакланмаган. Хәзер авылдашлар барысы бергә җыелып, алма бакчасын яңадан утырттылар. Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразыев Усть-Кяхта алмагачларын бөтен дөнья буйлап утыртып чыгарга кирәк дигән тәкъдим ясады: «Бу авыл мисалында татарларны бөтен дөньяга танытырга кирәк. Алмагачларга күмелсен әле дөнья!» – диде.
«Усть-Кяхта алмагачлары» этнотуры идеясе менә шулай барлыкка килде, шундук тормышка да ашырыла башлады. Хәзер без бу авылга туристларны алып киләбез. Авыл халкы кунакларны татар милли киемнәреннән каршы алып коймак белән сыйлый, тарихы белән таныштыра. 

«Татар!» диеп язып куйдым...
Усть-Кяхта үрнәген башка авылларга да йоктырдык. Онохой исемле авыл бар Бурятиядә. Аның атамасында «Ана кое» сүзе ярылып ята лабаса! Уйлап табасы да юк, үстерә белергә генә кирәк. «Ана кое суын эчсәң, кызың – матур, улың батыр була. Өлкәннәр яшьлеген таба, тормышлар шат була!» дип, матур мәгънә белән үреп җибәрдек бу брендны. Хәзер бу авылны «Ана кое» аша таныйлар. Кунакларга коедан су эчертәбез, «Ана кое»ның сихәте турында сөйлибез, тарихка кагылырга мөмкинлек бирәбез. Беркемнең дә битараф калганы юк. Көч бирә, хәл кертә аның суы, диләр. «Ана кое»дан су эчәр өчен авылга туристлар килә – авыл яши. Татарларга рәхмәт әйтәләр!
Тэгда авылы турында да искә алмый мөмкин түгел. Халык санын алу вакытында бу эшне башкаручы бурят хатыны татарларны кайгыртуына ничек битараф буласың? «Татар дип язылыгыз, сез болай да аз, сезне сакларга кирәк», – дип аңлаткан ул апа.
Бу авылда яшәүче Костя исемле малай мине үзе эзләп тапты. Сабантуй уздырабыз, Татарстан кунакларын каршы алып, озатып йөрү, оештыру минем өстә. Кунаклар инде автобуска юл тоттылар, артларыннан мин дә ашыгам. Шулчак каршыма бер малай килеп чыкты. «Тиздән минем әбиемнең 80 яше тула. Аңа татарча тәбрикнамә бүләк итәргә телим, татарча текст язып бирегез әле!» – ди. Никадәр ашыксам да, котыла алмадым, язып бирдем. Шул көннән без Костя белән дуслашып киттек. Аның искиткеч БТР гаиләсе белән таныштык. Әбисе Флера апа әле дә исән-сау. Әнисе Лариса белән Тэгда авылында «Умырзая» татар мәдәни үзәге ачтык. Ул балаларны татар мәдәнияте, теле белән таныштыра. Тайганың хуш исле үләннәрен тутырып эшләгән сувенир «өчпочмаклар» ясап саталар, конференцияләрдә катнашып җиңү яулыйлар. Костя үзе Идел буе федераль университеты студенты хәзер. Бәлки, берәр татар кызы белән кавышып, яңа татар гаиләсе төзерләр әле. Әбисе Флера апа да «Амин!» дип теләп торганда, булыр, нигә булмасын...    
Туристларны бер тапкыр этнотур юлы белән алып барсаң, аларга әнә шул «Ана кое», авыл йортындагы салкын баз, киез итек кирәк. Кызганыч, үз кыйммәтебезне, үз бәябезне үзебез белмибез кайчак... Иң актив, җитез таянычларым – Батталовлар нәселе кызлары, туганнарым Гүзәл, Рәйсә, Нәсимә. Тагын бер алтын бөртегебез – Фә-ния Гәрәева мине үзе эзләп тапты. Ул мине таптымы, мин анымы... Әле дә Фәниянең барлыгына куанып бетә алмыйм. Үзе кул эшләренә оста, үзе шулкадәр күп мәгълүмат белә, тарихны бик яхшы сөйли. Аның «Күңелле бизәк-ләре» исемле үз брендын булдырдык. Фәниянең этно оста-ханәсе урнашкан Бичура районы да хәзер этнотурга керә.

Бергә таулар күчереп була!
Кешеләр белән аралашканда энергия белән алмашасың, үзең үсәсең, масштаблырак идеяләргә тотынасың. Безнең Бурятиядә туган күп проектлар илкүләм үсеш алды. Әле дә хәтерлим, бәләкәй чакта күршедә сул якта Степаныч яшәде, уң якта – Вова бабай. Берсе бурят, берсе рус. Шулкадәр дус яшәдек алар белән. Бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз, урам хәлләрен сөйләшәбез. Шул балачакта күреп үскән истәлекләрне «Яхшы күршеләр урамы» проектына салдым. «Дуслык караваны» оештырып, Сабан-туйда шатёрлар корабыз. Һәр халык кунакларны үз милли ризыгы белән сыйлый. Безнең Сабантуйда «Яхшы күршеләр урамы»на җиде меңгә якын кунак килде. Мәскәүдәге коллегаларга да шундый проект эшләргә ярдәм иттем. Анда 250 мең кунакны кабул итте инде проект!
Милләт бит ул җыр-бию генә түгел. Тирәннәнрәк тотынырга кирәк. Мин боларның барысын да логик мәгънәгә ия образлар аша аңлатам. Күбрәк эшләгән саен, тәҗрибә дә арта бит. Безнең төп аудиториябез балалар гына түгел, укытучылар икәнен аңлагач, «Байкал этникасы» укыту-методик комплексы эшләдек. Алай гына да түгел, проект Президент грантлары фонды бәйгесенең җиңүчесе дип табылды! Комплекста этно сүзлек, әйтемнәр, өй, гаилә, агачлар кебек модульләр бар, төрле халыкларда аның атамалары бирелә. Укытучы – балаларга, алар әти-әниләренә, әби-бабаларына бирә бу белемнәрен. Өстәл уены форматын да керттек. Безнең балалар хәзер бу комплекс ярдәмендә бөтен Бурятия буйлап сәяхәт итә, төрле халык-лар белән, аларның мәдәнияте белән таныша. Турнирлар уздырабыз хәтта! «Татар этникасы» комплексын Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Милли эшләр буенча федераль агентлыгы да зур бәя бирделәр. Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов теләктәшлеге белән илебезнең кырык биш регионына өч мең басма бүләк ителде. Эшеңне шул дәрәҗәдә бәяләү – мең мактаудан кыйммәт. «Байкал этникасы» һәм «Татар этникасы» проектлары белән Владивостокка, Амур өлкәсенә, Якутиягә баргач, андагы милләттәшләрне дә таныштырдым. Чын мәгънәсендә горурлыгыбыз ул. Ерак Көнчыгыш Бөтендөнья татар конгрессын активлаштырып җибәрдек. Татар активистлары аркылы территорияләрне ничек үстереп буласын мин инде күз алдыма китерәм, фикерләремне Васил Шәйхразыевка да тәкъдим иттем. Шунысы кызык, хезмәт юлымда миңа татарлар гына иярми. Эшебез башка милләтләргә дә кызык. Милли сәясәт өлкәсендә эшләгәндә беркемгә дә зыян итмәскә, беркемне дә кыерсытмаска кирәк. Бөтен кешегә дә рәхәт булсын! Шулай бергә атлыйбыз. Бурятиянең Халыклар дуслыгы йортын да мин җитәклим: анда 34 милли-мәдәни оешма эшләп килә, 11 ел эчендә 300 дән артык проект тормышка ашырылды. Кул кулны юа, ике кул битне юа, диләр безнең халыкта. 2022 елда Татарстан ярдәме белән автономиябез «Байкалда – татар бизәкләре» проектында җиңү яулады. «Татары в Бурятии: приезжай, покочуем!» проекты исә Бурятия җитәкчелегенең теләктәшлеге белән бик уңышлы тормышка ашырыла. Әнә шулай бергәләп яңа брендлар, этнотурлар, өлкәннәр һәм балалар өчен мохит тудырабыз. 
Дөнья буйлап сибелгән татарларны гына түгел, туган илебезне саклар өчен көчебездән килгәнчә тырышабыз, яктылык, шатлык өләшәбез. Бергә таулар күчерергә була! Уйлагач, бөтен дөньяны алмагачка да күмәрбез әле, Ходай бирсә! Яшәргә, яратырга һәм ышанырга кирәк!

Казан–Бурятия–Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар