Логотип
Милләттәш

Тарихның юк аның ноктасы...

Неҗәт аганы Альбина Добрич өлкәсендәге авылларның берсендә очрата. «Күзенә карауга: «Үзебезнеке! Татар!» – дип уйладым. «Исәнмесез?» Минем көтмәгәндә татарча дәшүем аны шаккаттырды гына дисәм, аз булыр... «Кызым, әллә син Казаннанмы? – диде ул гаҗәпләнеп. – Минем анда туганнарым калды...» Неҗәт Билал Әхмәтнең гаиләсе Болгариягә сугыш вакытында күчеп килгән. Мең газаплар белән... «Депортацияләнгән Кырым татарларының бик күбесе юлда ачлыктан, салкыннан үлеп калды», – ди ул. Саубуллашканда агай миңа бер җыр көйләде: 
Бүген безгә кемнәр килгән
Иярләгән ат белән?
Ходай безгә насыйп иткән
Сөйләшергә хат белән.
Безнең өйнең бакчасына
Сандугач ияләшми.
Рәсемегез бар кулымда,
Тик үзләре сөйләшми.


Мин хәзер биредә яшәүче Кырым татарларының фольклорын да җыям, аларны аерым җыентык итеп бастырырга телим».
Кемне нинди язмыш, ә Альбинаны Болгариягә... татар эзләрен табу теләге алып килә. «Мин үземне анда Татарстанның рәсми булмаган илчесе итеп тә тоям», – ди ул. Идел буе белән Дунай болгарлары арасына күпер салучы... Ә күперләр җиңел генә, бер көндә генә салынмый!
Әңгәмәдәшебез – Болгариянең «Идел» Халыкара фән һәм мәдәният үзәге директоры, «Ауропа татарлары альянсы» рәисенең фәнни эшләр буенча урынбасары, профессор Альбина ВӘЛИЕВА (ХӘЙРУЛЛИНА).


* * * 

Актаныш районы Күҗәкә авылы кызы мин. Әткәй белән әнкәй, мәктәптәге укытучылар бездә татар теленә мәхәббәт тәрбияләделәр. Балачакта әнкәй безгә бик күп шигырьләр өйрәтте. «Зәңгәр төймә», «Су буйлап» дигән татар халык җырларын ул гаҗәеп матур, моңлы итеп җырлый иде. Безнең өйдә һәрвакыт китап булды. Ләкин күңелемә иң кереп калганы – әнкәйнең туганнарында күргән китаплар.

Астрономия, арифметика, геометрия буенча гарәп хәрефләре белән язылган ул дәреслекләрне кунакка баргач, чибәр жиңги күрсәткән иде. Аларны кулыма тотуым язмышымда зур роль уйнар дип кем белгән?! Мәктәпне тәмамлагач, Фәния һәм Фәһимә апаларым артыннан Минзәләгә, педагогика училищесына чыгып киттем. Аннан – Казан... Кечкенәдән биегәч, биюче дә буласым килә иде минем. Музыкант та. (Акча да юк вакытта җиде сумга (!) әни алып биргән мандолинада уйнарга, укырга кергәнче үк өйрәндем.) Әмма уйладым-уйладым да... Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын сайладым. Математиканы белсәң, башка эшләрне башкару җиңелрәк, дип укыганым бар иде. (Математиканың ярдәмен, чыннан да, һәрвакыт тойдым. Китаплар тәрҗемә иткәндә дә, редакцияләгәндә дә... Ул миңа хәзер дә булыша!) Университетның сирәк китаплар бүлегенә эләктем берсендә. Шул вакыт кинәт чибәр җиңгидә күргән дәреслекләр искә төште... Без өйрәнгән математика терминнарының татарчалары, һичшиксез, булгандыр бит ул! 

Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага керергә ниятләп, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев янына барганчы, башта шушы темага илле битләп материал тупладым... Әлбәттә, татарча ул терминнар булган. Болгар чорында ук! XVIII–XIX гасырларда язылган математика дәреслекләрендә, нигездә, гарәп һәм фарсы сүзләре файдаланылган. Мәдрәсәләрдә математика, астрономия, география, физика фәннәре укытылган, аерым дәреслекләре дә булган. Аларның күбесе Казанны яулап алу чорында юкка чыккан... 

1996 елда диссертациямне уңышлы якладым. Татар тел гыйлемендә терминологияне өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәт булды ул. Фәнни җитәкчем – Татарстан Фәннәр академиясе академигы, профессор Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевкә бик рәхмәтлемен. Ул хәзер дә фәнни тикшеренүләрем белән кызыксынып тора. Татарстан югары уку йортларында татар төркемнәре ачылган чор (милли күтәрелеш вакыты!) – Казан дәүләт педагогика институты укытучылары әзерләгән «Русча-татарча математика атамалары сүзлеге»нең дә иң кирәк чагы. (Мин аның рецензенты идем.) Терминология утырышларында катнашам, югары уку йортлары укытучыларының дәреслекләрен, лекцияләрен, мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итәм... Татар халкының бик күп зыялы кешеләре белән шул елларда таныштым.


* * *

Тукай клубына халкыбызның борынгы тамырлары турында лекция тыңларга барган идем. Әбрар ага Кәримуллин да килгән. Аның «Прототюрки и индейцы Америки», «Татарлар: исемебез һәм җи­семебез» дигән китаплары чыккан вакыт. Сөйләшеп киттек. Халкы­бызның Евразия киңлекләренә таралуына, андагы татар атамаларына тукталдык. «Болгария – Болгарстан – татарлар өчен сөрелмәгән җир кебек, сеңлем», – диде Әбрар ага миңа шунда. Европада урнашкан Болгария нигә шулай атала икән, дигән сорау мине инде кызыксындыра, күңелне кытыклап тора. Гел «Болгар иле» дип әйтәсе килә... 2000 елда Болгарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгыннан стажировка үтәргә чакыру алдым. «Анда безнең борынгы болгар сүзләре саклангандыр, телләрен өйрәнергә тырыш», – дип озатып калды остазларым.
 
Халкыбыз тарихын дөньяга танытырга кирәк.

Дөньяда шундый урыннар була, әйтерсең лә, син анда гомер буе яшәгән, сиңа рәхәт. Болгариягә май аенда барып төштем. Җанда сөенеч, әйтерсең, әллә кайчан таныш бер җиргә килдем. 
Болгар телендә нинди төрки атамалар сакланган? Мине беренче чиратта шушы сорау кызыксындырды. Тарихчылар, археологлар, тел белгечләре... белән аралашырга тырыштым. Сөйләшә башлагач, белгән сүзләр килеп чыга бит. Колагымны ярып керәләр! Таяк, кебаб, голәм, бычкы (пычкы), чорба, кош, әйрән, акыл, гемия (көймә), һич, чул, дарак (тарак), каеш, калъч (кылыч), капия, тулум... Борынгы шәһәрләренең (Преслав, Плиска) схемасы, архитектура һәйкәлләре – барысы да безнең Болгар белән охшаш. Яулыкларын татар апалары кебек бәйләгән этнографик төркемнәр бар! Гөләп үзәненә фольклор бәйрәменә бардым – XIV гасыр башында Идел болгарларының бер төркеме монда күчеп утыра. Болгарстанның төньягына оештырылган фәнни экспедициядә дә катнашырга туры килде. Сарай дигән авылга баруыбыз истә. Анда да төрки атамалар – мая, оҗак (учак), урман, конак, алка, казан, колан, калан, калансува... Кыскасы, бик бай материал белән кайттым. Әбрар агага гына күргәннәремне сөйли алмадым, хәле авыр иде инде... Гаҗәпләнеп тә кайттым: Дунай болгарлары Идел буенда яшәгән кардәшләре турында бик аз белә. Мәктәпләрдә, университетларда Идел болгарлары турында, аларның тарихы һәм теле турында бернинди мәгълүмат бирелми. «Татарстанда монгол татарлары яши», – дип өйрәтәләр аларга. Халкыбызның тарихын, мәдәниятен бөтен дөньяга таныта торган хезмәтләр язу кирәклеген мин шул вакытта аңладым. 
Кобрат ханның улларына:  «Аерыл­магыз, бергә чакта беркайчан да җиңелмәссез һәм көчле булырсыз», дигән васыятендә гыйбрәт бар. 


* * *

Икенче тапкыр Болгариягә этнология буенча стажировка үтәргә һәм Халыкара конференциядә «Идел-Урал халыкларының теле һәм культурасы» дигән темага чыгыш ясарга бардым. Европадан, АКШ, Кана­да һәм башка илләрдән күренекле галимнәр җыелган иде. «Гарәп культурасы, ислам һәм Урта диңгез буендагы илләрне өйрәнү үзәге» профессоры Тереза Жудисе Гамито мине Португалиягә чакырды. 

Тәвәккәллек җитәрлек – португалча бер авыз сүз белмичә барып төштем. Бер ай буе көненә алтышар сәгать тел өйрәндем. Ай ахырында португалча иркен аралаша идем инде. Тел өчен мохит кирәк. (Альбина болгар, португал, инглиз телләрен белә, итальянча һәм испанча аңлый. – Г. С.) Департамент җитәкчесе университетта лекцияләр укырга тәкъдим итте. 38 илдән төрле милләт вәкилләре утыра аудиториядә. Аларга Казан, Татарстан, татарлар, Идел–Урал төбәгендә яшәүче төрки халыклар турында сөйлим. Презентацияләр үткәрәм, милли киемнәребезне күрсәтәм. Бик кызыксыналар! Дөрес, башта татар сүзен «тартар» дип кабул иттеләр. Тәнәфесләрдә татарча биеп тә алабыз... 2009 елда Европа берлегеннән докторлык диссертациясе язу өчен грант алдым. Эшләр өчен бөтен шартларым бар. Испания, Швейцария, Англия, Франция, АКШ, Канада югары уку йортлары белән хезмәттәшлек иттем, китапханәләрендә сакланган китаплардан, кулъязмалардан файдаландым. Шәхси китапханәмә татар халкының теле, тарихы, археология, дипломатия буенча өч меңнән артык китап, ике йөзләп тематик папка тупладым. Португалиянең иң көньяк өлкәсендә, Атлантик океан буенда тордым. 
Анда узган елларны әле дә бик күңелле төш кебек искә алам. Иртә белән кояш чыкканда, әле чык та кипмәгәндә, һәр көнне яр буена барам, балачакны искә төшереп, яланаяк комда йөрим. 
Шул чакта язасы хезмәтләрем турында да уйлыйм...



Читкә кая гына чыксак та, иң элек милли киемнәребезгә игътибар итәләр. Минем шушы сәнгатебезне дөнья халыкларына күрсәтәсем килде. Фәнни эшемне күннән эшләнгән өс-баш, аяк киемнәренең исемнәрен өйрәнүгә багышладым. Сәүдәне дә күрсәтергә кирәк иде: Идел буе белән Дунай болгарлары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре булган, алар һәрвакыт аралашып торган. (Монографиядә болгарларның сәүдә юлларын күрсәткән хариталар (карталар) һәм Иделдән Дунайга килгән юллар да сурәтләнде.) Әлбәттә, сәүдә юллары турында язучылар күп. Ләкин алар безнең халык күзлегеннән сурәтләнми. Һәрбер милләт үзен өскә чыгара. Идел болгар-ларының зур, дәүләтле халык икәне ничектер артта кала. Абу Хәмид ал-Гарнати исемле бик мәгърифәтле, укымышлы гарәп сәяхәтчесе булган. Ул Болгарга ике тапкыр – 1135-36 һәм 1150 елларда килә. Испаниянең Гранада шәһәрендәге фәнни китапханәдә аның гарәпчәдән испан теленә тәрҗемә ителгән хезмәтен карадым. Әлеге сәяхәтнамәдә мондый юллар бар: 

«Бу илдә укымышлы кешеләрне «булар» диләр, шуңа күрә бу илне «Булар» дип атыйлар. Ул «зирәк кеше» дигәнне белдерә. Гарәпләр бу сүзләрне үз телләренә җайлаштырып «Булгар» дип атыйлар. Бу хакта мин кади Йакуб Ногман әл-Болгариның «Болгар тарихы» дигән кулъязмасыннан укып белдем». 


* * *

Хәзер кабат бер күрүдән гашыйк булган Болгариямдә... «Европага борынгыдан күчеп килүчеләрнең теле һәм культурасы» дигән китабымны тулыландырып, баетып, болгар телендә бастырып чыгарырга өлгердем. Китапны иң элек София университетында, Болгаристика буенча III Халыкара Конгресста катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Шундый ук кичәләр болгар халкының күренекле кешеләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашында Софиянең милли китапханәсендә, Варна, Добрич шәһәрләрендә узды. Китапта Евразия тарихының аеруча кызыклы аспекты – дала халыкларының Европа киңлекләрен биләп алуы, аларның шәһәрләр төзү һәм сәүдә эшләрен оештыру тәҗрибәсе, бигрәк тә борынгы бабаларыбыз – һун, болгарларның һәм башка төрки кабиләләрнең дөнья халыкларына югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм цивилизацияле дәүләт төзү традицияләрен бирүе яктыртылды. Шулай ук һун-болгарлар дәүләте юлбашчылары, гаскәр башлыкларының атларга бәйле исемнәре (Баланбер, Харатон, Атилла, Кобрат, Аспарух һ. б.) этимологиясен ачыклауга да зур урын бирелде. Монографияне язганда моңа кадәр мәгълүм булмаган (яки авторларның максатларына туры килмәү сәбәпле, фәнни әдәбиятка кертелмәгән) язма чыганаклардан, бигрәк тә гарәп-фарсы, кытай, инглиз, испан, португал, болгар һәм башка телләрдә нәшер ителгән һәм хәзерге татарларның борынгы бабалары – һун-болгарларның тарихына, мәдәниятенә, тел үзенчәлекләренә объектив бәя бирелгән хезмәтләрдән файдаландым.


* * *

2001 елның май аенда Иван Вазов исемендәге театрда (София) Халыкара фольклор фестивале узды. Кызым Гөлназ анда Идел буе болгарларының бер вәкиле буларак чыгыш ясады. Ул җырлаганнан соң, тамашачылар арасында: «Без – бер халык, бер тамырдан», – дип әйтүчеләр күп булды...

Кызымны, уенын-чынын бергә кушып, «иң зур проектларымның берсе» дип атыйм. Ул өч яшеннән сәхнәдә. Апамның кызы Гөлнара белән «Әлли-бәл-ли-бәү» тапшыруы куйган әкиятләрдә (сценарийларның кайберләрен үзем язган идем) уйнадылар, «Балачак ритмнары», «Казан сандугачы», «Ватан» конкурсларында катнаштылар, «Юлдаш» ансамблендә биеделәр. Болгариянең «Диңгез бакчасы» дигән җирендә бергәләп сәгать ярым концерт куйганыбыз бар безнең. Кызлар җырлый. Мин биим (Казан дәүләт университетының «Каз канаты» ансамбленә йөргән идем). Гөлназ концертны – инглизчә, Гөлна-ра – татарча, мин болгарча алып барам. Һәммәбез дә милли костюмнардан. Сәнгать, җыр-бию аша ярдан ярга күперләр тизрәк салына!

Укытучылары Гөлназ киләчәктә сәхнәне сайлар дип уйлаган иде. Ә ул 18 нче гимназияне медаль белән тәмамлады да Мәскәүгә, Чит телләр институтының инглиз филологиясе факультетына керде. («Яшьлек хыялымны чынга ашырды!» – дип, әтисе куанды инде!) Быел инде IV курста укый. Минем кебек, әтисе кебек фән юлыннан китәр шикелле. Гөлназ белән Гөлнара – һәр башлангычымда иң зур таянычларым. Гөлнара Хәйруллина – «Идел» үзәгенең Казандагы вәкиле дә. 


* * *

Брюссельдә, «Европа татарлары альянсы»н оештыру съездында Халыкара фәнни тикшеренү үзәге кирәклеге турында сөйләшкән идек. Чит ил сәясәт-челәре, галимнәр татар тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат эзләгәндә, Көнбатыш Европа телләрендә бу хакта хезмәтләрнең аз булуы сәбәпле, рус телендәге китапларга мөрәҗәгать итә. Ә аларның безнең тарихны күп вакыт ничек сурәтләгәне сер түгел. «Кыргый халык», «басып алучылар»... Безгә – татарларга, халкыбызның бай тарихы, рухи мәдәнияте турында дөнья халыкларына аңлаешлы телдә, бигрәк тә инглиз, алман, француз телләрендә күбрәк хезмәтләр язарга кирәк. Бөтен илләрдән көчле, төпле галимнәрне, тюркологларны шушы эшкә җәлеп итәргә телибез: Финляндия, Венгрия, Кыргызстан галимнәре бу идеянe инде хуплап каршы алды. 
«Дәвамын бүтәннәр язарлар — Тарихның юк аның ноктасы!»  Әхмәт Рәшит


* * *

Татар эзләре Болгариядә ярылып ятмый. Аларны табар өчен архив документларын күтәрергә, кешеләр белән аралашырга, халык җырларын, бәетләрне, сөйләмнәрне тыңларга кирәк. Кобрат хан заманындагы тел инде онытылган. Шәһәр-авылларның исеме өч-дүрт тапкыр алышынырга өлгергән! Ләкин җир өстеннән күпме генә сызып ташларга теләсәләр дә, славян кушымчалары ялгасалар да, борынгы атамалар саклана. Гаҗәп!


* * *

Иң беренче татарлар Болгария җирләренә XIII гасыр ахырларында Ногай хан гаскәре белән килгән. Аннары, Кырым ханлыгы яулап алынганнан соң, кырым татарларының иң зур төркеме 1806–1812 елларда, 1828–1829 һәм 1854-1862 елларда күчеп килә. Бөек Ватан сугышы чорында да Кырымнан унай буйларында бик күп болгар һәм татар гаиләләре сыену урыны таба. Бүгенге яңа эмигрантларның күбесе – эш эзләп килүчеләр. Татарча белмиләр диярлек, шуңа күрә аларны мәдәни чараларга тарту авыр да. Татарлар Болга-риядә бер генә җирдә төпләнеп яшәми – безгә җыелу да читенрәк.


* * *

Без – кош авызыннан төшеп калган җим кебек... «Бу юллар – Добрич шәһәрендә яшәүче Кырым татарлары җырыннан», – ди Альбина. Җим кебек... Бу сүзгә халкыбызның ачы язмышы, күргән-кичергәннәре, моңы-сагышы сыйган. Үткәннәрне онытсаң, киләчәккә барып булмый. Альбина җиткерергә теләгән фикерләрнең берсе бу.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур Рэхмэт сезгэ. Эшегездэ зур ун,ышлар телим. 1917 елга кадэрле карталарны да курсэтегез .Анда Волжская Булгария диелгэн . Сезнен, кебек галимнэр булганда тарихыбызнын, эзе югалмас .

    Хәзер укыйлар