Логотип
Милләттәш

Сөт калыр, Ватан китәр...

И-и язмыш... Бу ике нәсел тарихына татар халкы кичергән барлык сынаулар сыйган шикелле.

Мин аларны тетрәнеп, сокланып, гаҗәпләнеп тыңладым... Бүгенге әңгәмәдәшләрем шул асыл гаиләләрнең асыл балалары – күренекле эшмәкәр, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм САДРИ һәм аның хатыны Рамилә ханым.

 

Рөстәм

Безнең гаиләнең тормыш юлы – үзе бер хикәя...

Әти белән әнием – Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар бик тә татар җанлы кешеләр иде. Безне дә шулай тәрбияләделәр.


1949 елда Кытайда хакимиятне коммунистлар үз кулларына алып, сталинча золым сәясәте үткәрә башлагач, илдән китү турында уйлана башладык. Мөһаҗир­ләрнең күбесе советлар иттифагына кайтты. Юл таба алганнар гына башка илләргә китте: Канада, Америка, Чили, Бразилия, Австралиягә... Ләкин татарларга мондый мөмкинлек бирел­мәде. «Башка җиргә китәргә омтылсагыз, Англия, Аме­рика шпионы дип җәзалыйбыз», – дип куркыттылар. Ә әни гел бер сүзне кабатлады: «Балала­рым кеше хокуклары бозылмаган илдә яшәргә тиеш!»

Әти белән әни Төркестаннан китәргә карар иткәндә миңа унбер яшь иде. Юлга җыенган идек инде... «Яшәр өчен Австралияне сайладык», – дигәч, «Америка шпионы» дип, кытайлар башта әтине җиде елга төрмәгә хөкем иттеләр. Аннан: «Иреңне гаепсез дип сөйләдең, иреккә чыгарырга тырыштың», – дип, әнине сөргенгә җибәрделәр. Ул Мао Цзедун идеясен өйрәнә торган хезмәт лагеренең (бу лагерьга коммунизмны, социализмны яратмаган, коммунага кермәгән кешеләрне «төзәтер­гә» җибәргәннәр. – Г. С.) больницасында эшләде.

Кытайдан без бары 18 елдан соң гына чыгып китә алдык. Австралиягә килгәндә миңа 29 яшь тулган иде.

Әти белән әнине алып киттеләр, без биш бала җыелышып калдык... Бик иртә чыныгырга туры килде. 13-14 яшьтә кырга чыгып бәрәңге өйдек, умарта асрадык, кыргый хайваннар аулап, шулар ите белән көн күрдек. Мәктәптәге укуны да ташламаска тырыштык. Төпчегебез Рамил бөтенләй кечкенә – дүрт яшьлек кенә иде, ул өйдә генә торды.

Сөргендә безнең әни больницада эшләгән һәм бик күп уйгур зыялыларын үлемнән коткарган. Кытайлар халыкны ачлык белән җәфалаган. Ә әни эштән соң баракларга барып, хәлсезләнгән тоткыннарга глюкоза, витамин салган... Барактагылар рәхмәт фәрештәсен көткән шикелле көткәннәр аны. Туры сүзле әнием белән лагерь башлыклары да санлашырга мәҗбүр булган. Анда күргәннәре турында әни «Гомер юлы» (Казан, 2003) дигән китабында бик тәфсилләп язып чыккан иде.

Ике ел дигәндә «социализм төземенә каршы булганы өчен кулга алынган иде, бик яхшы үзгәргән өчен азат ителде» дигән язу биреп, әнине кайтардылар. (Гаебен таба алмаган кешеләрне азат иткәндә гел шулай язганнар. – Г. С.)

Әти 7 ел утырып, 1965 елда гына төрмәдән кайтты. Ул чыгуга Мәдәният инкыйлабы башланып, китү тагын мөмкин булмады. Инкыйлаб 1973 елга кадәр дәвам итте. Мин инде аңа чаклы телне өйрәндем. (Рөстәм абый кытай теленнән тыш, рус, инглиз, казакъ, уйгур теллә­рен­дә дә иркен аралаша. – Г. С.) Кытайлар каршына утырып, үз телләрендә: «Сез безне Австралиягә җибә­рер­гә тиешсез», – дип аңлаттым. Ниһаять, 1975 елның декабрендә виза алып, 1976 елның февраль аенда без Австралиягә килеп төштек.

Кытайлар үзебез белән бернәрсә алып китәргә рөхсәт итмәделәр. Һәрберебезгә 500 доллар гына алыштыра алдык. Калган бар милекне калдырырга туры килде – таныш-белешләргә, дусларга таратып бирдек.

Австралиягә бездән элек килгән руслар бик күп иде. Инглизчә белгәч, үз вакытында аларның күбесенә анкета тутырырга, Кытайдан чыгып китәргә ярдәм иткән идек. Колҗадан киткән шул руслар аэропортка чыгып, безне каршыладылар. Арендага өй дә алып куйганнар иде.

Өч көннән мин «Холден» машина заводына эшкә урнаштым. Тагын бер елдан соң университетка укырга кердем. Бакалавриатны – лингвистикадан, тарихтан, магистратураны икътисадтан тәмамладым. Туганнарым Илхан, Раиф, Рамил дә югары белем алдылар. Наи­лә дә университетка керде.

Сиднейда берничә татар гаиләсе бар икәнен ишетеп, әти белән әни: «Бәлки, бергәләп татар җәмгыяте корырбыз», – дип, шунда бардылар. Аларның күбесе Япония, Корея аша килгән, Кытайның көньяк өлкәләреннән баручы татарлар иде. Татар җәмгыяте кору, яңа татар гаиләләрен алдырту идеясенә исләре китмәде. Мельбурн­дагы биш татар гаиләсендә дә: «Бергә берегик», – дигән уй булмады. Әни бу зур эшкә үзе тотынды. Кытай золымын үз башыбыздан кичергәч, Кытайда калган башка татарларны монда китертү өчен бик тырышты ул. Вәлиләр, Чанышевлар, Умаровлар гаиләләренә чакырулар җибәр­де. Иллегә якын татар гаиләсенә Австралиягә килергә ярдәм итте. Синҗаннан күченгән өч йөзләп уйгур, үзбәк гаиләләре дә, «мөселман кардәшләребез» дип, әти белән әнинең тырышуы аркасында килде. Мәшәкатьле һәм чыгымлы эш иде бу.

Австралиядәге иң беренче татар җәмгыятен әти белән әни төзеделәр. Мин ул вакытта университетта укый идем. Җәмгыятьнең конституциясен бер профессор белән икәү утырып яздык. 1978 елда теркәттек. Рәсми оешма булгач, хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә, яңа килү­челәргә виза алырга җайлырак булды. Әни инглизчәне үзе дә Кытайда чак ук өйрәнгән иде. Кытайдан тел белеп чыккан сирәк гаиләләрнең берсе без. «Максатыбыз китү булгач, тел белми утыру ярамас», – диде әни.

Мин Австралиягә килүгә, конкурс узып, хөкүмәт оешмасына тәрҗемәче булып урнаштым.

Әни бик акыллы, тирән фикерле, зыялы ханым иде. Казаннан киткәндә аңа ике яшь була. Без кичә Ульянов­лар урамындагы 31 нче йорт каршында – әни туган нигез янында басып тордык...

Әни 1918 елны дөньяга килә. Әтисен ай ярым элек хәрби хезмәткә алган булалар. Ул шуннан хәбәрсез югала... (Гариф бабамның әтисе Шәрәфетдин, Мәккәгә хаҗ кылырга баргач, Сәетләр нәселеннән булган кызга өйләнгән. Кытайга көмеш төялгән дөя кәрваннары җибәреп торган, аннан чәй, ефәк, фарфор китерткән. Колҗада сәүдә транзиты биналары төзегән. Татар, уйгур, үзбәк балалары өчен «Кәшифия» дигән мәктәп ачкан. Гариф бабам Казан университетында укый. Студентлар күтәрелеше башлангач, Колҗага килә – әби белән шунда таныша.) Сугыш, ачлык... Гайшә әбием, ике баласын алып, Төрекмәнстан­ның Чарджоу шәһәренә чыгып китә, детдомда эшли. Аннан, Кытайда бабасының мөлекләре, туганнары калганын белеп, форсат чыккач, анда бара. Әтисе төзеткән егерме ике кибетнең – бишесе, Колҗадагы өч бүлмәле өй тия аларга. Кытайда әни рус гимназиясендә укый. Аны тәмамлагач, теш докторлары әзерли торган курсларга йөри. Кытай коммунистлары килгәнче, унҗиде ел теш дәвалау кабинеты тотты ул.
 

Әтиемнең әтисе Салих бабам Колҗадагы бердәнбер күн эшкәртү заводы хуҗасы була.

 

Әни Татарстанны һәрвакыт үз иле, үз Ватаны дип таныды. Аның күз карашында: «Бәлки, кайчан да булса кайтып килербез...» – дигән уй бар иде. Икесе дә Татарстанның киләчәге өчен бик көенделәр. «Татарстанга мөстәкыйльлек бирелсен», дип, хәтта Ельцинга рәсми рәвештә мөрәҗәгать итеп язган вакытлары да булды. Австралия татар җәмгыяте исеменнән әзерлән­гән ул хатны инглизчәгә, русчага үзем тәрҗемә иттем.

1987 елдан 1995 елга кадәр мин Мәскәүдә эшләдем. Кул сузымы гына ара калгач, ничек Казанга килмим инде?! Туксанынчы еллар башында беренче тапкыр әти белән әнине дә алып кайттым. Татарстан аларны бик җылы кабул итте. Уфада, мөфтияттә дә булдылар. Татарстанның иреклеге башланды, киләчәктә тагын да зуррак булыр дигән өмет иде аларда.

Әтиләр 1939 елның азагында никахлашканнар. 73 ел бергә гомер иттеләр, бик тату яшәделәр. Әниебез 2012 елның августында вафат булды, Аделаидадагы мөселман зиратында җирләнде. Туксан дүрт яше тулганда китте ул. Әни, әйткәнемчә, Сәетләр нәселеннән (бу олуг шәхеснең тамырлары Мө­хәм­мәд пәйгам-бәргә барып тоташа), шуңа ташы да яшел булсын дип, каберенә Һиндстаннан яшел гранит кайтарттык.

Әтиебез Австралия татарлары арасында иң өлкән кеше хәзер, аңа 96 яшь. Үз аңында, әле үз-үзен карый. Ялгызы яши, аны күбрәк Наилә бага, без дә булышабыз. Әнинең юклыгы белән ул инде килешкән кебек, ләкин барыбер бик юксына...

 

Өйдә татарча гына сөйләшү канун кебек иде бездә.

 

Рамилә

Зәйнәп әбием – Казандагы хәлле генә гаиләнең кызы була. Кызганыч, аның бердәнбер энесе Исмәгыйль үпкә чиреннән яшьли үлеп китә. «Бик өметле шагыйрь иде ул», – дип сөйли иде әбием. Гаилә архивында абыйның берничә шигыре гына сакланып калган. «Әти репрессия­гә эләкте, аның кабере кайда икәнен дә белмим. Әниебез Камилә биш бала белән урамда торып калды дисәм дә була. Әтине кулга алганда, өй эчендә нәрсә бар, барысын да алып чыгып киттеләр. Күтәреп чыга алмагач, ак роялебезне ваттылар. Аңарда әни уйный иде. Чибәр, озын буйлы хатын иде безнең әни. Шактый кырыс иде», – болар Зәйнәп әбидән минем күңелгә күчкән хатирәләр.

«Тырыш», – дип, улын – минем әтиемне әби гел үз ягына ошата иде. Әйе, тырыш, булдыклы, уңган кеше безнең әти. Әле мәктәптә укыганда ук, мамык җыюда бөтен кешене уздырып, Таҗикстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасына лаек була ул! Инженер-төзүче һөнәре ала, үз алдына нинди максат куйса да, шуңа ирешә белә.

Әнием ягыннан Әхмәт бабам белән Газизә әбием дә 1936 елда Мамадыш төбәгеннән Таҗикстанга бәхетле тормыш эзләп киләләр. Сугыш елларындагы ачлык, юклык вакытында сигез баланың бишесен югалталар... Әнием Мәрьям – аларның бердәнбер кызлары. Ул – Та­җик­­стан дәүләт университетын тәмамлаган икътисадчы.

Әтием белән әнием Дүшәмбе шәһәрендә очрашып кавышалар. Әлфия сеңлем белән мин дә шунда туганбыз. Өч яшькә кадәр мине Газизә әбием караган.

Ул вафат булганнан соң, балалар бакчасына йөри башлаганмын. Бакчада тәрбияче булып эшләүче бер татар апасының безнең группага минем белән татарча сөйләшергә кереп йөргәнен әле дә хәтерлим.

Әтием Дүшәмбедә зур гына төзелеш оешмасын җитәкләде. Хезмәте буенча Мәскәүдә еш була иде ул. Бер баруында аны башкалага эшкә чакыралар. «Сез­нең киләчәк өчен шулай хәерлерәк булыр», – дип, әти белән әни бу тәкъдимне кире какмады. Мәктәп, яшьлек елларыбыз Мәскәүдә узды. Сеңлем Мәскәү медицина институтын кызыл дипломга тәмамлады, мин Мәскәү дәүләт текстиль академиясендә укыдым.

1969 елда Зәйнәп әбием белән Габбас бабам, чит җирләрдә озак каңгырып йөргәннән соң, ниһаять, Татарстанга кайтып төпләнәләр. Йорт сатып алалар, өй кырыена мунча салып куялар. Мәктәптә укыганда безне җәй саен аларга кайтарып куялар иде. Казан – минем өчен бик кадерле җир ул! Ул алардагы эссе мунчаның рәхәт­леге, каен себеркесе исе... Әбием ясаган салкын катык тәме... Бабам сугышның беренче көнен-нән үк фронтка чыгып киткән, Берлингача барып җиткән. Безгә – оныкларына – ул сөйләгәннәр сугыш турындагы киноны да, китапны да алыштырды.

1986 елны сиксән яшьлек Габбас бабамны җирләдек, нәкъ егерме көннән соң Зәйнәп әбине... Әбиемә сиксән ике тулып узган иде. Аларны соңгы юлга озатканнан соң миңа Казанга кайтырга туры килмәде. Танымаслык булып үзгәргән татарның Мәккәсе! Горурланып, сөенеп, шатланып карап йөрдем бу юлы!

Туксанынчы еллар ахырында сеңлем тел өйрәнергә дип Австралиягә китте. Һәм... шунда калды. Гашыйк булды ул көнгерәләр иленә! Докторлык диссертациясен яклады, имтиханнар тапшырды – хәзер ул табиб булып эшли. Мин дә Австралиягә сеңлемне күрергә, кунакка гына дип килгән идем... Бу илне бер күргәч, аннан аерылып булмый икән. Калдым! Инде әти белән әни дә безнең янга күченде. Мельбурн техноло­гия институтын (RMIT) тәмамла­дым, маркетинг-менеджер һөнәре буенча кандидатлык дәрәҗәсе якладым.

Мөһаҗирләргә беркайда да җиңел түгел: үзгә мәдәният, башка менталитетка барып төшәсең. Сине монда берәү дә көтми – ничә яшьтә булсаң да, тормышны өр-яңадан башлыйсы... Шөкер, безнең гаилә бу авыр чорны узды инде.

 

Танышу

Язмыш ике гаиләне дә дөньяның бер үк кыйтгасына алып барып чыгаргач, Рөстәм абый белән Рамиләнең танышуы гаҗәп түгел, билгеле. Әмма ерак Австралиядә аларны... Казан таныштыра. Дөресрәге, «Казан» бию ансамбле. Яһүдләрнең Мельбурндагы «Шалом» җәмгыяте берничә ел элек ансамбльне концерт белән Австралиягә чакыра.

– Аделаида концертын мин үзем оештырам, дидем. Кала уртасындагы иң яхшы театрны арендага алдым, реклама бирдем, – дип искә төшерә Рөстәм абый. – Һәм шул вакыт ишетәм: казанлыларга виза бирмәгән­нәр. Ә мин Австралиянең эмиграция министрының каенсеңлесе белән университетта дүрт ел бергә укыган идем. Ул бездә кунакта да булгалады. Татар аш-суларын бик ярата иде. Аманда Ванстуонның – эмиграция министрының кабул итү бүлмәсенә шалтыраттым, үтенечем ахырында каенсеңлесе белән бергә укуымны да әйттем... Министр ярдәме белән артистларга визаны бушлай ясадылар. Яһүдләр Мель­бурнда зур залга заказ биргәннәр, әмма түләмәгәннәр булып чыкты. Анысын да үз өстемә алырга туры килде.

Рамилә концертка әнисе һәм сеңлесе белән килә. Читкә генә кереп утыралар. Рөстәм абый шул вакыт аларга: «Түргә үк узыгыз», – дип эндәшә...

Тормышының шактый катлаулы, авыр чагы була ирнең. Аерылышулар аша үтеп, өч кызы белән ялгыз калгач, ул Мельбурнда күргән Рамиләне искә төшерә. Эзли башлый. Таба! (Нишлисең, эзләгәнеңә тап булу өчен кайчак шулай ярты гомер дә уза...)

– Без бер-беребезгә рухи яктан бик туры киләбез, – ди алар.

Гаиләнең иң зур горурлыгы – кызлары. Камилә – пауэрлифтинг (powerlifting) буенча 65 килограмм үлчәүдәге кызлар категориясендә дөнья һәм Австралия чемпионы. Суфия да апасыннан калышмый: штанга күтәрүдә ул да үз яшьтәшләре арасында беренче. Камилә быел университетны тәмамлый, маркетингны өйрәнә. Суфия юриспруденция буенча укый. Зара – мәктәп баласы. Камилә белән Суфиянең телләре татарча, «әти», «әни» дип ачылган – аларга тәрбиячеләрне Казаннан ук чакырганнар. Зара гына Ләйлә әбисе оештырган «якшәмбе мәктәбе»нә йөрергә өлгермәгән.

 

«Гомер бушка үтмәсен: көн саен алга атлагыз. Эштән курыкмагыз!» — дип үстерделәр безне.

 

– Безнең ярты гомеребез юлда уза, – диләр Рамилә һәм Рөстәм Садрилар. – Мельбурн, Аделаида һәм Хобарт шәһәрләре арасында. Бизнесыбыз шул калаларда.

Сүзне Рөстәм абый дәвам итә:

– Әти белән әни гел сөйлиләр иде, кечкенә чакта миннән: «Кем буласың?» – дип сорагач, «Йә ил башлыгы, йә очучы», – дип җавап бирә торган булганмын. Миңа очкычларда бик күп очарга туры килде. Мәскәүдә, Германиядә, Согуд Гарәбстанында эшлә­гәндә... Шул вакытларда әйткән сүзем бар иде: «Бу­рычларым беткәч, үземә самолет алам», – дип. 2007 елны, чынлап та, очкыч сатып алдым.

Курка-курка булса да, Рамилә дә күп очты минем белән.

Ләйлә апа балаларын: «Туган телегезне белгәндә һәм исламнан аерылмаганда гына югалмассыз», – дип үстергән. Оныкларына да васыяте шул була аның. Узган ел Аделаида шәһәрендә Татар үзәге ачылды. Ул Ләйлә Садри исемен йөртә. Әлеге йортны татар җәмәгатьче­легенә Ләйлә апаның улы Рөстәм Садри бүләк итте. Әнисенең хыялы чынга ашты: дөньяның бишенче кыйтгасында чын татар мәчете бар хәзер! Монда вәгазьләр татарча сөйләнә, монда Якшәмбе мәктәбе, китапханә эшли... Татар тормышы гөрли! Тагын аз гына вакыт узар да: «Туган телемне өйрәнергә килдем!» – дип, дәү әнисе исемен йөрткән «Татар йорты» ишекләрен Ләйлә апаның тагын бер оныгы ачып керер. Рамилә һәм Рөстәм Садри­ларның быел яз дөньяга килгән нәни кызчыклары – Әдилә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар