Логотип
Милләттәш

Соңлап килгән очрашу

«1955 елның 24 мартында Таҗикстанның Дүшәмбе шәһәрендә туган татар егете – Ринат Анимаев бүген Франциянең иң күренекле рәссамнарының берсе санала». Аның шәхси күргәзмәсе ачылу турында сөйләүче буклет шушы сүзләр белән башланып китә... Узган елның көзендә Казанда узган ул күргәзмә өчен рәссам Казан каласы мэры Илсур Метшинга, Казан Ратушасы директоры Динә Латфуллинага, Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитетыннан Евгения Лодвиговага һәм «Болгар Банк»ына рәхмәтле. Ә шушы күргәзмәдән соң булган вакыйгалар өчен исә, мөгаен, язмышкадыр... Үткәннәр белән ике арадагы пәрдә кинәт күтәрелер дә әтисе тормышындагы кайбер мизгелләр ачылыр дип кем белгән?! Хәер, барысын да тәртибе белән сөйлик әле.

Казаннан соң рәссамның эшләре Мәскәүгә «күченде». 7 декабрь көнне «Дом на Патриарших» Мәдәният үзәгендә янә аның күргәзмәсе үз ишекләрен ачты. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, күргәзмә узган Мәдәният үзәгенең директоры Илдар Хәлиуллин, Бельгиядәге татар диаспорасыннан Зәйнәп Ситдыйкова, Казан тимер юллары идарәсеннән Александр Кондратьев, Мәскәүдәге татар яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Динара Вәлитова бар иде. Ринатның башкаладагы шәхси күргәзмәсе шушы кешеләр булышлыгы, алар тырышлыгы белән ачылды да инде.

Нәкъ менә Мәскәүдәге күргәзмәне оештыру мәшәкатьләре белән йөргән көннәрдә Ринатның электрон почтасына Казаннан, Әминә Арыслановадан хат килеп төшә. «Дус кызларым белән бергәләп сезнең күргәзмәне карау бәхетенә ирештем. Әле дә шул тәэсирләр белән йөргән көнем», – дип башлана ул. Аннан Әминә ханым, сүзен дәвам итеп, читләтеп кенә сорау бирә: «Ә сезнең Казанда туганнарыгыз юкмы? – ди ул. – Мин «Сәламәт яшәү рәвеше» клубының оештыручысы булам. Дамира апа инде безгә күптәннән йөри. Дамира Али кызы Анимаева. Аңа инде 82 яшь, Казанда туган, гомер буе шушында яшәгән. Сезнең арада ниндидер туганлык җепләре бардыр кебек тоела миңа». Ринат башта бер мәлгә аптырап кала: кем булырга мөмкин бу апа, әтисе сөйләве буенча аның бөтен гомере Үзбәкстан белән генә бәйле ләбаса, ә монда бер үк фамилия. Сирәк очрый торган фамилия... Ике арада хатлар йөри башлый. Казан ягына сорау арты сорау ява, телефон аша да хәбәрләшәләр. Ниһаять, Әминә ханым аңа Дамираның әтисе белән әнисе бергә төшкән фотосурәтне җибәрә. Аның мондый яшь, чибәр ир-егет чагын Ринат белмәсә, хәтерләмәсә дә, ялгышу берничек тә мөмкин түгел, бу – ул, аның әтисе. Тик нигә Казанда яшәүче Дамира апа да аны «әти» дип атый һәм исемен «Али» ди? Җавабы булмаган сораулар күңелдә туа торса да, бер нәрсә анык – Дамира апа белән алар бертуганнар... Әтисе үзе белән мәңгелеккә ниндидер сер алып киткән, димәк...

Ринат күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе Мансур Анимаев – рәссам, ә әнисе Сәлимә ханым Усманова-Анимаева хуҗабикә була. Балачагы хатирәләре турында Ринат үзенең китабында болай дип искә төшерә: «Гаиләбез шактый зур иде безнең. Өебездә тормыш гел кайнап торды: бәхәсләр туган чаклар да булды, хакыйкать тә эзләдек, кайсыбызныдыр мактадылар, шелтә дә эләкте... Әмма әти белән әнине иң мәрхәмәтле, иң шәфкатьле җаннар дип хәтерләп калганмын. Ниндидер тавыш-гауга, яшерен серләр безнең бусаганы беркайчан атлап узмады». Нәкъ илле елдан соң әтисенең берәү дә белмәгән серенә тап булачагы кайдан башына килсен соң аның? Һәм Казанда узган шәхси күргәзмәсе моңа этәргеч булачагы – бигрәк тә.

Күргәзмә турында кабат сүз чыккач, аз гына читкә китеп, аның ничек итеп Казанга килеп эләгү тарихы турында да сөйләп узыйм әле. Мин үзем рәссам Ринат Анимаевның арт-директоры булам. Без аның белән Парижда, биредәге татар диаспорасы очрашуларының берсендә таныштык. (Франция татарлары бер гаилә кебек яшибез без монда. Еш кына күрешәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Әле күптән түгел Россия илчелегендә «Европа татарлары альянсы»ның чираттагы съездын үткәрдек. Килгән кунаклар өчен без анда Ринат Анимаевның алтмыш картинасы куелган күргәзмә дә әзерләдек.)

Казан каласына беренче тапкыр аяк басуга ук, Ринатның иҗат эшләрен бирегә китертү хакында хыяллана башладым. Татарстанга минем килүем дә юкка булмаган, боларны хәзер генә аңлыйм... Ул чакта Париждан Казанга Владимир Высоцкийны искә алу кичәсенә чакырганнар иде. Кичә «Социалистик көнкүреш» музеенда узды, без анда җырчының Париждагы эзләре турында сөйләүче кыска метражлы фильм күрсәттек. Әлеге фильмны оператор Николай Головихин белән «Социалистик көнкүреш» музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов катнашында төшердек. Казанны мин бер күрүдә яраттым: татар халкының искиткеч кунакчыллыгын, борынгы каланың гаҗәеп матурлыгын, аның үткәнен, бүгенгесен, архитектура һәйкәлләрен... Кешеләрен! Шул килүемдә үк әллә никадәр яңа танышлар таптым, соңрак алар миңа Ринат Анимаев белән бәйле проектны тормышка ашырырга ярдәм итте дә инде.

Казанга менә шушылай – шәхси күргәзмә белән кайту Ринатның да күптәнге хыялы иде. Сөйләшкән вакытларда мин бу хакта аңардан күп тапкырлар ишеттем. «Әби-бабаларым туфрагы, әтиемнең туган җире бит бу!» – дип кабатлый иде ул. Казанда ул үз гомерендә бер генә тапкыр булган. 1981 елның ноябрь ахырында ул – В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институты студенты, Татарстанның башкаласына үзенең дуслары белән бергә атаклы рәссам, скульптор, графика остасы, импрессионизм һәм модерн тарафдары Николай Иванович Фешинның йөз еллык юбилеен бәйрәм итү тантанасына килә. Казанда туган бөек рәссамның күргәзмәсе ул чакта Татарстанның сынлы сәнгать музеенда уза. Казан сәнгать училищесын тәмамлаган рәссамнарның күбесе белән Ринат нәкъ менә шул чагында танышып кала, соңыннан аралашулар Мәскәүдә, чит илләрдә дәвам итә. Казанга «кайту» хыялы, «мин монда тагын киләм әле» дигән уй күңелгә шул вакытта ук кереп урнаша һәм гомер буе үзенә тартып, чакырып тора. Әйткәнемчә, сиксәненче еллар башы әле бу. Ринат алда үзен ни көткәнен дә, тормыш сукмаклары аны кайларга алып барып чыгарасын да, үзенең иҗатта ниләргә ирешәсен дә – берсен дә белми... 

Кызганыч, Казан тамашачысына иҗатын, әсәрләрен Ринат үзе тәкъдим итә алмады. Татарстанда шәхси күргәзмәсе эшләячәк көннәр билгеле булганчы ук ул Франциядәге галереялар белән контракт төзергә өлгергән иде инде. Россиядәге күргәзмәләрен аның исеменнән миңа оештырып йөрергә туры килде. Проект өстендә без икәү бергә эшләдек. Күргәзмәнең темасы да үзеннән-үзе шунда ук туды: «Дүрт фасыл» дип атадык без аны. Бу бик табигый, Ринат: «Табигатьнең һәр фасылы матур, берсен-берсе кабатламый, картина өчен сайлаган сюжет рәссамның кәефенә бәйле түгел», – дигән фикердә тора. Ул үзе көн саен эшли, көн саен табигатьтә... Рәссамның шәхси коллекциясеннән иң яраткан йөз эшен икәү сайлап алдык та күргәзмә сәяхәткә кузгалды...

Көтелмәгән каршылыклар чыккалап торса да, аларның барысы да артта калды, ярдәм итәргә әзер торган кешеләр барыбер табылды: күргәзмә үзенең ишекләрен ачты. Казанның үзәгендә урнашкан иң матур биналарның берсендә – шәһәр Ратушасында! Ике ай буе теләгән һәркем килеп аны карый, останың иҗат җимешләре белән якыннан таныша алды.

Инде алдарак сөйли башлаган сүзебезгә кире кайтыйк. Күргәзмә бит гел көтелмәгән вакыйга – ике якын кешенең бер-берсен табуы белән төгәлләнде. Әтиләре берәүгә дә ачмаган серне дә чишәргә вакыттыр.

...1933 елның 25 гыйнварындә Сара һәм Али Анимаевлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килә. Тагын бер кыз. Бәләкәчкә Дамира дип исем кушалар. 1934 елны әтиләрен беренче тапкыр кулга алганны кечкенә Дамира, әлбәттә, хәтерләми. Бу хакта өлкәннәр сөйләгәннәрдән генә белә. Казан шәһәре Башкарма комитетында эшләгән Али Анимаевны ул чакта тоткынлыкта озак тотмыйлар. Әмма нәкъ ике елдан барысы да өр-яңадан кабатлана: бу юлы инде аны төрмәгә үк ябалар. Озакламый исә «атарга» дигән хөкем карары да билгеле була. Нигә, ни өчен, әтиләренең нинди гаебе бар? Гаиләсе бу сорауларның берсенә дә җавап таба алмый. Тик мондый сорауларга җавап эзләп йөри торган вакытмыни?! Коточкыч хөкем карары турында аларга хәбәр китергән хатта аңлаган кешегә төшенерлек итеп язганнар бит – сәяси сәбәпләр аркасында дигәннәр.
Озакламый әниләре ире белән аерылышу турындагы кәгазьгә кул куеп кайта. Нигә икәне аңлашыла инде... 1921–1954 еллар дәвамында СССРда барган сәяси репрессияләр аркасында күпме гаиләләр таркалуын, ул чордагы тоталитар режимның никадәр язмышларны җимерүен кем исәпкә алган да, кем санаган?! Нишләтәсең, ачы язмыш Анимаевларны да читләтеп үтми менә... Берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән ялгыз калган әниләре Сараның ничекләр итеп яшәргә тырышу-тырмашуы, бу авыр көннәрне кичерүе – үзе бер тарих.

Әнисе һәм апасы белән генә үскән Дамира гомер буе әтисе бу дөньяда юк, күптән атып үтерелгән дип яши. Балачагы турында күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый ул. Ачлык, ялангачлык, юклык... Ә аннан алар гаиләсенә кабат коточкыч кайгы килә: уналты яшендә апасы үлеп китә. Сугыш тәмамланган елны була бу хәл. Мондый көтелмәгән хәсрәттән төпчек кыз бер көн эчендә олыгая. Әнисенең бердәнбер ярдәмчесенә, таянычына әйләнә. Һәм гомер буе шулай була. Кайгыда да, шатлыкта да алар бер-берсенә терәк булып яшиләр. Гаилә корырга да ашыкмый ул: башта укый, аннан эшкә урнаша, аннан инде әнисен ялгыз калдырырга теләми. Еллар, бер-бер артлы тезелеп, узалар да узалар. Әтисенең күз алдындагы томанлы сурәте дә вакыт үткән саен ерагая, тоныклана бара. Гаилә альбомын актарганда гына, балачакта әти янәшәсендә бергә үткәргән бәхетле көннәр, онытылыр-онытылмас ул хатирәләр кабат искә төшкәндәй була. Күңелдә үкенечле уйлар кузгалып куя: әгәр әтисен кулга алмасалар, атып үтермәсәләр, әтисе белән әнисе аерылышмасалар, сугыш килеп чыкмаса, аның язмышы ничегрәк язылыр иде икән?!

Әтисе турында бик аз белә Дамира апа. Әтисенең әтисе, ягъни бабасының исеме Исхак икәне мәгълүм. Фамилиясе... анысын әтиләре үзе дә хәтерләми торган була. Казанда ишан булып торган Исхак хәзрәтне революция елларында большевиклар атып үтерәләр. Ә аның өч баласын – Алины, абыйсын һәм сеңлесен ниндидер танышлары үзләрендә качырып тоталар, ә аннан, бәладән ераграк булсыннар диптер, Үзбәкстан якларына озаталар. Фамилияләрен отып калырга ул вакытта әтиләре кечерәк була шул...

Ә Анимаев фамилиясе... Үзбәкстанда ятим балаларны бер гаилә тәрбиягә ала. Яңа йортта беренче тапкыр өстәл янына утыруга балалар өчесе беравыздан: «Әни, май бир!» – диләр. Күптән күрмәгән ак май ачлык кичергән сабыйларга иң зур нигъмәт булып тоелгандыр инде... «Әни, май!» сүзе аларга озакка ябыша: документлар алганда яңа әти-әниләре туганнарны «Анимаевлар» дип яздыра. Үткәннең кара шәүләсе ияреп йөрмәсен, зыян салмасын, алар кичергән фаҗигане бернәрсә дә искә төшермәсен дигәннәрдер инде. Боларын әтисе сөйләгәннәрдән рәссам Ринат Анимаев хәтерли.

Әтиләре Үзбәкстанда үсә. Әмма күзгә күренмәгән генетик хәтер җепләре аны барыбер әби-бабасы, әти-әнисе туфрагына – Казанга тарта. Унсигез яше тулгач, абыйсы белән сеңлесенә: «Әйдәгез, Казанга кайтыйк!» – ди ул. Тәвәккәлли егет. Шул мизгелдән аның тормышында яңа чор башлана. Казаннан чыгып киткәндәге фамилия күптән онытылган, өстәвенә, ул исемен дә алыштырган. Мансур туган ягына Али Анимаев булып кайтып төшә. Исемен үзгәртүе үткәннәрдән эзне тагын да ныграк яшерү өчен кирәк булдымы икән? Мөгаен, шулайдыр. Кайта, эшкә урнаша, аннан укырга керә. Беренче мәхәббәтен очрата. Тормыш шулай бер эздән агар да агар иде дә бит... Советлар Союзы тарихында каһәрле утызынчы, кырыгынчы еллар булмаса... Барысы да кабаттан җимерелә... Казандагы гаиләсенә килеп ирешкән «атылды» дигән хәбәр ялгыш булып чыга – монысының тарихын әлегә Ринат та, Дамира апа да белмиләр. Төрмәдән ул сугыш башланыр алдыннан чыга, әмма Казанга инде кире әйләнеп кайтмый. Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китә. Сугышның буеннан буена кичеп, медальләр белән бүләкләнеп Җиңү таңын каршылый. Ә аннан... кабат Үзбәкстанга юл ала. Балачагы һәм яшьлеге үткән җиргә. Һәм кабат... Мансур булып. Әтисе белән әнисе тууга үзенә кушкан исемне кире ала һәм тормышны янәдән ак кәгазьдән башлый. Әмма Үзбәкстанда эш таба алмый һәм Таҗикстан башкаласына – Дүшәмбе шәһәренә барып урнаша. Язгы җылы кичләрнең берсендә юлында Сәлимәне очрата. Тыйнак, сабыр, тыныч кызны шунда ук үз итә. Сөйкемле татар кызы якташы да булып чыга – ике апасы белән алар Татарстанның Чистай районыннан Таҗикстанга утызынчы елларда күчеп килгәннәр икән. Яшь кыз дип уйлап кына ялгыша: егерме алты яшьлек Сәлимә инде фронтта ирен югалтырга өлгергән, кулында ике кечкенә бала – Миңсылу белән Йолдыз. Алар өйләнешәләр, уртак никахтан тагын биш балалары туа – ике кыз һәм өч малай. Ринат – шушы зур гаиләнең төпчеге. Ишле гаиләсен туендыру өчен Мансур ага көне-төне эштә була: сәнгать остаханәләрен җитәкли, бизәүче булып эшли, бик күп иҗат итә. «Әти һәрвакыт ирекле рәссам булу турында хыялланды. – Бу юллар Ринатның балачак хатирәләреннән. – Безнең өйдә, акка буялган диварларда, бөтен җирдә аның эшләре эленгән иде. Әтинең белмәгәне юк: үзенә генә мәгълүм рецептлар буенча буяуларны ул үзе ясый. Моның өчен буяу матдәләрен – пигментларны таулардан җыя, мамык маенда аларны изә иде».

Ринатта әтисенең 1949 елны ясаган натюрморты сакланып калган. Бер кисәк кара икмәк һәм ике помидор сурәтләнгән анда. Тормышның иң авыр елларының хатирәсе менә шул инде ул... Әтисенең тагын ике эшен бик яхшы хәтерли рәссам. Аның берсендә – җәйге пейзаж: зәп-зәңгәр күктә ап-ак болытлар. Болары тамашачыны күз күрмәгән ерак тарафларга алып китә. Ике якта тоташ стена булып баскан урман. Агачларның куелыгы, караңгылыгы үзенә тарта – әйтерсең лә, үткәндә калган ниндидер яшерен серләрне белергә чакыра. Һәм күз кинәт уртага, ташлар арасыннан челтерәп агып ятучы саф сулы чишмәгә төшә. Монысы – матур киләчәккә ишарә... Пейзажларның икенчесендә – кыш. Авыл өе морҗасыннан төтен күтәрелә, кар юеш, йорт янында атлы чана... Еракта калган Ватанны сагыну менә нинди булган ул! Арттарак, урман өстендә кышкы сүрән кояш бата... Иртәгә ул кабат чыгачак, димәк, киләчәккә – матур киләчәккә өмет бар! Рәссам өчен аның һәр картинасы күңел көзгесе кебек: аны әйләндереп алган тирә-юнь күренешләре, гомернең бер мизгелендә тотып алган һәм киндердә туктап калган образ-сурәт бит анда.

Әтисе иҗат иткән картиналар арасында үскән, буяулар тудырган могҗиза белән кечкенәдән очрашкан, киндергә төшкән һәр сызыкка таң калган, сокланган, шуның серен ачарга омтылган Ринатның рәссам һөнәрен сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Сәнгать мәктәбенә ун яшендә, әтисе вафат булганнан соң керә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дүшәмбе сәнгать училищесында белем ала. Аннан – Мәскәү. Инде студент чагында ук күргәзмәләрдә катнаша. 1989 елдан бирле ул Франциядә яши, иҗат итә. Аның кылкаләме бик күп билгеле шәхесләрнең портретларын тудырган. Арада атаклы сәясәтчеләр, артистлар... «Аларның һәркайсы белән мине язмыш очраштырды», – дип саный Ринат.

Язмыш... Бу юлы ул менә аңа әтисенең үткәндәге серен ачарга булышты. Ринатның «Казанга кайтам» дигән күптәнге хыялы чынга ашмаса, күргәзмәсен оештырырга булышырлык кешеләр табылып тормаса, аның картиналарын күрергә дип, Ратушага Әминә ханым Арысланова кермәсә, аннан тәвәккәлләп рәссамга хат язмаса... Дамира апаның тормышында да берни үзгәрмәс иде, мөгаен. Бу дөньяда мин япа-ялгызым, дип, яшәр дә яшәр иде... Инде барысы да ачыклангач, Дамира апаның иң беренче теләге, әлбәттә, туганнары белән очрашу була. Озакка сузмыйча, билет алып, Мәскәүгә чыгып китә ул. Мәскәүдә Ринатның ике абыйсы – Эдуард белән Әнвәр, апасы Гөлсем, Ринатның уллары Тимур белән Мансур, оныклары яши. Апаларын Казан вокзалында туганнар барысы бергә җыелып килеп каршылыйлар. Күрешүгә ул үзен Ринатның күргәзмәсенә алып баруларын үтенә. «Дамира апа шатлыгыннан шулкадәр дулкынланды, каушады, елады да елады, хәтта сөйләшә дә алмады – тавышына кадәр утырды», – диде Ринатның апасы Гөлсем.

Күргәзмәне Дамира апа бик озаклап, сүзсез генә карап йөри. Бары аннан соң гына: «Ринатның эшләре миңа шулкадәр якын.... Энемнең җанын, күңелен, холкын тоям, ә рәсемнәреннән бөркелгән җылылык мине ерак балачагыма алып китә», – ди.

Түгәрәк өстәл янында, кичке аш вакытында туганнар якыннанрак танышалар, Дамира апаны скайп аша Ринат белән дә «очраштыралар». Телдә исә гел әтиләре була... Фотосурәтләр карыйлар, хатирәләр уртаклашалар. Сөйләшеп сүз бетми. Дистә еллар буе ялгыз яшәп, кинәт кенә «апа»га әйләнгән, эне-сеңелләргә баеган Дамира апаның күңел халәтен аңлау авыр түгел...

Гомер – каралама түгел, аны өр-яңадан күчереп «яза» да, сызып ташлап, яңадан башлый да алмыйсың. Шуңа күрә яшәлгән һәр көннең кадерен белү кирәктер. Тормышыбызда булган вакыйгаларны билгеле бер төскә күп вакыт без үзебез буйыйбыз. Ә бит буяуларның ачыграк, яктырак, җетерәк төсләрен кушу да мөмкин ләбаса. Ринат Анимаев иҗат иткән картиналардагы кебек. Яктыга якты тартыла, монысы да әллә кайчан мәгълүм. Ә тормыш матур дип санаган җирдә хыяллар чынга ашмый калмый... 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар