Логотип
Милләттәш

Сездә кәккүкләр чәй эчәме?

Узган җомгада юллары «Сөембикә» журналы редакциясе урнашкан 11 каттан узучылар җыр-гармун тавышына шаккатканнардыр, мөгаен. Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән кунакларыбыз – «Ак калфак энҗеләре» иҗади фольклор төркеме шулай бәйрәм ясап китте ул көнне.
 


2008 елда оешып, халык алдына 2009 елда чыккан бу төркем үз якларында инде хәйран ук популярлык казанырга өлгергән. «Солдатка озату», «Кич утыру», «Каз өмәсе», «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», «Басу капкасы», «Орчык бәйрәме» – «Ак калфак»лылар репертуарының бик азы гына әле болар.
Әллә соң сулары тылсымлы инде ул якларның, берсеннән-берсе матуррак тавышлы дип, талатларына шаклар катып утырмалы икән аларның. Гармунчы егетләре Тухбатуллин Рәүфне әйтәсеңме, сүз уңаеннан, алар гаиләләре белән гармунчылар, бертуган Тухбатуллиннарның гаилә ансамбльләре Башкортстан халкына күптәннән таныш, гармунчы кызлары – Нәфисә Хөсәенова һәм Фәридә Шәйморатовалар, шаян-шук Фаягөлләре (Фая Фатхулбаянова), бәйрәмнәрнең сценарийларын язып, үзенә еш кына тискәре рольләрне (тискәре рольне кемнең уйныйсы килсен инде, шуңа күрә алары үзенә кала) башкарырга туры килә торган Фирүзә Бадәмшина һәм, әлбәттә инде, төркемнең оештыручысы, «идеяләр генераторы», туплаучысы, берләштерүчесе Светлана Валеева (сәхнә исеме Сафия), исемнәре телгә алынмый калган тагын башкалар – һәркайсы аерым бер талант иясе. Бер-берсен тулыландырып, берсен-берсе күтәреп, бик матур гына иҗат итеп яталар икән «Ак калфак энҗеләре». Араларында шагыйрәләр дә юк түгел. Рәүф абый әнә күп кенә җырларга үзе үк көйләр дә яза – үзешчән композитор.


Тагын бер бик кызыклы бәйрәмнәре – «Кәккүк чәе» турында да белдек без бу көнне. Башкортстанда яшәүче татар-башкортлар арасында бик таралган йола булса да, бу тирәләрдә (Казан ягында, диюем) ишетелгәне юк иде. Яз җитеп, тәүге кат кәккүк кычкыргач, яше-карты урманга барып, кәккүк кунган агач төбендә ашамлыклар – сөт, катык, йомырка калдыра, елларның имин килүен теләп, дога кыла. Аннары уртак казан асып, табигать нигъмәтләреннән аш пешерелә, күңел ачу, җырлау-бию, шаян ярышлар башлана икән. Башкортстан якларында кәккүк белән бәйле бер борынгы риваять тә яшәп килә. Имеш, борын заманда бер ана авырып киткән, ә ике кызы чыр-чу килеп уйнап йөргән. Әниләренең су сорап тилмергәнен дә ишетмәгәннәр. «Кеше ишетә торган бер кошка әверелсәмче», – дип теләк теләгән ана һәм шул мизгелдә кәккүккә әверелеп, ачык ишектән очып чыгып киткән. Кызлары моны күреп, артыннан елый-елый сулы чүмеч тотып йөгергән. Аларның күз яшьләре тамган урында – чишмәләр, табаннарыннан тамган каннар урынында кызыл гөлләр үсеп чыккан. Балаларның игелексезлеге аркасында кәккүкләр үзләре бала үстерми торган булып калган. Бу – риваять кенә, билгеле. Кәккүкнең тән температурасы бик түбән, шуңа күрә ул үз йомыркасын үзе басып, кошчыкларын үзе үстерү бәхетеннән мәхрүм. Моңлы итеп кычкырганы да бәхетсез ана кош түгел, янына парын чакыручы ата кош. Ә шулай да халык арасында кәккүкне изге кош санап, аннан гомер юрату, бәхет сорап, дога кылу йоласы әлегәчә яшәп килә. «Ак калфак энҗеләре» әнә шундый элеккеге йолаларны кабат торгызу, яшьләр арасында таныту кебек зур эш башкара.


...Тагын бер генә җыр башкарабыз да, кузгалабыз, менә монысын гына җырлыйбыз да, соңгысы булыр ди торгач, кунаклар белән аралашуыбыз күңелле генә бер концертка әверелә. Халыкның никадәр талантлы булуына, фидакарьлегенә, милли асылына омтылуына сокланып туймалы түгел.
Тагын бер мөһим әйбер чак кына истән чыкмый калган, кунакларыбыз арасында 80 яшьлек Тәрҗемә апа Зәкиева да бар иде. Әле бүгенге көнгәчә кызы Фаягөл белән «Ак калфак энҗеләре»ндә ут уйнатып йөри, берүк күз тимәсен дип кенә карый күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар