Логотип
Милләттәш

Үр менгәч

Сүзем тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сөембикә» журналының «Сөембикә» беләзеге иясе Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова турында. Гомерен укымышлы, зыялы татар хатын-кызларының язмышын, эшчәнлек­ләрен, тормыш юлын өйрәнүгә, тарих тузаннары арасында калган, онытылган ул исемнәрне кабат халыкка кайтаруга багышлаган галимә ул. Ул тәвәккәл дә, булдыклы да, сабыр да, түзем дә... Кыскасы, чын татар хатыны! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аңа конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырганда да шушы сүзләрне әйтте.
Тормыш аны берсен­нән-берсе кырыс сынаулар биреп сынаган, яшәргә өйрәткән, һәр адымын­да имтихан тапшырырга мәҗбүр иткән.

Сезнең яшьлек авыр чорга туры килгән, Тәэминә апа...
– Әйе, балачагым да, яшьлек елларым да җиңелләрдән булмады. Әмма... мин аларны һәрвакыт сагынып искә алам. Нинди генә уеннар уйнамый идек балачакта: «такырау», «чүрәкәй», «наза»... Башлан­гыч мәктәп элеккеге мәчет бинасына урнашкан иде. Балалар саны күп, ике сменада укыйбыз. Өлкәннәрнең спектакль куйганнарын урындык асларына кереп утырып, укытучылардан кача-кача карыйбыз. Кичке уеннар гөрләп уза. Тирә-күрше авыллардан безнең мәйданга яшьләр җыела. Менә шуларның барысын да сагынам. 

Әнинең: «Әтиегез сугышка киткәндә, өйдә ярты капчык борчак оны калган иде», – дип әйткәне истә. Сугыш елларында без – балалар – аналарның батырлыгы, тырышлыгы белән генә ач үлемнән котылып калганбыз. Ул чакта бар кеше дә бертөсле, тигез иде. Шуңа­дырмы авырлык фаҗига итеп кабул ителмәгән, чөнки без башка төрле тормышны белми идек ул вакытта. Авылда кеше ипинең нинди булганлыгын да онытты. Ашаган ризыгыбыз кузгалак та кычыткан, аннан – черек бәрәңге. Мин чын ипине 1957 елда, көзен колхоз уңыш бүлеп биргәч ашадым. Аңа кадәр ипине гел бәрәңге кушып пешерә торганнар иде әле. Кием-салымга килгәндә – өстә бер күлмәк. Шуны киеп йоклыйсың, шуны киеп йөри­сең, алмашка юк та юк инде. өл­кәнәя-өлкәнәя, бер нәрсәне аңла­дым: никадәр хәерче, авыр заманда яшә­сәк тә, әни кочагында барыбер җылы, рәхәт булган икән.  

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, зур хыяллар белән  Казанга юл алгансыз.
– Хыялым укытучы булу иде. Ничек кенә булса да Казанга китеп, югары белем аласым килде. Авыл халкына паспорт бирмәгән вакытлар иде әле ул. Мәктәпне тәмамлагач, мин дә бераз авылда яшәдем. Әмма гел китү турында гына уйладым. Артыннан йөри торгач, алты айлык паспорт алуга ирештем бит! Инде кулда паспорт та бар, ә юлга чыгып китәргә акча юк.

Казанга җәяүләп дип әйтерлек килдем, тукталырга туганнарым да юк иде. Килүен килдем, тик югары уку йортларына кабул итү имтиханнары инде тәмамланган булып чыкты. Миңа ничек тә шәһәрдә калырга кирәк иде – эш эзләргә керештем. Ике ай буе эзләдем мин аны! Ахыр чиктә, «тимер юлчылар хастаханәсе салалар, төзелешкә эшчеләр җыялар» дигән игъланны ишетеп, бер дус кызым белән шунда киттем. Тик бу вакытта минем паспортның вакыты чыгарга өлгер­гән иде инде: дус кызымны алдылар, мине – юк. Кадрлар  бүлегенең тәрәзә төбенә утырдым да, үкси-үкси еларга тотындым. Чарасызлыктан дадыр инде бу, аруым, туюым да җиткән булгандыр. Әле дә хәтерлим, шул вакыт бүлмәгә өлкән яшьтәге бер ир-ат килеп керде. Кадрлар бү­леге җитәкчесе Сергей Аполлонов дигән кеше булып чыкты ул. Мине шушы хәлдә күреп, аптырап, «Ни булды?» – дип сорашырга кереште. «Эшкә алмадылар, кая барырга, нишләргә белмим. Сыерыбыз үлде, апам да, әнием дә авырыйлар. Мин аларга ярдәм итәргә тиеш», – дип, белер-белмәс русчам белән хәлемне сөйләп бирдем. Ул тыңлап-тыңлап торды да, мине эшкә алырга боерды. «Аның паспорты юк бит», дип әйтеп карасалар да, берсен дә тыңламады. Миңа ул вакытта унҗиде яшь иде. Гомерем буе шул кешегә рәхмәт укып яшәдем. 

Төзелештә нинди генә эштә эш­ләмәдем, авыр вакытлары да, күңелле чаклары да җитәрлек булды. Иренмә­дем, тырышып, булсын дип эшләдем. ә аннан, буяучы-маляр булып эшләгәндә, биектән егылып төшеп умыртка сөягемне имгәттем. Бу минем өчен коточкыч фаҗига иде. Авыр эшкә башкача тотынып булмый. Инде ниш­ләр­гә? Шунда мин балачактагы хыялымны, ни­һаять, тормышка ашыру максатыннан Казан дәүләт педагогия институтына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Белемгә омтылышым, укырга теләгем бик көчле иде. Балалар каршысына басып, Тукай ши­гырьләрен яттан сөйли-сөйли, татар әдәбияты һәм татар теле дәресләре бирәсем бик килгән иде дә... миңа ана теле укытучысы булып бер көн дә эшләргә насыйп булмады. 

Кулыгызга укытучы дипломы алгач, хыялыгызны чынбарлык итәргә ни комачаулады соң? 
– Мин институтны тәмамлаган елны Казанда татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек. Студентларга практика үтү өчен нибары ике татар мәктәбе калды. ә аларга эшкә урнашу турында уйлыйсы да юк, үз укытучылары да җитәрлек. Авылга да кайтып китә алмыйм, чөнки бу вакытта кияүгә чыккан идем инде. Ирем – Казан егете. Мин тагын бик озак вакытлар эш таба алмый интектем. Аннан Казан авиация институ­ты­ның фәнни китапханә­сенә урнаштым. Анда дүрт ел эшләдем. Укы­тучы буласы килү теләге исә гел күңелемне кымырҗытып торды. Берсендә институтның КПСС тарихы кафедрасы мөдире Якуп Шәрә­пович Шәрәповтан: «Идән юарга да риза, зинһар, мине кафед-рага эшкә алыгыз әле», – дип үтендем. Укы­тучыларга, студентларга якынрак буласым, белем бирү системасын өйрәнәсем килде. Әдәбият шикелле үк, тарих фәнен дә бик ярата идем. Алты елга якын шул кафедрада лаборантка булып эшләдем. Шул вакыт эчендә кандидатлык минимумы имтиханнарын уңышлы тапшырып, 1974 елның мартында ассистент булып кафедрага эшкә кабул ителдем. Егерме ел укыттым мин анда. 

Тәэминә апа, сез татар авылында туып-үсеп, татар мәктәбен тәмамлагансыз, аннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алгансыз һәм югары уку йортында... рус телендә укыткансыз. Мөгаен, авыр булгандыр... 
– Җиңелдән булмады инде. Безнең халык тырыш бит ул. Мин дә шул халыкның бер баласы буларак, бик тырыштым. Өйдә иремә: «Минем белән русча гына сөйләш, хаталар ясасам, төзәт», – дип әйтеп куйдым. Мәктәп баласы булса да, улым да ярдәм итте. Беренче мәлдә лекция­ләрдән аркам шабыр тиргә батып чыга идем. Башта җөмләне татарча төзим, аннан башымда шуны русчага тәрҗемә итәм... Тәҗрибә әкрен-әкрен тупланды, студентлар дәресләремә яратып йөрделәр. Әлегә кадәр шәкертләрем белән аралашып яшим. 

Диссертациягезнең темасы – «Егерменче елларда хатын-кызлар хәрәкәте»н өйрәнү. Ни өчен бу теманы сайладыгыз? 
–  Әйткәнемчә, мин сугыш елларының ачысын-төчесен татыган, ул елларда әниләрнең җәфалануларын, газапларын, безне ачтан үтермәс өчен куйган тырыш-
лыкларын күргән бала. 

Безнең өй зур иде. Сугыш вакытында, «әзрәк файдасы булыр» дип, әни өйгә колхоз кәнсәләрен кертте. Шуннан соң авылдагы апаларның тормышы көн дә минем күз алдымда булды. Заемнарга аларны мәҗбүри-ләп, елата-елата кул куйдырганнарын ничек онытыйм?! Бала-чага ишле, ашарга юк, ә салым, заемнарны барыбер түләргә кирәк. Торф чыгарырга, урман кисәргә киткәндә, авыл кызларының тилмереп елаганнары әле дә колагымда яңгырап тора. Урманнарда өсләренә агач төшеп күпме яшь гомерләр өзелде?! Менә шул хатын-кызларыбызның бәяләп бетергесез батырлыгын фәнни хезмәтем аша күрсәтәсем килде. Тик миңа кадәр «Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар» дигән темага диссертация язылган иде инде. Шулай да, әнкәйләрнең батырлыгын «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабымда чагылдырырга бик тә тырыштым.

Ә аннан сез, яраткан эшегезне калдырып, институттан китеп үк барасыз...
– Үзгәртеп кору елларында милли хәрәкәт җанланды. Шул вакытта, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасын төзибез дип, Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитетына мине эшкә чакырдылар. Татар халкына хезмәт итеп, миллә­тебезне үстерүгә, көчәйтүгә үз өлешемне кертәсе килү теләгем көчле булгангадыр, мин тиз ризалаштым. Бик яратып, теләп эшләдем Конгресста. Командировкаларга да еш йөрергә туры килде. ә минем инде яшь вакытым түгел иде... Юл йөрүләрдән аруым да җиткәндер. 1997 елда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына эшкә күчтем. Фән белән кызыксынуым да көчле иде. Шуңа үземне кабат яшьлеккә кайткандай хис иттем, җаным-тәнем белән фән дөньясына чумдым, үземне яңа тапкандай булдым. Татар хатын-кызларының зирәклеген, булганлыгын, батырлыгын, укымышлылыгын күрсәтеп бирәсем килә иде, институтта бу теләгем тормышка ашты. «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында», «Ступени образования до Сорбон­ны» дигән китапларым дөнья күрде. Иң мөһиме, хезмәтләремне фән дөньясы гына түгел, киң катлау укучылар да кирәк санап, яратып кабул итте. Китапларымның берсе дә киштә­ләрдә өелеп ятмады, таралып бетте. «Ступени образования до Сорбонны» китабының институтта калган соңгы нөсхәсен дә, «Мин татар хатын-кызларының язмышын, тарихын өйрәнәм», дигәч, япон галименә биреп җибәрдек.  

Парижга кадәр барып белем алган татар кызларының иң беренчесен булса да атап узыйк әле.
– Касыйм шәһәрендә туган Сара Шакулова ул. 1913 елда Сорбонна университетын тәмамлый. Тик Россиягә кайткач, Сара эш таба алмый: татар кызларына, нинди генә белемле булсалар да, рус мәктәпләрендә укытырга рөхсәт ителмәгән. Ике ел эчендә Мәскәү университетында егерме биш имтихан тапшырып, Сара тагын бер диплом ала. Шуннан соң гына аңа гимназиядә укытырга рөхсәт итәләр. Оренбургта, Казан сәнгать мәктә­бендә белем бирә Сара Шакулова. Октябрь революциясеннән соң ул Мәскәүдә, мәгариф органнарында эшли. «Шун­да гына Сорбонна университеты тәмамлавым турында дипломым барлыгы искә төште», дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

Халкыбызның мәгарифен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга көч-куәтен генә түгел, мал-мөлкәтен сарыф иткән татар кызлары да булган. 
– Фатыйха Аитованың 200 мең сум бирнә акчасы була, хәзерге акча белән күпмедер инде ул, белмим. «Бу акчага татар кызлары мәктәбе салырга һәм анда үзем теләгәнчә укытырга рөхсәт бирсәң генә сиңа чыгам», – ди ул булачак ире Сө­ләйман Аитовка. Сөләйман риза була, чөнки ул үзе дә милли мәга­рифебез, мәчет-мәдрәсәләребез өчен малын кызганмаган. Шулай итеп, Фатыйха апа беренче булып кызлар өчен мәктәп ача. Монда кызлар, белем алу белән беррәттән, тегү, чигү һөнәренә дә өйрәнәләр. 1916 елда ул мәктәп нигезендә Казанда татар кызлары өчен гимназия ачыла. 

Зөһрә Акчуринаның исемен дә атар идем. Аның акчасына Бакча­сарайда «Тәрҗеман» газетасы басыла. «Аң» журналы Зәйнәп апа Хәсәнинең бирнә акчасына нәшер ителә. Суфия Җантурина үзенең туган авылы Килемдә ир балалар мәктәбе, соңыннан кызлар мәктәбе ача. Аннан, кызлар һөнәрле булсыннар дип, Петербургка барып башта үзе тукучы һөнәренә өйрәнә һәм 24 станок сатып алып кайтып, авылдагы кызларны да өйрәтә. 

Сез гомерегезнең бик күп өлешен шушы туташ-ханымнарның язмышларын өйрәнүгә багышлаган галимә. Хатын-кыз буларак, үз тормышыгызның иң истә калган мизгелләре дип нәрсәләрне атый аласыз?
– Минем тормышым җиңелдән булып, күңелле узмады. Әйткәнемчә, Казан егетенә кияүгә чыккан идем. Ун елга якын яшәгәч аерылыштык. Аллаһы Тәгалә шулай язган булгандыр инде... ә узган гомеремнең иң кадерле, иң истәлекле мизгелләре, мөгаен, улым белән бәйледер.  Бу дөньяда иң кадерле кешем ул иде. Иде дим, чөнки аны югалтканыма 17 ел вакыт узды... Улымны үтергән кешене төрмәгә утыртканнар иде, беркөнне шуны кибеттә күреп калдым, чыккан, димәк. Исәннәр бер кайта... Айратым рус мәктәбендә белем алды. өйдә исә без аның белән гел туган телебездә генә аралаштык. 
Ул миңа беркайчан да кайгы-хәсрәт китермәде, «әнием-бәгърем» дип кенә эндәште. Икәү бергә фоторәсемгә дә төшкәнебез булмаган икән, гомерләре бу кадәр кыска булыр дип кем уйлаган?!  

Бердәнбер улыгызны югалткач, сыгылып төшмәскә, сынмаска кайлардан сабырлык алдыгыз?
– Мин ул чакта Конгресста эшли идем. Хезмәттәшләрем ярдәм кулын суздылар, кайгымны җиңеләйтү өчен бик тырыштылар. Дусларым янымнан китмәде. Айратымның өйләнергә дип йөргән кызы айдан артык минем белән яшәде. Шул хәсрәтле көннә­ремдә кемдер, хәзер хәтерләмим дә, миңа Хәдичә Ямашеваның язмышы турында сөйләде. Кайгымны тарату, онытылып тору өчендер инде, мин аның тормыш юлын өйрәнергә тотындым. Хәдичә апа – Хөсәен Ямашевның яраткан хатыны. 1917 ел­ның апрелендә беренче Бө­тен­россия мөселман хатын-кызлары корылтаен үткәргәне өчен, «совет властена каршы эшләнгән эш», дип аны бер гаепсезгә кулга алалар. Ул ун ел Ухта лагеренда утырып кайта. Казанда яшәргә рөхсәт булмый, Биектау тирәсендәге бер авылга барып сыена. Ике елдан соң аны кабат кулга алалар. Алтмыш сигез яшендә ул төрмәдә вафат була, кабере шун­да – Краснояр краенда. Хөсәен Ямашевның тугрылыклы ярдәмчесе, «Урал» газетасының мөхәррире булган ханым бит ул! Аның турында мин елый-елый яздым. Красин төрмәсеннән хәзерге онкология больницасы урнашкан төрмәгә күчергәннәр аларны. Йөздән артык хатынны эт җитәкләгән егермеләп сакчы озата барган. Хәдичә апаның аяклары шешкән булган, ул көчкә-көчкә атлаган. «Апа егылды, аны тибеп торгыздылар. 

Шул вакытны искә төшерсәм, үзәкләрем өзелә», – дип сөйләде энесе, танылган табиб Үзбәк Богданович. Мин ул сөйләгән­нәрне йөрәгем аша үткәрдем. «Ходай Тәгалә бу ханым­ның язмышын күз алдыма юкка гына китереп куймагандыр. Хәс­рәтле кеше син генә түгел, андыйлар җитәрлек. Күр, гыйбрәт ал», дип әйтүедер дидем.

Айратыгыз исән булса, Сезнең тормыш бөтенләй башкача булыр идедер.
– Йөрәгем сызламас иде, йокыларым тынычрак  булыр иде... Ниш­лисең, Ходай язганнан узып булмый. Аллага шөкер, зур куанычым, ярдәм кулы сузырга әзер торган энем бар. Авылдашлар, классташлар, дусларның кадер-хөрмәтен тоеп яшим. Бу да зур бәхет икән. 

Әгәр өр-яңадан яши башларга туры килсә...
– Һичшиксез, шушы юлдан узар идем! Тик бер генә нәрсә, «Ступени образования до Сорбонны» дигән китабым докторлык диссертациясенә монография булып чыккан иде. Ләкин докторлыкны якларга язмады. Улым исән булса, мин аны, мөгаен, башкарып чыккан булыр идем. Айратым хезмәтләрем белән горурлана иде. «Әнием, шундый бәләкәй генә авылда туып-үсеп, син ничек югары белем ала алдың, кандидатлык диссертациясе якладың?!» – дия иде ул. 

Галимә буларак, өйрәнәсе килгән темаларыгыз бармы?
– 1915 елдан башлап, безнең татар кызларына Казан дәүләт университетына укырга керергә рөхсәт бирәләр. Бик күп туташларыбыз медицина һәм юридик факультетларны тәмамлыйлар. Соңыннан аларның күбесе Сталин репрессиясе корбаннары булалар. Шул исемнәрне барлыйсым, кире кайтарасым килә. Моңа көчем җитәрме, юкмы, алда күпме гомер калгандыр, кем белә?!  

«Алда гомер бардыр барын, сагындыра узганы» дип җырлый халкыбыз. Өлкәнәйгән саен туган нигез тарта, диләр. Бу дөресме?
–  Мин Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туып-үстем. Табигатьнең бик гүзәл почмагында, тау битендә урнашкан ул. Түбәндә инеш ага. Аны таллык, әрәмәлек чолгап алган. Якын-тирәдә Сапый, Күркә чокырлары, Алан елгасы, Колмак, Тәреле чишмәләре... «Саф татар авылында нинди «тәреле» чишмә ул?» дип гаҗәпләнмәгез, крепостное право вакытында Казан губернаторы Баратынский Курск өлкәсеннән 300 хуҗалык китерткән дә, җирләребезне шуларга бүлеп биргән. Рус сәясәте аркасында халкым, җире булып та, җирсезлектән интеккән. Атамыш дигән ул рус авылы хәзер таралып бетте инде. Башка милләт, дин кешеләре белән янәшә яшәсәләр дә, Яңа Шимбер халкы үз диненә тугры калган, чукынмаган. Телен, гореф-гадәтләрен саклаган, милли уеннарны онытмаган. 

Мин, тарихчы буларак, авылымның тарихын архив материаллары аша да өйрәндем. Документлар буенча, 1922 елда авылыбызда 178 хуҗалык булган. Хәзер Яңа Шимбердә нибары 17 йорт... Узган ел Шимберемнең уртасына бастым да: «Авылым, бетәсең бит!» – дип кычкырып еладым. Авылыңның бетүен күрү бик зур фаҗига икән ул. Аллага шөкер, нигезем исән. Әби: «Ниге­земә кура үсмәсен», – дия иде. Мин аның нигә шулай әйткәнен хәзер бик яхшы аңлыйм. үз йортыбызга, апам янына кайтып йөрим. Кайткан саен зиратка менәм, якын­нарымның һәрберсен искә алып, догаларымны кылам. Сагынам, авылымның басу-болыннарына, өянкеләренә кадәр сагынам.



«Өчәү бергә төшкән бердәнбер рәсемебез икән бу безнең...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар