Логотип
Милләттәш

«Мәхәббәтнең ни икәнен белмим...» 

Шушы көннәрдә мин Әстерханда туып-үскән шагыйрә Фәрдинә Йосып кызы ЖИГАЛОВА белән таныштым. Һәм сезне дә аның катлаулы тормышы белән таныштырып үтәсем килә.  

 


Шушы көннәрдә мин Әстерханда туып-үскән шагыйрә Фәрдинә Йосып кызы ЖИГАЛОВА белән таныштым. Һәм сезне дә аның катлаулы тормышы белән таныштырып үтәсем килә.  

Сигез яшьлек вакытында Фәрдинәдән әнисе: «Укыйсың, киенәсең киләме?» – дип сорый. «Әйе, килә», – дип җавап бирә Фәрдинә. «Әгәр укыйсың һәм киенәсең килә икән, әнә китмәнне аласың да, чыгасың колхоз басуына – акча эшлисең», – ди әнисе. 

Беләсез инде, Әстерхан якларында помидор үстерәләр. 1965 елның 5 июньнән 25 августка кадәр, 50 градус эсседә, көннәр буе помидор утап, соңрак аны җыеп Фәрдинә акча эшли. Шул елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул һаман да эштә. Бүген аңа 63 яшь. Балачагы турында «Җәйге ял» шигырендә мондый юллар яза: 

Яшьтәшләр Иделдә йөзде, 

Мин коендым арыкта. 

Җәйге каникулымда 

Колхоз басуларында. 

 

Балачак дип сагынырлык 

Бер генә дә юк җаем. 

Искә алсам – күңелем тула, 

Елыймын мин һәрдаим. 

 

Фәрдинә апа игезәк туганы Фәйрүзә белән 1957 елда Әстерхан өлкәсе Икряный районы Яңа Болгар дигән татар авылында дөньяга килгән. 1964 елда алар беренче сыйныфка укырга барырга тиеш булалар. Кызлар бер-берсенә исеме белән әйтмичә, яратып «кечкенәм» дип кенә атаганнар. 1964 елның 18 июнендә кызлар Идел буена су керергә төшәләр. Фәрдинә яр буенда утырып кала, ә игезәк сыңары рәхәтләнеп су коена. Бер мәлне Фәйрүзә күздән югала. «Кечкенәм, чык инде, чык! Нәрсә анда кылынасың? Әнием өйдә көтә бит», – дип кычкыра аңа Фәрдинә. Ә ул юк, күренми... Фәйрүзәнең суга батуын ул башта аңламый да әле – үзе дә бала гына бит. Бу күренеш онытылмый, әле дә аның күз алдында тора: ничек батканы, ничек аны эзләүләре, ничек аның чалкан яткан килеш калкып чыгуы, кыска чәчләрендәге матур банты... Алар су коенган җирдән – 800 метр ераклыкта семафор булган. Петр Варламов дигән карт абзый Фәйрүзәнең батканын бинокльдән күреп торган. Семафордан йөгереп төшеп, өеннән җәтмә алып чыккан һәм Идел буена чапкан. 45 минуттан соң гына Фәрдинәнең туганы җәтмәгә эләгеп чыккан, әмма бу вакытта Фәйрүзәне коткарырга инде бик соң булган... 

Фәрдинә апаның мәктәптә укыганда һәр җәе басуда помидор утыртып, утап һәм җыеп үткән. Шул акчага әнисе аңа киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары ала торган булган.  

– Әле дә исемдә: бишенче сыйныфка күчкәндә әнием миңа яшел төсле пальто алды: мех якалы, күкрәгендә ике кесәсе бар иде. Хәтта тугызынчы сыйныфка да мин шул пальто белән бардым, – дип искә төшерә Фәрдинә апа.  

Март-апрель айларында аларда ташу китә: бозлар белән бергә агачлар да ага. Ул вакытта әле өйләргә газ кермәгән – 1960-70 еллар бу. Фәрдинә апаларның өйләре янында да йөзеп килгән шул агачлар җыелып торган. Әнисе иртән сәгать биштә уятып: «Чыгып җый», – дия торган булган. Мәктәп яшендәге бала сәгать җидегә кадәр шул агачларны су буеннан җыеп йөргән. Аннары өйгә кергән дә тиз генә кулларын юып, бер чынаяк чәй эчеп мәктәпкә киткән. Мәктәптән кайткач, зур капчык алып, иртән коры җиргә чыгарган агачларны җыярга чыккан. Кыш буе мичкә ягарлык утынны шулай туплаганнар. Фәрдинә апа маллар өчен печән чапкан, балачактан ук сарык йоны алырга да өйрәнгән: бөтен хуҗалык аның өстендә булган.  

– Бер тапкыр авыл клубына «Чапаев» дигән кино килде, – дип сөйли ул. – Билет бәясе – 5 тиен. «Әнием, бүген клубка кино күрсәтәләр. Күрше-тирә балалар бара. Мин дә барыйм әле», – дим. Башта әни: «Билет күпме тора?» – дип сорады, аннары биш тиен акчасын өстәлгә куйгач: «Мә, тик иртәгә ашарга сорама», – диде. Нинди кино кайгысы калсын инде? Күңел ачу белән тук булу арасында авыл баласы нәрсә сайласын? Әлбәттә, бармадым...  

Әнисе аңа унынчы класска укырга барырга рөхсәт итми. Фәрдинә колхозда сыер сава башлый. «Кызым, бу синең урының түгел, сиңа монда эшләргә кирәкми. Кит син моннан», – дигән аңа сыер фермасының өлкән яшьтәге бригадиры. Кыз яшелчә бригадасына урнаша. Укуын кичке мәктәптә дәвам итәргә тырыша, әмма имтиханнарын биреп аттестатын гына ала алмый – кияүгә чыга.  

Анысы аерым тарих. 

1975 ел була. 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен ул елны Фәрдинә дуслары белән бергә күңелле итеп үткәрә. Бу чарага Наил дигән фотограф бер егет тә килгән була. Фәрдинәнең алдан аралашып, белешеп йөргән кешесе түгел. Бәйрәмнән соң берничә көн узгач, алар урамда очраклы гына очрашалар. «Фотографияләр инде әзер, әйдә, барып карыйсыңмы?» – дип чакыра аны Наил. Фәрдинә аны-моны уйламыйча ризалаша. Ә барса... Никах укырга мулла көтеп утыра, туганнары җыелган. Очрашулары баксаң бер дә очраклы булмаган икән... Кияүгә урлап алып киткән кебек булып чыга инде бу. Ничек кире чыгып китсен? Авыл кечкенә – халык нәрсә дип әйтер? Шулай итеп унсигез яшендә көтмәгәндә кияүгә чыгып куя ул.  

– Наилне яраттым дип әйтә алмыйм. Ярата алмадым... Әлегә кадәр мәхәббәтнең ни икәнен белмим... Берәүне дә яратып караганым юк, җай килмәде, – дип Фәрдинә апа.  

Алар ун ел бергә тормыш иткәннәр, Фәнис һәм Руслан исемле уллары туган. Ун елдан соң, эчүенә, кыйнавына чыдай алмыйча, Фәрдинә апа балалары белән иреннән чыгып киткән. 

Кияүдә чакта хат ташучы булып, соңрак почтада оператор булып эшли. 1986 елда Фәрдинә апага үзе укыган мәктәпнең директоры шалтырата: «Сезне почтада эшлисез дип ишеттем. Буш вакытыгызда килеп имтиханнарыгызны тапшырыгыз да, аттестатыгызны алыгыз». Ул вакытта Фәрдинә апа инде почта мөдире булып эшләгән. Укырга мөмкинлек табуга, ул, чыннан да, имтиханнарын бирә дә, аттестат ала һәм көзгә Әстерхан электросвязь техникумына укырга керә. Ике улы үзе янында үсә, мәктәптә укып йөриләр. Фәрдинә апа өч елдан дипломлы була. 20 елга якын почтаны җитәкли. Кызганыч, соңрак алар авылында почтаны ябалар. Җитәкчелек Фәрдинә апаны икенче авылга эшкә җибәрмәкче була, ләкин ул: «Бара алмыйм. Минем монда әнием, ике балам», – дип баш тарта. 

Ялгыз хатын-кызга ике баланы аякка бастыру бик җиңел түгел: Фәрдинә апа икенче тапкыр кияүгә чыга. Тагын бер ир бала – Радикны таба. Колхозның автопаркында диспетчер булып эшли башлый. 1995 елда колхозлар таралып бетә һәм ул тагын эшсез кала. Икенче ире белән дә тормышлары барып чыкмый. Танышып өйләнешкән вакытта әйбәт кенә күренгән ир соңрак эчә башлый.  

– Эчкән кешеләрне бигрәк яратмыйм, үзем дә сәламәт яшәү рәвеше алып барам, – ди Фәрдинә апа. – Бервакыт мондый тормыштан арыгач, иремнең киемнәрен әйбәтләп җыеп, билет алдым да өенә Башкортостанга кайтарып җибәрдем. «Эшкә урнашкач хәбәр бирерсең. Хәл белергә килермен», – дидем. Шуның белән ирле тормышыма кабат нокта куелды. Ул вакытта кечкенә улыма нибары 4 яшь иде...  

1994 елның декабрендә Чечняда сугыш башлана, ә 25 декабрь көнне Фәрдинә апаның олы улы Фәнисне Махачкалага хезмәт итәргә озаталар. Фәрдинә апа ике ел буе телевизордан кино, концерт карамый, һәрвакыт бер генә канал эшләп, сөйләп тора – «Яңалыклар». Д. Бейбутовның репортажларын гел күзәтә бара. Өйдә йөрәгенә тынычлык таба алмагач, улы янына чыгып китә. Баласы өчен кайгырып чәче агарып бетә. Ул вакытта Фәрдинә апага кырык яшь тә булмый әле... Аллаһка шөкер, улы исән-имин әйләнеп кайта, бүген Чечня сугышы ветераны дип санала.  

Олы улы армиядән кайтуга уртанчысы солдатка китәргә әзерләнә, ә кечесе әле мәктәптә генә укый. Аларны аякка бастырырга, тормышны алып барырга кирәк. Фәрдинә апа Әстерханга китеп, кибеткә эшкә урнаша – ипи сата башлый. Бишенче көнгә кибетнең хуҗасы Вилли Мусаев: «Фәрдинә, җаваплы эшче икәнегезне күрәм, сөт бүлегендә эшләргә тәкъдим итәм сезгә», – ди. Ә сөт-май бүлеге күп акча кертә торган бүлек дип саналган: Фәрдинә апа янында эшләгән хатын-кызлар аңардан көнләшкәннәр. «Ничек инде, ул әле биш кенә көн эшли, ә инде аны сөт бүлегенә күчерәсез?» – дигәннәр. Соңрак Вилли аңа: «Ялгыз гына өч бала үстергәнегезне белгәч, кызгандым. Шуңа яхшырак урын бирергә булдым», – ди. Фәрдинә апа армиядән кайткан олы улын да янына йөкче итеп эшкә урнаштыра.  

– Яхшы кешеләр тормыш юлымда күп очрады. Аллаһка шөкер, балам да шулай эшле булды, – дип сөйли Фәрдинә апа. 

Алар белән бергә Зөһрә исемле яшь кенә бер чибәр татар кызы да эшләгән. Фәрдинә апа аны әдәпле, тәртипле булганга күрә бик якын иткән. Фәнис улына да: «Кара әле шул кызга. Бигрәк уңган, тәртипле бала», – ди. «Әнием, ул миннән дүрт яшькә олы бит», – дип җавап бирә улы. Фәрдинә апа уеннан барыбер кире кайтмый. Зөһрә янына килеп тә шул ук сүзләрне кабатлый: «Фәнис яхшы егет. Күптән түгел генә ярмиядән кайтты. Эчми-тартмый. Игътибар ит аңа», – ди. Зөһрә дә: «Мин аннан дүрт яшькә зуррак бит», – дип җавап бирә. Тамчы тама-тама бозны да тишә диләр: йөри, әйтә торгач, Фәрдинә апа яшьләрне барыбер кавыштыра. «Менә инде егерме елдан артык бергә яшиләр, бик матур, тату гаилә кордылар, Аллаһка шөкер. Соңрак улым милиция мәктәбендә укыды һәм майор дәрәҗәсенә җитте», – ди ул. 

Елдан артык кибеттә сөт сата Фәрдинә апа. Бер көнне күрше бүлектә эшләүче Света дигән хатынның бер ир белән сөйләшеп торганын күрә. «Фәрдинә, монда бер ир үзенә хатын эзли», – ди аңа Света. «Рәтле кеше базарда хатын эзләми», – дип җавап бирә аңа Фәрдинә апа. Теге ир моны ишеткәч, бер сүз дә әйтмичә, борыла да китә. Аны рәнҗеткәнен Фәрдинә апа соңрак аңлый... Бер ай буе теге ирнең кибеткә килгәнен көтә ул. Фәрдинә апа Светадан теге ир турында сораша. Тол ир икән, ун яшьлек кызы белән калган, шул балага әни булырлык хатын эзли икән. Бу хакта белгәч, Фәрдинә апага әйткән сүзләре өчен тагын да оят була. Бер айдан базарда күреп ала ул аны, гафу үтенә. «Мин ачуланмадым, бәлки кәефе начар булгандыр дип кенә уйладым», – дип җавап бирә ир.  

Икенче көнне сәгать унберләрдә бер кулына виноград, икенчесенә роза чәчәге тотып Фәрдинә апа янына килә ул. Виноград белән гөлне аңа суза. «Нәрсә өчен болар миңа?» – дип сорый Фәрдинә апа. «Болай гына», – дип җавап бирә ир. «Сезнең белән очрашып сөйләшергә мөмкинме?» – дип сорый Фәрдинә апа аңардан. Ир, әлбәттә, ризалаша. Алар шимбә көнне күрешәләр: бер-берсенә тормышлары турында сөйлиләр. Хатыны үлгән, кызын балалар йортына озатырга тели икән. Икенче көнне тагын Фәрдинә апа янына кибеткә килә ул: «Мин сезгә кирәкме?» – дип сорый. Әлбәттә, ул аңа кирәкми. Әмма ничек моны әйтергә – ятим бала бар бит. Аны уйлый да, «Әйе», – дип җавап бирергә мәҗбүр була Фәрдинә апа. Кушылып, балалары белән бергәләп тату яши башлыйлар.  

Күпмедер вакыттан соң янә хәсрәт килә Фәрдинә апага: әнисе сукыр кала, ә иренә инсульт була. Шактый авыр чор була ул: кулында ике бала, хәтта янында сөйләшергә кеше дә юк. Ул үзен бик ялгыз хис итә... Шулвакыт ул дәфтәр алып башында булган уй-фикерләрен шигырь итеп яза башлый... 

Соңрак Әстерханда аның ике шигырь җыентыгы басылып чыга, бүгенге көнне өченче җыентыгы әзерләнеп ята. Ул шигырьләрендә балачактан ук булган вакыйгалар, барлык хис-тойгылары һәм кичерешләре турында яза. Бераздан әнисенең һәм иренең хәле яхшыра. Әмма терелеп аякка баскан ире Фәрдинә апага авыр сүзләр әйтә: «Балалар, әниең яныбыздан китсен. Мин арыдым. Икебез кенә рәхәтләнеп картлыгыбызны күрик», – ди. Фәрдинә апа: «Әнием белән балаларым – минем тормышның бер өлеше. Ничек инде мин алардан баш тартырга тиешмен? Юк, аларсыз яши алмыйм», – ди. Алар хәзер әнисе белән аерым фатирда көн күрәләр. 

– Әниемне яманламыйм, яманларга ярамый да... Гомер буена кырыс булса да, мин аңа бик рәхмәтле. Ул шундый булганга, мин мөстәкыйль булып үстем, бар нәрсәне үз кулым белән эшләргә өйрәндем. Нинди булса да, әни бит ул...  Ул безне дөньяга китергән. Әнинең иң яратмаган кызы булдым бугай. Аның мине башымнан сыйпавын, итәгенә утыртып назлавын хәтерләмим... Соңгы  20 елда, олы абый үлгәннән соң, әни сукырайды. Эштән китеп, аны тәрбияли башладым, чөнки үзен генә калдырып булмады. Соңгы биш елы хәле шактый авыр булды. Әни 99 яшенә кадәр яшәде...   

Гомеренең азаккы көннәрендә әнисе өчәр-дүртәр көн йоклый алмый интеккән. 2014 елның 13 ноябрендә Фәрдинә апаның үзенең дә күзенә йокы кермәгән: төнге сәгать өчтә йокламыйча әкрен генә җырлап утырган. Әнисе дә аны тыңлап ята икән. Фәрдинә җырлавыннан туктагач: «Кызым, җырла инде, шундый матур җырлыйсың!» – дип сораган. Шулчак Фәрдинә апа әнисе янына килгән дә: «Әнием, икебез дә сизеп торабыз – китеп барасың. Риза-бәхил бу, зинһар өчен миңа рәнҗемә», – ди. «Юк, кызым, – дип кызының кулын үбә башлый әнисе, – мин сиңа рәнҗемим дә, ачуланмыйм да. Мине тәрбияләдең, карадың. Сиңа бик зур рәхмәт!» Бу сүзләрдән соң Фәрдинә апаның өстенән бер зур йөк төшкән кебек була... Әнисеннән беренче тапкыр шундый җылы сүзләр ишетүе була аның... 

Фәрдинә Йосып кызының шигъри юлларын укыгач, үз гомере эчендә күп сөенечләр һәм кайгылар кичергән икәнен күрәбез. Әмма ул көчле рухлы булып калган, нәсел агачын дәвам иттереп, акыллы, матур балалар тәрбияләп үстергән. Үзенең «Гомер юлы» шигырендә ул болай дип яза: 

Йөгерә, чаба гомер уза, 

Кич җитә һәм таң ата. 

Чәчәк аткан яшьлек еллар 

Инде еракта ята. 

 

Гомер юлы – бормалы ул, 

Ешрак – сикәлтә белән. 

Әмма һәркем үз юлыннан 

Бармый, нишләтә белә? 

 

Кичә генә булган кебек 

Үсмер-кыз чагым минем. 

Бүген инде оныкларым 

Маташа киңәш биреп. 

 

Сагындыра яшьлек еллар, 

 Эһ, бер кайтасы иде! 

Бормалы юл арасыннан 

Эзләп табасы иде.  

 

 

Табалмассың, кайталмассың, 

Калды яьлек еракта. 

Сагынып-сагынып искә алу 

Яра сала йөрәккә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар