Ләйсән яңгыр

Яшь рәссам Ләйсән Мәрданшина белән мин Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең V Форумы барган көннәрдә таныштым.
Җыенга килгән кунакларның һәрберсенә дә милли бизәкләрдән генә торган открыткалар җыелмасы бүләк иткәннәр иде, «авторы – Мәскәү рәссамы» диделәр.Минем исемем Ләйсән. Ул миңа бик ошый! Татарча «кояшлы җылы яңгыр» дигәнне аңлата...

Үзенең «Ләйсән иҗаты» дигән блогында яки сайтларда яңа эшләрен тәкъдим итәр алдыннан ул һәрвакыт сүзен шулай башлый. Ләйсән яңгыр... «Ни өчен рәсемнәреңдә яңгыр болай күп?» – дияргә теләүчеләргә алдан ук җавап биреп куюы бугай. Ә яңгыр Ләйсән иҗат иткән рәсемнәрдә, чынлап та, еш «ява»: тамчы-тамчы булып та тама, нокта-нокта булып та сибәли, сызык-сызык булып та коя... «Яңгыр – тормыш дигән сүз, ул минем хыялымны баета, мин аннан иҗатыма илһам алам», – ди Ләйсән.

Тирә-юнендәге бөтен нәрсәне, хәтта Сөембикә манарасын да милли чигешкә төргән Ләйсәнне «Мәскәүдән» дисәләр дә, ул үзебезнең Казан кызы булып чыкты. Шушында туган, шушында үскән, укыган, татар рухы аның үзенә дә сиздермичә генә җанына биредә сеңгән. Казан сәнгать училищесында белем алган. Аннан – Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать дәүләт университетының информацион технологияләр һәм медиадизайн факультетын тәмамлаган.

Ләйсән, әйткәнемчә, бөтен нәрсәне дә милли бизәккә күмә: агачларга караса – агач яфракларын, җиргә күз төшерсә – аяк астындагы чуерташларны, тәрәз төбендәге чүлмәкле гөл савытларын, гөлнең үзен – аның дөньяга баккан һәр керфеген, өстәлдәге – чәйнек-чынаякны... Яңа ел тылсымына күмелеп бәйрәмчә басып торган яшел чыршыларына кадәр милли бизәкле кием кигән аның. Чыршы ботакларына эленгән аллы-гөлле шарлар турында әйтмим дә! Ә Сөембикә манарасы рәссам хыялында беркайчан да кабатланмый: ул гел яңача – бер рәсемдә Сабантуйга барырга җыенган туташларны хәтерләтсә, икенчесендә лалә чәчәкләреннән генә торган «күлмәген» киеп ала да, җитдиләнеп кала... Татар орнаментында еш очрый торган бизәк-элемент – лалә чәчәге Ләйсән рәсемнәрендә дә шактый күп. Алар – төрле-төрле: берсе аркылыга җәелә төшкән, икенчесе, киресенчә, буйга сузылган, шәрыкча җете төсле буяулар белән ясалганнары бар, эчендәге бизәкләре кар бөртекләрен хәтерләткәннәре (җәен күрсәң, ул бизәкләрне, мөгаен, тузганакларга охшатырга булыр иде!)...

– Татар дөньясы, татар сәнгате белән чын-чынлап кызыксына башлавым ирем аркасында булды, – дип сөйли Ләйсән. – Ул да мин укыган Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлады. Кызыл дипломга! Белгечлеге буенча – информатик-дизайнер. 2007 елда Айдар диплом яклады. Аның диплом проекты «Татарлар. Милли мәдәният» дип аталды. Татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган беренче эше – беренче дискы иде ул аның...

«Айдар мине ярты сүздән аңлый. Ирем һәр эштә дә иң беренче ярдәмчем, иң беренче киңәшчем», – ди Ләйсән. Бер-берсенә таяныч булып яшәүче бу иҗади гаиләнең уртак проектлары да шактый. Һәм аларның барысы да татар дөньясы белән бәйле! Күптән түгел генә үзләренең дизайн-студияләрен оештырганнар. Ирле-хатынлы Мәрданшиннарның иҗаты белән Интернеттагы сайтлары тулысынча таныштыра: монда аларның сынлы сәнгать әсәрләре, график эшләре дә, фотосурәтләре, видео, мультимедиа проектлары да, әллә никадәр татар бизәкләре һәм орнаментлары да тәкъдим ителгән. Татар стилендә дизайн эшләүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый аларга. Бик күпләргә Айдар белән Ләйсәннең Tatarmarket өчен иҗат иткән футболкалар дизайны ошый. Футболканы киючеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, милли бизәкләр кулланып эшләнгәннәр. Ерактан күренеп, балкып торучы язулары да күңелгә хуш килерлек – «Мин – татар кызы», «Мин – татар малае», «Мин – татар», «Аллаһ сакласын»...

Инде кабат открыткалар турында. Mardesign студиясе «Татар открыткалары» дигән ул набор-җыелманы (аларның кайберләрен без календаребыз бизәлешендә кулландык) сувенир-бүләк итеп әзерләгән. Татар мәдәниятен һәм сәнгатен сөючеләргә, чыннан да, зур бүләк!
– Казанга кайткач, сувенирлар сата торган кибеттән-кибеткә кереп, милли бизәкле открыткалар эзләдем, – ди Ләйсән. – Казан күренешләре төшерелгәннәре тулып ята – миңа кирәклесе юк! Шул вакыт туды да инде бу идея. Андый бизәкләр миндә бит бик күп. Аларны бизәкле композицияләр яки иллюстрацияләр дияргә дә була. Мин күп вакыт эшләремә исем дә бирмим, аларны «рәсем үрнәкләре» дип атау үземә ошыйрак төшә.

Яшьләр – форум делегатлары открыткаларымны бик яратты! Танып, яныма килеп рәхмәтләр әйттеләр. «Кайсын кемгә җибәрергә икәнен тәгаенләп тә куйдым инде», – диючеләр дә булды. Соңыннан Интернет аша аралашканда да әйттеләр, кемдер открытканы Япониядәге дустына җибәргән, икенчесе – Франциядәге танышына. Ә кемнедер минем открыткаларым рухландырган – үз сәнгать әсәрләрен иҗат итәргә этәргән...
Татар нәкыше, татар бизәге иҗади хыялларымны чынбарлык итәргә юл ача!
Ләйсән, бик тыйнак кына итеп, «кемнедер» генә дисә дә, беләм, аның рәсем үрнәкләре кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен чын хәзинә! Сандык тулы табыш! Интернет киңлекләре буйлап идея эзләп йөрүчеләр аңа килеп тап булгач әйткән сүз бу. Аның бизәкләрен аппликациядә дә, чигүдә дә, фетр һәм башка материаллар белән эшләгәндә дә кулланырга була. Мендәр тышы, сөлге башы, тәрәзә кашагасы, кулъяулык... Өегезне үзегез теләгәнчә бизәргә телисез икән, рәсем үрнәкләрен Ләйсән иҗатында, һичшиксез, табарсыз. Күпләргә яшь рәссамның үз эшләрендә күп төсләрне берьюлы куллануы ошый. «Төсләргә бай булуым анысы минем күңел халәтемә, кәефемә бәйләнгән, – ди Ләйсән. – Ачык, якты төсләргә, хәтта чуарлыкка тартылу татар кешесенә хас күренеш ул».

«Татарның заманча бизәк, нәкыш иҗатына багышланган сайтлар юк диярлек. Mardesign студиясенең төп бурычы – татар орнаментлары һәм бизәкләренең электрон базасын булдыру», – диләр Мәрданшиннар.
...«Яңгырдан илһам алам», – дигән иде Ләйсән. Илһам чыганагының икенчесе, юк, ялгышам, беренчеседер – кызлары. Айдар белән Ләйсәндә икәү алар – Сөембикә һәм Сафира. «Олысы тугач, дистәләгән генә түгел, йөзләгән исемне хәтердән уздырдык, – ди әниләре. – Сөембикә барысыннан да матуррак тоелды. Әтиләре ягыннан нәсел тамырлары Сөембикә ханбикәгә барып тоташа бит!»

Мәрдашиннарның сайтлары: http://www.mardesign.ru/
«Сөембикә» журналы, № 12, 2012.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.