Логотип
Милләттәш

Кытайда татар утраулары

Кытайда шундый гыйбарә бар: Кытайның зурлыгын күрәсең килсә, Шенҗанга бар, Шенҗанның матурлыгын күрәсең килсә – Колҗага бар. 
Мин Франция, Голландия, Чехия, Венгрия кебек Европа дәүләтләрендә булдым. Германиянең Берлин, Франкфурт, Ганновер, Гамбург, Кельн, Марбург, Геттинген, Фрайбург кебек шәһәрләрен күреп хозурландым. Төркиянең Анкара, Истанбул, Измир шәһәрләрендә йөргәндә мәһабәт мәчетләргә, иксез-чиксез диңгез киңлекләренә карап сокландым. Дөнья күргән саен күңел тагын да еракларга тартылды, ниндидер сихри көч мине ерак көнчыгыш тарафларына чакырды. Күңелемне иң ымсындырып торган илләрнең берсе – Кытайга бару юлларын эзли башладым. Бигрәк тә Кытайның төньяк-көнбатыш тарафына – Шенҗан-Уйгур автоном районына. әлбәттә, анда тартылуым яңа дөнья ачу өчен генә түгел, андагы милләттәшләребез белән танышу, аралашу теләгем дә зур иде. Сәяхәт юлларын белешсәм дә, гел җай килмәде.

2004 елда Татарстан Республикасы чакыруы буенча Кытайдагы беренче төркем татар балалары укырга килгәч, шатланып алар белән аралаша башладым, элемтәләр урнашты. Юллар да ачылды кебек. Ләкин барырга һаман җөрьәт итмәдем. Форсат көтмәгәндә чыкты. Республикабыз хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан дәүләт университеты Кытайда яшәүче татар яшьләренең икенче төркемен Казан дәүләт университетына укырга чакырырга карар кабул итте һәм, теләк белдергән яшьләрне сайлап алу өчен, физика факультеты доценты Рөстәм Дәминов белән Кытайга юл тоттык. Юлда барганда сәяхәтне төрле яктан уйладым. Ничек барып җитәрбез, кем каршы алыр, тел белмәү аркасында кыенлыклар килеп чыкмасмы, безгә тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәп булырмы? Уйлана-уйлана биш сәгать үтеп тә китте.

Очкычыбыз Өремче шәһәренең һава аланына килеп төште. Әле бик иртә иде, шуңа күрә, Кытайга хас булганча, халыкның күплеге әлләни сизелмәде. Кирәкле рәсмиятләрне үтеп, дулкынлана-дулкынлана шәһәргә чыгу юлына юнәлдек. Кинәт колакка бик матур, безнең өчен ничектер таныш та, азрак үзенчәлеклерәк тә көй ишетелде. Кытайда иртә таңнан музыка тыңлыйлар икән, дигән уй баштан йөгереп үтте.

Чыктык. Шул вакыт үз күзләремә үзем ышанмадым. Чигүле татар түбәтәйләре кигән абзыйлар, егетләр, матур яулык бәйләгән апалар… Гармуннардан татар көйләре агыла. Кулларда чәчәк бәйләмнәре… Кытайда яшәүче милләттәшләребез безне каршы алырга килгәннәр. Менә кайдан ишетелгән икән йөрәккә якын, колакка таныш моңлы көйләр! Гаҗәп дулкынландыргыч мизгелләр!

Карлы түбәле биек Тянь-Шань тауларының төньяк тарафында, җунгар иңкүлегендә урнашкан, гөлбакча кебек бик матур шәһәр икән Өремче. Борынгы монгол телендә «өремче», «җунгар» сүзләре бик матур болын, көтүлек дигәнне аңлата. Халык телендә әле дә еш кына Җунгария дигән топонимны ишетергә мөмкин.

Монда борынгы архитектура үрнәкләре дә, заманча итеп төзелгән, күкләргә үрелгән 22-28 катлы биек биналар да, кытай стиле белән салынган өйләр дә, мәгърур манаралы мәчетләр дә, әкияттәгедәй гүзәл бакчалар да, катлы-катлы күперләр дә, дөньяның бөтен-бөтен маллары сатыла торган бихисап базарлар да – барысы да бар. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте: зур биналар диварына йә коймаларга кызыл мәрмәр такталар эленгән. Бу такталар уку йортларын белдерәләр икән. «Урта мәктәп», «Югары уку йорты» дигән язулы мәрмәр элмә такталарның бик еш очравы аңлашыла инде, Кытай халык саны буенча җир шарында беренче урында тора. Ә кызыл мәрмәрдән булуы әлеге кыйммәтле ташның монда күпләп табылуы хакында сөйли.

Югары уку йортында укытучы булганга, миңа Шенҗан университеты, аның китапханәсе белән танышу бик кызыклы булды. Беренчедән, Кытайда, шул исәптән Шенҗанда да, университетлар аерым шәһәрчек хасил итәләр. Монда уку биналары, китапханә, студентлар тулай торагы, укытучылар яши торган йортлар, ашханәләр, кибетләр – барысы да бер ишег­алдында урнашкан. Болай урнашуның күп кенә уңайлыклары бар: укырга, эшкә барганда автобус, трамвай көтеп вакыт үтми, студентлар кичкә кадәр китапханә­дә утыра алалар.

Һәр университетның ишегалдында күлләр. Сулары чиста, тирә-юньнәре пөхтә, ярларында үскән бөдрә талларның яфраклары күл өстенә тиеп тора.

Университет белән танышу география факультетыннан башланды. Имтиханнар шушы факультет аудиторияләрендә үткәрелде. Икенче көнне мөхтәрәм милләттәшебез – Шенҗан университеты профессоры Абдулла Аббас безнең өчен университетның уйгур филологиясе факультеты деканы Арыслан Абдулла һәм башка укытучылар белән махсус очрашу оештырды. Арыслан Абдулла 2000 елда Казан университетында булган икән, Казан аның күңелендә матур тәэсирләр калдырган. Тагын килергә теләге барлыгын белгәч, без аны бик теләп яңадан чакырдык. Факультет каршындагы этнографик музей бик бай. Анда уйгур тарихына һәм мәдәниятенә караган шактый кызыклы материаллар бар. Башка төрки халыклар хакында да мәгълүмат бирелә, әлбәттә, алар арасында татарларның булуы безне бик шатландырды.

Заманча җиһазландырылган университет китап­ханәсендә миллионлаган китап саклана. Электрон база заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән, компьютерлар интернет челтәренә тоташкан. Кытай, уйгур, казах, үзбәк, кыргыз телендәге китаплар белән беррәттән, инглиз, рус, алман, француз, япон телендәге китаплар бихисап. Киләчәктә бу китапханә киштә­ләрендә татар китаплары да булыр дип өметләнәбез!

Сәяхәтебезнең иң дулкынландыргыч мизгелләре, әлбәттә, ерак Кытай дәүләтендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу булды. өремченең барлык татарлары каланың матур бер ресторанында җыелдылар. һәрберсе озак еллар күрешмәгән якын туганын күргәндәй шатлана, хәл-әхвәл сораша. Казан, Татарстан белән кызыксына. Шуннан сыйлау-сыйлану башланды. Тугандаш уйгур халкының тәмле-тәмле ризыклары бер-бер артлы өстәлгә килеп кенә тора. Ни генә юк табында! Шунысы кызык, уйгурлар да, мишәрләр кебек, башта чәй бирәләр икән. Чәй янында төрле җиләк-җимеш, бакали, кат-кат, торт, кайнатма. Камыр ашларын пешерергә уйгурлар татарлардан өйрәнүләрен яшермиләр, бу хакта татарлар исә горурланып сөйли.

Азрак тамак ялгап алгач, дәртле бию көйләре яңгырады. Халык бердәм булып, биредәге милләттәшләребез арасында гаять киң таралган «Атнушка»ны биергә чыкты. Бу бездәге татар биюеннән аерыла, бераз рус биюләренә тартым. Ләкин Кытайда яшәүче татарлар «Атнушка»ның татар бию булуын, безнең җирлектә аның онытылуын, ә монда әби-бабайлардан сакланып калуын сөйлиләр һәм дәртләнеп бииләр.

Милләттәшләребез арасында аккордеонда, баянда, заманча музыка уен коралларында уйнаучылар, бик матур җырлаучылар шактый күп. Бергә җыелган вакытларда «Сарман», «Сагыну», «Ай урак», «Агыйдел буйлары», «Күзләрем» кебек халык җырлары белән беррәттән, заман җырларын да бик яратып җырлыйлар. Кемнәрнеңдер күзләрендә – шатлык, кемнәрнеңдер – яшь, кемнәрнеңдер тирән сагыш-сагыну хисләре чагыла.

Һәр мәҗлеснең түрендә – милләтпәрвәрлекләре, аң-белемнәре, эш-гамәлләре, тормыш-көнкүрешләре белән үрнәк булган мөхтәрәм зыялы затлар: Рәкыйп Аббас, Хәмит Хәким, Ирек Сәйрани, Абдулла Аббас, Алим Сәйфуллин. Алар мәҗлесләргә фатиха бирәләр, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашалар, акыллы киңәшләрен кызганмыйлар.

Мине гаҗәпләндергән, таң калдырган тагын бер урын – Өремче базарлары булды. Иң зурысы – 2003 елда ачылган, көнчыгыш стилендә эшләнгән үзәк базар. Ул ислам мәдәнияте традициясендә төзелгән һәм Шенҗан-Уйгур мәдәниятенең квинтэссенциясе булып тора. Анда ниләр генә юк: миллион еллар җир астында ятып, минераль сулар белән юылып, ташка әйләнгән агачлар; заманча техника; ефәк, йон тукымалар, кием-салым, бизәнү әйберләре; тау-тау итеп өел­гән җиләк-җимеш; без күрмәгән, белмәгән төрле үлән­нәр, тәмләткечләр, сувенирлар… Сату-алу тәртип­ләре дә бик үзенчәлекле. әйберне алганда, һичшиксез, са­тулашырга кирәк. Куелган бәягә әйбер алу, гому­мән, кабул ителмәгән. Шуңа күрә, базарда йөргәндә яныңда мондагы психологияне, телне белгән кеше булса, очсыз гына бәягә җаның теләгән барлык нәрсәне алырга була! Кичләрен базарга халык ял итәргә җыела. Шенҗан тәм-томнарын авыз итә, моңлы уйгур җырларын тыңлап хисләнә, дәртле биюләргә хозурлана.

Кытайда шундый гыйбарә бар: Кытайның зурлыгын күрәсең килсә, Шенҗанга бар, Шенҗанның матурлыгын күрәсең килсә – Колҗага бар. Колҗа Кытайда яшәүче татарларның тагын бер зур үзәге. Казахстан чигеннән ерак булмаган бу калада да безнең күпләгән милләттәшләребез гомер кичерә. Ерак бабаларының гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, яшь буынның күңелендә милли хисләр тәрбияләп, мәгарифкә, мәдәнияткә хезмәт итеп, телебездәге борынгылык төсмерләрен саклап яши монда безнең татарларыбыз!

Әлеге шәһәрдә татар исеме белән бәйле урыннар да шактый: татар мәктәбе, татар мәчете, «Новый город – Нугай город», татар зираты һәм башкалар. Татарларны бергә туплап, милләт мәнфәгатен кайгыртып йөрүче Ильяр Габитов, Рифкать абый, Турсунтай Галиев, Зөлфия Чапаевалар гореф-гадәтләребезне саклап, балаларга якшәмбе мәктәпләрендә татар әдәби телен өйрәтеп, татар бәйрәмнәрен үткәреп торалар.

Колҗа урамнарында йөргәндә безгә мәгърур имәннәрне күрсәттеләр. Бер караганда, гадәти агачлар. Ләкин мондагы татарлар өчен ул буыннар хатирәсе, бабайлар төсе икән. Берничә ел элек Колҗа шәһәре хакимияте әлеге агачларны кисеп, юлларны киңәйтергә карар кабул итә. Бу хәбәрдән тетрәнгән милләттәшләребез, бабалары утырткан агачларны саклап калу өчен, югары даирәләргә мөрәҗәгать итәләр. Хакимият аларның үтенечен кире какмый, бүген дә агачлар, юлның уртасында диярлек, татарча «сөйләшеп», шаулашып утыралар.

Колҗаның үзәгендә урнашкан кечкенә генә мәктәп, анда татар балалары аз укыса да, «Татар мәктәбе» дип атала. Матди ягы заманча мәктәпләрдән калышса да, монда татар рухы яши. Кайчандыр биредә Г. Буби эшләгән, Зәйнәп Габитова укыткан. Кытайда яшәүче күп кенә милләттәшләребез дә анда белем алган, күренекле тарихчы, Казан дәүләт университеты профессоры Миркасыйм Госманов та беренче сыйныфка әлеге мәктәпкә килгән. Ишектән килеп керүгә безне укучылар уратып алды. Бер-бер артлы исемнәрен әйтеп танышкач, безнең кайсы илдән килүебез белән кызыксындылар. Йөз-кыяфәтем белән җирле халыкка охшамагангадыр, алар теленә бик якын телдә сөйләшүем, үзләренең бу телне аңлавы аларны бик гаҗәпләндерде һәм хисләндерде. Бик теләп фотоларга төштеләр, һәрберсе үз партасыннан урын тәкъдим итте, төрки халыкларга хас гадәт буенча, төркемнәре белән капка төбенә кадәр озата чыктылар. ә капкада бик матур элмә такта. Анда уйгур һәм кытай телендә «Татар мәктәбе» дип язылган һәм тактаның 2008 ел­ның 6 апрелендә куелуы күрсәтелгән. Ул көзге кебек ялтырап, әллә каян күренеп тора.

Шенҗанда, ягъни өремчедә һәм Колҗада йөргәндә, күзгә иң еш чалынган нәрсә – ике телдә язылган элмә такталар, белдерүләр, рекламалар булды. Кытайча язулар белән беррәттән, һәрнәрсә гарәп графикасына нигезләнгән уйгур телендә дә язылган. Анда-санда рус телендәге язулар да күзгә чалына. әлбәттә, русча язганда фонетик принцип (ишетелгәнчә язу) өстенлек итә, ләкин теләгән кеше аңларлык. Икенчесе – телевидениедагы милли каналлар: алты уйгур, өч казах каналы бертуктамый күрсәтеп тора! Сәяси хәбәрләр дә, кинолар да, концертлар да, реклама да шушы телләрдә яңгырый.
Колҗаның үзәгендә урнашкан кечкенә генә мәктәп, анда татар балалары аз укыса да, «Татар мәктәбе» дип атала. 

Тагын шаккатырган бер нәрсә – юл һәм таксилар. Юллар киң, тигез һәм катлы-катлы. Машина бик күп, булса да бер генә дә юл һәлакәте күрмәдек. Шәһәрдә йөрү тизлеге – сәгатенә 40 км. Моны һәркем сакларга тырыша. Велосипед, мопедларда йөрүчеләр дә шактый күп очрады. Таксида хәрәкәт итү – гадәти күренеш. Бәяләре дә һәркемнең кесәсенә ярый: безнең акчага 50-60 сум (10-12 юән). Таксилар бик күп, көтеп тә торасы түгел, күз ачып йомганчы килеп җитәләр. Рәхәт!

Шундый матур тәэсирләр белән төгәлләнде сәяхәтебез. 

Бүген Казан урамнарында саф татарча сөйләшеп йөргән кытай студентларын күреп аптыраучылар да, сокланучылар да бар. Без – аларның укытучылары исә чит җирләрдә туып-үсеп, башка мәмләкәтләрнең мәдәни мохитендә тәрбияләнеп тә, үз милли рухын саклап яши белгән, тамырларын тагын да тирәннәнрәк өйрәнү өчен тарихи ватанына кайткан ул яшьләр белән чын күңелдән горурланабыз.

Шенҗан-Уйгур автоном районы Кытай территориясенең 1/6 өлешен алып тора һәм мәйданы ягыннан Кытайда иң зур административ берәмлек булып санала. Аның җир өсте чиге 5600 км сузылган. Монголия, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әфганстан, Пакистан, Һиндстан дәүләтләре белән чикләшә.  Өремче – Шенҗан-Уйгур автоном районының административ, сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге – башкаласы. Аның гомуми мәйданы – 235 кв. м.  Шәһәрдә 2,200 млн. кеше (47 милләт вәкиле) яши. Ул дөньяда диңгездән иң ерак урнашкан зур шәһәр буларак Гиннесслар китабына кертелгән (иң якын диңгез яры Өремчедән 2500 км).

Шәһәрдә нефть, текстиль, металлургия сәнәгате алга киткән. Шулай ук биредә Кытайның җилдән энергия алу үзәге урнашкан. Шәһәрдән Алматы-Пекин тимер юлы үтә. Өремчедәге мәйданы 75 кв. км биләгән Тянь-Шань кыргый хайваннар бакчасы илдәге бу төр бакчаларның иң зуры. Монда 80 төрле хайван яши, аларның гомуми саны 3750 җитә.

Икътисадчылар фикеренчә, «11 нче бишьеллыкта» өремче зур тизлек белән үсәчәк. 2010 елга шәһәрнең халык хуҗалыгы продукциясе 120 млрд. юәнгә җитәргә тиеш. ә шәһәрдәге җирле җитештерүдән кергән финан­с­лар 9 млрд. юән тәшкил итәчәк.

«Сөембикә», № 4, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар