Логотип
Милләттәш

​Күңел кая талпына?..

Гап-гади бер соравым нигәдер аның күңелен урыныннан кузгатты: әйләнә дә шуңа кайта, әйләнә дә тагын шуңа җавап эзли... «Читкә китеп нәрсә таптыгыз, ә ниләр югалттыгыз?» – дигән идем. Бәхет эзләп илдән киткәннәргә еш бирелә торган сорау югыйсә. Әмма болай да дулкынланган чагы иде шул аның – Прага Дәүләт операсының (Statni opera Praha) солисткасы Галия Котдус кызы Ибраһимова иртәгә Казан сәхнәсенә, татар тамашачысы каршына чыгачак. Беренче (!) тапкыр татарча җырлаячак! Примадон­наның – дөнья сәхнәләрендә Кармен («Кармен»), Амнерис («Аида»), Магдалена («Риголетто»), Судзуки («Мадам Баттерфляй») кебек төп партияләрне башкарган атаклы җырчының концерт алдыннан шулай борчылуын белсә, Европа тамашачысы ни дияр иде икән? 
– «Ага сулар»ны башкарганда, сүзләрем аңлашыл­маса, миңа бик оят булачак... «Нәрсә югалттыгыз?» – дисез. Туган телемне! Иң зур үкенечем шул минем... 

«Татарка!» Классташлары аңа кушамат­ны сыйныф ишеген атлап керүгә тага. «Балалар, без күп милләтле илдә яшибез. Ибраһимова, мәсәлән, татар кызы» – укытучының шушы бер җөмләсе җитә. (Булган, класс­та татар малайлары да булган, тик алар ничектер яшерә белгән.) 

Берсе – Чистайда, икенчесе Балык Бистәсе районының Чаллыбаш авылында туган әтисе белән әнисе өйләнешкәч тә читкә китәләр. Себердән – Уралга, Губаха дигән шахтерлар шәһәренә алар Галия беренче сыйныфка кергән елны күченәләр: «Туганнар белән бергәрәк булырбыз...» Сеңлесе килгән чакларда әнисе гел Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләй­манова тәлинкәләрен куя. Ике кыз туган җыр тың­лый­лар да сүзсез генә елыйлар... (Ә Галиянең татар җырын тыңлаганда күзләре яшьләнәчәк көннәре соңрак, күпкә соңрак булачак әле. Прагадагы дусты Алсу белән алар берара шәһәр читендәге кырга машина белән чыгып, магнитофонны бөтен көчкә ачып куеп, Илһам Шакиров язмаларын тыңлауны гадәт итәләр. Яшел чирәмгә тәгәриләр дә, сөйләшмичә генә икесе ике якта елыйлар...) 

Бала-чага кушаматны авыр кичерә: күпме сорасалар да, Галиянең әти-әнисе артыннан татар сүзләрен кабатламавы – «татарка» булырга теләмәве шуңа булдымы икән әллә? Авылга каникулга кайткач та, үзе татарчага өйрәнәсе урынга, бөтен Чаллыбаш балаларына русчаны йоктырып килә ул. «Сез татар кызы шул!» – бу сүзләрне яратып, хөрмәт итеп әйткәннәрен ишеткәнгә кадәр шактый вакыт уза әле. 

Зара Долуханованың язмаларын тыңлап, ул башкарган Керубино ариясенә гашыйк булып, аның кебек җырларга иде дип үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач... хыялына ирешү өчен бер адым да ясамый! Беренче ел Губахада үзешчән сәнгать түгәрәген җитәкләп уза. 
– Ә икенче елны Мәскәүгә киткәнсез һәм... химчисткага эшкә урнашкансыз... – дип дәвам итәм.
– «Әле мин әзер түгел, әле өйрәнергә кирәк», – дип саный идем. Бу гадәтем хәзер дә бар. Баласы булмаган хатын-кыз сабыйлыктан чыкмый диләр, дөрес ул. Шушы көнгәчә бер дискым да юк минем.

Гел нидер ошамый. Үз өстемдә әле һаман эшләргә кирәк кебек тоела...
«Гомерне шулай уздырып булмый бит инде», – дигән уй, ниһаять, аны Октябрь революциясе исемендәге музыка училищесына алып килә. Укырга аны, әлбәттә, алалар! «Син татар кызымыни, Галия? Сезнең халык гаҗәеп музыкаль ул!» – укытучысы Тамара Федоровна Суркованың шушы сүзләре кызның күңелендә татарлыгы белән горурлану хисләре уята. («Театрда бүген костюмерларга кадәр: «Ибраһимова, и-и синдәге татар темпераменты! Кием алыштыруда да берсе дә уза алмый үзеңне», – диләр. Яратып, хөрмәт белән әйтәләр! Ә Губахада хәлләр, бәлки, хәзер дә үзгәрмәгәндер...») Училищедан соң Гнесиннар исемендәге иститутны, аннан академия тәмамлый. Эшкә урнаша. Әмма опера җырчысы булып танылу аңа Прагада гына килә.
– Туксанынчы еллар ахырында киттек... Яшерен-батырын түгел, юклык этәрде бу адымга. Әмма театрга эшкә урнашмасам, анда китү кирәк идеме миңа? Юктыр... (Шулай булгач, табышлар исемлегенә иң элек эшне язам!) 2000 елда ук гражданлык алырга тәкъдим иттеләр. Ризалашмадым. Дөрес эшләгәнмен. Чехия гражданлыгын алсам, Россиянекеннән баш тартырга кирәк. Ә бит монда минем әнием, туганнарым... Дус хатыным алган иде, әнисе исән булса да, 15-16 ел инде илгә кайта алганы юк... 
Опера театрына узып барышлый гына сугыла Галия. Аны шунда ук тыңлап карыйлар һәм... «Сез безгә кирәк!» – диләр! Прага Дәүләт операсы «Кармен»ны яңартып куярга җыена, алар нәкъ менә меццо-сопрано эзлиләр икән!

Прага тамашачысы өчен Галия Ибраһимова әле бүген дә Кармен. Унбиш ел буе! Халык яраткан башка партияләре дә җитәрлек. Рольләрне табышлар исемлегенә кертсәк, ул шактый озын: Магдалена («Риголетто»), Азучена («Трубадор»), Гертруда («Гамлет»), Амнерис («Аида»), Судзуки («Мадам Баттерфляй»), Адельджиза («Норма»)... Һәрбер меццо-сопрано иясе хыялланган репертуар! Чех операсында ул Ежи бабаны җырлый. «Анда мин чын Убырлы карчык, – ди Галия. Режиссерыбыз берсендә: «Галия Ибраһимова – Чех республика­сы­ның иң шәп Убырлы карчыгы», – дигән иде. Мин аны зур комп­лимент дип кабул иттем. Киләсе елга менә, Аллаһы боерса, Вагнерның «Тангейзер» операсы куела. Венера – меццо-сопрано өчен гаҗәеп матур, әмма авыр партия. Ул миңа тавышымны тотарга булышыр дип уйлыйм».

Тагын югалту-табышларга әйләнеп кайтабыз. Прагага килеп урнашып өч ел узуга, ире белән аерылышалар. Яңа җирдә бик озак эш таба алмый ул. Аралар өзелүнең бер сәбәбе шул да була бугай... «Читкә киткәннәр арасында бик еш очрый торган күренеш бу, – ди Галия. – Хатын-кыз, чикне узуга, үзенең югары белемле икәнен «онытып», җыештыручы яки савыт-саба юучы булып урнаша, ә ир диванда ята, көтә. Россиядә алган дипломны раслатканчы исә еллар уза. Әйе, ир-атлар ешрак сына». 

Аннан соң ул ун ел буе ялгыз яши. Беркемне кирәксенми. «Нигә кияүгә чыкмыйсың?» – диючеләргә: «Мине Нюсам шикелле аңлаучы табылса...» – дип җавап бирә. Мәскәүдән үк алып килгән песие узган ел картаеп үлеп киткән. Аны югалту Галия өчен фаҗига була... Һәм менә шул вакыт, кайсыдыр бер мизгелдә аның кемгәдер таянасы, үзенең дә башка берәү өчен таяныч буласы килә башлый. Кемдер аны кайгыртсын, ә ул – аны... Алар Интернет аша танышалар. Жозе Луиш пәрәвез челтәрендә Галиягә эндәшкән беренче кеше була. (Калганнарын ул инде тыңлап та тормый!) 

Ире Португалиядән аның. «Үзара инглиз телендә аралашабыз, – дип сөйли Галия. – Итальянчага да күчкәлибез. (Берничә чит тел белүем әйбәт бит инде, әйеме?) Ирем, гомумән, иркен итеп алты телдә сөйләшә. Жозе Луиш миннән күпкә олы. Беренче ирем дә үземнән өлкәнрәк иде. Аның белән аерылышкач, өлкән яшьтәге ирләр ягына борылып та карамыйм дигән идем. Сүземдә бик озак тордым. Тик язмышыңнан кача аласыңмы? Ирем – элеккеге судья. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Чехиягә булган сәфәре вакытында мондагы милләттәшләребез белән очрашты һәм миңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем тапшырып китте. Ирем бик горурланды инде миңа исем бирүләре белән. Бөтенесенә бу хакта шалтыратып сөйләде. Жозе Луиш тарих белән кызыксына. Татар тарихын да кайбер татарлардан күбрәк белә ул. Гомерем буе көткән кешем шул булган икән. 
Иремә Казанны бик күрсәтәсем килә. Ул аңа ошаячак! Бигрәк тә архитектурасы. Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе бит безнең Казаныбыз! 

Әни белән дә күрешәсе килә Жозе Луишның. Аның белән очрашу көне өчен татарча сүзләр өйрәнә. Скайп аша сөйләшкәндә: «Исәнмесез, Мөнирә апа», – ди. «Рәхмәт», – ди. Киявенең күңелен күрәм дип, бер-икене генә булса да, әни дә инглизчә сүзләр ятлаган. Бер-берсен аңларга теләсәләр, кешеләргә телне белү мәҗбүри түгел дә! Әни аны үзенчә көлдерергә тырыша әле. «Гуд бай» дип әйтә белә. «Тагын «бай-бай» дип әйтә аласың», – дигән идем, әни «гуд-гуд» ди. 
Яшәешнең мәңгелек кагыйдәсе инде монысы: табулар югалтулар аша килә...

Тормыш кыйммәтләренә караш үзгәрү дә чех җирендә була. Әмма инануның монысы өчен дә шактый зурдан «түләргә» туры килә. Ул тарихны да тыңлап узыйк.
– Берничә ел элек авырып киттем. Чирем умыртка сөяге белән бәйле иде. Бик күп нәрсә­ләрдән баш тартырга туры килде ул чакта. Әмма иң аянычы – бу хәлгә үземне үзем китереп җиткерүем иде... Коточкыч күп эшләдем! Еллар буе! Иртән кайдандыр кайтып төшәм, чемоданымны куям да театрга йөгерәм, ә кичен кабат йә поездга, йә самолетка, йә автобуска ашыгам... Кунакханәләрне көн саен алыштырдым. Туйганчы йокламадым. Ә кеше кулына калулар шундый тиз икән. Көннәр буе түшәмгә карап ятам һәм кайчан авыртуны баса торган дару китерерләр дип кенә уйлыйм – шәфкать туташының аяк тавышларын көтәм... Моны дошманыма да теләмим! Мин ул чакта үземне яратмадым – көчсез тоелдым. Хәтта бу хәлләргә нокта куясы килгән мизгелләрем дә булды... Чабып йөргән җирдән абынып калганнарның күбесендә була бугай андый халәт. Якын танышым инсульттан соң ята менә. Аңа 67 яшь. (Дусларым арасында 20 яшьлекләр дә, сиксән җидене узганнар да бар!) Чире белән көрәшә, инде сөйләшә, күп нәрсәне хәтерли, әмма вакыт-вакыт ул да депрессиягә бирелә, елый. Мин аны шулкадәр яхшы аңлыйм...

Шөкер, барысы да артта инде – сәхнәгә кире кайттым. Хәзер гастрольләрем күпкә азрак. Бер төшеп калсаң, куып җитү өчен безнең эштә еллар кирәк. Әмма мин хәзер артыгына омтылмыйм. Ул чакта өйдәгеләргә, туганнарга ярдәм итү теләге бик зур иде шул. Булыштым, билгеле. Ләкин тагын да күбрәк теләдем! Тик тормышта кирәгеннән артыгын үз өстеңә алырга ярамый. Булганына канәгатьләнмичә, артык зурракка үрелергә дә. Моны хәзер тәгаен беләм. 
Илдән аерым яшәү, туганнардан читтә булу – болар югалтуга керми. Интернет заманы! Ялла­рында елга бер Чаллы якларыннан әйләнеп тә китә. Татарстанга кайтып урнашу – әтиләренең гомерлек хыялы була. Энесенең гаиләсе дә күптән инде Чаллыда яши. Бер күрешү белән икенчесен телефон аша сөйләшүләр тоташтыра. «Кайчак шулай була: әнигә озак кына шалтыратмый торам да, эчтә нидер, хәзер үк шалтыра­тырга кирәк, ди. Трубканы алуга әнинең көлемсерәгәнен сизәм: «Ә мин яңа гына намаз укыдым, синең турында уйладым, кызым!» Әнигә 76 яшь. Быел бик нык авырды, катлаулы операция кичерде. Ул намаз укый алмагач, миңа да читен булды. Әни намазлыкта чакта икебез арасына ниндидер бәйләнеш сизәм».

Патриотизм җитмәү – менә моны, чыннан да, югалтуга саный Галия. «9 Май – чехлар өчен гап-гади ял көне, – дип аптырый. – Безнең өчен аның күз яшьле бәйрәм булуын аңламыйлар. Аңларга теләмиләр дә! Алар башка тәрбия алып үскәннәр шул». 

...Ага сулар, ага сулар
Бер болгана, бер тына.
Агымсулар кебек күңелем
Кая болай талпына?
(Ф. Әхмәт музыкасы, Г. Мөхәммәтшин сүзләре).

Моңарчы Европа заллары, аның операга гашыйк затлы тамашачысы гына алкышлаган Галия Ибраһи­мованы икенче көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Р. Ваһапов исемендәге IX Ха­лыкара татар җыры фестиваленең Гала-концертына килгән милләт­тәш­ләре тың­лап хозурланды. (Концерт алдыннан дулкынла­нуының тагын бер сәбәбе – ул кичне залда Галиянең якын кешеләре – әнисе, туганнары утырды. Монысы да беренче тапкыр иде!) Чыгышы ахырында фести­вальнең яңа лауреатларына примадонна теләген җиткерде: «Сезнең өчен Татарстан сәхнәлә­ренә юллар ачык булсын!» Әңгәмә вакытында Галия Котдус кызы ул җөмләне: «Үземнең башкалар­дан – Чехиядә туып-үскәннәрдән өстенрәк икәнемне анда, мәсәлән, миңа гел исбатлап тору кирәк...» – дип дәвам иткән иде... 

...Праганың иң соңгы йортында торам, бездән соң авыл башлана – кичләрен шунда җәяү йөрергә яратам, дигән иде Галия. Авыл урамы буйлап атлаган җырчыны еш күз алдыма китерәм. Моңлан­ганда гел «Ага сулар»ны көйлидер кебек тоела ул миңа хәзер... «Туган телемә җырлар аша кайтырмын дип өметләнәм. «Азат­лык» хәбәрчесе Наил Алан Прагада татар теле курслары оештырды, ул миңа аерым дәресләр бирергә җыена. Сөйләш­кәндә барысын да аңлыйм, бу – шундый зур сөенеч, нульдән башлау авыррак булыр иде. Татарча сөйләшә башласам, әниемнең дә хыялы, ниһаять, чынга ашар...» – саубуллашканда шулай диде Галия ханым.
Эзләсәң, югалтканнар табыла ул!

«Сөембикә» журналы, № 5, 2008

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар