Логотип
Милләттәш

Безгә карап халкыбызга бәя бирәләр 

Милләт киләчәген ул инде мәктәп балаларында күрә. Җәмәгать эшләренә тартыла торган зиһенле, иманлы, нык рухлы 12–14 яшьлекләр белән мәктәпләрдә татар җәмгыяте оештыру, Мәскәү янында татар бистәсе төзеп, татар мәктәпләре, клублар ачу хыялы белән яна. «Аулак өй»ләр, «Аксакаллар шурасы», «Татар мафиясе», «Гиппократ» клублары – барысын да колачлый ул. Һәм һәркайсында «мин татар» гыйбарәсе 100 тапкыр гына да кабатланмыйдыр! Менә шундый тренинг! Әйдәгез, Рөстәм ЯМАЛЕЕВның үзен тыңлыйк, бу затлы татар шәхесе белән якыннанрак танышыйк.

Мәскәү тикле Мәскәүдә үзенә бер татар дөньясы бар. Ул – «Татар штабы». Башкаладагы татарларны бергә туплап, телне, милләтне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау, яшьләрне татар дөньясына тарту, аларда үз милләтең өчен горурлык тәрбияләү кебек күркәм эшләр белән шөгыльләнә ул. Очрашулар, татарча аралашулар, тренинглар, өр-яңа планнар, проектлар... «Татар штабы» гөрләп тора! Һәм шул эшләрнең башында – һәркайсын колачлап юнәлеш бирүче, яңа эшләргә җилкендерүче, милләт язмышы, туган тел язмышы өчен янып яшәүче Рөстәм Фәиз улы Ямалеев тора. Искиткеч талантлы оештыручы, гаҗәеп киң күңелле җитәкче, беркемнең дә башына килмәгән масштаблы проектлар уйлап табып, шуны тормышка да ашыра белгән зур шәхес, чып-чын егет солтаны ул! Милләт киләчәген ул инде мәктәп балаларында күрә. Җәмәгать эшләренә тартыла торган зиһенле, иманлы, нык рухлы 12–14 яшьлекләр белән мәктәпләрдә татар җәмгыяте оештыру, Мәскәү янында татар бистәсе төзеп, татар мәктәпләре, клублар ачу хыялы белән яна. «Аулак өй»ләр, «Аксакаллар шурасы», «Татар мафиясе», «Гиппократ» клублары – барысын да колачлый ул. Һәм һәркайсында «мин татар» гыйбарәсе 100 тапкыр гына да кабатланмыйдыр! Менә шундый тренинг! Әйдәгез, Рөстәм ЯМАЛЕЕВның үзен тыңлыйк, бу затлы татар шәхесе белән якыннанрак танышыйк.
 

ТАМЫРЛАР Минем тамырлар Әгерҗе якларына барып тоташа, Салагыш, Ямурза, Мадьяр авылларына... Бабам белән әбием – Уразай авылыныкылар. Алар хәлле кешеләр саналган. Кирәксә, ат чакырта, килгән кешеләрне атка утыртып озата торган булганнар, юлчыларны кундырыр өчен йорт тотканнар. Мөхлисә Бубый, Иж-Бубыйдан килеп, бары бабайларда гына тукталган. Нурмөхәммәт бабамны бөтен тирә-якта «Шәкерт бабай» дип йөрткәннәр. Чөнки ул 30 лап татар авылы өчен бердәнбер гыйлемле шәкерт булган. Бабай шундый методика уйлап тапкан: дин тыелган заманнарда мунчада дин сабаклары укыткан, Коръәнне яттан өйрәнерлек итеп, бөтен аятьләрнең мәгънәсен аңлаткан. Мунчага килеп, Шәкерт бабай аңлатканнарны тыңлап утыручылар кайту белән намазга баскан. Ул намазны калдырырга ярамаганын сеңдерә алган. 14 ел яшәү дәверендә, әбием белән бабамның сигез баласы туган. Шул балаларының берсе – минем әти. Бабай 1941 елда сугышка киткән һәм шул китүдән кайтмаган. Ә Шәкерт бабай методикасын күп еллар дәвамында кулланганнар әле. Әнием Гөлҗәүһәр Шәех кызы гомер буе балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Ягымлы, ипле-җайлы, зәвыклы кеше иде ул. Әтием Фәиз Нурмөхәммәт улы мин белә-белгәннән бирле җитәкче постларда булды. Аны Минзәлә рай-онында зур совхозның директоры итеп куйдылар. Элек шундый тәртип иде бит: кайсы хуҗалык социалистик ярышларда алдынгылыкка чыга, җитәкчесен артта калган колхозларны күтәрергә җибәрәләр. Әти Воровский совхозында зур уңышларга ирешә, «Луговой» совхозын районда беренче итә, аннары Аю авылында электр кертә, юллар сала, яңа клуб ача... Барысын да өч айда эшләргә вәгъдә иткән 26 яшьлек председательгә ышанмыйлар әле башта, шаярта дип уйлыйлар. Ә ул сүзендә тора: ялт итеп башкарып чыга. Аюда клуб ачылышына хәтта Әлфия Афзалованы чакырып китертә. Җырчының «Ак чәчәкләр»не баянга кушылып җырлавы дә хәтердә әле... Ул баянны Казандагы Әлфия Афзалова музеена бүләк иттек... Менә шулай бөтенесе белән уртак тел таба белгән, энергиясе ташып торган кабатланмас шәхес иде әти. Аннары аңа иң катлаулы Ямашев исемендәге совхозны бирәләр. Николаевка авылында алты ел эшләү дәверендә ул 64 капиталь бина төзетте, салам түбәләрне бетертте, электр үткәрттерде, гараж, терлек комплексы, 16 фатирлы йорт салдыртты. Һәм «Ямашев» совхозы беренче урынга чыкты! Минтимер Шәрипович Шәймиевнең Минзәләдә «Сельхозтехника» директоры булып эшләгән еллары бу. Минем әти белән Минтимер Шәрипович дус булдылар. Шәймиевләр гаиләсе әти-әни белән гел аралашып яшәде, бәйрәмнәрдә безгә кунакка киләләр иде. Миңа исемне дә Минтимер Шәриповичның хатыны Сәкинә апа кушкан! Без Минзәләдә 12 ел яшәдек. Минзәлә районына Сабантуй бәйрәмен кертүче дә – минем әти! Хәтта рус авылларына да кертте ул аны. Чөнки үзе көрәшче иде. Тамада булып бәйрәмнәр үткәрергә оста иде. Түбән Камага күчеп килгәч тә Сабантуйлар оештыруда башлап йөрде. Татарстанда иң шәп Сабантуй Түбән Камада үтә торган булып китте. Әти истәлегенә Минзәләдә көрәшчеләр турниры оештырырга җыенабыз. Соңгы 26 елда ул Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Алабуга районнары өчен халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесенең генераль директоры булып эшләде. Гаҗәеп үзенчәлекле, кабатланмас шәхес иде ул. Үзе гармунда уйный, шигырьләр яза, оста шахматчы, йөгерү буенча республика чемпионы... Кыскасы, бар як-тан да талантлы кеше! 
 
БАЛАЧАК Балачагым Минзәләдә үтте. Фикърәт Әхмәтҗанович Табиевның ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре чаклар. Ул Минзәләгә еш килә иде. Әти белән төннәр буе эш турында сөйләшеп утыралар. Ә безнең Бикбау авылында кунак өе бар иде. Мин 3 яшьтә чакта ук обком секретаре Табиев белән умарталыкта таныштым. Фикърәт абый оста балыкчы иде. Аның белән Ыкка балык тотарга төшүләр хәтердә. Кармагына селүләрне мин куеп бирә идем. Ә берчак зур җәен аны чак кына күлгә сөйрәп кертмәде!..
Мин апам Лениза белән уйнап үстем. Безнең яшь аермалары өч кенә ел иде. Шуңа гел бергә йөрдек. Кайчак юктан да эләгешеп киткән чаклар да булды. Ул апа кеше булып акыл өйрәтмәкче, ә минем баш бирәсе килми. Лениза бәләкәйдән үк врач булам дип йөрде, һәм теләгенә иреште дә. Ә минем кечкенә вакытта шундый бер хыялым бар иде: зур машина аласым килде! Көннәрдән бер көнне әтине Түбән Камага генераль директор итеп күчерделәр (Ул анда 26 ел эшләде!). Җитәкче балалары булгач, кеше белә, таный иде безне. Шәһәр дә зур түгел бит. Шуңа бездә ниндидер җаваплылык булды. Әйбәт укырга, тәртипсезләнеп йөрмәскә, әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә тиеш идек! Бу бит коммунистлар, партия заманы. Әти – партия работнигы. Ничек инде мин мәктәптә сугышып йөрим ди! Гел игътибар үзәгендә булдык, энә күзеннән үткәрәләр иде безне. 
 
УКУ Мәктәптә вокаль-инструменталь ансамбль оештырырга кирәк иде. Җитмәсә, ул үзен-үзе финансларга да тиеш әле. 7-8 нче классларда үз ансамблебезне булдырып, комсомол өмәләрендә катнашып, төрле чаралар оештырып йөрдек – кичәләрдә чыгышлар ясый идек. Вокаль-инструменталь ансамбль мине тәмам үзенә йотты. Ул вакытта яшьләргә шул кирәк иде. Аннары дискотекалар китте. Менә шунда мин үземдә оештыру сәләте барлыгын аңладым. Ул комсомолда эшләгәндә дә чагылды. Башта – «Нижнекамск-нефтехим»да комсомол оешмасы секретаре урынбасары, аннары беренче секретарь булдым. Чынлыкта мин комсомол белән яшәдем. Тәүлекнең 24 сәгате дә шул эшкә багышланган иде. Үз инициативам белән Чаллыга, Әлмәткә, Казанга чыгып китәм. Мәскәүгә китеп барам. Элемтәләр урнаштырам. Казанда – химия-технология институтында, Ярославльдә – икътисад институтында, Мәскәүдә ВКШда – ВЛКСМның югары мәктәбендә алган белемнәрем исә ул сәләтемне тагын да үстерде. 
 
УҢЫШ 1997 елда Мәскәүгә күчеп килгәч, Табиев оештырган «ДЛ-16» («Эшлекле кешеләр-16») якташлар клубы эшенә тартылдым. Кеше минутына 16 тапкыр сулыш ала – исеме шуннан килеп чыккан... Әлеге клуб башкалада яшәүче татар элитасын – танылган шәхесләрне, эшмәкәрләрне, сәясәтчеләрне, юристларны, табибларны берләштерә иде. Мин яшьләр белән эшләүгә җаваплы булдым. «Татарстан үз-үзен аямый эшли торган намуслы, тырыш кадрлары белән данлыклы», – ди иде Фикърәт Әхмәтҗанович, биредә дә үзләрен табуларын тели иде. Якташлар кичәсе башлануга, Табиев торып баса да, яшьләрне кыздыра башлый: «Кайда эшлисең? Нигә син начальник түгел? Ниләргә ирештегез? Син эшкә бер сәгатькә алданрак килергә тиеш, чөнки син Татарстаннан! Нигә арагызда депутатлар, олигархлар юк?!» – дип, республикабыздан килгәннәрнең зуррак уңышларга ирешүен теләде ул. «Безгә Мәскәүне алырга кирәк! Мәскәү безнеке булырга тиеш!» – дип канатландыра иде халыкны. Мәскәүне алу – бизнес белән шөгыльләнү дигән мәгънәдә бу очракта. «Эшмәкәрлекне үстерегез, баегыз. Арагызда депутатлар, министрлар булсын», – ди иде. Аның эш принциплары берничә иде: кадрлар, үзеңне аямыйча эшләү, бер-береңә ярдәм итү. Ул безне таркаулыкта гаепләде, Татарстаннан чыкканнар бер-берсенә булышмый, дип тәнкыйтьләде. Фикърәт Әхмәтҗановичның шул сүзләре дә тәэсир итми калмагандыр: Мәскәүдә төзелеш бизнесын ачып җибәргәч, Татарстаннан килеп урнашкан кешеләргә – көч структураларында эшләүчеләргә, табибларга арзанлы фатирлар алырга булыштык. Йөзләгән якташларыбызны сөендердек шулай. 
 Фикърәт Әхмәтҗанович, вафатына дүрт-биш ел кала, Мәскәүдәге якташлык җәмгыятен тулысынча миңа тапшырды. Без анда да, Түбән Камадагы сыман, милли мәсьәләләрне хәл итү, татар телен саклап калу өчен ниләр эшләп буласы турында сөйләшә, фикерләшә идек. Һәм шул максатлардан Мәскәүдә «Татар штабы» дигән оешма оештырып җибәрдек. 1997 елның 13 октябрендә аның беренче утырышына җыелдык. Штабның максаты – кадрлар сәясәтен, милли мәсьәләләр идеясен тормышка ашыру. Татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур максатлар куеп эшләүче фидакарьләрне үз тирәмә туплыйсым килде. Татар дигән милләт Кызыл китапка кереп калмасын өчен тырышабыз. Татар милләтенең бердәмлеген саклау да зарур бит! Казан татарлары да, мишәрләр дә, керәшеннәр дә – без бер халык! Без бүген моңарчы күрелмәгәнчә бердәм булырга тиеш. Менә шуннан башлап инде мин тагын шул милли дөньяда кайныйм. Аксакалларны, өлкән кешеләрне җыеп, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү, яшьләр белән татар милләте, татар мәдәнияте турында сөйләшүләр... Кемнәр алар татарлар? Алар нинди булырга тиеш? Татар телен ничек саклап була? Безнең тарих нинди? Милләтебез язмышы нинди булачак? Мин очрашуларда үземнең методикамны сөйлим. Кайчак – 100, кайчак 150 кеше була анда. Каршымда бер татар утырса да, мин аңа кич буе сөйләп утырырга риза. Гаяз Исхакый, Мәрҗаниләрнең милләтне саклау принципларына нигезләнеп төзелгән методикасы минем күңелгә тирән сеңеп калган. Ниһаять, быел яз көне 10 мең тираж белән «Үз җиремдә – үз телем» дигән китап бастырып чыгардык. Ул татар телен, татар мәдәниятен саклауга багышланган, һәм анда иң лаек 110 кешенең фикере урнаштырылган. Ничә еллар буе күңелемдә йөрткән хыял иде ул китап! Минем тормышымда зур вакыйга, бу елның уңышы булды ул. Хәзер ул китапны тәкъдим итү кичәләре оештырабыз. Мәктәп укучылары, яшьләр, студентлар белән очрашабыз. Планнар зурдан: инде Мәскәү конгрессын оештыру белән мәшгульбез. Бу инде бөтенләй икенче мөмкинлекләр ачачак – Халыклар ассамблеясе, илчелек белән эшләү турында фикер алышабыз, киңәшләшәбез. Конгресс булгач, дәрәҗәсе башкачарак – югарырак булачак. 
 
МӘХӘББӘТ Хатыным Рәмзия белән Түбән Камада комсомол тормышында кайнаганда таныштык. Мин дә, ул да комсомол секретаре. Комсомол өмәләрендә, төрле чараларда күрешәбез, яшьләрнең ялларын оештырабыз, яңа эшләр уйлап табабыз. Миңа идея өчен янып йөргән, актив, тынгысыз кызлар ошый иде. Яңа Чишмә районыннан килеп, сәүдә оешмаларының комсомол секретаре булган Рәмзия әнә шундый кыз булып чыкты. Яндырып эшли, әйткән сүзендә тора, нинди генә җаваплы эшләргә тотынсаң да, аңа таянып була. Шул сыйфатлары белән үзенә тарткандыр инде Рәмзия. Өйләнештек. Бер-беребезгә таяныч булып, бер-беребезне тулыландырып яшибез. Бервакытта да зарланмый. Балалар караулы, өй һәрвакыт чиста. Минем туганнарны бик якын күрә. Аеруча Лениза белән дуслар, серләре килешә. Өч балабыз бар. Илдарга 29 яшь, көч структураларында эшли, Әдиләгә 23 яшь, медицина институтында укый, 16 яшьлек Рената – мәктәп укучысы. Тормышта бөтен нәрсә мәхәббәткә корылган. Мәхәббәт – зур көч ул, аңлатып булмый торган халәт. Аны бизмәннәргә салып булмый. 
 
ДУСЛАР Балачакта да, мәктәп, студент елларында да дуслар булды. Бөтен кеше үз ишегалды малайлары белән дуслашты, ә минем дуслар күрше ишегалдында, үз классыбызда түгел, күрше класста... Дуслык төшенчәсе бик катлаулы әйбер ул. Кайбер дуслар белән очрашып, сөйләшми генә дә утыра алам. Без сүзсез дә бер-беребезне аңлыйбыз. Ләкин дуслар күп була алмый. Балачак дуслары, мәктәптә, институтта бергә укыган дуслар – чын дуслардыр... Аннары инде бер-береңә ихлас ышанып ачыла торган дуслар калмый да. Үзара мөнәсәбәтләргә коммерция төсмере килеп керсә, ул инде дуслык булмыйдыр.
 
АКЧА Безнең финанс хәлебез күк канцеляриясе карамагында дип беләм. Аллаһы Тәгалә һәркемгә үзе белеп бирә ул. Мин үзем, акчадан өстен булып, идея, хыяллар белән яшәргә кирәк дигән фикердә. Без үскәндә үк гаиләдә акчага мохтаҗлык сизелмәде. Шуңа да карамастан, мин бик яшьли, студент чакта ук акча эшләргә тырыштым. КХТИда укыганда соңгы өч курста стройотряд белән төзелешләрдә эшләдем. 18 яшемдә үк инде мин ярыйсы гына хәлле яшь кеше идем. Үземә үзем киемнәр алдым, тормышымны кирәк-ярак белән тәэмин иттем. Югыйсә әти-әнинең дә миңа булышырлык кына мөмкинлеге бар иде бит. Юк, миңа үзем эшләү кыйммәт булды! 18 яшьтә Сәламәтлек комбинатына каравылчы булып урнаштым да, 19 яшьтә инде карьерамда очыш ясадым: җаваплы кеше дип, мине администратор итеп үстерделәр. Аннары Түбән Камага киттем, комсомолда эшләдем, 25 яшемдә зур идарәнең начальник урынбасары итеп билгеләделәр. Карьерамда менә шундый трамплин! Акчадан бигрәк, шунысы кызык иде миңа.
 
МАВЫГУ Миңа бокс бик ошый иде. Спортны сайлаганда яшьләр бит икегә бүленә: йә индивидуаль спорт тарафдарлары алар, йә коллектив спортка – футбол-хоккейларга өстенлек бирәләр. Мин – индивидуаль спортны якын итәм. Чаңгыда йөрергә яратам. Күп тапкырлар чаңгы ярышларында катнашканым булды. Тау чаң-гыларында шуу да бик ошый миңа. Ауга чыгарга күпме генә чакырсалар да, менә анысына бер тапкыр да бармадым инде. Поши, куяннарга атып йөрү ошамый миңа. Сәяхәтләргә чыгып, төрле илләрдә булырга, яңа җирләрне карап йөрергә яратам. Йөзләп илдә булганым бар. Җир түгәрәк, безнең континент зур түгел... Көньяк-көнчыгыш Азия, Кариб бассейны, Бразилия, Мексика, Америка, дөньяның эреле-ваклы утраулары... Нигездә, барысында да булганым бар һәм бер генә дә түгел әле. Мин аяк басмаган җир юк бугай ул. Өйдә бер-ике ай утыруга, нидер җитми, каядыр чыгып китәсе килә башлый. Акча бу очракта – дөнья күрү мөмкинлеге ул. Мин беркайчан да бизнес-класста очмыйм, кыйммәтле отельләргә урнашмыйм, һәрвакыт эконом-классны сайлыйм. Халык белән аралашып, дөнья күреп йөрим. Тагын бер мавыгуым – ул театр. Мин студент елларыннан ук театрга гашыйк. Кайсы театрларда нинди спектакльләр барганын белеп торам. «Современник» театрының баш режиссеры Галина Волчек белән аралашулар миңа театр дөньясының яңа якларын ачты. Бер генә премьераны да калдырганым юк. Пандемиягә кадәр Мәскәүдә елына иллешәр спектакль карый идем. 
 
КУРКУ Мин яшьтән үк беркайчан бернәрсәдән курыкмадым. Тәвәккәл булдым. Татар теле, мәдәнияте язмышы өчен дә курыкмыйм. Чөнки милләтпәрвәр яшьләр, эшне дәвам итүчеләр, фикердәшләр бар. Киләчәккә өмет белән карыйм. 
 
ТАТАР ТЕЛЕ Минем башта яшьтән үк парадоксаль фикерләр кайный. Бар күңелем белән тоям: татар теле – иң матур тел ул! Безнең сөйләшүләр, мәкаль-әйтемнәр, җырларыбыз... Гаҗәеп матур бит! Татар әдәби телендә сөйләшү – үзе бер сәнгать, минемчә. Шул ук вакытта бер нәрсә күңелемне дә тырный: татар кешеләре нигә үз телләрендә сөйләшми? Татар була торып та нигә үз телләрендә аралашмыйлар? Яшьләр ни өчен үз телләре белән горурланмый? Ни өчен телгә карата җаваплылык юк? Мәктәпләрдә, училищеларда, яшьләр аудиторияләрендә, студентлар каршында еш чыгышлар ясыйм бу хакта. Туган телебез турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, аңлатырга, яшьләр арасыннан милли кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бирергә кирәк. 
Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклау юнәлешендә эшли башлагач та, бу – минеке, миннән башка беркем алынмаячак, дип, яшьләр белән шөгыльләнә башладым. Азат Шәймуллович Зыятдинов минем укытучым, остазым булды. Нәрсә эшләргә, нәрсәдән башларга кирәген ул бик яхшы белә иде. Аның шәкерте Фәнис Усманов та бик булдыклы милләтпәрвәр иде. Без бергәләп туган телне ничек саклап калуның методикасын эшләдек хәтта. Мин Түбән Камада төркемнәр оештырдым. ТИҮ, «Азатлык»ларга карамый идек без. Башка идеология, башка тәрбия методлары иде бездә. Телне тренинглар, сөйләшүләр, инандырулар юлы белән саклап була. Татар теле өчен җаваплылык хисе тәрбияләү – ул үзеңә аерым бер таләпләр дә кую дигән сүз. Әйтик, татар кешесенең киеме дә, үз-үзен тотышы да, җәмгыятьтә тоткан урыны да, укуы да башкаларга үрнәк булырга тиеш. Чөнки ул – татар милләте вәкиле. Аңа карап, халкыбызга бәя бирәләр. 
Һәркем яшьлегендә нәрсә турында булса да хыяллана. Әгәр Аллаһтан сорый белсәң, ул хыяллар тормышка аша, минемчә. Татарларның хыялы артык югары булуы белән аерылып тора. Ул ныграк тырышуга, күбрәккә омтылуга, зурракка ирешүгә нигезләнгән. Барлык өлкәләрдә дә. 
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА Минем әти беркемгә дә охшамаган, бик тә үзенчәлекле кеше иде бит. Ә мин менә барыбер аның кебек булдыра алмыйм. Мин гадирәк, җир кешесе дип әйтимме соң... 
Менә соңгы вакытта минем балачак, яшьлек хати-рәләренә нигезләнеп, документаль фильм төшерү артыннан йөрибез. Андый бәхет кемгә эләккән әле: гаҗәеп уникаль гаиләдә үстем, чорыбызның зур шә-хесләре белән балачакта ук аралашырга туры килде бит. Шәймиев, Табиевлар... Минтимер Шәрипович, Сәкинә апа яшь чакларында нинди булган, ул замандагы көнкүреш, табынга куелган ризыклар нәрсәсе белән җәлеп иткән... Менә шулар барысы да фильмда чагылачак. Кызык бит. Түбән Камада эшләгән елларымда инде мин профессор Азат Зыятдинов шәкерте идем. Үземне Николай Лемаев укучысы дип йөрдем... Ул еллар да кинокадрларга керер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фикерем Рөстәм эфэнденең Энисен уйнау, дөресерэге ТЕЛЭГЕМ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп кеше ул Рөстәм әфәнде! Тел, милләт дип янып йөрүче!

      • аватар Без имени

        0

        0

        БИК яхшы язма! Штабнын житэкче белэн якыннан танышу. Бигерэк тэ якын, уз кеше кебек булыр китте. Бигерэк гажаеп кеше инде ул - Ростэм Фаиз углы! Юкка этиемэ охшамаганмвн ,- Ди. Нэк шул гажаеплеге белэн охшаган да инде! Унышлар Сезгэ. Без сезнен канатлар , дип эйтимме...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әйе, Мәскәү Татар Штабы эшчәнлеген күзәтеп, алар белән аралашып яшибез. Аралашып, серләшеп, фикерләшеп яшәвебез белән без бәхетле.Чөнки алардан яхшы, көчле энергетика килә. Татарстаннан күпкә читтә. торып, татар теле өчен янып яшәгән Рөстәм Фаизович ярдәмчел булуы белән дә сокландыра. Уңышлар һәрчак юлдаш булсын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Уңышлар эшләрегездә Рөстәм абый! Сез татар доньясына ЗУР өлеш яхшылык ясыйсыз? УРОВЕНЬ?

            Хәзер укыйлар