Логотип
Мәдәният

Россия кинотеатрлары экраннарында Питрәч «Микулае»

22 июнь көнне Россия кинотеатрлары экраннарына Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» нәфис фильмы чыгачак. Кичекмәстән әлеге фильмны карар өчен берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез.

22 июнь көнне Россия кинотеатрлары экраннарына Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» нәфис фильмы чыгачак. 

Татар драматургы Мансур Гыйләҗев пьесасына нигезләнеп төшерелгән психологик триллер (этно-триллер дип тә атыйлар) керәшен авылында яшәүче Микулай картның тормышын сурәтли. Аның тыныч тормышын көтмәгәндә авылга килеп кергән Степан исемле ир тарката. 

Кичекмәстән әлеге фильмны карар өчен берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:

– Микулай ролен Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков башкара. Пьесаның беренче вариантын укуга Рәхимбай шундук төп рольдә нәкъ шушы актерны күз алдына китерә. Иң якын контакт аша артист белән элемтәгә керәләр. Бер атнадан Виктор Сухоруков үзе шалтырата һәм: «Күптән мондый материал, мондый ролем булганы юк иде», – дип ризалык бирә.
– «Бу фильмда катнашыр өчен бик күп башка тәкъдимнәрдән баш тартырга туры килде. Татарстанның үз киноимпериясен булдыруда бәлки беренче адым булыр бу», – ди Виктор Сухоруков үзенең видеомөрәҗәгатендә. 
– Фильмны инде күргән кешеләр Виктор Сухоруковның уенын искиткеч дип бәяләгәннәр.
– Калган артистларны чакыру кыенлык тудырмый. Иван Добронравов, Екатерина Агеева, Варвара Шмыкова кебек артистлар Виктор Сухоруков исеменә киләләр.
– Татарстан өчен бу – уникаль тәҗрибә. Россия дәрәҗәсендә прокатка чыгучы фильм – татарлар һәм керәшеннәр тормышын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы проект. 
– «Микулай» Питрәч районы Сарсаз күл авылында төшерелгән.
– Авыл халкы турында аерым кино төшереп булыр иде, ди режиссер. Алар көн саен килеп, кулчатырлар, урындыклар алып килеп, көне буе процессны күзәткәннәр. Төшерү төркемен ашатканнар, коймаларын, өйнең эчен буярга рөхсәт биргәннәр. Эксперт ролен дә үтәгәннәр: төрле сүзләрнең, исемнәрнең дөрес әйтелешен өйрәткәннәр. Аларның барысын да декабрьдә үк Питрәч районындагы премьерага чакырганнар, хәер-фатыйхаларын алганнар.
– «Беренче авыр балабыз, аны дөньяга тудырабыз», – ди Илшат Рәхимбай. Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан 109 кинотеатр «Микулай»ны үзендә күрсәтәчәк. Әле бу сан белән генә чикләнмәячәк, диләр.
– Постерда режиссер үз исемен күрсәтергә теләмәгән. Ләкин Татарстанның мәдәният министрлыгы моңа басым ясаган. Бөтен ил буенча күрсәтеләчәк фильмда татар режиссерының фамилиясе күрсәтелергә тиеш дип хәл иткәннәр.
– Кинода Әлмәт театры артисты, Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров 140 яшьлек Мәркүм картны уйный. Аз сүзле образ булса да, герой татарча сөйләшә!
– Съемка вакытында тоташтан төрле мистик хәлләр булган. «Без моңа хәтта ияләшә башладык», – ди режиссер. Һава торышыннан алып, киемнәрне юллатуга кадәр бер могъҗиза булды, диләр.
– Егор Крид, Тимати кебек артистлар белән эшләүче опреатор Юрий Даниловның  төшерүе дә бер могъҗиза булган. Бер еллык чиратын кичектереп, әлеге нәфис фильмга тотынган. Бер ай буена әлеге операторны җәлеп итү – шулай ук кеше ышанмаслык хәл икән.
– «Бу проекттан икенче кеше булып чыктым. Өч еллык яшьлегемне алган эш ул. Минем белән булган үзгәрешләрне санап бетерер өчен урманга чыгып берничә көнлек пресс-конференция уздырырга кирәк», – ди Илшат Рәхимбай. 
– Фильмның авторлык хокуклары тулысынча Илшат Рәхимбай кулында.
– Туй, мәҗлес сәхнәләрендә җирле халык та төшкән. Моның өчен Питрәчтә кастинг узган. 3 айлык балалардан алып 90 яшьлек картларга кадәр катнашкан анда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар