Бит чистартканда 6 хата

Битнең идеаль булмавы, организм эшчәнлегеннән генә түгел, аны ничек чистартуга да бәйле. Хаталарны барлыйк.
1. Бит өчен салфеткалар
Бәлки, битне чистарта торган салфеткалар кулланудан туктап торыргадыр. Әйе, алар бик уңайлы, тик составындагы бер ингредиент макияжны сөртсә, икенчесе бит тиресе күзәнәкләренә кереп, аларны ялкынсындырырга мөмкин.
2. Майлы тирене артык нык чистарту
Бер караганда, мондый типтагы бит тиресен бик җитди итеп чистартырга кирәк. Ләкин артык мавыкмау хәерле: ялкынсынган тире майны ныграк эшләп чыгара.
3. Су температурасын үзгәртү
Чынлыкта, кайнар су бит тиресе күзәнәкләрен ачмый, ә салкыны япмый. Юынганда суның температурасын үзгәртүдән файда юк.
4. Скраб
Скрабны атнага бер тапкырдан да артыграк кулланырга ярамый. Бит тиресе ялкынсынырга мөмкин.
5. Ингредиентлар исемлеген укымыйсыз
Кибеттә йөргәндә миңа бу кирәк әле дисең дә, косметика чараларын кәрзингә саласың. Ә аның составын бик сирәкләр укый... Ләкин хуш исле кушылмалар, аллергия сәбәпчесе булган күпчелек сульфатлар бит тиресенә файдалы түгел.
6. Сабын белән генә юу җитә дип уйлау
Уйлап карагыз, битегезгә нәрсә генә сөртмисез: тоник, сыворотка, кояштан крем... Шуңа өстәп макияж һәм шәһәр һавасының бөтен пычрагы. Шуңа күрә кичен битне бер тапкыр гына юу җитми.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.