Логотип
Матур булыйк

Бахмаль

Татарларның милли кием­нәрендә һәрчак «шәрыкча» җете чәчәкле тукымалар, катлаулы һәм бай бизәкләр төшерелгән баш киемнәре, төрледән-төрле аяк киемнәре, сәнгать югарылыгындагы зәркән бизәнү әйберләре, бер-берсен тулыландырып һәм үзара яраклашып, кабатланмас халык иҗаты үрнәкләрен тудырган.

Халыкның бигрәк тә шәһәрдә яшәүче таза тормышлы катлавына урта гасырларда бәрхет, атлас, әдрәс, бикасаб, бахмаль, бинарес кебек шәрык тукымалары үтеп керә башлый. Бу тукымалар – тотрыклы мул тормыш, зирәклек, байлык символы. Шәрык тукымалары, грузин шигърияте яки борынгы грек мифлары кебек үк, халыкның кабатланмас бай мирасын чагылдырган. Тукыма­ларның бәһасе алтынга, кыйммәтле асылташларга тиңләштерелгән. Хакимияттә утыручылар, югары даирә кешеләре ефәк, парча, бәрхет, бахмаль тукымадан тегелгән киемнәрдән йөргән. Кемнең кайсы катлаудан булуын, үзенчәлеген ассызыклап күрсәткән алар. Бүгенге көндә незберек зәвык­лы кешеләр шәрык остала­рының сәнгать әсәрләренә торырлык кулдан тукылган тукымаларын өр-яңадан ачтылар. Тукыманың һәр метрын әзерләүгә киткән вакыт һәм сарыф ителгән көчне тукучының җанын, иҗат ялкынын, гасырлар зирәклеген бармак очларыннан күчереп төшергән тылсымлы бизәкләре белән чагыштырырлыкмыни?!

«Бахмаль» яки кулдан эшләнгән вельвет – «икат» бизәкле йөнтәс ефәк тукыма – бары патшаларныкы гына саналган. «Икат» бахмаль Төркестанда узган гасырның 1900–1907 елларында тукылган. Күбесенчә югары катлау кешеләре – патшалар, ханнар арасында дәрәҗәле йөргән. Кул хезмәте күп керү һәм шактый ефәк тотылу аркасында бик кыйммәт торган, сатуга да сирәк чыккан. Татарның билгеле кешеләре, сәүдәгәрләр бу затлы тукымадан биһуш калып, кыйммәтле, затлы бүләк сыйфатында хәләл җефетләрен сөендергәннәр. 

Бахмаль тукыманы җитештерү технологиясе совет чорында юкка чыга. Бары 1990 елларда гына Үзбәкстанда ата-баба һөнәрен дәвам итүче тукучылар гаиләсендә тукыма әзерләү технологиясе могҗиза булып яңадан торгызыла. 

Атлас, әдрәс, зандона, алоча. Ачык төстәге зиннәтле бу тукымалар эссе Шәрыкны гына әсир итеп калмый, тыенкы, салкын Көнбатыш та соклана аларга. Сокланмый мөмкин дә түгел!

Шактый катлаулы, бары кул хезмәте белән генә башкарыла торган туку – аерым төсләргә аралаштырып манып бару өчен бер тотам җепне чорнап бәйләү ул.

Бахмаль – бәйрәмнәрдә генә киелә торган кыйммәтле киемнәр өчен кулланылган тукыма төре. Аны Бохарада гына җитештергәннәр. Ә Бохара ханлыгы гомер-гомергә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендәге әйберләре белән дан тоткан. Туку, текстиль дә шуңа караган. Әлеге тукымадан тегелгән киемнәр бөтен Үзәк Азиядә дәрәҗәле саналган.

Тукыманың йөнтәс ефәгенә бик күп ефәк китә, ә аның нигезен ефәк һәм мамык тәшкил итә. Шуңа күрә бахмальне «ефәк бәрхет» дип тә йөртәләр. Кулдан тукылган 100 процентлы ефәк бахмаль була алмый, аның составында мамык та бар.

Бу җитештерү технологиясе мөмкин­лекләре белән бәйле. 100 процентлы ефәк бәрхетне итальян һәм немец станоклары гына чыгара. Ләкин бу инде кулдан тукылган тукыма була алмый. Үзбәкләр 100 процентлы ефәк бәрхетне җитештерми, җиһазларының андый куәте юк, тукымага мамык та катнаштырыла. Бахмаль кебек кулдан тукыла торган катлаулы тукыманы җитештерү күп хезмәт сорый, үзе бик кыйбатка төшә, әмма ихтыяҗ зур аңарга. Урта Азиядә бүген 100 процентлы бахмаль җитештерүгә йөз тотканнар. Казан, Татарстан хатын-кызларына элеккеге сылу кызларыбыз кебек әлеге үзенчәлекле тукымадан ясалган аксессуарлар белән көязлә-неп йөрергә җай чыга дигән сүз бу.

Алар барысы да кайчандыр Бөек ефәк юлы аша безнең Казан ханлыгына китерелгән. Әбиләребезнең әбиләре зиннәтле шәрык ефәгенә, бәрхетенә төренеп һәм аларга үзләреннән дә милли бизәкле чигү­ләребезне өстәп, татар халкының гамәли сәнгать үсешенә уңай мохит тудырганнар.




Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар