Логотип
Матур булыйк

Атаклы француз җырчысы Мирей Матьеның матурлык серләре

Һәр хатын-кызның үз матурлык серләре бар. Мирей Матьеныкын тәкъдим итәбез...

1. Макияж өчен табигый косметикадан гына файдалана.

2. Азык рационына таләпчән: майлы ризыклар ашамый. Аның тәлинкәсендә һәрвакыт диңгез продуктлары, тавык ите, яшелчә, җиләк-җимеш. Иртән ул бал ягылган ике кисәк ипи ашарга, шикәрсез кофе эчәргә мөмкин. Кайчак йогырт белән генә дә хушлана. Елга ике тапкыр ике атна диетада утыра. Бик ачыкса, майсыз кефир эчә. Камыр ризыкларына, тәм-томга тартылуны җиләк-җимешкә алыштырып җиңеп була дип исәпли.

3. Көн саен физик күнегүләр ясый, йөзә, тәүлегенә 10 сәгать йоклый (һәр хатын-кыз йокы туйганчы йокларга, тәмле ашарга тиеш дип исәпли, кыздырылган яки майлы ризыклар моңа керми!), беркайчан кояшта кызынмый (кояш – тиренең төп дошманы аныңча).

4. Бөтен җирдә гигиена саклауга игътибар итә: куллар да чиста булсын, көндәлек режим да саклансын, туклану да, уйлар да тәртиптә булсын.

5. Кичке 6 дан соң ашамый, башкалар турында начар уйларын куып тарата.

6. Чәчен каре яки «паж» прическасы белән йөртә, ирләр костюмы кияргә ярата.

7. Иннек сайлаганда коралл төсенә өстенлек бирә, аерым очраклар өчен куе шәраб төсенә туктала.

8. Кыска, ләкин уңайлы күлмәкләр кия. Кара күлмәк, крахмалланган ак якалар – аның стиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар