Рәшит МИНҺАҖ,
журналист.
өйләнгән;
гаилә стажы — 15 ел;
ике бала атасы.
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик.
Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Кайда ничек бит. Урамда – атлап йөрешенә. Ничек язган әле Дәрдмәнд: ымтылган иләк кебек йөрешләре, дигәнме?! Автобуста – кулларына, бармакларына. Гадәттә, куллар кеше турында бик күпне сөйли.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Күп сөйләшүен, күп көлүен... Билгеле инде, үзеңне яраткан һәм бик бәйләнми, йөдәтми генә шуны сиздереп торган, сөйкемле сөяге булган затларның шактый кимчелегенә күз йомыла.
Ә нәрсә өчен Сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Шарт фигыльне яратып бетермим. Нинди вазгыятьтә нәрсә эшләячәген адәм баласы кайдан белеп бетерсен?!
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручылар...
– Алиһә – гарәп теленнән кергән, мәҗүсилектән калган гыйбарә. Бәлкем, матриархат заманында кулланылгандыр. Ислам динендә хатын-кыз Алла юк. Дөрес, татар шигъриятендә бу сүз очрый. Әмма шагыйрьләр үзләре дә алиһәләргә ышанып бетми дип беләм.
Шуңа күрә безне – татар ирләрен – хуҗабикәләр илһамландыра. Аннан килеп, ни генә дисәләр дә, ир-ат йөрәгенә юл барыбер ашказаны аша.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Хатынга гына сөйләп була ала торган яки дуслар белән генә уртаклашырга мөмкин булган серләр бар.
Ә кайбер серләреңне хатынга да, дусларга да сөйләргә ярамый. Йөзгә кызыллык китерерлек кырын гамәл булса, ачылмавың бигрәк тә хәерле. Чөнки хәерсез эшне искә төшерү, сөйләп йөрү шуны арттыру, ишәйтү сыман килеп чыга. Аны йөрәккә күмүең, онытуың мәгъкүлрәк.
Ир белән хатын – бер бөтеннең ике яртысы ул, дигән гыйбарә белән дә килешеп бетмим. Бер-береңә бөтенләй ачылып бетсәң, ни кызыгы кала?! Аннан соң берәү бөтенләй ачылып бетә икән, ярыннан да, гадәттә, шуны көтә. Тегесенең ачыласы килмәсә, монысы үпкәли.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме?
– Без аның белән троллейбуста таныштык. Беренче күрүдә үк ошады миңа Гүзәлия. Әмма исемен әйтмәде.
Ә мин аптыратмадым. Бәйләнчек булырга да ярамый бит. «Ярый, мин сине озакламый барыбер күрәчәкмен», – дип төшеп калдым. Чынлап та, бер атна да үтмәде, тагын очраштык. Бу юлы исемен дә, телефонын да белдем инде... Ялгышмасам, өченче күрешүдә үк тәкъдим
ясадым. Әмма без шактый елдан соң гына кавыштык. Төрле сәбәпләре булгандыр инде... Һәрхәлдә, хатын: «Хәзер кая китте синең көнчеллегең?!» – дип аптырый.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр, шулаймы?
– Бик үк дөрес гыйбарә түгелдер бу – әниеңә өйләнеп булмый бит инде. Миңа калса, әниләре хуҗа булган гаиләдә үскән ир-атлар шулай эшли. Ир-ат булгач та, аларга әни ышыгын алыштыра алырлык кеше кирәк. Шуңа күрә алар яшь кызларга түгел, үзләреннән олырак, дөнья күргән (баласы булса да ярый дип), тәҗрибәлерәк затларга өйләнә.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Баш бирмәскә, күбрәк акча эшләргә тырышырга! Инде мал табулар килеп чыкмый икән, һичьюгы өйгә вакытында кайтырга, хуҗалык эшләрендә күбрәк ярдәм итәргә тиештер.
Гашыйк булуын хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Егет җебегәнрәк булса, хатын-кызга тагын нишләргә кала?! Әмма мин хатын-кызның гашыйк булуын үзе башлап белдерүенә тискәре карыйм. Әйе, миңа да килеп мәхәббәт аңлатканнары булды. Андый вакытта, уйлыйм әле, дисең, бәйләнүне дәвам итсәләр, бөтенләй качу, югалу ягын карыйсың. Ир-ат аучы бит ул, ошаганын үзе яулап алырга тиеш, ә монда сине «эләктермәкчеләр»...
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Буй-сыны, хатын-кызга мөгамәләсе. Өс-баш һәм аяк киеме дип әйтүчеләр дә бар. Хәзер инде машинасы нинди маркалы, кесәсе калынмы, фатиры бармы дип карый башладылар бугай.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Бу хакта уйлап караганым юк... Гомумән алганда, киңәш сорап килсәләр, күңелле инде: тәҗрибә, белем, зәвык та бар сыман.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта.
– Артык чибәр, көчле зат икән, дип, сүз катырга кыенсынып йөргән чаклар булмады бугай... «Чибәр хатын-кыз – кантур ишеге кебек: һәркем килеп ябышырга тырыша», – дип әйтә бер дустым. Билгеле, акыллы хатыннар белән саграк булырга тырышасың.
Тик чибәр дә, акыллы да булганнары сирәк, минемчә.
Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар, сезнеңчә, бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Хатын-кыз, гадәттә, уратып-уратып уйлый. Ир-ат исә кирәген күп вакыт турыдан ярып әйтә. Урау юллар эзләп тормый. Хатын-кыз аннан соң, шуны да белмәде, сизмәде, күрмәде, игътибар итмәде, дип үпкәләп йөри. Гүзәлия дә еш кына: «Чәчемне төзәткән идем, яңа күлмәк алдым бит: күрмисең дә», – дип битәрли. Бер яктан караганда, мондый игътибарсызлык зур бәла түгел шикелле. Икенче яктан караганда, журналист кешенең күзәтүчәнлеге, төпченүчәнлеге канга сеңгән булырга тиеш тә бит... Тик өйгә кайткач, һөнәри сыйфатлар ял итә, күрәсең.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңла-маулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен, үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Хатын-кыз белән ир-ат арасындагы аермадырмы, төрле тәрбия нәтиҗәсеме, белмим: аш-су бүлмәсенә керүгә, телевизорны сүндереп куям. Сез ашаганны шайтан ашый бит, дип орышып та алам. Минемчә, аш-су бүлмәсендә, гомумән, телевизор булмаска тиеш. Өйдәгеләрнең моның белән килешәсе килми. Бәһиҗәтелҗинан әбиебез: «Хәерче тәрәзә төбе саен ипи тезеп чыга да, шуннан барып алып ашамаса, тамагы туймый икән, теләнчеләрдән үрнәк алмагыз, йөреп ашамагыз», – дип өйрәтте безне. Шуңа күрә компьютер янында чәй эчкәннәрен күрсәм дә кисәтү ясамый калмыйм.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный...
– Мондый очракта дәшми калуың хәерлерәк. Сүз озынга китәчәк. Иң әйбәте: ризалашкан булып, үзеңчә эшләп куюың. Билгеле, мин-минлеккә тия башласалар, дәшми калып булмый. Французлар, вак-төяктә чигенә бел, төп-мөһим нәрсәләрдә баш бирмә, дисәләр дә, килешүе кыен. Тормыш, нигездә, вак-төяктән тора шул.
Шундый очракны күзаллыйк әле: арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора.
– Пешерә башлаган юк инде анысы... Суыткычтан нәрсә дә булса алып, тамак ялгап алу ягын карыйсың. Эш бит, эштә ни булмас дисең. Бөтен кеше дә арый, талчыга.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
– Шул чагында мин кулыма китап алам... Портфельдә укылмаган күпме гәҗит җыелган. Вакыт җиткереп булмый.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
– Хатыннан ниндидер бүләк көткәнем юк югын. Әле менә февраль аенда: «Син «Эхо Москвы»ны тың-ларга яратасың, юлда уңайлы», – дип, кечкенә генә радио бүләк итте. Гомумән алганда, бүләккә исем китми. Гадәттә, Гүзәлия: «Сиңа килешергә тиеш», – дип, күлмәк ала. Элек үзенә дә күлмәкләр алгалый идем. Әмма ошаганын табу кыен. Аннан килеп Казан кибетләрендә озын итәкле һәм матур гына тегелгән күлмәкләр юк дәрәҗәсендә аз. Итәге өстерәлеп йөри торган, капчык шикеллеләрен саталар сатуын, тик андыен аласы килми. Әле бит ул аңа ярыймы-юкмы?! Әмма Гүзәлия ошамаган чакта да сиздерми. Һәрхәлдә, ачыктан-ачык, ошамый дип әйткәне юк. Күлмәк дигәннән. Согудиядән кайтышлый, Мәдинә шәһәре кибетләрендә йөргәндә бер кызык-лы хәл булды. Бер сәфәрдәшебезнең хатынына күлмәк сайлавына тап булган идем. Гәүдәсе минем төслерәк, дип, киеп-киеп карый бу. Ат башы хәтле алтын бирәбез дисәләр дә, хатын-кыз күлмәге киеп карамас идем мин. Яраса – ярый инде, ярамаса – сата яки берәрсенә бүләк итә. Иң мөһиме: бүләк белән кайтуың. Ә бүләк алып кайтырга яратам!
Комментарий юк