Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Рөстәм СӘРВӘРОВ, «Аксу» компаниясенең генераль директоры;
гаилә стажы – 24 ел;
ике бала атасы.
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Мин үзем иң элек күзләргә һәм буй-сынга игътибар итәм. Хатын-кызның күзләрендә бөтен нәрсә дә язылган: ул сине кабул итәме, юкмы, ошыйсыңмы аңа, әллә ул сиңа битарафмы... Күзләреннән ул бернәрсәне дә яшерә алмый. Бик оста актрисалар гына уйнарга мөмкин. Ә андыйлар бик сирәк.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Хатын-кыз бит ул! Яратсаң, аның барлык кимчелеген гафу итәргә туры килә. Ә ныклабрак уйласаң... хыянәт юлына басса кичерү авырдыр. Әмма тормышта төрле очраклар була. Әйтик, ир-ат хыянәт итә. Үзе күп вакыт хыянәт дип тә санамый ул аны. Ошыймы-юкмы дип тә уйлап тормый. Бигрәк тә салган баштан. Соңыннан ул аның исемен дә, кыяфәтен дә хәтерләмәскә мөмкин. Ярату-яратмауга бернинди мөнәсәбәте булмаган табигый инстинкт уянган мәл бу... Ә хатын-кыз бу хакта белеп, аңа үч итеп, шундый ук хыянәткә бара кайчак. Миңа калса, бу очракта нәкъ менә ир-ат үзе гаепле. Шуңа күрә ул аны гафу итәргә тиеш тә.
Ә хатын-кыз гел хыянәт итсә, анысы инде дөрес күренеш була алмый, андыйларга «фахишә» диләр... Тик хәтта бу очракта да күп вакыт ирләр үзләре гаепле дип уйлыйм. Димәк, җылы биреп җиткермәгән...
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Миңа алиһә кирәк, ә комфортны аны икәү бергә дә тудырырга була. Шул чакта ул кадерлерәк тә була әле. Бергә обой ябыштыру, өй җыештыру араларны якынайта гына. Үз гомерендә бер тапкыр да идән юмаган кеше генә яңа юган идәнгә пычрак аяк киеме белән баса ала. Үзе тотынып җыештырып карамаса, өйне тәртиптә тотуның никадәр мәшәкатьле икәнен аңлыймыни ул?!
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Әйе, була. Без менә 24 сәгать бергә. Ул миңа киңәшче дә, дус та, таяныч та... Мондый очракта икең бербөтен кешегә әйләнәсең. Тормышка караш бер, хыяллар бер... Сөйләшер сүз бер... Бер-береңнән ничек туясың ди?! Икең ике якта эшләп кайтып, сөйләшергә сүз таба алмасаң, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйсыңдыр кебек тоела миңа. Ә уртаклашыр сүзең булганда, киресенчә, тизрәк өйгә чабасың бит... Бер эш белән янганда, уңышлар да күбрәк була. Ул эшне икең дә хобби дип санасаң – бигрәк тә. Ә безнеке шулай.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Без Әлфия белән бер үк эшне эшләп, бер үк нәрсәләр өчен янып йөргәндә таныштык. Ул мине тулыландырды, мин аны. Шулай якынайдык... Тәкъдим ничек ясаганны хәтерләмим дә, ул үзеннән-үзе килеп чыкты.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Юк, минем очракта алай түгел. Әйткәнемчә, карашлар уртаклыгы зуррак роль уйнады. Дөньяга, гаиләгә, тормышка караш. Хәтта Әлфиянең әти-әнисенә булган мөнәсәбәте дә. Ә ул, аларга кирәк икән, төн уртасында да чыгып китә ала... Тормыш итәргә кеше сайлаганда, туганнары белән арасы якынмы-юкмы икәнлегенә дә игътибар итәргә кирәктер. Мал аркасында туганлык беткән гаиләләр байтак хәзер. Бер танышым сөйли. Хәлле генә кеше ул. «Әти-әнигә гел ярдәм итеп, йорт-җирне карап тордым. Алар мәрхүм булгач, апа-абыйлар бөтенебез бергә җыелдык. Шунда иске генә суыткыч өчен аздан гына сугышып китмәделәр. Бөтенегезгә берәр шундый суыткыч алып бирәм, дигәч кенә тынычландылар», – ди. Шундый хәлләрдән Ходай сакласын... Тик мондый хәл килеп чыкканга кайчак ата-аналар үзләре дә гаепле. Шундый бер очракны беләм. Кече уллары әти-әнисен озак еллар карады, соңгы юлга озатты, ә алар йортны читтә яшәгән, елга ике тапкыр гына кайтып күренә торган олы улларына яздырган булып чыкты. Ерактагы кояш җылырак бит... Тегесе исә кайтты да, энекәшен гаиләсе белән урамга куып чыгарды...
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Әгәр алар бербөтен булып яши икән, кем күпме алганны сизмәячәкләр дә. Кайтарып куйган, акча бар... Әмма һәр очракны аерым карарга кирәктер. Малны бит төрлечә табып була: бик җиңел генә кергәне бар, акыл яки мускул көче сораганы... Аны ничек чагыштырасың?! Ир-атка, әлбәттә, мондый очракта барыбер авыррактыр. Бигрәк тә без – татарлар малны ир-ат табарга тиеш дип саныйбыз. Ә хатын-кызның урыны – өйдә, балалар янында дибез. Кухняда бикләнеп ятсын димим мин үзем. Һич юк! Бу көннәрдә Заһир Бигиевнең бер романын аудиокитап итеп яздырдык. Детектив ул. Берәүнең йортына полиция килә. Ишекне асрау кыз ача... Узган гасыр башы бу. Икең дә эш белән мәшгуль икән, шул заманның хәлле татарлары кебек, бүген дә өйдә кеше тотарга була: аш-су тирәсенә – берне, бала карарга – икенчене...
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Ятып калганчы атып кал диләрме? Яшь чакта ояласың бит. Кулына кагылсаң да ток суккандай була. Безнең баштан да кичте андый хәлләр... «Их...» – дип соңыннан үкенгәнче, кыз бала хисләрен үзе белгертүнең бер гөнаһысы юк. Югыйсә тормышта бик еш кына шулай да була: берсе аңламый, икенчесе аңлата алмый. Гомер аерым уза, картайгач кына очрашалар. «Нигә шул чакта әйтмәдең мине якын иткәнеңне?» – дип сорый берсе. «Мине яратмыйсың дип уйладым», – ди икенчесе...
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Яшь чакта күбрәк матурлыкка карыйсың – хатын-кыз да шулайдыр. Ә тора-бара: «Ир-ат маймылдан аз гына кайтыш булса, шул җитә», – дия башлый ул. Тормыш тоткасы булсын, аның артында үзеңне калкан белән капланган кебек тою мөһимрәк ди... Аң-белем ягыннан да кеше бер-берсенә туры килергә тиеш дип саныйм: бөтенләй бер китап укымаган, газета-журнал тотмаган хатын-кыз, нинди генә чибәр булса да, үзенә карата алмыйдыр. Сөйләшергә уртак сүз дә кирәк бит әле. Пенсиягә чыгып, өйдә икәү генә калгач сөйләшергә сүз тапмаган парлар бар. Икесе ике бүлмәдә торалар. Менә бу фаҗига... Шундый ук фаҗига икең ике милләттән булганда да кабатлана. Бер гаиләне беләм. Ире зур дәрәҗәдәге хәрби кеше. Олыгайгач, ул – мәчеткә, хатыны чиркәүгә борылды. Бер түбә астына яши алмас хәлгә җиттеләр. «Икебез дә интегәбез. Әнинең: «Улым, ялгышасың!» – дигән сүзе көн саен исемә төшә», – ди.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр.
– Әйе, шулай. Чибәрләр һавалы да була бит әле. Алар үз-үзләре белән мавыгып, янындагы ир-атны аңлап һәм бәяләп тә бетерә алмаска мөмкин. Ир-атның күбесе тормыш итәргә дип, артык чибәрләрне сайларга җөрьәт итми, әмма бер кулланып караудан беркайчан баш тартмый.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Без Әлфия белән шулай килешкән: ул минем эш өстәленә кагылмый, мин – аныкына. Чикләр икебездә дә бар. Алар булырга да тиеш. Өстәлем никадәр тузган кебек тоелса да, кайбер нәрсәне анда күз йомып та таба алам. Ә көнкүрештә... Минем аннан беркайчан: «Бу әйбер нишләп анда түгел, монда ята?» – дип сораганым юк. Күп әйберне күрмим дә. Атлап чыгып китә алам, кайткач, кире атлап керә алам. Ята, димәк, ятарга тиештер... Иҗат кешесе бит.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный.
– Әгәр бу зур югалтуларга китермәсә, ул хаталарны яңадан төзәтеп булса, юл куям. Яшьрәк чакта шундый бер очрак булды. Әлфиягә: «Машина оттыгыз», – дип шалтыратканнар. Тик тиз арада күпмедер акча салырга кирәк дигәннәр. «Ялган бу!» – дип торам, ә ул мине ишетми. Шулкадәр ышандырганнар: «Менә бит сайтлары да бар», – ди. Ярый, бирдем акчаны, салды. Ә тегеләр, син бер тапкыр салгач, икенче юлы зуррак сумма сорый. Ике тапкыр салгач: «Булды, җитте, тукта», – дидем. Шуннан соң гына аңлады. Аның каравы моның кебек афераларны әйләнеп уза ул хәзер.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора.
– Беренчедән, мин талымсыз: ипи белән сөт ашыйм да, ятам да йоклыйм. Пешеререгә оста түгелмен, билгеле, ләкин гади генә ризык әзерләргә булдыра алам. Ашау проблема түгел бүгенге көндә, шалтыратсаң ярты сәгатьтә китереп бирәләр – акчаң гына булсың. Хәзер кайбер гаиләләрдә суыткыч, гомумән, буш диярлек: алар йә кафеда, йә ресторанда ашый. Ире дә, хатыны да арып-талып эшләсә, бу дөресрәк тә. Икең дә сигез сәгать эшләп кайтып, берең диванда ятып тору, икенчең кич буе почмактан чыкмау дөрес түгел бит. Кафеда ашау очсызрак бугай хәзер. Анда сайлау мөмкинлеге дә зуррак.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.
– Икебез дә тиз җыенабыз: өч минутта әзер булып, каядыр чыгып китә алабыз. Ярты гардероб эштә безнең: өс-башны алыштырырга өйгә кайтып торырга да кирәкми. Беркөнне менә башта «Үзгәреш җиле»н карадык, аннан – Зур концертлар залына, музыка училищесының юбилеена кердек. Сүз уңаеннан, «Үзгәреш җиле» фестиваленең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг тамашасына караганда, училище шәкертләре чыгышы минем үземә күпкә ныграк ошады. Аерма шунда гына: беренчесенә, аның оркестрына миллионнар түгәләр. Авырткан җир бу минем... Читтән белгеч чакырырга телиләр икән, чакырсыннар, тик ул килгән кеше безнең оркестр белән эшләсен иде. Үзебезнекеләрне камилләштерү дөресрәк булыр иде: ул музыка безнең белән кала, аны кабат-кабат уйнап була. Казакъстан бу яктан барыбызга да үрнәк булып тора: белгечләрен читкә җибәреп укытып кайтарды да, эстрадасын халыкара дәрәҗәгә күтәрде әнә. Читкә киттем...
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бер-беребезгә бүләкне, гадәттә, бергә чыгып алабыз. Чәчәкләр сирәк бүләк итәм: алар ике көннән шиңә дә, чүп чиләгенә саласың. Шуңа күбрәк гөл алам. Үзем дә гөлләр яратам, ләкин өйдә алар да күбәеп китте инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк