Логотип
Пар алма

«Ул мине үземнән яхшырак белә...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Айдар ГАБДИНОВ, җырчы, Татарстанның атказанган артисты; 

гаилә стажы – 27 ел;  

өч бала атасы.   

 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Башкалар ничектер, белмим, мин янымнан үтеп киткән хатын-кызның башта буй-сынына карыйм. Хәер, бөтен ир-атлар да шулайдыр дип уйлыйм: без, үзебез дә сизмичә, хатын-кызга репродуктив яктан бәя бирәбез бугай. Ул безгә табигатьтән салынган. Шулай дим дә... Зилә белән танышканда мин бит иң элек аның тавышына игътибар иткән идем! Башкорт дәүләт университетында укып йөргән чагым. Тулай торакта яшим. Мин ул чакта каратэ белән шөгыльләнә идем. Ул көнне дә тренировкалардан арып кайтып ял итәргә яткан идем. Йоклап китәм дигәндә генә, безнең ишек төбендә ниндидер кызлар чыркылдаша башлады. Бераз тыңлап яткач, кемнәр икән болар дип карарга чыктым... Әйе, ул чакта мин аның буй-сынына игътибар да итмәдем. Иң элек чәчләрен, күзләрен күрдем...  

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  

– Азрак ачу китергән яклары бар инде хатын-кызның. Әйтик, бертуктаусыз телефоннан сөйләшүе. Кайчак өйдә икәү аралашып та булмый, чөнки ул телефоныннан бушамый. Зилә мәктәптә укыта: өйгә кайткач та әллә никадәр мәсьәлә хәл итә. Дөньясы шулай бит аның хәзер... Тыныч кына кичке ашны ашарга гына утырасың, берәр ата-ата, йә коллегалары шалтырата. Түзәсең, әлбәттә, гафу итәсең...  

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Алдашуын һәм ялганлавын кичереп булмыйдыр. Андый хатын-кызга инде ничек таянасың? Ә хыянәтне менә кайсыдыр очракта гафу итәргә дә мөмкиндер. Кем нәрсәне хыянәт дип кабул итә бит?! Әйтик, чит ир белән чит хатын бер-берсенә мәхәббәтле итеп карап куя. Бәлки араларында, чыннан да, мәхәббәттер, тик алар аның ярамый икәнен аңлый. Һәм мөнәсәбәтләр шул караштан ары узмый. Йә, бу хыянәтме, түгелме? Мин «юк» дияр идем... Яки менә икенче бер мисал. Бер танышым сөйли. Туй барганда тамадалар нинди генә уен уйнатмый бит хәзер. Бу хатынның бер уенда урыны икенче ир белән туры килгән. Ә уенда хәтта күршең белән үбешергә дә кирәк булган бугай. Әлеге хатынның ире туй барганда ук зур гауга куптарган. Хатынга да эләккән, күршегә туры килгән ир-атка да... Ул моны чын-чынлап хыянәт дип кабул иткән – туйны бозган.  

«Ир хыянәт итсә – йортның түбәсе, хатын-кыз хыянәт итсә, өй нигезенә кадәр яна» дигән мәкаль бар безнең халыкта. Шуннан аңлашыла инде ир-атның нигә хыянәтне гафу итмәве.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Боларны бер-берсеннән аерып карарга кирәкме икән? Рухландырмыйча, ашарга гына пешерсә, хезмәтче буладыр инде ул. Ә алиһә ролен генә башкарса, андый хатын-кызны кем дип атарга? «Секс-экскорт» дип игъланнар бирәләр хәзер, әнә шул илһамландыручылар турында сүз барадыр.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

– Әлбәттә, була ала! Әле сезнең белән очрашыр алдыннан көлеп сөйләштек. «Кайбер җавапларны синнән шалтыратып сорармын», – дим. «Әйе, мин бит сине үзеңнән дә күбрәк беләм», – ди. Димәк, ул миңа дус булмый кем була инде?! Дошман белән бергә яшәмәс тә идек... Матур гаиләләрдә хатын дус булырга тиеш дип саныйм. Дөрес, башкача яшәүчеләр дә бар. Ире зур урында эшли, зур кешеләр белән йөри, зур акчалар эшли. «Кыйммәтле тун киясең киләме – ал, иң әйбәт урында ял итәсең киләме – бар. Күңелең булдымы? Шулай булгач, тагын ни кирәк сиңа? Минем эшләргә тыгылма. Сиңа шундый «Мерседес» алып бирерлек ирләр юк әле ул», – ди. Бер-берең белән киңәшләшмәгәч, күңелеңне бушатмагач, нигә кирәк ул парлы тормыш?! Без ата-бабалар яшәгәнчә яшибез. Кайчак талашып та алабыз... 60 ел яшәдек, бер-беребезгә бер кыек сүз әйтмәдек диючеләргә аптырыйм. Бәлки андыйлар да бардыр. Могҗиза кебек...  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 

– Безнең ничек танышканны алдарак сөйли башладым инде. Ачкычларын икенче бер бүлмәдәшләре алып киткән дә, бүлмәләренә керә алмый тора икән болар. Миңа аларның кайсы бүлмәдә яшәүләрен белү кирәк иде. Теләгемә ирештем! Икенче көнне студентларның кичен бер-берсенә чәйгә йөрешә торган вакытына туры китереп, ишекләрен шакыдым. Кемгә өстенлек күрсәткәнемне җайлап кына башкаларга да һәм аның үзенә дә сиздереп сөйләшеп утырдым. Икенче көнне кинога чакырганым истә. Шуннан башланып китте инде... Кичләрен тулай торакның аулаграк почмакларында, тәрәзә төпләрендә сөйләшеп торабыз. Әкренләп кенә аңа миңа кияүгә чыкса ничек әйбәт булачак дигән уйны төшендерә һәм сеңдерә башладым. Бергә яшәү матди яктан да отышлырак дип инандырырга тырыштым. Элек «Азатлык» кебек «дошман» радиосы ничек сөйләп торса, мин дә шулай көн дә бер фикерне пропагандалый башладым... Башкортстанның икебез ике ягыннан без. Май бәйрәмнәренә мин аны үзебезгә кунакка алып кайттым. Дус дип кенә. Әмма әти-әниләргә барыбер белгертәсе килгәндер инде. Ә 9 Майга Зилә мине үзләренә Бакалыга чакырды. Шуннан соң безнең әти-әниләр бер-берсе белән элемтәгә кереп... никах турында килешеп куйганнар. Ә безгә кызык! Ничек була икән ул, карап карыйк дибез, ризалаштык. Никах 11 июньдә булды. Август аенда туй ясадык та бергә укырга килдек. Икәү бер бүлмәдә яши башладык. Бер кичне, элеккеге гадәт буенча егетләр белән каядыр чыгып китәргә җыенганда, кинәт башка суккандай булды: «Миңа ярамый бит хәзер!» Бөтен уем, фикерем, бар булмышым забастовка күтәрде – ничек ярамый? «Син бит инде өйләнгән кеше», дим үз-үземә. Башлы-күзле булуымны шунда аңладым. Туйда утырганда моны тою барлыкка килгән иде анысы. Әмма дусларга ияреп үзем теләгән җиргә чыгып китә алмавымны барыбер ахыргача күз алдыма китермәгәнмен. Минем – өченче, Зиләнең – икенче курста укыган чагы бу.  

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

– Бу хакта уйлаганым бар минем. Зилә әниемә охшамаган: йөз-кыяфәте белән дә, холкы белән дә. Әмма үзем дә сизмәстән, әнинең яшь чагын хәтерләткән кызларга карап куйганымны беләм. Яратып, үз итеп, ошатып... Юлыма Зилә очрамаса, ихтимал, әни кебек кызны сайлаган булыр идем... Мин үзем бар яктан да әнигә охшаган. Бәлки шуңа да Зиләгә әни белән дә уртак тел табу җиңел булгандыр. Араларында беркайчан бернинди конфликт чыкмады. Зиләнең әнисе белән минем арада да киеренкелек туганы юк. Баҗай белән: «Безнең әби шәп!» – дип гел аны мактыйбыз. Жәл, әтисе иртә мәрхүм булды, 60 яшендә кинәт йөрәк белән китеп барды. Әйбәт кеше иде... 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Монда бертөрле генә җавап биреп булмыйдыр. Бу ситуациядә хатын белән ир үзләрен ничек тотачак – бар да шуңа бәйле. Акыллы хатын булса, ирен бөгеп маташмаячак, әлбәттә. Бер танышларымны мисал итеп китерергә була. Аларда ирнең бер дә исе китми хатынының күбрәк эшләгәненә. Үзен әйбәт хис итә. Хатын тагын да күбрәк акча эшләсен иде дигән теләктә кала әле... Тормыш бертөсле генә бармый. Бездә дә Зиләнең күбрәк акча эшләгәне булды. Үз тырышлыгыбыз белән генә мал табып көн итәбез. Әти-әниләр авылдан бәрәңге, ит белән генә ярдәм итә алды – калганын үзебез булдырдык. Казанга мин икенче югары белем алырга килгәч тә, икебез дә шунда ук эшкә урнаштык. Зилә бүгенгәчә шул мәктәбендә укытып йөри. Татар телен яңача укытучыларның берсе буларак танылды. Ә мин бер гимназиядә музыка укыта башлаган идем. (Тик музыканы моны үзе теләгән кешегә генә укыта алам икәнен бик тиз аңладым...) Укыттым да, Харис Нигъмәтҗанов ансамблендә дә эшләдем. «Газпром»да эшләп, шактый зур акчалар алган чакларым да булды. Ә хатын-кызның хезмәт хакы азрак икән, аның бит әле өйдә дә эше күп – шулай үлчәүләр тигезләшә. Монысын да онытырга ярамый.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

– Бик әйбәт карыйм. Әмма кыз бала егет кеше алдында үзенең дәрәҗәсен саклый белсен. Монысы мөһим фактор. Шушы көннәрдә күргән бер күренеш гел күз алдымда. Подъезд ишеге төбендә егет белән кыз кочаклашып басып торалар. Егет тәмәке тарта, төпчеген суыра да, төтенен кызның битенә чыгара. Мескен кыз...  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Үзем буйга бик зур булмаганга әллә көнләшеп сөйләвемме икән, әмма мин инанып әйтә алам – хатын-кызны ир-атларда буй-сын җәлеп итә. Аңа мәһабәт буйлы ирләр кирәк. Кайберсе хәтта акылына да карамый, ул хакта, гомумән, уйлыйсы да килми. Үзе теләгән сыйфатларны башында әлеге ир-атка «тагып» куя да... Ә теге ир-атта ул күрергә теләгән сыйфатларның эзе дә булмаска мөмкин.  

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?  

– Юк, алайдыр дип уйламыйм. Хатын-кызлар үзе уйлап чыгарган миф бу. Ир-атлар белән аралашуда берәр фиаско булганда, «мин чибәр, көчле шул, алар шуңа миннән курка», дип әйтергә маташалар. Хәер, юл йөрү кагыйдәләре түгел бит – төрле очраклар бардыр. Хәзер җәмгыятьтә шундый бер төркем хатын-кызлар барлыкка килде. Параллель тормышта яшәүчеләр. Гаепләү түгел бу... Алар байлык эчендә, муллыкта үскән. Дөньяның ачысын-төчесен белми, объектив фикер йөртми. Күп ир-ат мондый хатын-кызны урап уза. Курыкканга түгел. Аның белән ничек башыңны бәйлисең – әле бит көн итәсе дә бар...  

Көчле һәм чибәр хатын-кыз акыллы да икән, бу бит үзе бер байлык!  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Шушы көннәрдә генә булды бу хәл. Тар гына юлда ике машина очраштык. Каршыдагы машина руле артында яшь кенә кыз иде. Кагыйдә буенча, ул үтеп китәргә, аннары мин кузгалырга тиеш. Әмма ул туктады һәм беркая да китәргә җыенмый. Минем төтен булып юкка чыгуымны көтте бугай. Машинам белән бергә... Тик мин беркая да юкка чыга алмау сәбәпле, башта сабыр гына көттем. Аннары аңа юлны үзем күрсәтеп карадым. Барыбер урыныннан кузгалырга җыенмады. Әле миңа бармак белән ямьсез ишарә ясый: мин түгел, үзең теләсә нишлә дип әйтергә теләве. Нинди логика белән уйлагандыр, нигә проблема тудыргандыр, аңламадым. Карап-карап тордым да, икенче юлга чыгып, шуннан китеп бардым – ягъни мәсәлән, бу «каршылык»ны урап уздым.  

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы? 

– Мондый хәлгә еш очрадым дия алмыйм – Зилә андый түгел. Без һәрвакытта да консенсуска киләбез. Докладларын тыңлагач, Сталин үзенең хәрби начальникларына: «Барыгыз, күрше бүлмәгә чыгып тагын бер кат уйлап карагыз», – дия торган булган. Мин дә шулай. Әгәр ул бик инанып исбатлый икән, күп очракта юл куярга тырышам – димәк, белеп сөйли. Зилә белән беренче көн генә яшәмибез бит инде – ул зирәк хатын. Хәер, ул үз туксанын туксанлаганда, мин дә үземнекен исбатларга тырышып караган чаклар да булгалый.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора.  

– Ятып тора икән, димәк, ул, чыннан да, бик арыган яки чирләргә маташуы. Нишлисең, аңлыйсың... Тик мин беркайчан ач калмыйм. Мәсәлән, бәрәңге яратам – тулай торакта яшәгәндә без аны 10 минут эчендә пешерә идек. Кафега чыгып китмим, пиццага да заказ бирмим – миндә андый гадәт юк. Кул астында нәрсә бар, шуннан нидер пешерәм. Һичьюгы, чәй булса да кайнатып эчәм. Шәһәрдә яшибез ләбаса: печән чабып кайтмаган, таш ярмаган. Без күбрәк мораль-психологик яктан арыйбыз. Көннәр буе печән чабудан аерыла бу: авылда кырдан кайткач, тамак ялгыйсың да кабат нидер эшләргә әзер буласың. Ә монда каядыр барып ике җыр җырлыйсың да, өйгә хәлең бетеп, сыгылган лимон кебек булып кайтып керәсең. Энергияң бик күп китә.  

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?   

– Бүләк ошамаска мөмкин дип башыма да кергәне юк иде... Хәер, зурдан кубып бүләк бирешү гадәтебез дә юк. Туган көн үткәрү традицияләре без үскәндә булмады бит. Зилә дә, кызым Айсылу да миңа ни кирәген белә – күп вакыт бергә үк чыгып алабыз да. Сәхнә кешесенә еш кына костюм кирәк инде... Җырчы кешегә чәчәк биргәлиләр – Зиләгә шуларны алып кайтам. Сатып алганым да юк дисәм... Күптән инде бер кочак розалар бүләк иткән идем. «Нишләп акча бетереп бу кадәр алдың?» – диде. Шулкадәр зур бәйләм алмый идем. Уфада чак әле бу. Чәчәк сайлап торганда Айдар Галимовның хатыны Зилә килеп очрады. «Менә монысы матур», – дип ул күрсәтте. Аның алдында махы бирәсе килмәде инде... Соңгы чәчәк бәйләмнәрен Зиләгә малайлар тугач алган идем. Уллар туу әти кешегә зур шатлык бит. Ильяска – 15, Мансурга 14 яшь инде. Концерттан кайткан чәчкәләр белән канәгатьләнәбез. Укытучы бит – үзенә дә гел биреп торалар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец ир. Бик хормэт итэм. Акыллы.

    Хәзер укыйлар