Логотип
Пар алма

Сиңа гына тарта күңел...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Хәбир ИБРАҺИМ (АХИР) язучы, шагыйрь, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучыларның А. Алиш, Ш. Маннур премияләре лауреаты;
 гаилә стажы – 29 ел; 
балалары – ике бала атасы. 
 
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Ни генә булмасын, иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә, киеменә, йөрешенә игътибар итәсең. Пөхтә, матур киенгән кызлар, ханымнар һәрвакыт хөрмәт уята. Алардагы пөхтәлек, гүзәллек мәхәббәт хисен көчәйтә. (Тагын озын чәчле кызларга күз төшмичә калмый,  билгеле. Су анасы – минем өчен эталон!)

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
Барысын да – чөнки ул хатын-кыз!  Гомумән, хатын-кызларга үпкәләргә ярамый, аларга үпкәләп йөрү – язык гамәл. Нинди генә очракта да ир булып калырга кирәк. Яшермим, яшь чагымда үпкәләгән, хәтта рәнҗегән чакларым да булгалады. Еллар узган саен, мин ул «чир»дән арына бардым. Күп очракта хатын-кызны түгел, үземне гаепләргә өйрәндем.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
Яратмавын... Үзеңне яратмаганын сизәсең дә, югаласың. Югалу – ул инде шулай ук гафу итмәү дигән сүз. Ләкин мәхәббәттән качып булмый, диләр бит. Күп очракта, чынлап та, кача да алмыйсың – яңадан әйләнеп кайтасың. Әлбәттә инде, синең өчен бик тә якын кеше булса, сине кире кабул итсә, онытмаса, гафу итсә...

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
Икесе дә якын. Мин моны язучы буларак әйтәм. Тик ир-атны илһамландыручы алиһәләр нигәдер өйдә утырмый, кайдадыр йөри кебек. Нинди генә чибәр, акыллы булса да, өйдәге хатын алиһә булудан туктый. Ул партнерга әверелә. Тормыш матавыклары хисләрне җимерә, чөнки бергәләп көнкүрешне алып барырга, көн саен туып торган  проблемаларны хәл итәргә кирәк. Тегесе кирәк, монысы кирәк, тегесе җитми, монысы  җитми... Матур итеп киенсә, бизәнсә дә, хатының инде барыбер алиһә була алмый, чөнки ул... хатын, закунлы хатын. Әмма өйдә тынычлык, комфорт тудыра алган хатын ул һәрчак зур хөрмәткә лаек. Күрәсең, хатыннан иң элек шул нәрсә таләп ителә, шул көтелә.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
Яшь чакта «дус» дип әйтеп булмый әле, ә менә азрак олыгая башлагач – әйе. Хатын шул тиклем якын кешегә әйләнә, аңар хәтта орынырга да базмый башлыйсың. Монысы шаярту инде, билгеле... Бер түбә астында  яшәгәч, тормышны бергә алып баргач, дус булып яшәмичә дә булмый. Дуслык – тормыш китереп куйган мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
Хәтерлим... Мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Шул төнне үк  яраттым. Икенче көн иртән инде тәкъдим ясадым. Ә ул каршы килмәде... Танышу, бер-береңне табу, кавышу – барысы да язмыш инде ул. Мине ул көнне башка кыз белән таныштырырга тиешләр иде. Олы апамның танышы, бухгалтер кыз, диделәр. Ләкин аның янына барырга чыккач, ниндидер йомыш белән апамның башка бер танышларына керергә кирәк булды. Киләчәктә «әби» дип дәшәчәк кешемнең фатирына кергәнебезне кайдан белим?! Шунда мин аның бердәнбер кызы белән таныштым да инде. Әйткәнемчә, бер күрүдә ошаттым. Шуннан соң апага: «Мин теге бухгалтер кызың янына барып тормыйм инде, апа, шушы кызга гына өйләнәм!» – дидем. Апа башта бик аптырады, аннан минем белән килеште. 
Минем хатыным гади, аңлаешлы, җирдә нык басып тора – күктән йолдыз чүпләми. Өйдә минем үзем кебек тагын бер хыялый яшәсә, тормышны алып барырга авыр булыр идек кебек. Дөрес, кайвакыт янәшәдә андый хыялый затны да күрәсе килә, ләкин бу бары тик хыял гына булып кала... Өйләнү, әйткәнемчә, язмыш инде ул, ә язмыштан берничек тә качып булмый. Шуңа күрә дөрес өйләнмәдем яки дөрес кияүгә чыкмадым, дип зарланудан ни файда?

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Инкарь итә алмыйм, мөгаен, шулайдыр. Менә минем хатыным әниемә охшамаган дип әйтер идем, кайбер охшашлыклар да бар бит! Әнием аш-су әзерләүгә бик оста иде – хатыным бу яктан аны да уздыра. Әнием сабыр, тыйнак кеше иде, барына канәгать була белде  – хатынымның да тормышка таләпләре зур түгел. Әнием беркайчан тавыш-гауганы яратмады – хатыным да, кайчакта бераз кызып алса да, тиз тына, үч сакламый,  миңа булган үпкәләрен тиз оныта. Шуңа күрә дә без аның белән утыз елга якын инде бергә яшибез.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
Тормыш ул шундый нәрсә: бүген ире күп табарга мөмкин, иртәгә – хатыны... Җәмәгатем миннән акчаны күбрәк таба дип борчылган ирләрне аңламыйм. Кем генә тапса да, иң мөһиме – акчаның өйгә, балаларга кайтуы, читкә китмәве. Дөресен әйткәндә, акча табуы кемгә дә җиңел түгел хәзер. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Әгәр дә ул кыз сиңа ошый икән, аның беренче булып сүз кушуы икеләтә  бәхет ләбаса! Шулай да табигате буенча хатын-кыз тыйнак, сабыр булырга тиеш дип санала, активлык иң элек ир-атлардан көтелә. Ләкин бөтен кеше дә бертөсле була алмый бит. Яшь чагымда, мәсәлән, мин үзем дә артык кыюсыз идем, кыз бала буй җитмәс бөек сер булып тоела иде. Хәзер үзгәрдем, чөнки ул минем өчен сер булудан туктады.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Хатын-кыз колак белән тыңлый, шуңа күрә сөйләшә белү, «сайрый» белүдер. Ләкин буең, кыяфәтең, аз гына матурлыгың булмаса, күпме генә сайрасаң да, аларны үзеңә каратуы читен булыр иде. Без, ирләр, хатын-кызның матурлыгына караган кебек, алар да безнең тышкы кыяфәтебезгә игътибар итмичә калмый. Ир кеше көчлеме-түгелме,  аягында нык басып торамы-юкмы – моңа да битараф түгелләр. Акча таба беләме, ышанычлымы,  ир белән хатын-кыз буларак, бер-берегезгә туры киләсезме-юкмы – болар да соңгы урында түгел. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Иҗат кешесе булгач – иҗади ягыма. Язучылык эшенең никадәр авыр, катлаулы һөнәр булуын аңласын иде. Мин бит дәүләт эшендә эшлим, иҗатка кич кайткач яки ял көннәрендә генә тотынам. Тик бер генә хатын-кыз да иҗат эшен эшкә санамый, аны хобби дип кенә уйлый. Иҗатның бөтен җелегеңне суырганын аңларга теләми ул. Ходай тарафыннан бирелгән сәләт һәм бәхет  – катарсис гына түгел, җәза да бит ул иҗат.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
Мине куркытмый... Күп кенә туташ һәм ханымнар үз чибәрлекләрен күрә белми, үзләрен чибәр дип санамый. Тик, кызганыч, әгәр дә чибәр хатын-кыз үзенең чибәрлеген аңласа, ул күп очракта уйный, кылана, сайлана башлый. Ә сайлануның кайда алып барганын барыбыз да яхшы белә: ялгызлар арасында чибәр ханымнар, туташлар шактый. Чибәрлек төс-кыяфәттә генә түгел, күңелдә, җанда да булсын иде дә бит... Җирдә фәрештәләр аз шул.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Хатын-кызларга багышлап мин шундый шигырь язган идем:
Кызыксыну уяталмас көн кичергән җылы ояң,
Кызык миңа синең гүзәл эчке дөньяң.
Ул бүленгән меңәрләгән, йөзәрләгән кисәкләргә,
Шуңар күрә мөмкин түгел аны үлчәп-исәпләргә.
Шуңар күрә сине эзли, сиңа гына тарта күңел,
Беләм ләкин бу дөньяда сине (хатын-кызны) аңлау мөмкин түгел.
Андый очраклар күп булды. Язып, сөйләп тормыйм. Алар – минем әсәрләремдә.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Юл куймыйча ярамый... Хаклы булсаң да, кайчакта үзеңне хаксыз итеп танырга мәҗбүр буласың. Алла сакласын, юк кына нәрсәдән дә зур тавыш-гауга чыгуы бар. Җәмгыятьтә болай да кушылудан бигрәк, аерылышулар күбрәк хәзер. Холыкларыбыз туры килмәде, дип, яшьләр, әнә, җиңел генә аерылыша да куя. Шул ук вакытта балалар хакына, йә булмаса, әти-әнигә борчу салмыйк, дип яшәүчеләр дә күп. Бәлкем, шулай дөресрәктер дә.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора... 
Хатын – повар минем, аш-суга бик оста. Шуңа күрә мин кайтышка өйдә ашарга пешмәгән очракларны хәтерләмим. Ул яктан мин бәхетле. Хатын-кызның юньләп ашарга пешерә белмәгәне дә шактый аның. Бу очракта аларны сүгеп тә, әрләп тә ашарга пешерергә өйрәтеп булмый, бары тик тешеңне кысып түзәргә генә кала. Хәер, без – ирләр үзебез дә алтын түгел бит инде:  кимчелекләребез, җитешмәгән якларыбыз аларныкыннан да күбрәк...

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме?
Мин үзем тиз җыенам. Көттергәч, ачу чыга, билгеле. Тик түзәргә туры килә – түзми кая барасың?! Теләсә кайсы гаиләнең нигезендә, яратудан кала, түземлек, сабырлык ятадыр. Шулар булмаса, гаилә дә юк  – ул бик  тиз таркала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар