Логотип
Пар алма

Мин хатын-кыз белән ихлас

Илфат ХӘКИМОВ, Әтнә районы Тукай исемендәге хуҗалык директоры:
гаилә стажы – 15 ел.
Балалары: Ислам – 14 яшь, Мәдинә – 9 яшь.


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
- «Сөембикә»не укучы ханым һәм туташларга охшар өчен: «Эчке дөньясына», – дип җавап бирәсем бик килсә дә, дөресен әйтим – иң элек хатын-кызның киеменә игътибар итәм. Аннан соң инде башкасына... Киендереп куйсаң, теләсә кайсы хатын-кыздан курчак ясарга була.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
- Яраткач, бөтен сыйфатларын да гафу итәсең.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Алдагы җавабым хак.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
Бу очракта, урыс әйтмешли, «два в одном» булса яхшы инде: ирне илһамландыручы хуҗабикәләр. Бер мәзәктәге кебек, кунакта – гүзәллек патшабикәсе, аш бүлмәсендә – хуҗабикә, йокы бүлмәсендә – сөяркә...

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Элегрәк мин ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка бөтенләй ышанмый идем. Әле дә ул фикердән ерак китмәдем. Әмма бер гаилә булып озак яшәүче ир белән хатын арасында дуслык була ала икән. Унбиш ел бер гаилә булып яшәгәч, Алсу белән без әле моны яңа тоя, аңлый башладык. Ә чит ир белән хатын арасында дуслык була алмый, андый мөнәсәбәтләр нигезендә кайсы да булса якның файда алу омтылышы ята.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
Без Алсу белән Казан мәдәният институтының актерлык бүлегендә бергә укыдык. Беренче курс азагында очрашып йөри башладык. Гадәттә, минем көнчелек аркасында (ә мин бик көнче!) еш кына талаша идек. Аннары, әлеге дә баягы, минем үҗәтлек аркасында (үҗәт тә әле мин!) кабат дуслаша идек. Безнең курста укыган бөтен кеше Алсуга: «Чыкма Илфатка кияүгә – бәреп үтерә ул сине көнләшүеннән», – дип әйткән... Диплом алган көнне дә буран уйнатып кычкырыштык. «Инде монысыннан соң бергә була алмабыз...» – дигән идем үземә... Шулай таралыштык, ә җәй көне, уйламаганда-көтмәгәндә, Бауман урамында күзгә-күз очраштык. Язмыштыр инде – шунда бер-беребезне үлеп сагынганны, беребездән башка беребез тора алмаганны аңладык... Озак та үтмәде, мин Алсуга тәкъдим ясадым...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Килешеп бетә алмыйм бу фикер белән. Әмма шуны әйтә алам: урамда берәр хатын-кызга күзем төшсә, ул, гадәттә, минем хатыныма охшаган була.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Миңа калса, хатын ирдән күбрәк мал табу – ул дөрес түгел, табигый түгел. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, ләкин ир бу очракта үзен ничек тотарга тиеш – белмим, аның хәленә керә алмыйм, керергә дә язмасын! Бүгенге көндә, Аллага шөкер, гаиләнең матди тотрыклылыгы минем өстә, бу яктан ир вазыйфасын үтим, киләчәктә дә шулай булырга язсын. Бүтән гаиләләргә дә шуны телим! Хак динебездә ир белән хатын вазыйфалары бик дөрес билгеләнгән. Хатын-кызның төп бурычы – гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, югарыда әйтелгәнчә, ирне илһамландыру. Ә хатын иреннән күбрәк мал таба башлау, йөз процент ышанып әйтәм, гаиләнең тотрыклылыгына зыян китерә. Сәламәт гаилә булмаячак ул, андый гаиләдә балалар да дөрес тәрбия алмаячак, әтине – әти, әнине әни, дип танып үсмәячәк. Мин үзем, тормышта катлаулы мәсьәләләр туганда, шәригать кануннарына мөрәҗәгать итәм. Бөтен сорауларга да аңлаешлы җавап бар анда. Гомумән, барлык гаиләләр дә мөнәсәбәтләрен шәригатькә таянып корса, бик күп проблемалардан азат булырлар иде. Гаилә мөнәсәбәтләреннән башлап, югарыга таба – туганлык, милләт, ил, дәүләт дәрәҗәсендә дә тотрыклылык булыр иде.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Маңгайга бәреп: «Мин сине яратам!» – дип әйтүләренә тискәре карыйм, әлбәттә. Ләкин хатын-кыз сөюен сиздерергә тиеш, дип әйтмим – ул аны барыбер сиздерә инде, ир-ат аның хисләрен арка мие белән дә тоя. Шулай да, хатын-кызның беренче булып: «Яратам!» – диюен хупламасам да, без, ир-ат арасында кыюсыз, кирәгеннән артык тыйнак кардәшләребез барлыгын да истән чыгармаска кирәк. Үзенең юлдашы итеп шундый ир-атны сайлаган хатын-кызлар бар икән инде, искәрмә рәвешендә аларга беренче адымны ясарга ярый. Мәңге дә беренче булып авызын ачмаячак андый зат белән бер-берсен тапканнар икән, хатын-кыз дилбегәне үз кулына алсын да, бәхетле булсыннар.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Хатын-кызны үз-үзен булдырган ир-ат җәлеп итә, урысча әйткәндә, «состоявшийся мужчина». Матди өлкәдәме, рухимы – аерма юк, иң элек ир кеше шәхес булырга тиеш. Мөһим түгел – юктан миллион эшләгән эшмәкәрме ул, сәнгатьтә үз юнәлешен тапкан хәерче рәссаммы – хатын-кыз өчен ул үз өлкәсендә билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән, нинди дә булса даирәләрдә танылу тапкан кеше булырга тиеш.

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Мин яшь чактан ук, йомшартып әйткәндә, чибәрлек белән аерылып тормадым. Шулай да, мактану дип кабул итмәгез, беркайчан да хатын-кыз игътибарына мохтаҗлык кичермәдем. Ник алай, үзем дә аңламыйм... Мәктәптә укыган чакта бик хөрмәт иткән дус укытучы абый (аның кызы белән бергә укыдык) фән генә түгел, тормышны да өйрәтә иде миңа. Аның киңәшләре күп ярдәм итте, шулай да берсе белән тулысынча килешмәдем һәм килешмим. «Хатын-кыз белән аралашканда бик ихлас булырга ярамый», – дия торган иде ул. Ә мин уйлыйм – ихласлылык кирәк! Мәктәптә укыганнан алып бүгенгәчә нинди яшьтәге хатын-кыз белән аралашсам да – сабый баламы ул, җиткән кызмы, олы ханыммы, ак әбиме – мин гел ихлас булырга тырышам.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
Артык чибәрләрдән мин куркам... Андыйлар янына барып, сүз кату турында әйтмим – анысы проблема түгел. Үтә чибәрләрнең тотрыксыз булуларыннан куркам. Андый гүзәлләр гел игътибар үзәгендә, комплиментлар да кирәгеннән артык ява аларга, машинада барсалар да, шоферларның күзе аларда. Мондый караш, миңа калса, аларны боза, шайтан котырта башлый һәм ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Ә көчлеләр мәсьәләсенә килгәндә, иң элек бит андый хатын-кызлар көчләрен гаиләгә түгел, карьера ясауга, ир-ат белән тигезлек дәгъвалауга юнәлтә, хәтта өстен чыгарга тырыша. Курыкмыйча, санамыйча бала табуга, шуларны чын кеше итеп тәрбияләп үстерүгә сарыф итсен иде хатын-кыз Ходай биргән егәрен.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Ирләр арасында – хатын-кыз кебек, хатын-кыз арасында ирләрчә фикерләүчеләр бар, әлбәттә. Ә гомумән алганда, хатын-кызның фикерләве, минемчә, турырак, алар эшнең башын уйлый да, ахырын уйлый, ә шул аралыкта булган процесста артык төпченеп тормый. Ә ирләр исә ниндидер мәсьәләне хәл иткәндә, тирәнтен кереп, менеп-төшеп фикер йөртергә ярата. Хатын-кызның фикерләве өскерәк яссылыкта ята, ирләрнеке тирәнрәк урнашкан. Ләкин көнкүреш мәсьәләләрендә хатын-кызның фикерләве шактый сай ятса да, глобаль мәсьәләләргә килгәндә, алар бик тирәнтен фикер йөртергә сәләтле. Глобаль, дип мин Барак Обаманың сәясәтен түгел, ә гаиләне саклау мәсьәләсен әйтәм. Менә ул өлкәдә хатын-кызның фикерләве, хатын-кызның роле искиткеч зур. Үзебезнең гаиләдән чыгып әйтә алам: бүгенге тигезлегебез, иминлегебез нигезендә әнием мәрхүмәнең зирәклеге дә, Алсуның сабырлыгы да – ахыр чиктә, шул «хатын-кыз логикасы» ята.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Ир-ат – хатын-кызны, хатын-кыз ир-атны аңламаган очраклар күп була инде ул. Аларны хәтердә саклау да, сәбәпләрен ачыклау да кирәкми, минемчә. Чыннан да, ике галәм инде без. Ә галәмнең чиксезлеген, хисапсыз серләрен акыл белән барыбер аңлап бетереп булмый – ышанырга гына кала. Ир белән хатын арасында да шулай – ике галәм булып яшәп тә, бер-береңә ышанырга гына кирәк.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Ачы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бу очракта исбатлау бернинди нәтиҗә бирмәвен раслыйм. Яшьрәк вакытта исбатларга тырыша идем, яши-яши моның файдасыз икәнен аңладым. Вакыт узгач, хатын үзе килә ул кирәкле фикергә. Тик шулай да була: кайчак үз карашыңны исбатлаудан баш тарту гаеп итеп тә кабул ителергә мөмкин – нишләп син әле минем белән бәхәсләшмисең, әллә битарафмы, янәсе?!

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора.
Мондый очрак безнең гаиләдә булырга мөмкин түгел һәм аның сәбәпләре күп. Беренчедән, минем Алсуым – энергиясе ташып торган хатын. Мин аның диванда ятып торганын күз алдына да китерә алмыйм. Икенчедән, без Алсуның әнисе белән бергә яшибез. Шуңа күрә бездә ашарга пешми калу түгел, ә пешергәнне ашаучы булмау мәсьәләсе генә туарга мөмкин.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.
Безнең гаиләдә, киресенчә, мин пунктуальлек белән мактана алмыйм. Берәр җиргә җыенсак, Алсу инде әллә кайчан әзер була, ә мин әле йә телефонда, йә телевизор каршында яки бөтенләй эштән кайтмаган булам. Яисә инде йөгерә-йөгерә юынып, киенеп йөрим. Шуңа күрә мин түгел, Алсу минем белән көрәшә, ачуланып та карый. Ничек кенә булмасын, әлегә бу көрәштә хатынга җиңелгәнем юк!

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
Чынлап әйтәм, ошамаган бүләкне мин хәтерләмим. Беренчедән, мин беркайчан да ниндидер зур бүләк өмет итмим – игътибары кадерлерәк. Икенчедән, мин үземне зәвыклы кеше, дип санап йөрсәм дә, Алсуның зәвыгы минекеннән күпкә өстенрәк. Миңа нәрсә ошыйсын Алсу үземнән яхшырак белә. Бер истәлекле көнне дә онытып калдырганы юк. Ә миндә бар андый гөнаһ... Әле күптән түгел, йокларга яткач: «Бер чәчәк тә бүләк итмәдең, ичмасам!» – диде. Нинди көн иде соң бүген, дип башымны ватам. Өйләнешкәнебезгә 15 ел икән... Эш белән хәтердән чыгып киткән, дип акланасым килми. Нәрсә өчен эшлибез соң – шул гаилә иминлеге өчен бит! Тик онытылган шул, онытылган... Хатыныңның туган көнен мәңгегә истә калдырыр өчен бер тапкыр онытып кара, диләр бит. Иншалла, гаиләбез туган көнне бүтән исемнән чыгармам!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    МОЛОДЕЦ!!! ЧЫН МУЖИК!!!

    Хәзер укыйлар