Логотип
Пар алма

Хатынымны урлап киттем

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь;
өйләнгән; гаилә стажы — 21 ел; ике бала атасы. 


Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Һәр ир-ат кебек башта буй-сынына игътибар итәм, әлбәттә. Башкача акыл сатсалар, ышанмагыз. Аннары күзенә карыйм. Дикъкать белән карасаң, күбесенең буй-сыны бөтенләй кызыксындырмый башлый. Шулай да бер нәрсәне онытырга ярамый: без язучы да бит әле. Язучының күзе бөтенләй бүтән аның, башкалар игътибар итмәгән нәрсәләргә дә күз төшерә һәм, үзе дә сизмәстән, хәтеренә салып куя. Язганда кирәге чыгарга мөмкин. Хәер, моның өчен әллә ни зур талант та кирәкми бугай. Хатын-кыз, төрле сәбәпләр аркасында үз-үзенә кул селтәмәгән булса, башка җенестәшләреннән аерылып торыр өчен җанын да бирергә әзер. Язучы өчен монда табыш, һи-и... Әлбәттә, бик үзенчәлекле хатын-кызлар да була, монысы аның нәселенә, тәрбиясенә, белеменә бәйле. Бер ишарәсе үк синең күзеңне «бәйләп» куюы мөмкин.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Җиңел акыллылыкны... Бу сыйфат хатын-кызга килешеп тора. Гомумән, гафу итәргә-итмәскә мин кем соң әле? Хатын-кызның кайсыдыр сыйфаты ошамый икән, читкәрәк кит. Кач! Инде һаман аралашасың икән, димәк, күнеккәнсең. Иң мөһиме күнегүдә... Кеше тәмугка да күнегә, диләр бит. Шул күнегә белү сәләте кешелек дөньясын саклап калган да, минемчә.

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Хыянәтне. Хәер, аңа да күнегүчеләр бар. Яман сыйфатлар кешедә, шул исәптән, хатын-кызда да, күп инде ул. Мәкер, көнләшү, ялган... Әгәр барысын да гафу итми яшим дисәң, бөтенләй яшәмәскә кирәк. Үз-үзеңне яман сыйфатлардан тыя белү механизмын ничек гамәлгә кертергә? Тәңредән курку хисе генә кешене ниндидер кысаларда тота ала. Дәһриләр өчен, әлбәттә, «җинаять кодексы»ның кырыс булуы кирәк. Ләкин югары фәлсәфи биеклеккә, рухи сафлыкка ирешкән кеше бар нәрсәне дә кичерә. Кичерә һәм үз юлы белән китә. Бәндәнең нинди «җимеш» икәнен белә бит ул. Мин андый биеклеккә ирешмәсәм дә, кеше турында бик үк югары фикердә түгел.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы-алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсысы якынрак?
Мин оригиналь түгел: ир-ат йөрәгенә юл – ашказаны аша. Ач кешенең ачуы яман. Аның өчен бер тузан бөртеге дә ызгыш чыганагы булырга мөмкин. Тук кеше юк-бар белән вакланмый. Шулай да мин хатын-кызны болай икегә бүлмәс идем. Хатын-кыз да, ир-ат кебек үк, уңганга һәм уңмаганга бүленә. Пешерә белгәне җыештыра да белә.

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы? 
Бергә-бергә озак яши алсаң, дус кына түгел, ул тумачага әверелә. Шулай ук гомер буена күңелләрендә үзара дошманлык хисе асраучылар да бар. Сиздерми йөрсәң, үтә инде ул. Гомерне әйтүем. Бервакыт Әхәт Гаффарның хикәясе чыккан иде. «Хатыным һәм дустым Фәридәгә» дип багышлаган. Ул чакта миңа бу бик сәер булып тоелды. «Хатын» төшенчәсе бүтән терәүләргә мохтаҗ түгел югыйсә. Чехов әйтмешли, «жена есть жена».

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
Нинди тәкъдим? Ә-ә, өйләнергә! Мин аны урлап кайттым. Мин бит соң өйләндем. Утыз ике тулып килә иде. Авылга кайткан саен әнәй колак итен ашый: кайчан өйләнәсең, янәсе. Ә егерме биш яшьләрдән соң өйләнәсе бик килми... Ләкин әнәй битәрләве... «Өйләнәм!» – дидем Яңа елга кайткач. 1994 елга керергә дип сәгать курантлары сукканда урлап кайттым бакча күршесе булган яшьти-нең сеңлесен. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, яшьти үзе дә килеп җиткән. Ул әле үзе дә өйләнмәгән иде, әллә шуңа кәефе кырылган... Сеңлесен чакырып чыгарды: «Ихтыярың-нан башка урладымы?» – дип сорый. «Үз ихтыярым белән урлады», – дип җавап бирде сеңлесе, ягъни минем кәләш. Яшереп тормыйм, абыйсы әллә алып китәргә җыенамы, дигән нәни генә өмет тә кузгалып алган иде күңелдә.
Тик ул тынычланып кайтып китте. Шула-ай... Бар иде яшь чаклар, утыздан ашкан дәверне яшь чак дип атасаң инде... Кыз урлау! Бездә шундый гадәт бар иде. Кыз белән килешәсең дә урлыйсың. Уңышлы урлаганмын, күрәсең – әлегә кадәр бергә яшибез.

Ир кеше, хатын итеп, әнисенә охшаган кызны сайлый...
Бу шулайдыр. Тик моны шактый яшәгәч кенә аңлый-сың. Үзең сайлаган очракта, билгеле. Еш кына кыз үзе сайлый бит. Акыллысы аны сиздерми генә. Егет үзе сайлаган кебек оештыра сценарийны. Кыз, әлбәттә, күңеленнән әтисен күздә тота. Хәзер элеккеге җәмгыять сыйныфлашты бит. Монда инде әти-әнинең роле зурая. Алар холыкла-ры­ның кодаларныкына охшавын теләр микән? Хәер, нәфес җәһәтеннән алар болай да охшаш булачак инде.
 
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Күләгәдә. Ул инде, бичара, күләгәдә булырга мәҗбүр. Хәзер моңа беркем дә гаҗәпләнми. Кешелек җәмгыяте баштүбән килде бит. Телевизордан күрәбез: Көнбатыш илләренең башкалаларында йөзәр меңләгән кеше гей-парадка чыга. Сабый кызлар, сәхнәгә чыгып, чибәрлек ярышында катнаша. Аларны сайлап алалар. Саный китсәң... Мин морализатор түгел. Һәм мин берни дә үзгәртә алмыйм. Ләкин ир-ат белән хатын-кыз үз урыннарын белми башласа, бу инде Һәлакәтнең башы. Димәк, Ахырзаманга ерак калмаган.

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Бу яшемдә яхшы карыйм. Тик инде моңа өметләнү үзе үк мәгънәсезлек. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Ә гашыйк булган кыз мәхәббәтен белдерергә җаен таба инде ул. Аның арсеналында меңнәрчә ысул. Фатих Хөсни, мәхәббәт тарихын язганда, үзенә хас юмор белән, булачак хатынының чишмәдән кат-кат су ташуын искә ала. Чөнки чишмә юлы ул кунакка кайткан өй каршыннан үтә икән. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Хатын-кыз ир-атка караганда меркантильрәк, нәфселерәк (Пушкинның «Алтын балык» әкиятен искә төшерегез). Күбесен, тәгаен, ир-атның кесәсе җәлеп итә. Әмма кызларны гына гаеплисем килми. Телевидение, интернет, газеталар – карагыз! – эшләмичә генә матур, бай яшәү турында тоталь пропаганда, коткы уздыра. Шундый пычрак зилзилә эчендә «Тургенев яки Әмирхан кызлары» булып калу мөмкинме? Нишлисең, хатын-кызның җиңел генә бәхетле буласы килә, үз учагын корасы килә. Тик тормыш кино түгел шул.

Хатын-кызның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Мин ихлас! Әйтүемчә, инде мин шактый өлкән кеше, хатын-кыз игътибарын өметләнеп йөрү көлке булыр иде. Җенси игътибар турында әйтүем. Ә болай игътибар үзәгендә буласы килү теләге һәркемдә бардыр инде ул. Сәхнә кешеләрендә, сәясәтчеләрдә ул көчлерәк тә була. Юкка гына аларны публичный һөнәр ияләре дип әйтмиләр бит. Публичный! 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. 
Ир-аты нинди бит?! Чиләгенә күрә капкачы. Хатынының чибәр һәм җәмгыятьтәге югары урыны белән горурланучылар да бар. Нәрсә сөйләп торырга, кол булудан ләззәтләнүчеләр дә еш очрый.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Икесе ике галәмнән дигәнгә ышанмыйм. Бу мине рәнҗетә. Һичшиксез, хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яратылган. Шуңа бер-берсен яхшы аңлыйлар. Ят бер кабырга булмаса инде. Мин хатынның бер сыйфатын гына аңламыйм: нигә өй җиһазларын гел күчереп тора ул? Олыгайган саен бу сыйфат көчәя бара. Язу өстәлен мин инде куып җитә алмыйм! Караватка бигрәк тә авырга туры килә. Әле бу якка борып куя ул аны, әле теге якка. Аңламыйм! Юкса, саннарның урынын күпме үзгәртмә, сумма шул килеш кала бит. Мин моны ир-ат буларак тәгаен беләм, ә ул һаман нәрсәгәдер өметләнә. Әлеге дә баягы шул нәфсе галәмәте...

Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. 
Көндәлек тормышта хатын тәҗрибәлерәк. Кайчакта аның киңәшенә дә колак салырга кирәк. Ләкин үземне хаклы дип санаганда мин беркем сүзенә дә карамыйм. Һәм... еш кына хаксыз булып чыгам. 

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора... 
Арып-талып, соң кайтканда, гадәттә, тамак тук була... Җитди әйткәндә, тату, бер-берсен аңлап яшәгән гаиләләрдә мондый вак-төяк проблемаларга игътибар итмиләрдер. Бик ачыккан икәнсең, тиз генә йомырка кыздырып алып та була. Төнгә каршы ашамасаң, тагын да яхшырак.

Берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Хатын-кызның җыенганын көтүдән һәм кием кибетендә бергә йөрүдән дә зур җәза юк чын ир-ат өчен. Ләкин бу котылгысыз хәл. Кул астында һәрвакыт китап булырга тиеш (мондый чакта электрон варианты да ярый). Китап укырга яратмыйсың икән (бүген гадәти хәл!), мин башкаларны үземә хас булмаган сабырлыкка өндим!

«Сөембикә», №, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар