Логотип
Пар алма

​Хатын-кызга үпкәләргә кирәкми...

Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты; Татарстанның халык артисты; 
гаилә стажы – 18 ел. 




Иң элек хатын-кызның Сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Миңа калса, барлык ир-атлар да иң элек хатын-кызга: «О-о, моның фигурасы шәп!» – дип карый. Үзем дә башта күбрәк буй-сынына игътибар итәм. Аннан соң гына күзләрен, чәчләрен күрәм. 

 Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Үземнең хатынны күз алдында тотып җавап бирәм инде... Тик аның бер кимчелеген күрмим! Хатыннар телефоннан күп сөйләшә дияргә мөмкин кемдер. Телефон сөйләшер өчен инде ул. Менә мин үзем уйныйм да әле... Минем хатын телефоннан эш буенча гына сөйләшә. Яңа бию хәрәкәте кирәк булса, Ютубтан биюләр карый еш кына.



Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Хыянәт... Ул минем тормышта бер булган иде. Арага өченче берәү керү белән бәйле түгел иде ул. Гайбәткә ыша­ну, кеше сүзен тыңлап, шуны миңа җиткерүне дә хыянәт дип кабул иттем. Шуңа да юлларыбыз ул кеше белән аерылды... Ә Сәлимә белән мондый нәрсә булмас – ышанып әйтә алам! Җүләр атын мактый, татар хатынын мактый, диләр. Тик дөресе шул! 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә, була ала. Нигә булмасын?! Кайчак шаяртам: мин хатынымның ире дә, сөяркәсе дә, шәхси шоферы да, дим. Без башыннан ук дуслар идек инде. Өйләнешкәнче 7 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезне белергә, төрле яктан сынарга өлгердек. Берәр җиргә китсәм, ярты сәгатьтән шалтырата башлый Сәлимә. Үзем дә шулай. Озаграк хәбәре булмаса, ничек хәлләр, дип белешеп алам. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисез­ме?
– Сәлимә безнең театрга 1992 елда килде. Фәрит Рифкатович аны үзенең курсына бию хәрәкәтләрен өйрәтергә дип чакырды. «Боз астында дулкын» спектаклен куйдык. Эскәмия өстендә бии торган бер бию бар анда һәм аны героиня белән мин биергә тиеш идем. Эскәмия исә бик тар – биюебез килеп чыкмый. Ахырда Сәлимә: «Син үзең генә бие», – диде. Шулай танышып киттек. Аннан «Тагын Казан егетләре», «Биюче»не куярга чакырдылар аны. Бүгенгедәй истә, берсендә театрдан чыктык та, урам буйлап барабыз. Минем туган көн – 27 май алдыннан бу. 25 яшь тула иде. «Театрда гөрләтеп бәйрәм итәбез, килегез», – дим. «Ул көнне минем имтихан», – ди Сәлимә. «Ничек инде минем туган көндә имтихан? Онытыгыз андый нәрсәне!» – дим. Безнең бит бөтен нәрсә эш вакытында бара: гашыйк булганны сизми дә калдым. Уртак эш кавыштырды бугай безне. Загска өч тапкыр гариза бирдек! Беренчесендә гастрольләр комачаулады – Төркиягә чыгып киттек. Икенчесендә тагын нидер килеп чыкты. Өченчесендә генә, ниһаять, язылыша алдык. Мин әлегәчә көләм: «Синең өчен хөкүмәткә күпме калым түләдем!» – дим. Башта ул 3 сум 60 тиен иде бугай, ялгышмасам. Аннан күпкә артты. Сорарга дип Башкортстанга махсус барулар булмады. Без бит совет заманында туган балалар – барып, әти-әнисеннән кыз сорау дигән нәрсәне белми идем дә. Әнисе килгән иде кунакка. Тулай торакта утырдык кичен, шунда сөйләштек инде. Никах та безнең гастроль вакытында Уфада булды. 1999 елның 16 апре­лендә. Яз көне, боз киткән чак. Әти-әни урынында Шамил Зиннурович белән Марсель Хәкимович утырдылар. Туйны Казанда үткәрдек. Бөтен театр белән бергә! Сезон ябылган көннәр иде – бәйрәм итәргә сәбәп тә бар. Июнь. Эссе! Табында су бетте... Билгеләп узабыз бу көнне. Онытылган чак та булды бугай. Бер генә тапкыр...



Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Тыныч тотарга тиеш. Мин монда бернинди проблема күрмим. Хатынның күбрәк эшләргә мөмкинлеге бар икән, эшләсен. Минем кебек акыллы ир булса, Аллага шөкер, дип кенә торачак... Бу сорау безгә кагылмый. Үземнән күбрәк алган хатын белән яшәгән юк әле. Ә уен-көлкене читкә куеп әйткәндә, мөнәсәбәтләр акчага гына бәйле булса, ул гаиләнең гомере озын түгелдер. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Әйбәт карыйм. Театрда яшь артистларга тамашачы туташларның хатлар язу гадәте бар инде ул. Өйләнгәнче миңа да язалар иде. Әмма безнең җанатарлар мәскәү­ләр­дән шактый аерыла. Каршыңа чыгып, бәйләнү­ләр, телефоннан үзеңә, хатыныңа шалтыратулар – бо­ларның берсе дә юк безнең театрда. Артист башлы-күзле булуга хат язудан туктыйлар. Синең гаиләң матур булганга шатланалар да бугай әле. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Кемне нәрсәдер... Үземнең хатыннан чыгып әйтә алам: кайчак ул кино артистларына гашыйк була, аларның да чибәрләренә. Дмитрий Дюжев кебекләр ошый аңа.
Бу сорауны хатын-кызларның үзләренә бирергә кирәк, әллә театр коридорына чыгып, студент кызларның берәрсен туктатабызмы? 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Ә минем начар якларым юк! «Мин матур, мин чибәр, миңа карап туймыйлар», диләрме әле? Әлбәттә, ир-атка үзен формада тотарга кирәк, ә моның өчен гел хәрәкәттә булырга... Эшеңне яратып эшлисең икән, шул вакытта сине яратачаклар, сиңа игътибар итәчәкләр.
Миңа карасыннар, күрсеннәр әле дип йөрү, борын күтәрү, үзең­не әллә кем дип санау – йолдызлык чире. Юк, болар миңа хас түгел. 



Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Мин акча тота белмим, ә хатыным белә! «Шәхси бухгалтерым», дип атыйм мин аны. Бурычка акча сораучы булса: «Әнә бухгалтерга мөрәҗәгать итегез», – дим... Кай­чак кибеткә нидер эзләп чыгабыз шулай. Табабыз кирәк әйберне. «Әйдә, алабыз», – дим мин. «Тукта, өлгерербез, тагын карыйк әле», – ди Сәлимә. Йөреп-йөреп, кире әйләнеп киләбез, ә безнең күз төшкән теге әйберне инде алып киткән булалар... «Нәрсә әйттем мин сиңа, теге вакытта алган булсак, ак сакаллы карт була идек», – дим. Шулай арзанрагын эзләп йөреп, ике тапкыр кыйммәтрәк­кә дә алган бар. Хәер, аңламаган очрак дип сөйләдем дә, ялгышмасам, бөтен хатын-кызга хас сыйфат бугай бу.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. 
– Гадәттә, мин юл куям. Соңрак әйтәм аннары, шулай иде бит дип. Бу вакытта ул инде үзе дә аңлаган була, авызы пешкәч... Хатын-кызга, гомумән, каршы килергә ярамый. Үзе теләгәнчә эшләсен, ялгышканын соңрак барыбер төшенәчәк – акыллы бит ул... Без Сәлимә белән гел киңәшләшеп эшлибез, бер-беребезне аңларга тырышабыз. Ул мине тыңлый, мин – аны. Яңа кавышкан чакларда төрле хәлләр булгалагандыр инде: яшь чакта бит һәркемнең үзен өстен чыгарасы килә. Хәзер инде моңа исебез китми. Кайчакларда мин дә хаксыз булып чыгам – фәрештә түгел бит. Аңлыйм да, гаебемне таныйм.
«Әйе, син дөрес әйткәнсең», – димен. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән...
– Без бит бергә эшлибез, аның эше нинди җаваплы, катлаулы икәнен аңлыйм. Шуңа күрә ишекне ачып керү-гә: «Кайттым! Кайда ашарга?» – дип сорамыйм инде. Өйдә булса, ул барыбер нидер әзерләп куя. Ничек кенә арыган булса да. Пешермәсә дә исем китми, үзем дә булдырам. Күкәй кыздырырга гына кечкенә чакта ук өйрәндек анысы. Ботка пешерә алам тагын. Хәзер бит боткаларны пешерергә бик җайлы: ярмалы пакетны кайнап торган суга салып кына аласы. Ит пешерү дә минем өчен проблема түгел: кирәк икән, кыздырам, кирәк икән, томалап пешерәм. Ризыкка мин, гомумән, талымлы түгел: Сәлимә нәрсә пешерә, алдыма ни куя, шуны ашыйм. Иртәне ботка, эремчек, йогурт белән башларга мине ул өйрәтте. Өйләнгәнче, иртән торып, өч көн элек пешкән ашны да бик рәхәтләнеп ашый ала идем. Хатын тәртипкә салды... Камыр ризыклары ашамаска тырышабыз – безнең яшьтә алар инде зыянга гына. Тәмәкене ташлагач, 10 килога тазарган идем.
Әле «Бию пәрие»н куяр алдыннан өч ай диетага утырып, гел биеп, 6-7 килога кабат ябыктым.  

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан... 
– Әйе шул!.. Дулап чыгып китмим, әмма: «Бегом...» – дип әйткәлим. Башка ир-атлар кебек мин дә: «Менә шул вакытта чыкмасаң, китәм», – дип, алданрак кисәтеп куям. Чаптыртам инде... Машинага чыгып көтеп утырган чаклар да бар. Өлгерми инде, эше күп бит. Ашарга да пешерә, мине дә карый, үзенә дә бизәнергә кирәк. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә... 
– Сәлимә һәрвакыт миңа кирәкле һәм затлы бүләк кенә ала ул. Ә мин... 8 Март идеме, әллә туган көнеме, анысын хәтерләмим. Яшь чакта, Сәлимә сеңлесе белән тулай торакта яшәгән вакытта әле бу. Шәмәхә төсле атлас йокы күлмәге бүләк иттем мин моңа. Үземә ошады инде... Рәхмәт дип кабул итеп алды, сөенгән дә кебек булды, һәрхәлдә, берни сиздермәде. Соңыннан, инде өйләнешкәч: «И-и, сеңлем белән көлдек шул чакта бүләгеңнән», – дип сөйләде. Хәзер дә еш кына искә төшергәли. «Алай булса, миннән башка бүләк көтмә, менә сиңа акча, үзең ни телисең, шуны ал», – дидем. Сайлый белмим шул... Чит илгә чыккач, вак-төяк алгалыйм, анысы. Оста егетләр бар безнең монда, алар белән киңәшләшәм. Кайчак:
«Ал», – диләр, ә кайвакыт: «Интекмә, акчалата гына бир», – диләр. Мин, гадәттә, чәчәкләр алам – ак розалар... Сәбәпсез биргәләргә кирәк тә бит чәчәкләрне.
Юк шул, тормыш куабыз, кирәксенмибез, өлгермибез, онытабыз... 

КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ, ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ИЛДУС ГАБДРАХМАНОВ ТУРЫНДА 18 ФАКТ: http://syuyumbike.ru/brendlar/?id=5600



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар