Логотип
Пар алма

Хатын-кыз бездән көчлерәк

 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

 
Илсур Мортаза (Мортазин) – юмор остасы, җырчы, артист, сценарист, режиссер;
өйләнгән;
гаилә стажы – 25 ел; 
бер бала атасы. 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Яшь чакта, әлбәттә, чибәрлегенә, буй-сынына күз төшә. Зәвык белән киенә белгән хатын-кызлар ошый миңа. Ә хәзер, ир уртасы булгач, 80 процентка, дип әйтә алам, күзләре җәлеп итә. Беренче караштан кемнең кем икәнен аңлыйм. Нинди генә хәйләкәр булса да, хатын-кызның күңелендәге барлык хисләре күзләрендә чагыла. 
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Хәзерге тулы эмансипация заманында да хатын-кызлар матур гаилә кору,  бала табып үстерү турында хыяллана. Нинди генә сүзләргә төрсәк тә, хакыйкать бер: кешелекнең иң көчле коды – үрчү коды. Үзенең яраткан ире аңа бала сөю бәхетен бирә алмаганда, хатын-кызның әни булу хакына кылган хыянәтен гафу итә алам. 
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Җенси азгынлыгын канәгатьләндерү өчен хыянәт итүен. Тагын эчкече хатын-кызларны гафу итә алмыйм. Исереклек ирләргә дә килешми, ә  исерек хатын-кыздан да ямьсезрәк күренеш, гомумән, юк, дип саныйм. Барлык бозыклыкларга беренче адым шуннан башлана. 
Шөкер, Ходай мине бу афәтләрдән саклады, дип ышанам. Хәләл җефетем Мәүлидә белән гаилә коруыбызга быел 25 ел тула – көмеш туйга әзерләнеп йөргән көннәребез. Шул гомер эчендә беркайчан да хатынымнан шикләнергә нигез булмады. 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Икесе дә. Минем өчен хатыным шундый була алды. Ул тәмле пешерә, пөхтә, тәртип ярата, зәвыклы комфорт та тудыра белә. Безнең өйдә минимализм: артык әйбер тотмыйбыз. Уңайлы мохит өчен һава күбрәк булырга тиеш.
Моннан тыш, иҗатка илһамландыручым да ул: мин җыр текстлары язам, Мәүлидә аларга көй иҗат итә. Уртак җырларыбыз дистәдән артып китәдер: «Куркам синең сөюеңнән», «Аермасын язмышлар», «Бүләк», «Улым – минем киләчәк», «Әнкәемнең күңелкәе» һәм башкалар. 
Хәзерге вакытта мин вакытлыча Буа театрында эшлим, Мәүлидә – Казанда. Ара ерак та түгел, әмма көн дә кайтып та йөреп булмый. Гастрольләргә чыгып китсәк, атналар буе күрешмибез. Мондый аерылышып торулар нык гаиләләр өчен бер дә зыянга түгел дип саныйм: бөтен үпкәләр онытыла, хатынның яхшы яклары гына искә төшә, тәмле ашлары сагындыра... Хисләрне яңарту өчен дә бик кирәк этап бу тормышымда.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә. Мәхәббәтнең гомере озын түгел. Ир белән хатын арасындагы  мөнәсәбәтләр үзара хөрмәткә һәм дуслыкка корылмаса, бу гаиләнең киләчәге юк. Безнең өйдә барлык проблемалар уртага салып сөйләшенә. Борчуларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак. Мәүлидә белән бөтен нәрсә турында сөйләшә-киңәшә алабыз.  
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Мин тәкъдим ясап тормадым. 1992 елның гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты авылына концерт белән баргач күрдем аны беренче тапкыр. Туганы безнең төркемнең администраторы булып эшли иде. Кыз кунакханәгә аның белән күрешергә килгән иде. Мәүлидәгә ул вакытта 22 яшь, Батырда музыка мәктәбендә укыта. Бик ошады: үзе шаян, үзе сөйкемле, бераз гына усал да шикелле. Бер күрүдән күңелемне биләде. Шаяру катыш: «Мин сине урлап китәм», – дидем. Февральнең 8 ендә, туган көнемә 2 көн кала, «КАМАЗ» машинасына утыртып «урлап» та кайттым. Үзенең ризалыгы белән инде. Кайткач, никах укыттык, мартта туй ясадык.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Шулайдыр. Әмма минем очракта сайлау түгел, сиземләү, тою булгандыр ул. Өйләнешкәнче берничә генә очрашып өлгердек бит без. Тышкы охшашлыклары булмаса да, хатынымда әнкәйнең байтак асыл сыйфатларын күрдем мин: тәмле кулы, уңганлыгы өстенә, киң күңеллелеге, тугрылыгы, кичерә белүе, зур җаваплылык хисе.
Кече киленен бик яратты әнкәй. Мәүлидә дә килен булып төшүенең беренче көннәреннән әни белән бергә торып, бөтен эштә булышырга омтылды. Җыештыра башласа, ялтыратмыйча туктамый. Әнкәй аның тырышлыгына сокланып: «Казыма инде шулхәтле», – дия иде. Пөхтәлек аның канына сеңгән. Инде мине дә шул дәрәҗәдә чисталыкка ияләштерде ки, хәзер теләсә кемгә кереп азык та ашый алмыйм, бик талымчанга әйләндем.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Бар андый гаиләләр, тик аларда иргә хөрмәт юк. Ата-бабадан шулай килә бит инде, мал табу, гаиләсен туендыру – ир кеше эше. Гарип, инвалид булмаса, ир хатын тапканга риза булып ятарга тиеш түгел. Бу эшеңдә акча юк икән, икенчесен тап! Эшләргә теләгән кешегә эш бетмәгән. Инде хәлеңнән килми икән, хатыныңның битәрләвенә, кимсетүенә түзеп яшәргә кала. Гомер буе үзем эшләдем, бүрәнәнең авыр башын үзем күтәрдем. 
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Уңай карыйм. Без, ирләр, үзебез сайлап алган яр, дип мактанабыз гына. Чынлыкта, хатын-кыз сайлый. Чөнки ул нәсел дәвам итү өчен көчле ир табарга тиеш. Безгә сиздерепме яки сиздермичәме, беренче булып мәхәббәтен гүзәл зат белдерә. 
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: күпчелек очракта хатын-кызны тыныч холыклы, аек, җайлы ирләр җәлеп итә. Ә тормыш көтә башлагач, ирләрдә ныклык кирәклеге ачыклана. Хатын-кыз ирдә терәк эзли. Рухи көче булмаган ирләрдән тиз туя ул. 
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
– Шәфкатьле күңелемә, ярдәмчеллегемә. Кешегә булышырга яратам, шуннан ләззәт алам. Гомумән, кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш дип саныйм. Булыш һәм оныт, дигән принцип буенча яшим.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Бар андый нәрсә. Гомер буе артык гүзәлләрне читләтеп үтәргә тырыштым. Чибәрләргә принц кирәк, тирә-юнендәге гади егетләргә алар түбәнсетеп, көлеп карый. Ә мин үземне беркайчан да асыл сөяккә санамадым, буй җитмәскә үрелмәдем. Артык матурларга барлык кешенең күзе төшә. Мондый игътибарны аларның бик сирәге генә күтәрә ала. Кызганычка каршы, күбесенең язмышы аянычлы була: принц көтә-көтә арып, ялгыз калалар, эчүчелеккә, азгынлыкка биреләләр, адәм мәсхәрәсенә калалар. Чибәрлекне Ходай биргән зур сынау, дип саныйм мин. 
Ир-ат үзе көчле, малтабар, дөнья йөген җигелеп тартучы булырга омтыла. Шуның өчен мактау, үсендерү көтә. Хатыны аңа соклануын белдереп, рәхмәтле булып яшәсә, без, ирләр, таулар күчерәбез. Ә көчле хатын белән яшәү авыр. Ир андый хатын-кызда көндәш күрә башлый. Гүзәл зат үзен зәгыйфь, назлы итеп күрсәтү осталыгына ия булса гына, ирен, гаиләсен саклап кала ала. Калган очракта ике вариант бар: көчле хатын, пешмәгән дип санаган ирен куып чыгара яки ире, үзен көчле ир итеп, санлап торачак хатын эзләп чыгып китә.
Тормышта болай да хатын-кыз ирләрдән көчлерәк тә, зирәгрәк тә, чыдамлырак та һәм моны һәрдаим исбатлап яшәргә кирәкми.
Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
– Хатын-кыз башта эшли, аннары уйлый. Минем хатын көлә: «Гомер буе мыеклы кешеләрне яратмадым, ә үзем сакаллы кеше белән яшим», – ди. Үзе орчык кадәр генә булса да: «Кечкенә буйлы иргә кияүгә чыкмаган булыр идем», – ди. Гомумән: «Башта кияүгә чыктым, аннан гашыйк булдым», – ди.
Ә җитдирәк әйткәндә, чыннан да, хатын-кызның логикасы бик үзенчәлекле: аның барлык гамәлләре үз мәнфәгатен кайгыртып эшләнә. «Минеке», «минемчә», «миңа» – менә шул аның яшәү принцибы. Бу дөрестер дә, чөнки гаиләсенең киләчәген, иминлеген, муллыгын кайгыртып шулай эшлим, дип уйлый бит ул.
Ә ирләр исә киңрәк уйлый. Ул да киләчәкне күз алдында тотып эш итә. Тик бүген ирнең ахмаклык булып тоелган адымнары яшәеш чылбырының бер буыны икәнлеген хатын-кызга аңлатуы бик читен.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Хатын-кызда кирелек бик зур. Мәүлидә дә искәрмә түгел. Гомумән, безнең икебездә ике менталитет. Башка милләт арасында үскән татарларга исән калу өчен көчле, горур, тәвәккәл булырга кирәк. Аларга хисчәнлек, сентиментальлек ят. Минем хатынның да холкы шундый. Ничек тә үз дигәнен итәргә омтыла. Шулай да, яши-яши бер-береңә йогынты ясап, ярашасың, очлы почмаклар яссылана.
Башта хаклы булуымны расларга талпынып карыйм инде. Холкым минем, Сукоярларга хас булганча, тиз кабынучан. Кычкырып җиңә алмагач, «тайм-аут» алам. Ә теге проблема үзеннән-үзе бетми, һаман баш калкыта тора. Соңгы чиктә хатынга минем белән килешергә туры килә.   
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Минем гаиләдә мондый хәл, гомумән, булырга мөмкин түгел. Хатын иртән кайнар азык хәстәрләп озатып кала, кичен, кайчан кайтсам да, тәмле ризык пешереп каршы ала. Чирек гасырлык гаилә тормышымда «үзең кара, үзең җайла инде», дигән сүз ишеткәнем юк. «Хәзер, 5 минут көт, була», – ди, һәм чыннан да, кулларны юып өстәл артына утырганчы табын сый-нигъмәт белән тулган була. 
Бик илһам килгәндә, үзем дә пешереп куям: итле бәрәңге, французча ит әзерләргә яратам. Тәмле дип ашыйлар.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Озак вакытлар бик авыр мәсьәлә булды бу бездә. Мин бик тиз җыенам. Хатынның озак мыштырдавы җен ачуларын чыгара иде элек. Тавыш башлыча шуның аркасында чыга иде. Аннан, акрынлап, бер-беребезгә яраклаша башладык: кая булса да барасы булса: «Күпме вакыт бирәсең?» – ди һәм шул вакытка әзерләнеп бетәргә тырыша. Мин дә инде алай күтәрелеп бәрелмим. Ирләрнең, яшь барган саен, күңеле нечкәрә бара. Ә хатын-кызның, киресенчә. Гомумән, әгәр ирен барыбер үзгәртәсен белмәсә, хатын-кыз аның белән яшәмәс тә иде. 
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Мин бүләккә битараф. Андый вак-төяккә исем китми. Хатыным бүләк иткән һәр нәрсәгә канәгатьмен. Минем өчен иң зур бүләк – этюдник. Рәсем ясап, дусларга бүләк итәргә яратам. Тик вакыт кына җитми. Кылкаләм алсам, дөньямны онытып иҗатка чумам. Пейзаж да, натюрмортлар да ясыйм – һәрберсе китеп бара. 
Ә үзем хатыныма бизәнү әйберләре бүләк итәргә яратам. Форсат та чыгып тора – март аенда гаиләбезнең 25 еллыгын Кәрим Тинчурин театрында «Көмеш туй» дигән тамаша белән билгеләп үтәргә ниятлибез. Бүләгем әзер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар