Логотип
Пар алма

Ир-ат чынлап яратсамы?!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Равил САБЫР – драматург; өйләнгән;
гаилә стажы – 21 ел;
олы улы Рәзимгә – 20;
кече улы Ришатка 14 яшь.


Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Күзләренә инде, әлбәттә!

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Яратсаң – барысын да. Минем «Сигезле бию» дигән пьесамда шундый өзек бар. Мәрьям Ләйләгә сорау бирә: «Ул сиңа тәкъдим дә ясадымы?»
Ләйлә: «Ниндидер бер бик мөһим сүз әйтәсе бар аның миңа. Бүген төшкә кадәр шалтыратырга тиеш иде, тик, нигәдер, хәбәре юк. Аптырагач, үзем җыеп караган идем, телефонын сүндергән. Ни уйларга да белмим».
Мәрьям: «Чынлап торып яратса, әллә кайчан шалтыраткан булыр иде инде! Мөһим сүзне телефоннан әйтмиләр аны, күзгә күз карап әйтәләр. Чынлап торып яратсамы ир-ат?! Чынлап торып яратса, ул хатын-кызны башка кеше кочагыннан тартып алып та өйләнә!»

Ә нәрсә өчен Сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Ялган өчен. Кечкенә ялган була, төгәлрәге, дөресен әйтмәү. Гаиләдәге тынычлыкны, үзара мөнәсәбәтләрне вак-төяк белән бозмас өчен барлыкка килә торган ялган. Ә тагын зур ялган бар – хыянәт... Ул берничек тә гафу ителә торган әйбер түгел.
 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм аңа өйдә комфорт тудыручы хуҗаби­кәләр. Сезгә аның кайсысы якынрак?
– Алиһәләр еракта ич алар... 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Чехов ни ди әле? Хатын-кыз ир-атның дустына әверелгәнче башта аның әшнәсе, соңрак сөяркәсе булырга тиеш, аннары гына инде дус, ди. Хәер, Чехов бик күп бәхәсләр тудыра торган драматург.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
– Хәтерлим, әлбәттә! Тик ни рәвешле икәнен сөйләмим... Бер генә нәрсә әйтә алам, хатыным: «Кайчан әйтер икән, дип, гел көтеп йөрдем, тик барыбер көтелмәгәнчә килеп чыкты», – диде.
Көтелмәгән, кызыклы очраклар күп була инде ул яшь чакта. Без Римма белән авылда җәй көне таныштык, каникул вакытында. Икенче көнне ул шәһәргә китте. Тагын бер-ике көн узгач, мин дә шул шәһәргә барып чыктым. Без бер егет белән үзебезчә бик зур планнар корган идек, тик ул эш барып чыкмады.
Мин Риммага шалтыраттым: «Мин сезнең якларга килеп чыктым әле, әйдә, – мин әйтәм, – очрашабыз». «Юк, – ди бу, – беркая да бара алмыйм, безнең өйдә кунаклар бар, аларны ташлап чыгып китә алмыйм», – ди. «Мин хәзер киләм, җыена тор», – дидем дә трубканы куйдым.

Шикләнә-шикләнә генә бардым мин боларга. Килеп керсәм, ни күзем белән күрим, Римма өйдә берүзе генә, төгәлрәге, алар гаиләсеннән башка берәү дә юк. Кухняда дүрт егет утыра, Римма аларны чәй белән сыйлый. Мине дә чакырды бу чәй эчәргә. «Рәхмәт, – мин әйтәм, – вакыт юк, соңга калабыз, әйдә киттек тизрәк!» «Ярар алайса, хәзер киемнәремне генә алыштырам», – диде дә бу, икенче бүлмәгә чыгып китте. Мин ишек төбендә басып торам, теге егетләр бер сүз дәшми чәй эчәләр.

Күп тә үтмәде, матур күлмәкләрен киеп, Римма да килеп чыкты. «Ярар, егетләр, ачуланмагыз инде. Тагын чәй эчәсегез килсә, үзегез ясап эчәрсез. Киткәндә ишекне бикләргә онытмагыз, ачкычны коврик астына яшереп куярсыз», – диде дә, без аның белән чыгып киттек. Урамда сорадым Риммадан: «Кемнәр соң болар?» – дим. «Просто дуслар», – ди. «Дүртесе дәме?» – дим. «Дүртесе дә», – диде ул елмаеп...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Минемчә, кызлар күбрәк әтиләренә охшаган егетләрне сайлый.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Белмим шул... Алъяпкыч кияргәдер инде, яулык бәйләргә, токмач басарга...

Гашыйк булуын хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Белдерүгәме, әйтүгәме? Караш белән дә белдереп була бит, елмаю белән дә... Хәер, ир-ат арасында шундыйлары да бар, аларга маңгайларына бәреп әйтү кирәк.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Күзләре инде, әлбәттә!
 
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Көтмим. Көтеп яшәсәң бу дөньяда... 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу чынлап та шулаймы? 
– Мәктәптә укыганда мине бер укытучым: «Ыслиш­ком умный!» – дип сүгә торган иде. Акылның артыгы да буламы икән, дип аптырый идем, хәзер дә бу сорауга җавап таба алганым юк. «Артык чибәр» ничек була соң ул? Кай җире артык булырга мөмкин чибәр-лекнең, матур­лыкның? Берәр мисал китерә аласызмы? Ә кайбер хатын-кызлар кайбер ир-атларны чыннан да куркыта, анысы хак.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
– Йорт төзер өчен ир-ат нәрсә эшли? Башта акча җыя, әкренләп төзелеш материаллары сатып ала, нигез сала, бер кирпеч өстенә икенчесен урнаштыра-урнаштыра стенасын күтәрә, түбәсен яба һәм башкасы, һәм башкасы... Ә хатын-кыз нәрсә эшли? Башта: «Яңа йорт кирәк!» – дип, берничә ел иренең колак итен ашый, аннары «ник ак кирпеч алдың, кызылы кирәк иде», ди, түбәне калай белән япканга да риза булмаска мөмкин, әйтик, шифер очсызрак диюе бар. Ахыр чиктә, йорт төзелеп беткәч, анда күченер вакыт җиткәч, – ә менә хәзер иң кызыгы! – «И-и-и, нигә кирәк иде инде безгә бу яңа йорт?! Күпме акча, көч түгеп ничә ел сарыф иттек шуңа! Бу иске йортыбыз да бик әйбәт бит әле, мин моннан беркая да күчмим!» – ди... Менә сезгә аерма. Җыеп әйткәндә, ир-ат логикасы – ул бик коры, күңелсез әйбер, үзенә күрә проза, ә хатын-кызныкы – поэзия!

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Аңлыйм кебек үзе мин хатын-кызның ни өчен теге яки бу гамәл эшләгәнен... Хәер, менә минем хәләл җефетем көн саен иртән эшкә барырга җыенганда көзге каршында чәчләрен бөдрәләтә.
Аның махсус электр җайланмасы да бар, «плойка» дип атала бугай. Менә шуның белән чәчләрен кыздыра-кыздыра бөдрәләтә дә... аннары тарак белән тарап турайтып бетерә һәм ул бөдрәләрдән берни дә 
калмый!

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный.
– Юк, юл куймыйм: үземне хаклы дип санасам. Аңлатам, мисаллар китерәм, исбатлыйм, тик барыбер үземчә эшлим. Ә хатын үзенчә...

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән... 
– Юк инде, бергәләп пешерәбез. Мин дә арып кайтам ла инде ул эштән.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
– Көрәшмим, сузылам да ятам диванга. Хатын, эшләре бетеп: «Мин әзер, киттек!» – дип, ишек төбенә килеп басмыйча, тормыйм. Үз-үзеңне юкка бимазалаудан ни мәгънә? Кешенең нерв күзәнәкләре чикле һәм үлгәннәре урынына яңалары тумый, диләр бит...

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бүләк ел саен шул бер стандарт инде: носки, майка, футболка, одеколон, кырынгыч. Хәер, бер елны әби (хәләл җефетемнең әнисе) алтын чылбыр бүләк иткән иде туган көнемә. Бәясе дә хәйран гына булгандыр әле. Тик менә мин генә алтынны бик өнәп бетермим. Никах балдагы бармакны сызлатты минем нигәдер, шуңа күрә кими башладым. Бу бүләк ителгән чылбыр исә муенны кычыттырды. Ятмый миңа алтын, кыскасы! Минем хатын ярата инде ул алтынны, һай, ярата! Балдакны да, чылбырны да аңа бирдем, ул алтыннарны эретеп, үзенә ниндидер бизәнү әйбере ясатты. Ә берничә ел элек, булмады инде бу, үземә-үзем бүләк ясарга туры килә, дип, туган көнемдә яңа машина алып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар