Логотип
Пар алма

Бәхетләрне эзләп барышлый

Таныштык, табыштык дигәндә генә сукмаклар кинәт аерыла да ике арага юллар, чакрымнар ята. Гашыйкларның бик күбесенә таныштыр бу халәт. 
Ә мәхәббәт күп нәрсәләргә сәләтле ул. Тирә-юньдәгеләргә бик кырыс булып күренгән ир-ат күңелендә шигырь тудыра мәхәббәт, аны телефонга «бәйләп» куя, зәмһәрир салкыннарда туңуын оныттыра, ашау-эчүдән ваз кичтерә... Ә минем бу язмамда мәхәббәт белән юл сүзе гел янәшә тора. Бер-береңә барып җитү өчен ничә чакрым узарга, күпме җәяү атларга кирәк икән? Юлның аргы башында көтәр кешең торса, көн-төн барырга да әзер дияр кемдер. Анысы дөрес. Тик шулай да...

1983 ел. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына ар­миядән ике егет кайтып төшә. Егетләр – ахирләр. Солдатка кадәр дә техникумда бергә укыганнар, Оренбург якларында бергә хезмәт иткәннәр, инде менә укуларын кабат бер парта артында дәвам итәчәкләр. әлфис белән Фарис юлда ук сүз куешалар: группадаш кызлар белән йөрмәячәкбез, чөнки берсенә сүз кушсаң, калган утызы үпкәләячәк. 

Тик акылга буйсынып яшәсә, яшьлек буламыни ул?! Башта Әлфис гашыйк була. Аннан, декабрьдәге практика вакытында әгерҗе районы Кадыбаш авылы кызы Гөлфия белән Фарис бергә туры киләләр. Янәшә утырып чишкән бер мәсьәлә егет белән кызны әллә нишләтә дә куя... Шул көннән башлап уеннан, күңеленнән бер минутка да чыкмаган Гөлфияне Фарис Яңа ел алдыннан тәүге очрашуга чакыра. 

Вакыт тиз уза. Гашыйкларга – бигрәк тә. Чыгарылыш имтиханнарының килеп җиткәнен һәм үтеп киткәнен белми дә калалар. Кулда юлламалар: кызга эшкә Свердловск өлкәсенә, Фариска – Владивостокка.

Хәзергеләргә рәхәт, теләгән минутта кесә телефоныннан номер гына җыялар да дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче сөйгәннәренең тавышын ишетә алалар. Ә ул чакта... Яраткан җанга иң зур газап – бердәнберен күрми тору, күзләренә бага алмау, тавышын ишетмәү. җәйнең ямен җуйган, туган авылында үзенә урын тапмаган Фарис бер көнне тота да... юлга кузгала. өйдәгеләргә: «Иптәшләрне күреп кайтам әле», – ди. Сарапул шәһәренә кадәр су юлы белән «Метеор»да бара, аннан – таксида, калган сигез километрны инде җәяү генә тәпили.

Кадыбашта аның киләсен, әлбәттә, берәү дә белми. Өй тулы кунак. Гөлфиянең исә мәктәпне тәмамлаганга биш ел тулу уңаеннан классташлар белән очрашу кичәсе икән. Чәйләр эчкәч, очрашуга алар җитәкләшеп икәү бергә баралар. 

Ике көн эчендә әллә никадәр вакыйга булырга өлгерә. Егет белән кыз көн буе басуда чөгендер утыйлар. Ә кичен авыл егетләре Актаныштан кадәр килгән кунак егетне кыйнамакчы булалар. Аннан... Гөлфияне кияүгә сорап киләләр. Фарис верандада барысын да ишетеп, тыңлап утыра. Ярый әле, булачак әбисе: «Бирә торган кызым юк», – дип, яучыларны бик тиз кире бора. 
– Әйдә безгә кунакка, – ди Фарис Гөлфиясенә, – мин әниләргә әйтеп килдем, алар анда көтеп торалар. 

Гөлфиянең әти-әнисе бер күрүдә ошатканнардыр Фарисны, ышанычлы, төпле егет икәнен аңлаганнардыр, югыйсә, кызларын аңа ияртеп җибәрерләр идемени?!

Яңгыр явып узган була. Кадыбаштан асфальт юлга кадәр яшьләр унсигез чакрым җәяү атлыйлар. Ниһаять, Ямалыга алып чыга торган «Метеор»га барып җитәләр, ул исә яңа гына киткән булып чыга. Озак кына икенчесен көтәләр. «Метеор»дан төшкәч, тагын алты чакрым җәяү баралар. Инде бу якка кайтып җиткәч, Чалманарат авылыннан соң – кабат җәяү. Өстәвенә, Фарис машинадан сикереп төшкәндә аягын авырттыра. Иске җияшкә алар таң белән, иртәнге сәгать өчтә кайтып керәләр. Өйдә аларны, әлбәттә, берәү дә көтми... 

Булачак кияүгә Кадыбашта чөгендер утатсалар, булачак килен печән өстенә эләгә. Тик эшнең авырлыгын тояр чакмыни?! Яратканың белән янәшә булганда таулар күчерергә дә мөмкин диләр, дөрес әйтәләр. Ике-өч көннән Гөлфия әгерҗесенә кире кайтып китә. Инде юлга җыена башларга да вакыт. Күз күрмәгән яңа җирләр, беренче эш урыны көтә аларны.

Фарис белән Әлфискә юллама икесенә бер якка була. Егетләр Уфадан Новосибирскига очалар, аннан Владивостокка. Юллар шунда аерыла. Фарис, кулына кышкы киемнәре шыплап тутырылган чемоданын тотып, шәһәрдән 170 чакрымдагы совхозга барып төшә, ә анда... аны берәү дә көтми булып чыга, «урын юк», диләр. Юк икән, юк, кире кайтып китәр, туган якта эш табылмый калмас. Тик егет билетны башта Уфага да, Казанга да түгел, ә... Свердлауга ала. Кесәсендә Гөлфиясе эшкә барачак урынның адресы, сорашырга теле бар, шулай булгач, табачак, күрәчәк ул аны!
Гөлфия эшкә билгеләнгән хәрби частька ул якшәмбе көнне барып керә. Кизү торучы: «Ә сезнең танышыгызны Пуксинка авылына җибәрделәр», – ди. Анда исә «кукурузник» кына оча икән. 
 
Хәзергеләргә рәхәт, теләгән минутта дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче сөйгәннәренең тавышын ишетә алалар. 

Самолет егетне тау түбәсе шикелле җирдә төшереп калдыра да, санаулы гына пассажирларын алып, үзе тагын да ераккарак оча. «Башка юл юк, әнә шул тар гына сукмактан аска таба ике-өч чакрым атларсың», – дип өйрәтеп җибәрәләр Фарисны. Пуксинка авылы дигән җирләре төрмә булып чыга, димәк, Гөлфия каты режимлы шушы колониядә эшли... Төрмәнең конторасын эзләп таба Фарис, нинди йомыш белән йөрүен аңлата. «Әйе, безнең хезмәткәрләр исемлегендә андый кеше бар, тик ул моннан 120 чакрым ераклыктагы ярдәмче хуҗалыгыбызда эшли», – диләр. җавапны тыңлап та бетерми егет: «Ә анда ничек барырга?» – ди. «Унбиш көнгә бер тапкыр катер йөри». Менә-менә күрәм дип ашкынганда унбиш көн бер гомер ләбаса ул, аннан ул чаклы вакыт монда ничек ятасың?! Егетнең гаҗизлеге, чарасызлыгы йөзенә чыга бугай, контордагылар дәррәү аны юатырга керешәләр: «Ут бирсәләр, бүген кич рациядән сөй­ләштерербез». Ут бирүен бирәләр дә, элемтә ялганмый. Өзелеп икенче кичне көтә Фарис. Әмма моңарчы икесенең дә рация аша сөйләшкәннәре булмаганлыктан, аралашу әллә ничек, өзек-төтек кенә килеп чыга, берсе әйткәнне икенчесе ишетми аптырыйлар. Фарис сөйгән кызының: «Китмә, көтеп тор», – диюен аңламый да кала. 

Ярдәмче хуҗалыкның өлкән икътисадчысын – Гөлфияне моторлы көймә шул ук көнне Пуксинкага китереп тә җиткезә. Килүен килә кыз, тик Фарис кына инде күптән күктә, «кукурузник»та була. Уең белән чакрымнарны йөгереп түгел, очып узсаң да, ара инде якынаймый...

Актанышка кайтып төшүгә, яшь белгечкә эш табыла. «Нур Баян» колхозына, Пучы авылына хезмәт хакы буенча экономист кирәк булып чыга. Бу яктан барысы да шулай тиз генә җайланса да, күңеленнән тынычлык кача егетнең: Гөлфиясе бит анда, кыргый тайга уртасында. Хатлары килеп ирешсә дә, бигрәкләр дә ерак бит. Якыннардан-якын кешесен бер күрергә зарыккан егет план кора – юллама буенча эшкә киткән кыз баланы кире кайтаруның бер генә юлы бар... Октябрь бәйрәменә кунакка кайткан Гөлфияне дә моңа ризалата. Ә Теләкәй авыл Советында эшләүче кода­-часы белән әллә кайчан сөйләшенеп куелган. Кыска­сы, кыз бәйрәмнән паспортына штамп суктырып, кулына «язылышу турындагы таныклык» тотып – «кияүгә чыгып» китә. Дөрес, кодача кат-кат кисәтә: «Быел ук өйләнешсәгез генә бирәм!» Шулай итәләр дә, Яңа елга керергә ике көн кала гөрләтеп туй ясыйлар. 

...Сукмаклар бергә кушылганга нәкъ чирек гасыр вакыт узган. Көмеш туйгача булган бу чорның борчу-мәшәкате дә, шатлык-сөенече дә җитәрлек бит аның. Бер-бер артлы өч балалары туган: Нияз, Зилә һәм Алсу. Фарис читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Колхозның баш икътисадчысы урынына күтәрелгән. Аннан аны «Нур Баян»ның иң артта сөйрәлүче II бригадасына – Пучы ягына җитәкче итеп куйганнар. (Һәм озакламый бригада барлык күрсәткечләр буенча районда икенче урынга чыккан!) Ә 2001 елның язында инде «Әнәк» хуҗалыгы оеша. Аннан банкрот дәрәҗәсенә җиткән алты хуҗалыкны берләштереп, «Әнәк» агрофирмасы төзелә. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» Фарис Гаязович Фәтхиев аның директоры. Агрофирманың исәп-хисап эшләрен алып баруны ул Гөлфиясе кулларына тапшырган. 

Бу вакыт эчендә уллары, кызлары буй җиткән. Йортка килен төшкән. Түр бүлмәдәге уенчыклар инде әнә атна азагы җитүен һәм ике яшьлек Камилә дигән кызчыкның Чаллыдан әбисе белән бабасы янына кунакка кайтуын көтәләр. Камилә диюгә, Фарис белән Гөлфиянең йөзләренә елмаю куна – онык аларга да балдан татлы. 

Кавышкан көннәрен моңарчы бәйрәмгә әйләндермичә генә яшәгән (эш кешесенең күңел ачуларга вакыты бармыни аның?!) Фәтхиевләр көмеш туебыз дип мәҗлес җыйсалар, йорт-җирләре, сөбханалла, иркен анысы. Ике катлы бу ташпулат Әнәктәге соңгы нигезләре булырдыр инде. Бирегә күченү бишенчесе иде, диләр. Аңа кадәр фатирда – кеше почмакларында торганнар, колхоз биргән йортларда яшәгәннәр. 

Һәм бу мәҗлес, әлбәттә, эчемлексез, аракысыз гына узачак. Хуҗа намаз әһеле булган йортта шайтан суына урын юк. Агрофирма җитәкчесенең үзенең кул астындагы хезмәткәрләренә, эшчеләренә дә төп таләбе бу – эчмәскә. Эчтең исә җәза каты булачак – хезмәт хакы, премияләрне кисүдән башлап – эштән азат итүгә кадәр. Төптән уйлап карасаң, икътисади күрсәткечләр буенча «Әнәк» агрофирмасының районда алдынгы урынга чыгуының сере турыдан-туры шушы таләпкә барып тоташадыр, аңа исә уртача хезмәт хакларының югары булуы килеп ялганадыр. 

«Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, аңлашып яшисезме?» Бу сорауны мин Фарис белән Гөлфиягә бирмәдем. Алар хакында язуымны авылдашлары үтенде, «матур яшиләр», диделәр. Тирә-күршесенең уена кадәр белеп торган авыл җирендә ир белән хатынга андый бәя бирелгән икән, димәк, бу чыннан да шулай. әлеге сүзләрдән соң миңа Фәтхиевләрне журнал укучылар алдында күңелләрен ачарга ризалатасы гына калды.

...Мәхәббәтеңне эзләп табу өчен ничә чакрым юл узарга кирәк икән дигән идем. Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр. Минеке – бер, Фарис белән Гөлфиянеке – икенче, сезнеке өченче төрле. Әйе, сөйгәнеңнән алып китеп, сине сагыну-сагышларга салган юллар аерып кына калмый, алар әле кавыштыра да. 

«Сөембикә», № 2, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар