Логотип
Пар алма

Бер матурга бер матур

Елена Щеглованың Америкага гастроленә партнер итеп Бәхетҗан СМАГУЛОВ чакырылуны язмыш бүләге дими тагын ни дисең!? 
 

ЕЛЕНА

Бәләкәй кызлар көзге яраталар. Көзге каршында биергә, аяк очларына басып бөтерелергә, әниләренең биек үкчәле туфлиләрен киеп алып, өрфия челтәр ябынып, серле-серле кыяфәтләргә керергә дә яраталар әле алар. Көзгедә алар үзләрен принцесса итеп күрәләр. Көзгенең аръягындагы тормыш исә гаҗәеп могҗизави булып тоела, ымсындыра, кызыктыра. 

Бөтерчек Ленаның әнисе, кызчыгының талпынуларында үз хыялларын танып алып, аны Самара опера һәм балет театры каршындагы хореография студиясенә илтә. Бу инде принцесса булу юлындагы баскычның беренче басмасы. Баскыч басмаларын җиңүле үтәр өчен әни куеныннан, димәк, балалык иркәлекләреннән дә аерылырга кирәк икән шул. Кызык: хезмәт юлыңны – сәхнәдәге тормышыңны принцесса булып яшәү өчен иң әүвәле кырыс чынбарлык белән күзгә-күз калу зарур икән. Ун яшьтән, хәтта ки алты яшьтән үк, махсус сәнгать мәктәпләренә китеп, интернатларда мөстәкыйль яшәргә мәҗбүр сәләтле балаларның хәлен аңларга тырышам. 
– Конфет ярамый. Авырлыгың арта!
– Торт ярамый. Авырлыгың арта!
– Балерина җиңел булырга тиеш!
– Партнерың турында уйла. Күп ашама!

Нәни балериналарга туктаусыз тукылып тора торган сүзләр – игәүләр бу. Аннан тагын өзлексез күнегүләр. Синеке-минеке төсле сөяк-сеңерле гәүдәдән «пластилин» ясалганчы, буыннар карусызга әйләнгәнче станок янында нәни талантлар йөзәр, меңәр сәгать дәвамында аягын яза, иелә-бөгелә, арка-муен тотарга өйрәнә. Яңадан-яңа кызчыкларны балерина һөнәренә ымсындырачак җиңел адымнар, нечкә бил, аккош муены, каз мамыгыдай очып китәргә әзер гәүдә әнә шулай ясала.



Хыялдагы принцесса исә һаман исән, һаман ашкындыра. 1986 елда Пермь хореография училищесын тәмамлаганда Елена Щеглова инде «Йокыга талган гүзәл» (П. Чайковский) спектаклендә бәләкәй прин­цесса – Аврора булып биеп караган өметле балерина. Пермь театрында аңа дигән урын да әзер. Тик Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрыннан килгән «кодалар» яшь балеринага «Щелкунчик» балетындагы Маша партиясен вәгъдә итәләр.

1986 елның көзендә Елена Щеглова театр сәхнәсендә Маша ролендә дебют ясый. Казан тамашачысы Самара кызын бик җылы кабул итә. Күрәсең, талантлы һәм чибәр, гаҗәеп тырыш балерина дирижерлар, режиссерлар күңеленә дә хуш килгәндер. Еленаның репертуары балет классикасы әсәрләреннән яңадан-яңа принцессалар партияләре белән байый: Аврора янына Сөембикә, Сильфида, Одетта-Одилия, Жизель, Анюта өстәлә. 1990 елда Пермь шәһәрендә узган «Арабеск» Бөтенсоюз балет артистлары конкурсында III премия лауреаты дигән дәрәҗә дә, шул ук елны бирелгән «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән исем дә кызның күңелен күтәрә....

Балет артистлары турында язгалаганым бар. Балерина ул иң элек – аяклар! «Елена Щеглова – Китри, шешәдән атылып чыккан шампан шәрабы кебек дәртле бии», – дип яза бер театр белгече. Икенчесе аның адажиоларны, па-де-труаларны, академик биюләрне соклангыч нәфислек белән, бик оста биюенә хәйран кала. Еленаның сикерештән соң җиңел һәм тавыш-тынсыз гына сәхнәгә кунуы, аннан тагын, җирнең тартып тору канунын бар дип тә белмәгәндәй, салмак кына «очып китүен» күзәтү үзе бер ләззәт. Балетта сикерешнең мондый ысулын Тальони алымы ди торганнар иде.

Халыкны сокландырып, шулай биергә дә биергә әле аңа. Тик... Язмыш дигән режиссер да йоклап ятмый. 1991 елда «Зәңгәр сакаллы кеше» (Ж. Оффенбах) балетының премьерасы вакытында балерина балтыр сөяген сындыра. Бу инде фаҗига. 23 яшьтә сәхнәдән төшү дигән сүз.

Бу хәбәр ерак Алманиягә барып ирешә. Балерина талантының җанатары – фоторәссам Томас Аммерполь килеп тә җитә, кызны дәвалау өчен Брауншвейгка алып та китә. Бер яманның бер яхшысы дигәндәй, Елена анда алман телен өйрәнә. Өстәвенә, кабат сәхнәгә чыгарлык булып савыга да. Брауншвейгта ул үзен дәвалаган кешеләргә рәхмәт йөзеннән «Аккош күле»ндә Одетта-Одилияне бии.
Шушы җиңүдән Еленаның сәхнәдәге икенче сулышы ачыла. Савыгып Казанга кайткач, ул сәхнәгә Халыкара классик балет фестиваленең гала-концертында «Падекатр» миниатюрасында Черрито вариациясен биергә чыга. Шунда туктап торыйк.
 

БӘХЕТҖАН

Бәхетҗан Смагулов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсенә өермә кебек килеп керде. 1994 елда Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивалендә бик кыстатып кына катнашырга ризалык биргәнче ул инде Мәскәү, Варна, Париж халыкара конкурсларында (1988 ел) көмеш медальле лауреат булган биюче. 1991 елда көмеш медальне аңа Хельсинкида узган халыкара конкурс та китерә. Осакадагы халыкара конкурсның бронза медале аныкы. Бәхетҗан Смагулов инде Казахстанның халык артисты. Аның сәхнәдәге партнерлары арасында дөньякүләм танылган балериналар бар. 1984 елда Ленинград академия хореография училищесын тәмәмлаганнан соң ул Абай исемендәге казах опера һәм балет театрына эшкә кайта. 1989 елдан 1994 елга кадәр контракт буенча АКШның һәм Япониянең балет труппаларында эшли. 1994 елдан Казанныкы булды.
 
Әти безне туган көнебездән үк ир кеше итеп тәрбияләде. Бала тәрбиясе өчен үзен җаваплы итеп тойды.

Бәхетҗанның энергетикасы балет сәхнәсенә яңа сулыш өрде дисәк тә, ялгыш булмас. Җитез һәм дәртле партнер балериналарның биюләрен егетлек, кыюлык белән рухландыра белә торган биюче иде. Ул ир кеше, яугир, мәхәббәт каһарманы образына бик тиз керә белә торган, гаҗәеп яхшы техникалы һәм ышанычлы партнер иде. Иде. Чөнки ул хәзер опера һәм балет театрының педагог-репетиторы.



Ленаны көткән арада Бәхетҗан Смагулов белән алмаз ташы кебек каты холыклы, чыдам малайдан дөнья сәхнәләрен балкытырдай бриллиант чарлау серләре хакында ипләп кенә әңгәмә корабыз.
– Минем балачактагы кушаматым Сары Балапан иде. Тумышым белән мин Семипалатинск өлкәсенең Чары шәһәреннән. Аннары безнең гаилә Алматыга күченгән. Атам Жомашкан тимераякта шуу буенча спорт мастеры иде. Ул безне – өч улын да спорт аша тәрбияләүне максат итеп куйды. Минем табибә әнием дә спортка якын кеше – яшьлегендә гимнастика белән шөгыльләнгән. Ул әле гаҗәеп матур меццо-сопрано тавыш белән җырлый да иде, – дип сөйләп китте Бәхетҗан әтиле-әниле чакларын сагынып. – Әти авылдан. Бар булмышы белән фундаменталь казах. Бездә нәсел-нәсәп бик зур һәм бик тату яши. Шуңа күрә без үскәндә өйдән кеше өзелмәде. Төн уртасында да бишбармак пешә торган иде. Ишегеңне каккан кешене әйбәт итеп каршы алу тиеш. Безнең өйдә һәрвакыт берничә чит кеше – кемдер укырга дип килгән, кемнедер табибка күрсәтәсе – яши. Атабыз үзе дә унлап гаиләнең – туган-тумача – тамагын туйдырып, кайгыртып тора. Без, малайлар, ир кешенең кардәшләре өчен җаваплы булуына күнегеп үстек. Кардәш-ыру да күп. Мәсәлән, әтинең апасының унбиш баласы бар. Без дүртәү генә. Кардәшләр белешеп яши. Җырчы Роза Рымбаева миңа 22 нче буын кардәш. Туйларда 500 ләп кеше җыелабыз. Аралашу фәкать казах телендә генә. Бриллиант чарлауга килсәк... Әти инде. Ул безне туган көнебездән үк ир кеше итеп тәрбияләде. Бала тәрбиясе өчен үзен җаваплы итеп тойды. Шулай булмаса, казах йоласын бозып, мине гаиләдә калдырмас иде. Казахларда беренче баланы нәселдәге баласыз гаиләгә бирү тиеш. Хикмәтле кеше иде безнең әти. Әтинең нык ихтыярын, каты кулын тоеп үстек без. Чүгәләгән адымнар белән унар тапкыр йорт тирәли әйләнгәндә артык кырыс атабызны эчтән генә каһәрләгән вакытлар да була иде. Ә бит ул минем киләчәгем өчен көрәшкән. Ревматизм төн эчендә кәкрәйткән аякларымны нормаль хәлгә, ә үземне кабат спортка кайтару өчен кирәк булган ул рәхимсез күнегүләр.
 
Безне ике нәрсә бергә бәхетле яшәтә: намуслылык һәм тор­мышка бертөрле мөнәсәбәт.

Нәтиҗәме? Нәтиҗәдә авырганга кадәр спорт гимнастикасы буенча өченче разрядны яулап өлгергән малай Ленинград хореография училищесына яшь талантлар сайлап алу өчен килгән комиссия «ятьмәсенә» эләгә. Алматыда, югыйсә, хореография училищесы да бар. Сайла гына шуннан. Юк шул. 600 ләп баланы иләктән үткәргәннән соң нибары 20 балага Ленинград бәхете елмая. 20 арасында Бәхетҗан юк әле. Әмма комиссия әгъзалары малайны хәтерләп калганнар икән. Бер айдан соң аны алырга әйләнеп кайталар. «Аврора» крейсерын якыннан күрәсе килү теләге җиңеп чыга. Малай балет биючесе булырга ризалаша. Шулай итеп, аның тормышына ак төннәре, алны-ялны белдерми торган күнегүләре белән Ленинград килеп керә.

Таләпчән остазлар бихисап «икелеләр» белән үҗәт малайның комарын гына көчәйтәләр. Көндәлегенә икелеләрне ул атна буена җиткелекле итеп үзе тезеп чыга. Әмма үзе ял дими, бәйрәм дими, станок яныннан китми.
Тырышлык агачы мул җимешле: студент малай инде Киров (хәзерге Мариинка) театрындагы кордебалетта бии үк башлаган. Педагоглар аңа Принц партияләре вәгъдә итми дә. Көчле аяклы, киң күкрәкле, бай мимикалы биючегә иң әйбәте Шамакай, Шүрәле кебек рольләр инде дип саныйлар алар.



Егет исә үзе алай уйламый. Алматы театрына ул менә дигән техникалы, биек сикерешле, куәтле кабриольләргә ия булган, беренче пландагы рольләрне биергә сәләтле солист булып кайтып төшә. Беренче елны ук ул «Дон Кихот»та Базильне, «Щелкунчик»та Принцны, «Жизель»дә Альбертны, «Аккош күле»ндә Зигфридны бии. Димәк, безнең принцессабыз – Еленабыз өчен принц инде өлгереп җиткән.

 

КУЛЛАР

Кызда бит әле аяк кайгысы. Төзәлде дисәк тә, балет сәхнәсе травмалар өчен кулай урын ул. Курку әле беркая да китмәгән. Теге вакытта Чериттода партнер булып биегән янып торган кара күзле егетнең куллары онытылмый. Ышанычлы иде ул куллар. 

Менә ул кадәресе, чыннан да, Бәхетҗанның бик зур плюсы. Ленинград мәктәбеннән алып киткән мирасы. Педагог Юрий Умрихин, егетнең амбицияләрен тыя төшәр өчен, аңа еш кына әйтә торган була: «Әгәр төп биюче булып озак эшлисең килә икән, дуэт белән биергә өйрән! Балетта ялгыз чыгыш минут-минут ярым дәвам итә, ә спектакль өч сәгать бара. Син шул кыска гына чыгышыңда тамашачыларны шаккатырдың да ди, аннары нәрсә? Син партнершаңны саклый белсәң генә сәхнәдә озакка калырсың».

Классик биюнең юлдашлары – актерлык осталыгы, бию техникасы, гаять катлаулы күтәреп алу, партнерыңны кулда тоту алымнары – Бәхетҗан аеруча шәп башкара торган нәрсәләр «Дон Кихот» спектаклендә аеруча калку күренә. 1994 елдагы Нуриев фестивалендә Смагулов гала-концертка гына килеп өлгерә. Џәм... әнә шул кыска арада да «Корсар»дан, «Дон Кихот»тан өзекләр биеп, тамашачыны таң калдыра. Бәхетҗанның атлетик биюе, балерина белән дуэтлары тамашачыларга бик ошый дип әйтү генә аз. Балерина дигәнебез, Елена Щеглова, ул биюләрне менә ничек хәтерләп калган: «Минем элек па-де-дены биегәнем юк иде. Бәхетҗан чандыр гына егет булып күренде. Ә ул биюдәге бөтерелүләр шундый хәтәр! Егетнең куллары мин көтмәгәнчә ышанычлы булып чыкты. Травмадан ныгымаган килеш шундый кулларга эләгүемә бик сөендем».

Хатирәләр Бәхетҗанда да бар: «Мине Нуриев фестиваленә һаман саен чакыралар иде. Бу юлы Мәскәүдән кайтышлый кереп чыгасы иттем. Ошамады Казан. Япония, Америка күргән кешегә соң! Әмма труппаны әзерлекле дип таптым. Лена белән па-де-де биегәннән соң, минем өчен Казаннан да матур шәһәр юк иде инде. Миңа Лена бөтенләе белән бик тә нык ошады. Мин муеннан гашыйк булдым. Лена да миннән һушсыз калгандыр, дип һич тә шикләнмәгән идем. Концерттан соң мәҗлес буласы җирдә бик озак көттем мин аны ул кичне. Ә ул кайткан да киткән. Икенче көнне мин дә Алматыга очтым».

Ярый әле, ике йөрәккә төшкән очкынны дөрләтү өчен җай табыла. Елена Щеглованың Америкага гастроленә партнер итеп Смагулов чакырылуны язмыш бүләге дими, тагын ни дисең!? Гастроль дигәннәре бер концерт булып чыга. Кайтыр якка билет алдан алып куелган. Рейс 45 көннән! Теләсәң ничек, теләсә нинди акчага яшә бу көннәрне! Җәлил театры дирижеры Юрий Яковлевның дуслары чит континентта адашкан бу икәүгә, акча карточкасын да кушып, торыр өй калдырып, үзләре ялга китеп бара. Шулай итеп, гастроль сәяхәте туй сәяхәтенә, мәҗбүри тоткынлык баллы айга әверелә.



«Бәхетҗан инглиз телен яхшы белә. Өстәвенә егетлеге бар. Мастер-класслар үткәрде, дәресләр бирде, экскурсияләргә йөртте. Америкадан мин аннан башка яшәүнең кызыгы юк дигән уй белән кайттым», – ди Лена хәзер.
Ә нигә дип әле аларга аерым яшәргә? Бәхетҗан Смагулов шул ук елны Җәлил театры труппасына эшкә килә. Казанда аның өчентәгаенләп «Дон Кихот» куела. Ленасы исә аңа малай таба. Малайга Азамат дип исем куялар. Монда бер четерекле урын бар. Еленага Бәхетҗанның беренче хатыныннан туган Аетҗанга да әни булырга туры килә. 

Хәзер Азаматка 14 яшь. Аетҗан да Казан егете. Елена, Бәхетҗан югалып торган арада, миңа, хатын-кызларча гына итеп, серен ача: «Безнең Бәхетҗанны ир кеше дип кенә әйтү аз. Арслан ул. Прайд хуҗасы. Аның белән беркайчан күңелсез булмый. Ул гитарада уйный. Күп телләр белә, хәтта япон телендә дә сөйләшә. Үз-үзе белән гармониядә, ягъни теләкләре белән гамәлләрен килештереп яши. Вакланмый. Әгәр ул миннән кайчан кайтасың, дип сорый икән, бу мине контрольгә алу өчен түгел, бәлки мин югында балаларны карау, ашату, йокларга яткыру өчен генә. Балаларны ике айга аңа калдырып киткән вакыт та булды». Җөмләнең азагын Бәхетҗан эләктереп ала: «Безне ике нәрсә бергә бәхетле яшәтә: намуслылык һәм тормышка бертөрле мөнәсәбәт».

Бөтен нәрсәдә максимум нәтиҗәгә ирешүне максат итеп яши торган Бәхетҗан зәңгәр күзле, каз мамыгыдай җиңел, нәфис Ленасының әйтелмәгән теләкләрен дә үти белә. Кыш уртасында хатынына чүлмәк белән лаләләр табып алып кайту аның өчен, кем әйтмешли, мәсьәлә түгел. Гаилә бюджеты саегып киткән чакларны Лена белми дә кала. Елена Щеглова – Бәхетҗан Смагулов белән бер сәхнәдә бии башлаганнан соң иҗат репертуарындагы иң әһәмиятле партияләрне башкаруга ирешкән балерина, Россиянең атказанган артисты өчен ире «иң шикарный» партнер. «Ул минем уен тузым!» – диде ул соңгы сүзе итеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар