Логотип
Пар алма

Артем Пискунов: «Яратмыйча яшәп булмый»

Артем Пискунов: «Яратмыйча яшәп булмый»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Артем ПИСКУНОВ, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты;
гаилә стажы – 9 ел; 
улы Әскәргә 6 яшь. 


 Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Ир-ат иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карыйдыр. Аралаша башлагач инде сөйләшүенә, күз карашына, фикер йөртүенә, нәрсә турында ничек уйлавына, гомумән, эчке халәтенә игътибар итә. Ул күңеле белән нинди кеше: ачыкмы, ябыкмы... Резедәнең иң элек кай ягы җәлеп иттеме? Юк, мәхәббәт бит ул бүтән мәсьәлә. Кешегә гашыйк булганда аны маңгай күзе белән түгел, ә йөрәк күзе белән күрәсең. Һәм шунда ук аңа тартыла башлыйсың. Аны гел янәшәңдә тотасың, аралашасың, җитәкләшеп йөрисең килә. Бөтен күзәнәкләрең белән аңа ошарга телисең... Чәче матур дип кенә кешене якын итеп булмыйдыр. Резедәнең хәзер чәчен бөтенләй кисеп ташласаң да, мин бит аны барыбер яратачакмын! Эш анда түгел, беләсез... 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Бөтенесен дә! Бу йөрәгеңнең, мәхәббәтеңнең зурлыгына бәйледер. Ни дәрәҗәдә аны яратасың, шул дәрәҗәдә гафу итәсеңдер. Ә мәхәббәт, сез хәтта аралашмасагыз да, ул кешегә карата күңелеңдә барыбер кала, яши... Мөстәкыйль хис мәхәббәт! Ул бернәрсәгә бәйләнмәгән, аңа бернәрсә кирәкми, ә калган бөтен әйбергә мәхәббәт кирәк. Эшеңдә эшләргә дә, туганнарың белән аралашырга да... Яратусыз булмый! 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Барысы өчен дә гафу итәр идем... Әйе, хыянәтне дә. Ул бит төрле була ала. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы җенси якынлык дип кенә карарга кирәкми аңа. Әйтик, берәү белән гомер буе фикердәш, бер-берегезгә терәк, таяныч булып яшисез. Ә көннәрдән бер көнне ул: «Беркайчан синең бу фикереңне уртаклашмадым, килешмәдем, бары тик яныңда булыр өчен генә «әйе» дип йөрдем», – ди. Менә бу хыянәт! Миңа хыянәт итүчеләр күп, чөнки туры сүзле кешемен. Үземә никадәр таләпчән булсам, дусларыма да шуның кадәр үк таләпчәнмен. Минем белән дус булу бик авыр...

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Илһамландыручы! Комфортны үзем дә тудыра алам, аннары миңа комфорт ул кадәр мөһим дә түгел. Ә илһам артистларга һәрвакыт кирәк. Алар гел гашыйк булырга тиешләр. Коллегагамы, ниндидер спектакльгәме, роленәме, әллә хатының гомер буе үзенә гашыйк итеп яшиме... Бездә ул хис һәрвакыт җылы булырга тиеш! Әгәр ул хис таш шикелле катса, сәхнәгә чыккач, син аны берничек дөрес күрсәтә – тамашачыга җиткерә алмыйсың. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Гомумән алганда, ир-ат белән хатын-кыз дус була алмыйдыр. Әгәр бу дуслык ир-ат ягыннан икән, ул без дуслар гына дисә дә, күңелендә, кайдадыр тирәндә нәрсәгәдер өметләнә. Дөрес, ул аны мәңге дә әйтмәячәк. Безнең дә Резедә белән очрашып йөргәндә андый очраклар булды. «Әйдә, дус булыйк», – дидек бер-беребезгә. Әмма аннары аңлыйсың, дуслык – ул мәхәббәт түгел, ә син бу мөнәсәбәтләрдән зуррак хис көтәсең... Никахлы парлар арасында дуслык, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бардыр. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Резедә белән театр училищесына укырга кергәндә, консультация вакытында ук таныштык. Аңа гашыйк булган мизгелемне дә беләм. Ул ак күлмәктән училище баскычыннан төшеп килә... «День первокурсника» иде – Резедә кичәне алып барды. Җаваплы мәхәббәт түгел иде, әлбәттә. Кая инде! Мин яңа авылдан килгән сипкелле, түгәрәк кенә егет. Ә ул – Казан кызы! Аның артыннан беренче курста йөрдем, икенчедә, өченчедә, дүртенчедә... Эшли башлагач, беренче елны, икенче елны... Егетләре белән җитди генә итеп мөнәсәбәтләр ачыклаган чаклар да булды. «Нигә аның артыннан йөрисең?» – диләр иде. «Яраткач, йөрисең инде», – дип җавап бирәм... Театр ремонттан соң ачылгач, 2009 елда, «Айгөл иле» спектаклендә бергә уйнадык. Шунда, ниһаять, якынаеп киттек.  «Әйдә, тагын бер тапкыр очрашып карыйк», – дидем. «Юк, булмый, Пискунов, аннары үзеңә авыр булачак бит», – ди. «Соңгы тапкыр! Булмый икән, йөрмим дә, килмим дә», – дидем. Килеште... Шуннан соң  4 ел очраштык. Ә тәкъдимне Санкт-Петербургка баргач, Петергофта ясадым. Әле ул анда да: «Ярыймы мин уйлыйм?» – диде. Һәм тагын бер ел уйлады! Ул кияүгә дә теләмичә чыкты. Үз сүзләре бу... Әнисе: «Кешене алай интектерергә ярамый», – дигән. Аныкылар мине яратты: авылда үскән егет, эш беләм – кирәк булса, һәрвакыт ярдәм итәм. Кыскасы, уңган-булган кияү! 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Шулай! Мин моның белән 70–80 процент килешәм. Беркем дә, әлбәттә: «Әнигә охшасын иде», – дип, хатын эзләми, без моны инстинктив рәвештә эшлибез. Ир-атларның генында ул, чөнки безгә иң якын кеше – әни. Ир-ат, гадәттә, малай дип хыяллана да, ә улы тугач, ул әнинеке булып куя. Без менә дүрт ир туган, барыбыз да мамага тартыла. Әйе, ир-ат әнисенә күбрәк бәйләнгән. Әмма әни белән хатынымның арасы якын булмаса да, Резедәгә каты бәрелмәс идем. Минем белән әнигә түгел, хатынга яшисе. Миңа да әни белән түгел, хатын белән яшисе. Әни кеше өчен иң мөһиме – баласы бәхетле булудыр. Килен кайтып синең белән сөйләшәме, булышамы, туганнарны туган итә беләме – дөрес, кемдер өчен болар да мөһимдер. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Тыныч тотарга тиеш (көлә). Хәзерге заманда хатын-кызның акчаны күбрәк эшләве белән шаккаттырып булмый инде. Әмма ул үзен акчаны күбрәк эшләргә тиеш дип саный икән, бу бик зур ялгышу. Минем вакытым юк, бар фәләнне кара, тегене эшлә әле дип, бала үстерүне дә ир өстенә күчерә ул кайчакта. Ир-ат хатын-кыз эшен эшләмәсен димим. Без менә гаиләдә бер кыз, дүрт малай. Апа инде кияүгә чыгып киткән иде. Шуңа күрә мин балачактан ук идән дә, табак-савыт та юдым. Шул ук вакытта маллар да карадым. Хәтта оекбаш та ямый беләм – аның бернинди авырлыгы юк. Ләкин бу синең төп эшең булырга тиеш түгел. Хатын-кыз исә соңгы вакытта бу җиргә ни өчен яралганын оныта башлады кебек. Ул иң беренче чиратта гаилә, гаиләнең иминлеге, аның татулыгы өчен тырышырга тиеш дип уйлыйм. Халед Хоссейни дигән язучы: «Әгәр син киләсе көн турында уйлыйсың икән – акча эшлә; әгәр киләсе ел турында уйлыйсың икән – икмәк үстер, әгәр киләчәк турында уйлыйсың икән – балаларыңны тәрбиялә», ди. Ә балалар тәрбияләү күбрәк хатын-кыз өстендә булырга тиеш. Картайгач, кешегә акча, зур йорт, дан-дәрәҗә, читтән килгән хөрмәт түгел, ә балалар игътибары гына кирәк. Өлкән кешегә иң авыры – үзен читләрдән карату. Моны беребезгә дә кичерергә язмасын. (Күзендә яшь.) Менә шушы көнгә калмас өчен дә әни кеше балалары янында күбрәк булырга тиеш тә.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Гашыйк була икән, ул моны әйтергә мөмкин, әлбәттә. Әмма акыллы ир-ат аны инде алдан ук күрә. Сизмәүчеләр, карале, бу нигә миңа ияреп йөри соң дип уйлаучылар да бардыр бәлки, белмим. Егет пешмәгән икән, дилбегәне хатын-кыз үз кулына алырга тиеш дип саныйм. Һәрбер кәстрүлгә капкач кирәк! Шуның кебек ир-ат белән хатын-кыз да парлашырга тиеш. Һәм һәр кәстрүлгә капкач, чыннан да, табыла. Нинди генә булса да. Ә кайсын кайсы янына китереп куялар – анысы инде мөһим түгел. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Тыйнаклыгы, диләр. Тәвәккәллеге, хатын-кыз өчен нәрсәнедер хәл итә алуы – авыр вакытларда карар кабул итә белүе, җаваплылыгы... Кесәсенең калынлыгы? Ә сез акчага таянмагыз! Тормышларны бозучы, проблемалар китереп чыгаручы әйбергә ничек ышанырга, киләчәгем матур булсын дип ничек инде акчалы кешене генә эзләргә мөмкин?! Күңел тынычлыгың булмаса, нишлисең ул акча белән?! Кеше өчен иң мөһиме шул бит, хәтта үлем түшәгендә ятканнарга да кирәк ул. «Тыныч күңел белән китәм...» – диләр. Егетләрнең дә, кызларның да төрлесе бар – һәммәсе өчен җавап биреп булмый. Акыллы кеше – үз ялгышларында, ә зирәк кеше – башкалар ялгышында өйрәнә, диләр. Олылар сүзен тыңларга кирәк. Аларга ышанмасаң, китаплар укырга. Китапларда барысы да бар: һәммәсе бәйнә-бәйнә язылган. 

 Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
 – Көтмим бернәрсә дә... Әмма хатыным аңа булган мөнәсәбәтемне, җиткерергә теләгәннәремне сүзләремнән эзләмичә, эшләгән гамәлләремнән күрсә рәхәтрәк. Кешегә сүзләр соңгы чиктә генә кирәк. Бүтәнчә булмаганда гына. Сүзне күп сөйләп була, ә ул менә ниндидер эшләремә карап: «Димәк, ул мине хөрмәт итә, ярата», – дип уйласын... Кайбер кеше хатынына гомер буе да яратам дип әйтми. Юбилейлар алып барырга туры килә. 50 ел бергә яшәгән парлардан сорыйсың: «Яраттыгызмы?» – дисең. Шулкадәр бергә яшәгәч, яратканмындыр инде, ди абзый.  Яратмыйча яшәп булмый бит инде! Ул хисләр бу абзыйда да бар, ләкин алар каядыр бик эчтә ята, һәм ул аларны беркайчан ачып салмый. 

 Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Юк, әлбәттә! Нигә куркытсын?! Хатын-кыз нәрсәсе белән көчле булырга мөмкин? Әйтик, үзе генә балалар үстергән хатын-кызны көчле дип әйтеп була, ләкин аңа да барыбер таяныч кирәк. Көчле хатын-кызны ярата икән, ир-ат аның янында шунда ук үзгәрәчәк – аңа туры килгән иргә әйләнәчәк. Иң куркынычын ул бит инде үткән – бу хатынга гашыйк булган. Гашыйк булу куркыныч менә! Гомумән, куркыныч хис бу: син аның белән идарә итә, дилбегәдә тота алмыйсың. Җавапсыз мәхәббәтләр аркасында ниләр генә булмаган дөньяда? 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Резедә уйламыйча беркайчан бернәрсә эшләми, ул һәрвакыт аек акыллы. Аның иң ошаган сыйфатларының берсе бу. «Мин бит хатын-кыз, миңа ярый», дими ул. Бигрәк тә гаиләгә бәйле мәсьәләләрдә. Ә мин башка: хискә таянып, романтикага бирелеп, йөрәгемә ышанып шактый җүләрлекләр эшләдем инде... 
Аны аңламаган очракларга килгәндә... Резедә өчен фатир ишеге гел бикләнгән булырга, гомумән, бөтен ишекләр гел ябык торырга тиеш. Ә мин фатир ишеген бикләп керергә гел онытам... «Кухня шкафын тагын ачык калдыргансың, яп дип мин сиңа ун тапкыр әйттем инде», – ди ул. 120 тапкыр да әйтсә дә япмыйм, әмма әйтүенә ачу да сакламыйм. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Үзем пешереп ашыйм! Мондый чакта иң мөһиме – ул нәрсәдән арыганны ачыклау. Өйдә утырып арыган икән, алайса икәү бергә кая да булса барыйк, йә дус кызларыңны чакыр, дим. Башы авырта икән, кереп ятып торырга кушам. Ашау культы юк бездә, ризыкка мөкиббән түгелбез. Мин үзем бер атна элек пешерелгән ризыкны да ашый алам. Резедә бәхетле дип уйлап куяр кемдер: кем белгән инде – минем башта да тараканнарым күп бит... «Бала ашаганмы?» – дип кенә сорыйм андый вакытта. Иң якын дустым – кыска дулкынлы мич: анда теләсә нәрсә пешереп була. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Мин моның белән күптән көрәшмим, көрәшеп арыдым инде... Үзем соңга калуны җенем сөйми: бер минут соңга калганчы, бер сәгать алдан барып  утырам. Ә Резедә... Мин, гадәттә, әзерләнеп бетәм дә, диванга кереп утырам – телевизор карыйм. Әйе, беләм: соңга калабыз, ләкин барыбер сабыр итәм, түзәм... Берзаман ул йөгереп чыга: «Без бит соңга калабыз!» – ди. «Беләм», – дим. Кем гаепле соң, дип әйтмим. Инде ничә ел яшибез – бу шуның кадәр кабатлана. Әле беркөнне генә аэропортка 180 белән кудык машинаны. 180 белән! Урындыкка ябышып кына барды Резедә. 4 минут калганда барып кердек... Мин моны хатынымның бер үзенчәлеге дип кабул итәм, Ходай Тәгаләдән миңа бирелгән бер сынау дип. Аның да бит мине түзгән чаклары күп. Ярый, исән-сау йөреп кайт, дип озатып калдым, ул да тыныч күңел белән китеп барды.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Менә бу мәсьәлә авыр инде минем өчен... Беркайчан бүләк ала белмәдем. Резедә өчен дә рәхәт эш түгел бугай ул... Без икебез дә: «Әйдә, кибеткә!» – дип кенә әйтәбез. Тиз генә берәр ошаган кием алабыз да, шул бүләк була. Дөрес, минем аңа сюрпризлар ясаган чаклар да бар. Берсендә Резедәнең туган көнендә «Сүнгән йолдызлар»ны уйнадык. Бер кочак розалар сатып алдым да, тамашачыларга таратырга сорадым. «Тамаша беткәч, Резедәгә бүләк итсеннәр», – дидем. Без баш ияргә чыккач, сәхнәгә халык агыла башлады: чәчәкне Резедәгә тоттыралар да: «Ирегездән!» – диләр... Спектакльдә чәчәк бүләк итү күренеше булганда, аңа чын чәчәк бәйләме тотып чыкканым да булды. Туган көнендә ишегалдында, тәрәз төбендә җыр җырлаганым да... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар