Логотип
Шәхес

Зифа Кадырова: «Эзегездән гөлләр үсеп калсын»

Кыска гына вакыт аралыгында «Сагынырсың – мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер» китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадыйрова әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә үтә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның «Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!» дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортстанның күз явын алырлык табигате – чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы калын урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди...
– Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң син! Кечкенә генә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер «филиалы» сыманрак иде ул, ферма дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы... Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием ирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал – шөпшә балы ала торган иде. Мин үземне белә-белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә торган идем, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайтам. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята – берсе дә калмый. Кич белән әнием, «кайта белсеңме син, юкмы», дип, чыбык күтәреп эзләп килә иде...

Син һәрвакыт «әнием, әнием» дип телеңнән төшермисең. Фәһемия апаны беркадәр беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, һич тик утырмый: «Өченче буын университеты»нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!
– Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның. Сыер да сауды, бия дә сауды, алар арасында кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә, өебез курчак өе кебек иде – барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Өстләгә ризык әзерләгәндә дә әллә ничекләр итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр... Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып кермичә калмый ул: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы... Андагы фантазия!

Әти белән әни белән аерылыштылар... Ике өй аша гына бер урамда тордык, әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та, гел аралашып яшәдек. Әти вафат инде, Гадения апа белән әле дә булса йөрешбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле... 

Үз эченә генә бикләнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Аннан килеп, берәүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша да үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны да җитәрлек татыта. Еласаң – ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, серлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне больницада дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул ук больницага эләктең. Сине аңсыз хәлеңдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен...
– Беләсеңме, беренче серемне – «Сагынырсың – мин булмам»ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып чыгып утырдым да, яздым да яздым. Иртән җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Мин элек тә иремә гел: «Эх, язасым килә», – ди торган идем, ни язарга теләгәнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Югыйсә, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде, бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол путевкасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Приватизация заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем. 

Авырлыктан сыгылып төшәргә дә, кызык табып яшәргә дә була. Бер вакыйга гына сөйләп алыйм әле. Ирем Марсель «Камдорстрой» оешмасында эшләгәндә Кавказга китеп барды, анда аэропорт төзиләр иде. Шунда иремә инфаркт булган. Шылтыратып әйткәч, билет алдым да поездга утырып киттем янына. Ике түлектән артык елап, тегесен-монысын уйлап, шешенеп беттем. Палатага килеп керсәм, ята бу – ябыгып, хәлсезләнеп калган. Мине күргәч, күзләрен хәтле яшьләнде. Беләм бит инде, дулкынланырга ярамый, аһ-уһ килеп кочаклап алсам, икәүләп елаша башласак, тагын реанимациягә алып китәчәкләр. Тиз ген үземне кулга алып өлгердем дә, йодрык күрсәтәм моңа, елама, мин әйтәм, эчкәнсеңдер әле, монда эләкмәс идең, дим. Шулай дип күрештем... Марсель янында тагын бер ир ята. Үзе – рус, хатыны әрмән икән. Шул хатын хәл белергә дип килә дә, бер таяк колбаса, ике әфлисун ыргытып, китеп тә бара. Мин инде көндез базарга барып итләр алам, торган бүлмәмә кайтып пешеренәм. Безнең татар хатыннары шулай бит инде. Больницага килеп Марсельне ашатканда, теге ирне күз кырыем белән генә күзәтәм: мескен булып ята. Югыйсә, җиткән малае бар, хатыны – җылы сүз белән хәлен белешеп утырсалар ни була... Бермәлне үлә башлады бу. Врачлар кереп укол ясый да чыгып китә. Нәрсә эшләсеннәр инде... Мин янына килеп утырдым да, тәнен уарга тотындым. Маңгаен, кулларын тотам – тәнендә кан йөрми диярсең. Шул хәлендә дә үзе, кыенсынып, Марсельгә караган була... Мин әйтәм: «Син бит яшәргә тырышмыйсың, нәрсә инде бу? Давай, терел! Яшәргә кирәк!» Бераздан йөзен алсулык йөгерде. Бу мине кул белән дәвалый дип ышанган, иремнән: «Күптән шөгыльләнәме?» – дип сорый икән... Марсельне больницадан чыгарганда, мин тагын моның кулын тоттым да, «авыр булса, менә шулай учларыңны бер-берсенә кыс, җылы килгәнен тоярсың», дим. Анысы, кулларыңны кыссаң, җылы килә дә килә инде... Иң мөһиме – кеше күңелендә өмет булырга тиеш. Кешене шул яшәтә, шул терелтә... Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Больницада бер хатын белән яттык. Ул, КАМАЗда эшләгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип гел уйламады, бичара. Шуның ире килә торган иде, төшке ашны ашый, кичкелекне – аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килә. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк... Кече кызлары фахишәлек юлына басты. Ир-ат шушы кадәр көчсез булса да булыр икән! Бу хәлләрне «Көтеп узган гомер» повестена да керттем мин. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, «Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит» дип, беренче бүлеген яздым.
 
Төзелештә эшлим бит мин, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк.

Гадәттә, укучыларны еш кына бер үк сорау борчый да инде: язучы бу геройны тормыштан алганмы яки уйдырма гынамы... Син үз геройларыңа ни рәвешле җан өрәсең?
– Төрлесе төрлечә туа. Мәсәлән, мин үзем дә, сеңлем Розалия дә электр белән эшлибез, безгә гел инструктаж үткәрәләр. «Тегендә, монда шундый хәл булган» дип, мисаллар китерә-китерә сөйлиләр. Бервакыт: «Тукай районының бер авылында яшь кенә егет багана башында кычкыра-кычкыра янып үлгән», – дип сөйләделәр. Менә шул хәлне ишетүгә, «Язмыш сынавы» икенче көнне минем башымда язылып та бетте. Таһир образы менә шулай туды. 

Очрашуларга баргач, еш кына Әлфиянең күрәзәчелеге турында сорау бирәләр. Мин аның ни рәвешле әсәргә килеп керүен дә белмим. Үзем аралашкан күрәзәчеләр әйтүенчә, ул бик дөрес тасвирланган. Әле менә шул повестьны русчага тәрҗемә итәргә алынган ханым Әлфияне дәвалаган карчык яшәгән авылны Интернеттан эзләп тапкан. Юкса, мин аның барлыгын ишеткән-белгән кеше түгел, анысы да ничек килеп кергәндер повестька. Чынбарлыкта да Мәскәү янындагы урман эчендә өчпочмак рәвешендә утырган шундый авыл бар, һәм аның халкы үләннәр, дәва белән шөгыльләнә икән. Шуны ишеткәч, үзем дә шаккаттым. 

«Көтеп узган гомер», «Сагынырсың – мин булмам» китапларын укыган кешеләр еш кына: «Карале, бездә менә шундый хәл булган иде бит, син аны каян беләсең?» – дип аптырап сорыйлар. Югыйсә, минем ул якларда булганым да юк. Кайберләре менә шулай үзеннән-үзе әсәргә килеп керә, үзем белгән, аралашкан кешеләр дә әсәр героена әверелеп киткән чаклар бар.

Зифа апа, синдәге ихтыяр көчен, сабырлыкка сокланмый мөмкин түгел. Авыр хезмттән арып кайткан көйгә компьютер алдында таңга кадәр язып утыруыңны да, китапларыңны нәшер итү өчен фәкать үз көчеңне түгүеңне дә, сыйфатлы булсын дип җан атуыңны да яхшы беләм. Шунысы куанычлы – укучылар сине кабул итте, очрашуларда булсын, Интернетта – нигездә, гел яхшы фикерләр генә күзгә ташлана. Тик «Әдәбияттан ерак тора, примитив, гадәти сериал материалы» диючеләр дә очрагач, күңелең төшмиме? 
– Ул Интернетта казынсаң, ниләргә генә юлыкмыйсың?! «Сагынырсың – мин булмам» повестенда бер идея юк, дип тә язганнар. Ничек инде аның идеясе булмасын? Сөмбелне генә алыгыз. Нинди генә авырлык булмасын, барысын да җиңеп чыга, укый, алга үрмәли. Кичер белегез, үчләшмәгез, дим мин укучыларга. Иң мөһиме – сезне яхшылык белән искә алсыннар, эзегездән гөлләр үсеп калсын, дим. Белмим, тагын нинди идея сорыйлардыр...

Син редакторга да, корректорга да, рәссамга да бик таләпчән. Кирәк дип тапсаң, кырык кат эшләтәсең. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә «кистермисең». Бу синең кирелегеңме, әллә инде үзең әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы? 
– Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерим дип ашыгам мин. Гел уйламаган геройлар да килеп кер кайчак, мин аларны этеп тә чыгара алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен «көрәшәм», билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш үзе дә гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Мин үземә кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андый геройларымны да колакларыннан яктылыкка өстерим...

Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый. Үзең исә башкалар китабын укырга вакыт таба аласыңмы? 
– Яшермим, татар әдәбиятын минә күбрәк ирем аша беләмдер. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: «Син шушы язучыны, моны белсеңме?» – дип сорый башлады. Аптырап калмадым: «Ә син, мин әйтәм, кабель сала беләсеңме?» Төзелештә эшлим бит мин, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз... Мин үзем көнләшә белмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшли белгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. ...Мин үзалдыма ялгыз йөри торган кеше, үзем берәүгә дә тимим, миңа да тимсеннәр. Теләмәгән кеше китабымны укымасын. Казанда, китап кибетендә йөрдем әле: китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп минем китапларны көтеп алган кебек ябырылып укыды – моның сәбәбен әйтә алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер?

Шуны да сорыйм әле: сезгә кайчан килмә, ишегегезнең бикләнгәне, өегезнең кешедән өзелеп торганы юк. Әсәр язар өчен тынычлыгы да, вакыты да кирәк ләбаса... 
– Күрше ире Марсельгә: «Сезгә килгән кадәр кеше безгә килсә, минем хатын әллә кайчан асылыныр иде», – дип әйтә икән... Элек малосемейканың ике бүлмәсендә яшәдек, ул чагында да кешесез тормадык. Марсельнең энесе бездә яшәде, әнием килде, әни үзенең әнисен алып килде; иреннән аерылганнар да, барыр ире булмаганнар да килеп торды. Күңелең киң булса, сыясың ул. Берсендә Марсель үзе белән бергә эшләгән берәүне алып кайтты. «Хатыны өеннән куып чыгарган, бер төн кунсын инде», дигән иде, ул ир өч ай торып китте. Икенче юлы бер чегәнне урамнан ияртеп кайткан – аның да кунар җире юк икән... Ул чегән инде өйләнеп, балалары үсеп бетте – һаман аралашабыз, балалары миңа «бабушка» дип йөри. Әнием дә килгән саен: «Кешедән туяр чагыгыз бар микән, Ходаем», – дип көлеп китә. Элекке коммунизм чорыннан калган гадәттер инде ул, табигатеңнән килгәнне җиңеп булмый. Язам дисәң, вакыты гына табыла ул...

Мөслим якларында туып-үскән Марсель абый сине ни рәвешле эзләп тапты? Гаилә тормышыңның иң-иң дигән мизгелләрен искә төшереп ал әле.
– Марсель белән Чаллыда таныштык. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кызлар ак күлмктән идек, «инкубатор чебиләре» дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде... өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, бәләкәйдән үк бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде. Исемдә әле, бервакыт кыш көне чана тартып кайтып килә болар, кыяфәтләре – Берлинны алганнармыни! Сораштырабыз бит инде: ни булды, теге-бу... Русланга, чанасын сорап, бер малай бәйләнгән икән, сугыша ук башлаган болар. Регинасы аптырап калмаган, теге малайның ботыннан тешләп алган... Без эштән кайтканда икәүләп тып-тын булып пластинкадан әкият тыңлап утырырлар иде... 

Хәзер үстеләр инде. Руслан – шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсенә ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның бәләкәй чагын, бергәләп кич өстәлә янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра торган идек. Иң рәхәте – бергә утырып пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык әйбер генә булып калды шул. «Әтиегезгә әйтәм», ди торган идем элек берәр гамәл кылсалар. «Әтиегез» дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: «Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз», дия идем. И-и ул көнне... үзем дә матур күлмәкләр киеп, матур алъяпкычлар бәйләп, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән күземне алмыйм... Ишек төбен чыксам, «Зифа, кунак көтәсеңәме әллә?» ди күршеләр. «Бүген Марсель кайта», дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде...

Шулай да гаилә тормышы ыгы-зыгысыз гына була алмый. Кояшлы көннәр арасында кайчагында болытлысы, җил-давыллысы да очрап куя бит. 
– Яши-яши шуны аңлыйсың: тормышта ир белән хатынның сөйләшер сүзе бетсә, ике арада нәрсәдер дөрес түгел дигән сүз. Ә безнең исә сүзнең бетәсе юк. Кайчагында төннәр буе да сөйләшеп ятабыз. Мин иҗатка кереп киткәч, тагын да ныграк якынайдык, икебез бер җан диярсең. Без икебез дә бертөсле уйлыйбыз. Анда да, миндә дә үчлелек юк. Мин язганнарны елый-елый иң беренче булып Марсель укый. Киңәшләшәбез, сөйләшәбез... Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый инде ул, үткәрә белергә кирәк. Әле менә бакчада тавык сарае салып ятабыз, такталарны әвеш-тәвеш китергәндә үпкәләшеп тә бетәбез. Кичә исә икебез дә май кояшы кебек кайтып китәбез... өйләнешеп улыбыз тугач, бәләкәй генә сүздән эләгешеп алдык. Марсель урыныннан торды да, тишекле сеткага кием-салымын, үзе яратып кигән ботинкасын тутырып, «китәргә» җыена башлады. Ул көнне софа сатып алган идек, бераз акча да калды. «Ничек яшәр инде бу», дип кызганып, шул акчаны сеткадагы кием арасына бөгәрләп тыктым. Шул рәвешле чыгып китте. Тәрәзәдән карап торам, бер сәгать үтте, ике... Тукталышта эскәмиядә утыра бу... Еладым-еладым да, инде тынычланып, рәхәтләнеп яңа софада улымны кочаклап йоклыйм әле дигәндә, Марсель кайтып керде. «Ул акчаны нигә миңа бирдең, үзегез ничек яшәмәкче буласыз? Мә, шуны керттем», – ди. Мин бик тырышып гомер карамаган «Время» тапшыруын карап утырам. Марсель дә чыгып китми... Шул рәвешле күпме вакыт үткәндер, күз йомыла башлагач, түзмәдем: «Китсәң – кит, китмәсәң, ятып йокла», – дип әйтеп куйдым. «Кая ятыйм?» – дип кенә сорады. Бу – беренчесе һәм соңгысы булды, шуннан соң килеп-китеп йөрүләргә юл куймадык... 
 
Кичерә белегез, үчләшмәгез, дим мин укучыларга.

Зифа апа, әңгәмәбезне шигырь юллары белән башлаган идек, шулай ук төгәллик әле. Шагыйрь Фирая Зыятдинова «баш очыңда балкып торган күгең булса, алда сине көтеп торган үрең булса, иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда» дип язган иде. Синең җаның-тәнең биреп эшләр эшең дә, эштән сагынып көтәр кешең дә бар. Болар барысы да – бәхетнең олысы. Сүз уңаеннан тагын бер сөенечеңне уртаклашыйм: «Сагынырсың – мин булмам»ның «Ел китабы» (2009) бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булуы – үзең өчен дә, укучыларың өчен дә зур бүләк. 
– Бу бәйге укучылар, китапханәләр катнашында үткрелә бит, димәк, халык миңа тавыш һәм бик зур бәя биргән! Һич көтелмәгән бик шатлыклы вакыйга! Мин быел «Язмыш сынавы» повестен яңа, икенче бүлеге белән берләштереп, китап әзерләргә җыенам. Укучыларыма бүләгем дә, рәхмәтем дә булыр ул...

«Сөембикә», № 7, 2011

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зифа ханым бик зур рәхмәт сезгә китапларыгыз очен!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Китапларыгызны бик яратып укыйм.Зур рэхмэт.Бу статьяда ник хэреф хаталары бик куп?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зифа апа китапларыгыз очен зур рэхмэт. Мин аларны укыганда узем дэ сез язган геройлар арасында булам , уземне алар урынына куеп карыйм.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч китаплар, Зифа ханым зур талант иясе! Кайчан яны китабын укып була?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Зифа ханым мин сезнен дүрт китабыгызны укыдым, зур рәхмәт.

            Хәзер укыйлар