Логотип
Шәхес

Туфан МИҢНУЛЛИН: «Күңел бөтенлеге - җан тынычлыгы ул»

Туфан Миңнуллин республикабызның президенты да, академиклар да, гап-гади укучылар да бердәй ярата торган драматург, язучы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дисәм, дөреслеккә хилафлык килмәс төсле. Аны татар дөньясы белә, ярата. Хәтта китап укырга хәвәслеге чамалырак адәмнәр дә аның геройлары белән таныш. Чөнки тамаша сөймәгән, театр яратмаган татар юк. Егерменче гасырның бөек режиссеры Марсель Сәлимҗанов һәм шушы чорның елъязмачысы — олуг драматург Туфан Миңнуллин дуэты бәхетле булды. Хәер, аның дистәләгән драма, комедияләрен бүтән режиссерлар да читләтеп үтми. Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Оренбург һәм Тинчурин исемендәге Казан драма һәм комедия, район халык театрлары сәхнәләрендә генә түгел, аның пьесалары чит илләрдә дә уңыш казанды.

— Туфан абый, сезнең укучы күңелен яулау, игътибарын җәлеп итә белү осталыгыгыз хакында уйланып йөри торгач, иң зур талантыгыз ихласлык икәнен төшендем. Отышлы ракурслар сайлау белән мавыкмыйсыз, үзегезне зурга куеп, әллә кем булып та кыланмыйсыз. Кайчак хәтта бигүк матур күренмәүдән дә курыкмыйсыз, җаныгызны, күңелегезне ачып саласыз. Минемчә, сез үзегез ихлас кеше. Ә ихласлыктан күпләр ояла. Сезнең өчен бу язучы алымы гына түгелме?
— Языласы әсәр һәрчак күңелдә, уйда йөри бит ул. Әле, килгәндә, Суворов училищесы янына куелган танкка карап тордым. Хәрби училище янәшәсендә сугыш еллары символы — сугыш техникасы күренеп торырга тиештер. Берзаман бер районның хакимият башлыгы: «Менә бу мәйданга танк, пушкалар алып кайтып утыртып куям әле», — дигән иде. Шул сүз хәтердә яңарды. Сугышта корбан булганнарга, шәһид киткәннәргә һәйкәл куй син. Онытылмасын батырлык, фидакарьлек. Танк — кеше үтерү коралын зурлап, мәйдан уртасына ник чыгарып бастырырга?! Уйланып йөрисең дә, әрнеп каләмгә тотынасың. Ихласлык уеңны яшермәүдән, сине кемнәрдер гаеп итәр дип кан калтырап тормаудан киләдер. Эчендәге — тышында дигән сүз дә бар халыкта. әмма бөтенесен яшерми сөйләп йөргән кешене ахмак, диюләре дә хак. Мәгънәсе булмаган буш сүз сөйләү — шуңа бәрабәр.

— Әти-әниегез, абыегыз, энегез хакында язганда да сез аларның образын бизәп бирмисез. Күпләр бер кимчелеге булган туганыннан ояла, аның бәхетсезлеген кеше күзеннән ничек тә яшерергә тырыша…
— Абый, бертуган энекәш хакында язганда мин үзем дә кешеләр ни әйтер, туганыңның фаҗигасен ачыктан-ачык сурәтләү килешәме, дип озак икеләнеп йөрдем. Ләкин бу үз энекәшеңне мактау йә хурлау гына түгел, заман фаҗигасен күрсәтергә омтылу. Хәсән Сарьян «Бер ананың биш улы» әсәрендә итагатьле, тәртипле заманнан без кая килеп кердек, дигәнне сурәтләгән иде инде. Бер дә юкка күпме үлем, корбан бирәбез. Дөреслекнең күзенә карап язу! Менә шуның өчен ул. Энекәшнең генәмени, үземнең дә фаҗигам ул, барыбызныкы да...

— Сезнең һәр язганыгыздан җан авазы, җан әрнүе саркый. Халык язмышы хакында уйлану! Чикләвек төше кадәр бәләкәй генә хикәя, көндәлекләрегездәге язмаларга да күпме мәгънә салынган. Кызык өчен генә язмыйсыз…
— Дөнья булгач, мәзәге дә кирәк. Бөтенләй мәгънәсе булмаган нәрсә язарга кулга каләм алмыйсыңдыр. Беренче карашка, көлкегә корылган юмористик әсәрнең дә төше — мәгънәсе булырга тиеш. Әгәр укучы елмая икән, димәк, моның төбендә шулай ук мәгънә ята.

— Сезнең нәни хикәяләрегез, үзегез аларны көндәлектәге язмалар дип атасагыз да, барыбер хикәя, җи­ңел тел белән бик рәхәт кенә язылган кебек.
— Чыннан да, алар бик җиңел языла. Нинди тирән мәгънә салыйм дип уйлап утырмыйм, күргән-кичергәнчә, күбесенчә ничек бар, шулай язып та куям. Сине йә сокландырган, йә сискәндергән хәл күңелгә керсә, язмый тынычланмыйсың. Әдәби яктан эшкәртмим, кирәге юк. Аңардан нәрсәдер ясарга тырышмыйм.

— Тел ягыннан да, сурәтләү җәһәтеннән дә алар камил, кул тыгасы юк.
— Анысы инде каләм иясенең осталыгына бәйле. Балта остасы кулына үткер балтасын алгач, тәртә юнса да, матча куйса да, шкаф ясаса, бура бураса да, оста исеменә тел-теш тидермәслек итеп, бердәй осталык белән эшләргә тиеш. Безнең корал тел, сурәтләү чаралары. Шигырь язасыңмы, мәкалә яки пьесамы — камил булырга тиеш. Һөнәри осталыкка ия булмаса, нинди язучы ул?

— Сез һәр көнне язасызмы?
— Юк, мин кәефем булганда гына язам. Әгәр үзеңне мәҗбүр итәсең икән, ул ясалмалыкка китерә. Язарга теләгем, кәефем юк икән, мин язмыйм гына, барыбер чын булып чыкмый ул. Йә ертып ыргытасың аны, йә кеше укымаслык берәр нәрсә килеп чыга. Без бит махсус мәктәп үткән, гувернерлар тәрбия­сендә, морзалар тәрбиясе алган кешеләр түгел. Без барыбыз да самородоклар. Татар язучылары һәрхәлдә шундый, тумыштан талантлы кешеләр. Шуңа күрә без зур белем белән шаккатыра алмыйбыз. Минем, мәсәлән, белемем бик сай, мин моны беркемнән дә яшермим. Гыйлемне тирән итеп җыярга вакыты да булмады, без бит егермеләрне узгач кына тормышка кереп киттек. Безне нәрсә коткара? Безне коткара торган бердәнбер нәрсә, ул ихласлык. Шуңа күрә мин нәрсәдер ясарга тырышмыйм, ничек бар, шулай язам. Әлбәттә, каләм тоткан кешенең җөмләсе төзек, күңелеңдәгесен аңлатырга үз алымы була. Ә кайбер әсәрнең теле дә бай, язучы матур да яза сыман, ә укыйсы килми. Әмирхан Еникидә шаккатырлык сурәтләү юк, кайтты-китте ише гади җөмләләр күп, бер укый башласаң, аерыла алмыйсың. Мәһдиевнеке шулай… Менә кызык бит ул. Ихласлык! Алар икесе дә ихлас. Искитәрим әле дип язылган, тормыштан аерылган ясалма әсәр укылмый. Бәрәңге буразнасыннан торып күкләрдә йөзәсең икән, тормышчан булмый ул. Әгәр син Рәдиф Гаташ шикелле, үзең дә хыял дөньясында яшәсәң, ул чакта аның сыман язарга да мөмкин. Миргазыян Юныс әдәбиятка диңгез рухын, романтикасын алып керде. Ә мин гап-гади реалист. Авыл кешесенең ничек яшәгәнен күрәм. Әгәр мин белгән Румия кырык ел буе тирес арасында казынып гомерем үтте, күккә күтәрелеп карамадым, мең сум пенсия алам, дип күз яше белән җылый икән, мин каян күкләргә карыйм?

— Туфан абый, сез халык хәсрәтен, моңын тирәннән тоя торган әдип. Халык язучысы дигән исемнән баш тартуыгыз дөресме?
— Бу минем кирелектер инде. Була бит кешедә шундый берәр сыйфат. Менә миндәге кирелек тә шул. Миңа берни бирми ул. Әллә нинди исемнәрем бар, шулар янына монысын ялгап куйдың, ди, йә, шуннан ни үзгәрә? Карьера мәсьәләсенә ничек карыйсыз, дигән сорау биргәлиләр. Һәркем карьера турында уйлый инде. Мин менә, мәсәлән, Туфан Миңнуллин дип кенә язган килеш тә минем кем икәнемне белсәләр иде, дим.

 
Аксакаллар янәшәсендә. Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким белән. 1979 ел.​


— Беләләр бит инде!
— Менә монысы чын дәрәҗә. Халык язучысы исемен иң күбе дүрт-биш кеше йөртер дип уйлаган идем. Иң күбе… Мәсәлән, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһди. Бу минем субъектив караш, үземнең уем. Унөч-ундүрткә киткәч, ул инде гап-гади нәрсәгә әйләнә. Кызыгы калмый. Кемнәндер күпсенү дә, миңа карата кемнеңдер этлеге дә түгел. Кирелегем генә.

— Туфан абый, минем төп Ватаным — авылым Мәрәт­хуҗа, ата-бабаларым рухы сыенган җир — Татарстан, дисез. Казан — безнең Ватаныбыз башкаласы. Меңъеллык дип урамнарны казып ташладылар, йөрер хәл юк, дип халык зарлана. Сез Казанны ниндирәк итеп ­күзаллар идегез?
— Андый даталарга мин фәлсәфи карыйм. Меңъеллык — ул символ. Бәлки меңнән дә артыктыр, бәлки тугыз йөз ничә елдыр. Бу тарихи вакыйга. Ә татар тарихы кайчаннан башлана, дип уйлыйм. Дүрт йөз илле ел без албасты астында яшибез. Аңарга хәтле булган Казан, биш йөз илле ел буе шунда яшәгән халык тарихы кызыклырак миңа. Илбасарлар килү, яулап алу белән генә башланмый тарих. Ә вакытлы кыенлыклар үтә. Кунак киләсе булса, иң уңмаган хуҗабикә дә идәнен юып, баскыч алдын сөртеп ала. Иске йортлар сүтелә, дибез. Бәлки иске йортларны реставрацияләп, татар бистәсен саклауның мөһимлеген аңлап та бетермәгәнбездер. Суы, бәдрәфе, газы булмаган, тузган йортларны сакларга тырышудан файда юк. Шәһәр яңарып тора, үсә, матурлана. Хәтта Ходай Тәгалә яраткан кеше дә бертөрле генә тормый, күзәнәкләр үзгәрә, кайсылары үлә. Элеккене күрергә кирәк, киләчәкне саклар өчен. Кулымнан килсә, йортларны мин болай еш тутырмас идем. Сузарга иде Казанны Яшел үзәнгә кадәр. Чыгып йөрер, ял итәр өчен парклар, яр буйлары булсын иде. Бабаларыбыз шулкадәр матур урын сайлаганнар бит. Урын җитәрлек. Казан өчен берни эшләмәгән әллә кем-җитәкчеләр исемен урамнарга бирүгә җан әрнегәнгә әйтәсең...
 
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин Илбашы һәм хакимият башлыклары белән.

— Тамчы тама-тама таш тишә, әйтү ярый ул. Хәйдәр Бигичев, Мирхәйдәр Фәйзи, Саҗидә Сөләйманова, Габдрахман әпсәләмов урамнары бар. Менә бер караганда, зур драматург, талантлы каләм иясе Туфан Миңнуллинга депутат булу нигә кирәк? Язып кына ятса да Туфан Туфан булып кала бит ул. Сессия барганда йокымсырап утырган депутатларга карыйсың да, әле дә ярый, халык мәнфәгатен яклап, сикереп чыгып, кызып даулашырга Туфаныбыз бар, дип сөенеп куясың. Милләт өчен янучылар дүрт-биштән артмый, ахры, дип уйлаган чаклар була.
— Дүрт-биш депутат дисәгез инде. Милләт өчен янучылар күп. Депутатлар арасында да байтак алар. Милләткә мөнәсәбәтләре тавыш биргәндә ачыграк күренә. Һәр кеше минем кебек чәчрәп чыгып үз сүзен әйтә башласа, моны хәтта мин үзем дә бигүк мактамас идем. Алай ук килешми дә. Мин һәрвакыт әйтәм: мин сәясәтче түгел һәм булырга теләмим дә. Ләкин тормышта синең йокыдан уянып кайсы аягың белән басуың да, барысы да сәясәт. Чөнки уратып алынган. Рәсәйдә дип әйтик, шул исәптән Татарстанда да безнең — язучылар, сәнгать әһелләре сүзен ишеттереп торыр өчен трибуна кирәк. Кискен сүзне әйтә белү дә мөһим, ул язучыга гафу ителә. Бизнесменга кичерелми торган сүзләр язучы авызыннан башкача ишетелә. Эшмәкәргә: «Син, туган, сүз сөйләмә, эшләп күрсәт», — диячәкләр. Хакимият башлыклары: «Әйт әле, Туфан абый, шул фикерне, безгә ярамый», — дигәннәре бар. Элек хан сарайларында, патшалар үз яннарында шагыйрьләр, ә корольләр шут тотканнар. Җүләр булмаганнар алар. Аларга дөреслекне әйтеп барырга рөхсәт ителгән. Шул сүзне әйтсә, бүтәннең башын кискәннәр, ә шагыйрьгә: «Арттырып җибәрмә», — дип хан бармак кына янаган. Әйтеп торучы һәрчак кирәк. Президентның да безгә мөнәсәбәте начар түгел, гәрчә аны мактап кына торып булмый, каршы сүзләр дә әйтелә. Шуңа күрә трибуна янында дөреслекне ярып салучы берничә кеше булырга тиеш. Хәтта ялгышрак сүз әйтсә дә, гафу итәләр аны. Үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаучы булсын ул. Мин депутат дип, сәяси уеннарда катнашып йөрмим, минем эшем түгел анысы. Минем үз юлым бар: милләт, аның тоткан юлы, ул ничек яши, рухи дөньясы, хәтта матди хәле, менә шулардан читкә китмим. Теге закон, бу, дип әллә кая кереп китеп, компьютерда утырып дәгъвалашмыйм. Бу — минем үзем белгән дөньям. Без инде Разил Вәлиевләр белән бергә эшлибез, безнең уртак тел, уртак фикерләр. Шул безне саклый. Әгәр популярлыкка бирелеп, кирәкмәгән нәрсәгә кысылып йөрсәң… Кайвакыт мин дәшмим. Халыкка, бигрәк тә авыл кешесенә кагыла торган мәсьәләләрдә чәчрәп чыкмый түзәлмим. Бу бик табигый. Ягъни мәсәлән, шул ук язучылык ­миссиясен үтим, трибунада язам. Трибунаны файдаланам.

— Сез язмышка ышанасызмы?
— Язмыш, тәкъдир дигәнгә ышанам мин. Табигать тарафыннан кешегә салынган юнәлеш, сәләт була. Берәү санарга, кемдер сурәт ясарга һәвәс. Иҗат кешеләренә — язучылар, рәссамнарга сәләт салынган инде ул. Менә шушының вакытына туры килүе — язмышы буладыр. Ләкин бик күп сәләтле кешеләр үз мөмкинлекләрен ача алмыйча тормышта югалып та калалар. Ни генә әйтсәң дә, язмыш миңа рәхимле булды. Чынлыкта, университетка укырга кергән, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә имтиханнар тапшырган идем инде. Бер авылдаш очрады да: «Туфан, театр уйный идең бит син, Мәскәүгә артистлар җыялар, белми калма», — ди. Кирәк бит, шул чакта аның очравы, нәкъ шул елны Щепкин училищесына — татар студиясенә студентлар җыюлары... Менә бу инде язмыш. Бәлки университетта укып калсам да язган булыр идем, ләкин ул белгечлегем белән башкача язар идем. Драматург булу, театрга мәхәббәт, аның серләрен аңлау, белү — бу инде очраклылык, язмыш аркасында… Аннан соң, минем юлымда һәрвакыт бик яхшы кешеләр, режиссерлар очрап торды. Иң беренче Сабир абый Өметбаев, Минзәлә театрында мине күреп алып, «Безнең авыл кешеләре» турында: «Бу пьесаңны куям, әгәр тагын мондыйны китерсәң, кыйнап чыгарам», — диде. Ул бит миңа: «Йөрмә әле аяк астында буталып, яза белмисең», — дип тә әйтә ала иде. Равил абый Тумашев, Гали абый Хөсәенов, һәм менә инде Марсель Сәлимҗанов… Марсель белән безнең арада аңлашу бар иде, ул минем егермегә якын пьесамны сәхнәгә куйды. Драматургларга андый кеше еш очрамый. Кайчакта тамашачы өчен кирәк дип, җи­ңелчә берәр комедия язып бирүеңне үтенәләр. Ә Равил абый: «Мәгънәсе нәрсәдә моның?» — дип сорый иде. Марсель дә: «Эчтәлеге булмаса, кәмит ясау өчен генә пьеса кирәкми», — дия иде. Алар сәнгатькә җитди итеп, чын мәгънәсендә, ­театрга трибун итеп караучылар. Шундый кешеләр белән эшләргә язган язмышыма рәхмәт, Ходай Тәгаләгә мең рәхмәт. Әлеге дә баягы, без бит әдәбиятка очраклы килеп кергән кешеләр. Татарның бик күпләре шулай. Талантлы халык без. Әмма күпме талантлар үлеп кала яки бүтән милләткә хезмәт итәләр. Эшли торган халык. Әйтик, яһүдләрдә тәрбия системасы куелган, кайсы якка сәләтле икәнен сизеп алып, шул өлкәдә аны үстерәләр. Ә безнең... Мәскәүгә укырга кергәч, әни мәрхүмә: «Эшкә ярый башлагач кына качтың», — диде. Бу табигый, аны гаепләргә ярамый, гомер буе интегеп, кыйналып яшәгән кешегә тормыш итәргә кирәк. «Биш ел Мәскәүдә укып кайтып, колхоз председателе дә булмагач», — дип әрнүен бик аңлыйм мин аның. Баласының театр юнәлешендә омтылышы булуын күрсәләр, әллә нинди суммалар бирәләр хәзер. Нишләтәсең соң, мин генә түгел, бик күп татар язучылары Ходай биргән сәләт аркасында әдәбиятка очраклы килеп кергән кешеләр бит. Бездә тормыш философиясе күбрәк, Горькийдагы кебек. Безнең философия укытучысы, мин авыл тормышыннан китергән мисалларга шаккатып: «Каян шундый философия сездә?» — дия иде. Зур дөнья — Кытай, Һинд, Европа фәлсәфәсе кимәлендә фикер йөртерлек кешеләребез күп түгел шул татарда. Кытай, дөнья фәлсәфәсенә нигезләнеп татар дөньясын ачасым, шулар хакында язасым бик килә, белем җитми. Мөхәммәд пәйгамбәр хакында пьеса язарга студент чакларыннан ук хыялланып йөрдем. Ислам хакында күпме әдәбият укыдым. Инде хыял булып калыр, мөгаен. Баш саф, уйлый торган, көчле чакта кереп китәргә тиеш кеше ­дөнья философиясенә..
 
Маэстро Марсель Сәлимҗанов белән драматург Туфан Миңнуллин фикердәшләр иде.

— Сез театрда рольләр башкарган артист… Ә уен тәмен бер татыган кеше сәхнәдән аерылуны бик авыр кичерә. Их, артист булалмадым, дигән үкенеч калмадымы күңелегездә?
— Калды. Карап торганда, артист хезмәте бик кызык. Күңелле, кеше алдында мәртәбәле эш дип бик күпләр кызыгалар. Әмма аның төбендә, тирәндә, бик зур фаҗигаләр дә ята. Кеше театрдан китә алмый. Нинди генә эш булса да ярый, дип театрга ябышып ята. Күбесе килеп йөри. Мине бер нәрсә коткара, театр өчен пьесалар язам. Язгач, барып йөрим, театр­дан аерылмаган, уйнаган кебек хис итәм. Мин еш кына бер төш күрәм… Миңа гына хас дип уйлаган идем, сәхнәдән аерылган бөтен артистлар диярлек шундый төш белән саташа икән. Имеш, шулкадәр бирелеп сәхнәдә уйнаганда сүземне онытам. Мәңгелек мәхәббәт тә, әлеге дә баягы, җырланып бетмәгән җыр да ул минем өчен.

— Язучы бу яктан бәхетлерәк. Сүзләрен онытса да, янәдән ялгап язып китә ала. Артист булып сәхнәдә калсагыз, бәлки олы драматургны югалтыр идек, монысы татар тарихы өчен зуррак фаҗига булыр иде. Бай тормышта яшәгән, әйтик, җитәкче эшләрдә, сәүдәдә эшләп, мал-байлык туплаган кешеләрнең балалары еш кына наркоман була. Ә чабаталы авыл малайлары үҗәтлек, тырышлык белән дан-дәрәҗәләргә ирешә. Хәләл, хәрамга ышанасызмы?
— Берәүгә начарлык эшләгән кешенең күңелендә, дин белән бәйләмәсәк тә, тынычлык булмый. Безнең авылда Хәйрулла исемле ат карагы булган. Әби — әнинең әнисе шул Хәйрулла бабайның карчыгы белән ахириләр, икесе дә Нәфисә исемле иде. Утызынчы елларда әби аларга кич утырырга төшкәч, теге бабай мактанып сөйләгән: «Мин бер атка утырып, икесен җитәкләп йөри идем. Бер утырганда бер сарык ашый идем. Шул чакларда күзем гел тәрәзәдә иде, кайчан килеп мине алып китәрләр микән дип утыра идем… Хәзер кабыгы әрчелмәгән бәрәңге ашап утырам менә, җаным тыныч», дип әни сөйләгән иде.

Намусның чисталыгы кеше өчен бик мөһим. Мин бер елны күп акча алдым, пьесалар гөрләп бара, гонорар мулдан, конкурсларда җиңү яуладым. Шунда «Восточный экспресс» ямьсез итеп язып чыкты. «Нишлисез сез, бу бит минем сәламәтлек хисабына көн-төн эшләгәнгә алган акчалар, ничәле күзлек кигәнемне күрәсезме? Кемнеңдер кесәсенә кергән түгел. Минем гомеремдә ял иткәнем юк», — дидем.

— Халыкта, бер казанга ике тәкә башы сыймый дигән сүз бар. Олы драматург һәм талантлы артистка Нәҗибә Ихсанова ничек бергә сыя?
— Нәҗибәгә шаяртып: «Бер гаиләдә ике даһи булалмый», — дигәли идем. Элегрәк ул моны бик җитди кабул итә, үпкәли иде. Хәзер ияләште инде. Өйдә ни хакында сөйләшәсең бит. Мин, мәсәлән, дөньяда мәхәббәтнең булуын таныйм, ләкин гаиләне мәхәббәт кенә тота дигәнгә ышанмыйм. Гаиләне яшәтә фикердәшлек. Мәхәббәт бер ел дәвам итә торгандыр. Гомер буе мәхәббәт дип яшәгән кешеләрне дә беләм. Ләкин фикердәшлек булмаса, мәхәббәт челпәрәмә килә. Безнең сөйләшкән сүзнең яртысыннан күбесе сәнгать турында, театр, татар дөньясы турында. Ягъни сөйләшерлек сүз бар безнең. Гаиләдә иң авыры нәрсә? Бер-берең белән сөйләшер сүзең булмау. Ашау, балалар турында сөйләштең, ди. Аннан нәрсә? Мин аның эшенә бик зур хөрмәт белән карыйм. «Синең хатыныңнан да әйбәтрәк артист юк бит синең өчен», — дия иде Марсель кайчакта миннән көлеп. Ә мин әйтәм, чынында да шулай, шәп артистка, ул хөрмәткә лаек. Мин язучы, үзем эш кешесе буларак шуны күрмәсәм, бик тә ахмак кеше булыр идем. Әйе, ул шәп артистка, аның бөтен дөньясы — театр. Кайвакыт ачу килгәндә: «Син бит ашка ит белән бәрәңгене үтеп барышлый гына ыргытасың», — дигәлим. «Син гел ашау турында гына уйлыйсың», — дип ул мине битәрләп ала. Ул театр турында гына уйлый. Авырып ята, температура, әгәр шулчак шылтыратып: «Нәҗибә апа, бүген сәхнәдә уйныйсы артистка авырып киткән», — дисәләр, үзенең авырганын да онытып, чыгып чаба. Мин дә авырыйм, дигәнне әйтми. Ничек аны хөрмәт итмисең? Аңа тулы ирек. Ул үзе дә кая бардың, нишләдең, дип төпченми, вакланмый. Мин үзем дә көнләшү, хөсетлек дигән нәрсәдән өстен. Хатын-кыз буларак ул бик  чиста. Хәтеремне калдырырлык, рәнҗетерлек сүз әйткәне юк. Мөгаен, икебез ике казанда кайныйбыздыр без. Ләкин бер — уртак учакта!
Гаиләсе — аның терәге. Нәҗибә ханым һәм оныклары Диләрә белән Данияр.

— Кызыгызның, оныкларның артист һөнәрен сайлавын теләмәдегезме?
— Әлфиябез математикага сәләтле, иң югары шигърият — математика, дип саный иде. Мехматны сайлады. Без каршы килмәдек. Бик яхшы укыды. Әмма тора-бара барыбер язу сәләте ачылды. Диләрәбез политология буенча китте, университетта дүртенче курста укый. Данияр да апасы артыннан шунда керде. Без оныкларга кызыбыздан туган балалар итеп кенә карамыйбыз, кайсы юлдан китсәләр дә, шәхес була алсыннар иде, дибез. Минемчә, баланы тәртипкә, хезмәткә өйрәтү, таләпчән, кырысрак булу зыян итми. Җир казыту да ярый. Дөнья сынарга мөмкин. Әни безне: «Бу вакытка кадәр йоклап ятарга... бәндәдән оялмасагыз, кояштан оялыгыз», — дип тиргәп уятыр иде. Нәсел-нәсәп хакында кайгыртуны кирәксез эшкә санамаган борынгылар.

— Ә сез үзегез әтиегезгә тартканмы, әллә әниегезгә охшаганмы?
— Әти сәнгать кешесе иде. Йомшак күңелле. Әнидән яшереп шигырь яза. «Габдулланың район газетасында шигырьләре басылган», — дип кибеттә хатыннар әйткәч, әни бик оялган. «Туфан, син әйт инде әтиеңә, йөрмәсен кеше көлдереп», — ди миңа. Ул — кулак кызы, чын мәгънәсендә, җир кешесе, хуҗалыкчыл иде. Мин дә төзергә яратам. Үзем ясаган шкаф, өстәл, урындык белән гомер иттек. Акча саный белүем дә — әнидәндер. Җирне яратуым…

— Мәрәтхуҗада трактор сатып алып, җир сукалап йөрдегез түгелме?
— Ник, хәзер дә җир сулышын тоймыйча яши алмыйм мин. Таныш рәис әйтә: «Туфан абый, җир казып, бәрәңге утыртып чиләнмә, машинасы белән китереп аударам кирәксә», — ди. Ә мин яшь бәрәңге ашыйсым килгән саен, чиләк-көрәк тотып колхоз басуына йөгеримме? Кабак утырткан идек, карыйм, чикләвек кадәр, икенче караганда, йодрык шикелле булган, өченчесендә… Үскәнен күрү үзе бер рәхәт ич. Флокслар яратам, ышансаң, яннарына килеп басуга, тураялар, башларын күтәрәләр, чәчкә таҗлары ныграк ачыла.

— Сәламәтлекне саклау өчен күнегүләр ясыйсызмы?
— Берзаман, Әзһәр Хөсәенов, театрда эшләгән чакта, үгетләде бит йөгерергә. «Әйдә, Казансуга таба йөгерәбез», — ди. Ярый, төшеп җиттек су буена, октябрь ае, су суык, елгага керәсе килми, әзһәр чумып чыкты. «Әйдә, базарга таба, тик йөгереп йөргәнче, кайтканда, ичмасам, кирәк-яракны ала кайтырбыз», — дим. Сау-сәламәт булыйм, дисәң, күңелеңдә хөсетлек, ачу саклама. Каш җыерып, юктан дошман эзләп йөрмә. Дошман ул эзләмәсәң дә табыла. Тәмәке, аракы зыянлы икәнен беләм, тартмыйм, эчү белән мавыкмыйм. Эшсез тора алмыйм. Хатын-кызларны яратам. Хатын-кыз ирләрдән көчлерәк, дип исәплим. Әгәр сугыш вакытында безне әтиләр белән калдырып, әниләрне сугышка алсалар, алар Берлинга бер елда барып җитәрләр, әмма без, алардан башка, тылда ачтан кырылып беткән булыр идек, дип көлдергәнем дә бар. Хәер, куштан хатын-кызны сөймим икән. Ә менә Сәкинә ханым Шәймиеваны бик акыллы һәм иң сөйкемле ханымнарның берсе дип саныйм. Теләсә кая тыгылып йөрмәве аның бәхетедер. Һәр кеше үзенең кем икәнен, үз урынын белергә тиеш. Ял итүгә дә минем үз карашым бар. Акчаң юкмы синең, ник Багам, Канар утрауларын күреп кайтмыйсың, дип иреш­терүчеләр дә юк түгел. Мин бит Багам утрауларында да, Париж, Токиода да үземнең Мәрәтхуҗам хакында язачакмын, тамырларым Мәрәтхуҗада ич, ник анда кадәр барып йөрергә, дип котылам. Чынлыкта, күңелеңнең бөтенлеген ­сак­лаудан да мөһимрәк дөньяда ни бар соң?



«Сөембикә», 9, 2005.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туфан абый татар халкының бөек улы һәм колы иде шул. Андыйлар бүтән булмас инде...

    Хәзер укыйлар