Логотип
Шәхес

​Театр гаиләсенең олы кызы

Быел Камал театрының мәшһүр сәхнәсен күренекле артистларыбыз — щепкинчыларның чын бәйрәмгә әйләнгән юбилейлары бизәде. Утыз сигезенчеләрнең түгәрәк бәйрәмнәре… Гәрчә, шөкер, аларга бу яшьне кем бирә? Сәнгатьнең, сәхнәнең тылсымыдыр инде бу, яраткан шөгылең белән яшәү нәтиҗәсе, Ходай биргән игелекле талантны үз максатыңда куллана белү билгеседер.

Хәер, мин, мәсәлән, Нәҗибә апаны — үз эшен шулкадәр яратып, бирелеп, җаваплылык тоеп башкаручы шәхесне — баш табибә яисә мөгаллимә яки берәр җитәкче итеп тә күз алдына китерә алам кебек (табигый итеп уйнаган рольләренең тәэсиредер инде), чөнки нәкъ бу һөнәрләргә фарыз булган җитдилек, таләпчәнлек, һәр вазифаны җиренә җиткереп үтәү таланты да бар анда. Мөнәҗәтләр әйтү остасы булып танылган апасы кебек, бөтен күңеле белән инанып һәм ышандырып вәгазь сөйләүче затлы остазбикә дә була алыр иде ул — чөнки сүз сөйли белә, җөмләсенең, халык әйтмешли, «ата-анасы» бар, зирәк фикерле ул. Быел үзенең юбилеена нинди зур әзерлек белән килде Нәҗибә апа. Тамашачыларга, укучыларга, үзенә дә нинди мәгънәле бүләк ясады. Россиянең һәм Татарстанның халык  артисткасы, Г. Тукай  исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсани «Уйнап узган гомер» дигән китабы белән күз алдыбызда тагын ничә баскычка күтәрелде. (Шаян яңгырашлы, әмма гаять тирән мәгънә салынган отышлы исем!). Артисткабызга язучылык сәләте дә бирелгән икән ләбаса. Узган гомер, хатирәләрне үзенең каләм осталыгы белән баетып һәм иҗатташ дусларының, күренекле затларның холык-фигыльләрен, мөнәсәбәтләренең иң тәэсирле мизгелләрен тотып алып, укучыга җиткерә алуы — актрисаның киңкырлы, күпьяклы талант иясе икәнен күрсәтә. Халык, ил тарихы да анда, авыл һәм кешеләр язмышы, читтәге милләттәшләр турында уйланулар да, күңел кичерешләре; ата-баба, әнкәй-әбкәйләргә, туганнарга олы мәхәббәт, рәхмәт хисләре, жәлләү дә бар. 

Татар театры торышы, тормышның төбеннән, «түбәннән» күтәрелгән талантлы яшьләре, олуглары, йолдызлары... Үз рольләре — уйналганнары, уйналмаганнары турында үз фәлсәфәсе: «Ничек Шәмсегаянны уйныйсым килгән иде, насыйп булмады, үкенеч… «Өч аршын җир» спектакленә репетицияләр дә башланган иде, ләкин эш «өстәгеләр» тарафыннан туктатылды. Без заман корбаны булдык. Еллар узып, Аяз Гыйләҗевнең бу әсәре рөхсәт ителгәндә, олыгайган идек инде», — дип офтана ул. Китаптагы фоторәсемнәр дә сүз белән бер дәрәҗәдә тәэсир итәрлек, бик күпне сөйли: нинди шәхесләр белән аралашмаган да, кайларда гына булмаган, кемнәр белән генә сәхнәдә уйнамаган ул. Кыскасы, шәхси рәсемнәрдә дә — сәхнә тарихы. Күз дә йоммый бер сулышта укыла торган гыйбрәтле һәм рәхәт китап. Берүк вакытта әдәби дә, гади дә, үтемле, бай тел белән язылган күңел дәфтәре дияргә дә була аны. Һәр вакытта үз фикерен-карашын белдереп, уйланып, анализ ясап, нәтиҗәсен үреп бара белүе  сокландыра. «Хәтер югалмасын, — ди ул, — һәм киләчәкне дә күзаллап яши белергә кирәк», — ди. Ирексездән «кеше уйланып яшәргә тиеш, буш, эзсез узмасын тормышның бер көне дә», дип, аныңча фикерли башлыйсың. Инде җәя эченә алып кына искәртеп куясы килә. «Ире драматург бит аның, булышкандыр, ул язгандыр, рольләре дә Туфан Миңнуллинга күрә күптер», фәлән-төгән дип уйлаучы бар икән — беренчедән, шул: талант, сәләт булмаса, әллә кем хатыны булсаң да, сәхнәдә йөзләгән тамашачы алдында очкын чәчеп уйнау түгел (әле 70 яшьтә шпагат та ясый бит!), сүз дә әйтә алмавың бар.

... Нәҗибә апа белән күп очрашуларда —  мәктәп, институтларда, музейларда, радио, телевидениедә яше-карты алдында чыгыш ясаган чакларда аның  көтелмәгән  сорауларга — фәлсәфиенә, сәясиенә, четереклесенә — яшен тизлеге белән мәгънәле җавап табуына, шул җавабын ихласлык һәм әдәби матур сөйләм белән тыңлаучыларга җиткерә белүенә сокланам мин, кинәнәм дә әле. Моның бик әһәмиятле сыйфат, үзе бер талант икәнен — оста сөйләүчеләр дә югалып калып, сүз таба алмый интегүчеләр бәяли беләдер. Сүз кодрәте булган кеше, теләсә каләм дә тибрәтә ала. 
Ә күңелендәгесен кәгазьгә теркәп кую — Нәҗибә апаның күптәнге мавыгуы икән ул. «Йә берәр спектакль буенча, йә бер вакыйга уңаеннан, яисә театрда бергә эшләгән сәхнәдәшләренең уеннарына кагылышлы тәэсир-фикерләрне онытмагаем дип тизрәк язып куясым килә», — ди ул. Элек кулга каләм алып, ә хәзер заман таләбе кушканча, компьютерны «җиңеп» һәм «җигеп» яза да яза икән, һәм инде шактый тулы «папкасы» да бар аның. Димәк, алда укучыларны Нәҗибә Ихсани язмалары белән тагын очрашулар көтә. Ә китап чыгару өчен (депутат хатыны булмаса да) театрда мөмкинлек бар. Эчтәлекле, мәгънәле, кирәкле язмалары гына булсын артистның — директорыбыз Шамил Закиров мең юлын табар китап бастырыр өчен. Театрга бәйле күпме басма дөнья күрде бит соңгы елларда!

Ә менә Нәҗибә Ихсаниның 47 ел буе һәм бүгенге көндә дә репертуардагы күп әсәрләрдә уйнавы — аның үзенчәлекле талантында, бөтен кыяфәтенә чыккан тырышлыгында. Тырышлык ана сөте һәм яшьли хезмәт белән кергән алар гаиләсендәге җиде балага. «Әти-әни белән бергә таңнан йокыдан тора идек, — дип яза Нәҗибә апа китабында. — Йорт эше, колхоз эше...» Өй идәннәрен генә түгел, ишек алдына сукмак итеп җәйгән такталарны да сап-сары итеп юып куя торган булган ул. Апалары, сеңелләре дә шундый уңган аның. Ата-ана тәрбиясе аларда исемнәреннән үк башлангандыр шул. Гади авыл кешеләре, динле, иманлы Гыймаделислам абзый белән Миңлеямал апа бик мәгънәле, акыллы исемнәр куша белгән балаларына. Бәһиҗә (гүзәл, яхшы мәгънәсендә), Хәниф (туры күңелле), Галия (олы, өстен), Нәкыя (чиста, пакь), Нәҗибә (тәрбияле, затлы), Хәния (миһербанлы), Роза (чәчәкләр патшасы — гүзәллек билгесе). Ђле күптән түгел галимнәр исемнең баш миенә ничек тәэсир итүен билгеләүче җайланма уйлап тапканнар. Исем дөрес куелса, кешенең баш мие тыныч һәм яхшырак эшли һәм нинди исем ишетүенә карап, гамәле дә шуңа яраклаша башлый икән. Нәҗибә апаның туганнары барысы да үз исемнәренә лаек һөнәр сайлаган һәм игелекле гомер 
кичерә.

…Шундый кешеләр бар, яши-яши вакыт, гомер узган саен алар яшьлегендәгедән дә сөйкемлерәк, затлырак, яктырак күренә башлый. Тормыш тәҗрибәсе, укымышлылыгы, рухи югарылыгы күзләрендә, йөзләрендә гади чибәрлектән өстенрәк булган күркәмлек белән балкый. Еллар аларны картайтмый да, ямьсезләми дә, киресенчә — яшәртә, чөнки күңелләре заман белән бергә алга омтыла. Нәҗибә апа турында мин нәкъ шундый фикердә.

Мин мәктәп укучысы идем әле. Авыл кибетенә кайткан беренче бердәнбер телевизор, алдынгы фикерле әтиебезгә күрә, безнең өй түрендә урын алды. Күрше-күлән белән җыелып караган беренче спектакльләрдән «Көзге ачы җилләрдә», «Күзләре нинди иде», «Муса Җәлил» истә калган. Яңа гына Мәскәүдән укып кайткан япь-яшь Р. Таҗетдиновны, Н. Ихсанованы беренче күрү. Ринат абыйның серле, йомшак тавышы мине әсир иткән иде. Һаман да мөкиббән мин бу тавышка — сәнгать, театр дигән бөек төшенчәләрнең матур чагылышы ул минем өчен. (Аларның бик талантлы сабакташы, 27 яшьтә вафат булган бәрхеттәй тавышлы Дамир Хәйруллинга гашыйк булганым да хәтердә.) Ә Нәҗибә апаны шул чакта телевизордан күрүем миңа киләчәк юлны билгеләү өчен, балачак хыялымны тормышка ашыру өчен үзе бер мөһим роль уйнады, өмет бирде. Ник дисәң, артистларны ниндидер буй җитмәс югарылыктагы, күз явын алырдай чибәр булырга тиеш дип уйлап йөргән авыл баласына (клубка курчак кебек матур Җәваһирә Сәләхова, Венера Шәриповалар килгәне бар иде, ә газета битләрендә гүзәлләрдән гүзәл Фатыйма Ильская, Галия Булатова, Шәхсәнәм Әсфәндия­роваларны күрә идек, яңгыравык, теат­раль матур пафослы тавышларын радиодан ишетә идек) Нәҗибә Ихсанова дигән яшь артистканың үзебез төсле гади кыз булып күренүе, бик якын, таныш тоелуы бу томанны таратты, җилкендерде, иҗат эшенең асылына төшендерде. Унны бетергәч, бөтен фәннәрдән «5»ле аттестаты белән (ул заманда әле бер тиен түләмичә!) теләсә кайсы югары уку йортына барып керәсе 16 яшьлек кыз, ягъни мин, театр училищесына юл тоттым. Һәм гомеремнең театр, сәхнә белән бәйле булуына шатмын, ә Нәҗибә апага чынлап та рәхмәтлемен. Әнә шулай сәхнәдәге самими, ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле миңа зур актриса Нәҗибә ханым һәм аның иҗаты. Һәрнәрсә белән кызыксынуы, битараф түгеллеге, мәдәни, әдәби вакыйгаларның уртасында, үзәгендә булуы белән (андый чараларның кайда, кайчан узганын белмичә яшәүче артистлар да бар бит, кызганыч, ә милләт тормышыннан хәбәрдар булу — сәнгать кешесенең йөзе һәм рухы ул), җанының да, иҗатының да Марсель Сәлимҗанов әйткәнчә, миллилеге белән, шагыйрьләрне, шигъриятне аңлаучы шигъри җаны белән кадерле һәм хөрмәткә лаек ул. Синең ниндидер уңышыңны күреп, вакытында ихлас хуплый белүе дә, төрле кичәләргә әзерлек вакытында, үзенең зур тәҗрибәле артистка булуына карамастан, яшь кенә режиссерларны бер сүзсез олылап тыңлавы да күпләрдән аерып тора аны.

Артистка, талантының яңа яклары белән гаҗәпләндерүдән туктамыйча, осталыгы һаман чарлана барып, сүрелмәс, сүнмәс ялкын белән иҗатта яна. Ә бер акыл иясе «талант үсештә булганда гына талант дип атала ала» дигән. Нинди генә халәттә күрмәдек без аны сәхнәдә: тыйнак, сабыр, кыюсыз татар кызы, тырыш, уңган авыл килене, чын йөрәктән өзгәләнеп, бәргәләнеп сөя белүче хатыннар, ак халатыдай пакь күңелле шәфкать иясе Гөлшаһидә һәм Зифа, Миләүшә кебек зыялы ханымнар, Гөлфинә кебек киң күңелле, ягымлы, бәхетле ана, Ђлмәндәр килене кебек «илдән аерым», үзенә бер кызык кортка, усал «әрем телле» Сабира, заман чуалышында югалып калган бичара Хәбирә әби, чая, батыр, нәсел-нәсәбен дилбегәдә тотып, гореф-гадәтләр өйрәтүче мишәр түтие Әсимә, йөз яшьлек керәшен карчыгы Әүдәки, тотнаклы, укымышлы рус артистократкалары, нәзакәтле Шекспир героинялары... Ђнә шундый, танымаслык төрле ул Нәҗибә апа сәхнәдә. Бу инде талант. Рольләренә карап гүзәл дә һәм ямьсез күренүдән дә курыкмый торган илһам кешесе. Монда инде спектакльнең тулаем уңышы өчен янган режиссер кемнең кеме дип түгел, әнә шулай зур хәреф белән языла торган талант, тырышлык хакына роль бирә артистларга.

«Уйнап узган гомер» китабында Нәҗибә апаның йөз спектакльдәге рольләре исемнәре язылган (бу әле барысы да түгел). Әйе, бу буынның иң күп рольле артисты ул бугай. Беренче көннән шулай. Мәсәлән, 1961-1967 елларда, ягъни әле Марсель Сәлимҗанов театрда Туфан Миңнуллин әсәре буенча куйган беренче спектакле — «Миләүшәнең туган көне»нә кадәр, яшь артистка Нәҗибә Ихсанова — инде егерме зур роль башкарган! Япь-яшь килеш әбине дә уйнаган ул. Дәртле, көчле гәүдәгә картлык хәлсезлеге бирә белү, яшьне яшереп, ышандырырлык табигый пластика табу — бу да сирәк талант. Нәҗибә апа тормышта да күпкырлы: җитди, тотнаклы, ипле, хәтта кырыс та шикелле үзе, ә кирәк чакта сабантуйларда капчык күтәреп, «көрәшеп», көлешеп, шаярышып та ала белә. Тормышның һәр ягын үзе тоеп, сынап карарга омтылып, шуннан тәм табып, оптимист булып, тормышны яратып яши ул.

Әтисенә охшаган кыз бәхетле була, диләр. Хактыр. Нәҗибә апага бала чактан шулай юраганнар һәм сүз дә юк — бәхетле кеше Нәҗибә апа, бәхетле хатын, бәхетле актриса. Ирле, гаиләле булып, тырыш, акыллы кыз бала үстереп (Әлфия күптән инде танылган журналист), бүгенге көндә җитеш, түгәрәк яшәве һәм инде оныкларының да мөстәкыйль, башлы-күзле була башлавы аңа хатын-кыз бәхетен китерсә, иҗат белән шөгыльләнеп, үзен һаман ки­рәкле сизүе — актриса горурлыгы бирә. Ђйе, эшең белән горурлана алу — яшәү көче чыганагы! Менә шулар аягында нык басып торырга мөмкинлек бирә, тормышта да, сәхнәдә дә ярдәм итә аңа. Ата-бабалардан калган дини йолаларны үтәп, биш вакыт намазын укып, кыйблага йөз тотып яшәве дә эшләрен уң итәдер, мөгаен. «Заманалар кысты бит, юкса кечкенәдән әни янына намазга баса идем», — ди ул, «денсез» үткән совет чоры өчен ачынып.

Күптән түгел Нәҗибә апа тормышында тагын  бер туган як белән бәйле  куанычлы, горурланырлык вакыйга булды. Нечкә күңелле иҗат кешесенә  туган төбәкнең, якташларың­ның игътибары, җылы мөгамәләсе, мәхәббәте бик кирәк. Нәҗибә апага бигрәк тә... Беренче тәпи баскан, кадерле сабый чагы узган 20-30 йортлык кына кечкенә, ямьле туган авылы Яңа Ташлыяр җир өстендә күптән юк бит инде. Күңелен сызлаткан иң әрнүле уе ул аның. «Көн дә авылымны күз алдына китерергә тырышам, басу-кырларны, туган нигезне, зиратны, бәрәңге бакчасын, ишегалдын, күрше-тирәләрне, авылның һәр кешесен кабат-кабат күзаллыйм, искә төшерми торсам онытырмын диеп куркам, кайтып карарга юк бит инде ул», дип өзгәләнеп яза китабында Нәҗибә апа. Шуңа күрә якташларының — Азнакай районы хакимия­тенең зурлап, хөрмәтләп туган якка чакырып, районның мактаулы кешесе итеп сайлауларына (почетлы гражданин исеме әле өченче кешегә генә бирелә), күренекле, танылган артистка кош тоткан сабыйдай сөенде. Күз белән күрмибез генә, бәлки, бу шатлык аңа дистә ел гомер өстәгәндер. Амин, шулай булсын!

Шатлыклы   юбилей   елында    тагын   бер   вакыйга   рухландыра артистканы. Туфан абый белән икесен Башкортостан зыялылары җәй саен су юлы буйлап оештыра торган «изге Болгар сәяхәтенә» чакырганнар. Пароходтагы очрашулар, аралашу, танышулар, эчтәлекле чаралар, чыгыш ясаулар турында сөйләгәндә Нәҗибә апа күзләреннән бәхет очкыннары сибелде. Ут күршеләребез быелгы сәфәрләрен татар театрының йөз еллыгына багышлаганнар һәм кичләрнең берсендә юбиляр Нәҗибә Ихсанига котлаулар юллап, махсус бәйрәм ясаганнар. Ђ башкорт тамашачылары талантлы татар артисткасының иҗаты белән бик яхшы таныш. Уфада «Нур» театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Гөлфинә ролен уйнавы да зур вакыйга булып тарихта калды.

— Кәефләр ничек соң, Нәҗибә апа, ел ничек узды? Зур, мактаулы юл узган актриса  — театр гаиләбезнең олы кызы бүген нинди уйлар белән яши? — дип сорыйм юбилярдан (труппада иң өлкән артисткабыз бит ул хәзер). Репетициясез, спектакльсез гади хуҗабикә булган көнегездә нинди эш, нинди шөгыль, нинди бурыч, нинди аш, дигәндәй?.. Гаилә башлыгы белән самовар янында кара-каршы утырып чәйләр эчәсезме?
— Бүгенге хәлләр, әлхәмдүлилләһ, шөкер. Җиде дистәне тутырган елым матур гына үтеп бара. Җир йөзенә килгән кешегә тиешле булган эшләрне үтәдем дә кебек. Өйдә, тормышта, эштә бар да тәртиптә, гаилә, балалар өчен җан тыныч сыман, әмма олыгая төшкәнгә микән, җан башканы уйлап сызлана. Илдә, дөньяда иминлек, тынычлык булсын дигән уйлар тынгы бирми җанга. Җирдә яшәүче мин генә, безнең гаилә генә түгел бит. Радио, телевидение, газеталардан ни хәбәр килер дип, җан гел уяу тора — хәвеф-хәтәренә кайгыра, яхшысына сөенә. Йөрәк шулар белән бергә тибә, сүлпәнләнергә, юкка-барга таркалырга ирек бирми. Халык хәлен уйлап, иртәгә ни булыр, киләчәк нинди булыр, дөнья, сәясәт кая таба бара, дип борчыла күңел. Шундый булып кала алсам икән дим, башкаларга да шуны телим. Табигать һәлакәтләре дә, кешеләр үзләре ясаган афәтләр дә булмасын иде. Тотрыклы, имин генә булсын җир һәм җиргә килгән һәркемнең тормышы, язмышы.

Иҗат ягына килсәк, гомерем булып, театрда эшли алсам, үземә аңлаешлы, мине халкыма якынайта торган һәм халкыма үзен аңларга ярдәм итә торган, олы җанлы, олы йөрәкле гади җир кешесен — эре бөртек бодайга тиң роль уйныйсым килә минем. Њзебезнең милли җирлектә бөтен барлыгыңны, акыл-хисеңне актарып, ачып бирә алырлык образлар тудырасы иде әле. Әлбәттә, сәхнә әсәрләрендә рольләрнең күбесе яшьләр өчен инде. Әмма моңаерга вакыт юк әле. Быел менә тагын мөгаллимлек эшенә җәлеп иттеләр — мәдәният, сәнгать университетында Салават җитәкләгән курста булачак җырчыларыбызга, музыкаль театр артистларына актер осталыгы буенча дәресләр бирәм. (Бала чакта укытучы буласым килә иде — бу хыял да тормышка ашты.) Татар киносы үсеш ала шикелле, шөкер. Режиссерларыбыз чакыра, әле кинога төшүләр белән дә мәшгуль булдым. Иҗат эше өчен, өйне ташлап юлларга чыгар өчен, әлбәттә, гаиләңдә тәртип, тынычлык булу кирәк. Шөкер, ул яктан күңелем тыныч. Оныгым машинасында озатып куя, каршы ала. Балаларыбыз ярдәмчел, милли рухлы. Без, өлкәннәр, гаиләләр арасындагы җепне тотып, тиешле якка юнәлтеп торабыз. Тормыш беркемнең дә гел тигез генә бармый. Бәхәс тә була, ачуланасың да, үпкәлисең дә — йотасың... Туфан балалар белән бакчага барырга ярата, көрәген тоттыра, эшләргә, җирдән аерылмаска, дип тора. Мин үзем чын авыл баласы булсам да, кыяр-кишер үстерәм дип, алай җиргә ябышып ятмыйм. Хуҗабикә дигәннән, хәзер элекке шикелле камыр ашлары, бәлешләр белән бик мавыкмыйбыз. Күбрәк яшелчә, соклар кулланабыз — диета. Базарга Туфан йөри. Мин инде, әлбәттә, ашарга әзерлим. Пөхтәлек, чисталык яратсам да, өйдә кадерле буш вакытны гел тузан сөртеп, өф-өф итеп кенә уздырасым килми, көн дә көлтәләп килгән газета-журналларны укып барырга тырышам. Коръәннән ясин сүрәсен дөрес, яхшы итеп укырга өйрәнәм. Үзем генә калсам, тизрәк кулга каләм алам, бирелеп, шул язу эшемә чумам, һавага чыгуны да онытам. Телефон шылтыраса да, бүленәм, фикерем чуала дип эчем поша. Соңгы вакытта әле бераз буш чагым булып, яңа шөгыльләр дә таптым: беләсеңме, биткә маскалар ясый башладым (көлә).

— Нәҗибә апа, дөнья драматургиясе тарихында үзләренең тәүге һәм җәүһәр әсәрләрен өлкән яшьтә язган авторлар да билгеле. Сездә сәхнә әсәре язу нияте туса, Туфаннан узып булмас дип тукталып калырсызмы, сюжетны аңа сөйләрсезме, әллә үзегез тагын кулыгызга каләм алыр­сызмы?
— Өчесенә дә «әйе» дип тә җавап биреп була, — ди ул елмаеп. — Шулай да андый зур эшкә алынмамдыр, мөгаен.

Язучы һәм артист гаиләсе... Ярты гасыр Туфан Миңнуллин кебек талантлы әдип, гакыллы җәмәгать эшлеклесе белән тормыш юлында бергә бару артистканың тынгысыз, кызыксынучан табигатенә зур уңай йогынты ясагандыр, билгеле. Иҗади уңышларында иренең дә өлеше бар икән — бары тик афәрин аларга! Туфан абый казанышларында да Нәҗибә апаның роле кечкенә түгелдер. Ђйе, тормыш дигән күп пәрдәле спектакльнең «гаилә бикәсе» дигән иң зур ролен Нәҗибә ханым әйбәт башкарып килә. Тагын бер афәрин аларга! Кечкенә чагында ике тапкыр үлемнән калган Нәҗибәгә әнисе: «Озын гомерле булырсың, балам», —  дигән. Бу юрау да юш килсен! 70 яшендә җилдән җитез булып, көч-куәт белән сәхнәдә уйнап йөрүче Нәҗибә Ихсани әле тагын чирек гасыр җир җимертеп иҗат итәр кебек. Амин. Њзе теләгән шәп рольләр белән куандырсын әле без — тамашачыларны да!

...Театрның, щепкинчыларның 200 еллык юбилейлары да җитәр берзаман. Без «Эх, Габдулла Кариевны, Кәрим Тинчуринны, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны сәхнәдә күрергә иде» дигән төсле, ул заман тамашачылары «алар бәхетле, щепкинчыларның уйнавын күргән» дип, безнең буынга кызыгырлар. Мәскәү хәтле Мәскәүдә мәшһүрләрдән белем алган 23 сәләтле егет-кызлар арасыннан сайланып калып, 47 ел татар театры сәхнәсенә тугрылык саклаган иң талантлы җиде асыл артистыбыз Нәҗибә Ихсани, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакировны узган һәм киләсе елда да булачак юбилей бәйрәмнәре белән тагын бер котлыйк әле. Кадерлеләребезгә озын иҗат гомере телик. Кадерләрен белик!


«Аның иҗатын беркемнеке белән дә чагыштырып һәм бутап булмый. Күпме артистлар иҗат иткән йөз еллык театр тарихында Нәҗибә   апаның үзенә генә хас урыны бар. Яңалыктан курык­маучы, яшь булып кала белүче актриса ул».
Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ, театрның баш режиссеры.



Н. Исәнбәт. «Зифа». Зифа ролендә.




У. Шекспир. «Чамасына күрә чарасы». Марианна.




К. Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар». Фәрхи ролендә. Гөлнур әби — В. Минкина.



 
Т. Миңнулин. «Шәҗәрә». Халисә Сәетбәкова ролендә. Сәлимә — М. Әмирова. 




А. Гыйләҗев. «Көзге ачы җилләрдә». Гандәлиф ролендә. Ясыйр — Х. Уразиков.




Г. Боровик. «Канлы күләгәләр». Клара ролендә. Габриэль — Р. Шәрәфиев.




Беренче «щепкинчы»лар — сулдан: Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов. 

Л. Кузнецова фотосурәте.

«Сөембикә», № 12, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар