Логотип
Шәхес

«Татарстан яшьләре»нең баш редакторы Исмәгыйль Шәрәфиевне юксынып...

Бүген «Татарстан яшьләре»ннән Исмәгыйль турында укыдым да, күңелдә әллә никадәр истәлекләр яңарды, алар, берәм-берәм сагындырып, күз алдыннан үтте. 
Сүзем – Исмәгыйль Шәрәфиев турында. Бик популяр, бик күп тиражлар җыйган яшьләр газетасының баш редакторы иде ул. Иде дибез шул инде... Ул арабыздан киткәнгә дә атнадан артык узган...
Кайсы редакторның кабинетына кереп, үз кеше булып рәхәтләнеп утырып була иде?  Әлбәттә, Исмәгыйльдә!.. Кайсы редактор, кыяфәте белән артык җитди күренеп тә, синең белән юмор телендә сөйләшә торган иде? Кем булсын, Исмәгыйль инде!..
Ул эшли торган 8 нче катка тикле лифтта бергә шаян сүзләр сөйләшеп менүләр, журфак студентларының өерләре белән «Исмәгыйль абый янына килгән идек», дип, узышлый гына безнең балалар редакциясенә сугылып чыгулары (безгә – мәктәптән бирле язышып торганга керәләр, Исмәгыйльгә – газетасы бик дәрәҗәле, популяр булганга практика узарга киләләр)... Исмәгыйльнең бөтен кешене шаккаттырырлык итеп оештырып, газета юбилейларын уздырулары... Аның белән бергә республика газета-журналлары редакторлары төркемендә Германиягә, Финляндиягә, Швециягә барулар истә, Мәскәүдә ВДНХда узган матбугат күргәзмәләрендә катнашулар... Һәм һәркайсында Исмәгыйль үзенә хас мәзәкләре, фәлсәфәсе, көтелмәгән табышлары, артистизмы белән барысын авызына карата. 
Илдар (ирем,  журналист Илдар Закиров – Э. З.) белән алар икесе дә матбугат йортының 8 нче катында, берсе – «Комсомолец Татарии», икенчесе – «Татрстан яшьләре» редакциясендә утыралар иде. 1984 елның февралендә ВЛКСМ өлкә комитетыннан икесен дә Мәскәүгә, ВКШга (югары комсомол мәктәбе) курсларга укырга җибәрделәр. Алар андагы тулай торакта бер бүлмәдә яшәде. 8 Март чорына туры китереп, баш редакторым Роза Хафизова мине дә Мәскәүгә командировкага юллады. Журналның юбилей саны өчен Муса Җәлилнең оныгы, ягъни Чулпанның кызы Таня белән материал әзерләргә, легендар генерал-лейтенант Якуб Чанышев белән очрашырга тиеш идем. Мәскәүгә баргач, Исмәгыйль, көтелмәгән кызык әйбер эшләп була, дип, миңа әллә нинди идеяләр биреп ташлады. (Һәм язма ярыйсы кызык та килеп чыккан иде – Э. З.). Шунысы истә калган: мин килдем, Исмәгыйль үз караватын миңа калдырып, ике көнгә бәйрәмгә кайтып китте. Хатыны Розага 8 Мартка шундый матур күлмәк алган (үлчәмнәре туры киләме дип, миңа кидереп карадылар), әйберләрнең кытлык чагы, ә Исмәгыйль бөтен Мәскәүне гизеп, йорт кирәк-яраклары җыйган, тәрәзә штораларына кадәр алган! Төрле өлкә газеталарыннан килгән, күбрәк ял итәргә яратучы редактор егетләр, исләре китеп, «Каян таптың боларны?!» – дип шаккаталар; шаяртып: «Ну ты даешь! Где ты достал? Места знаешь чтоли?» – дип аптырыйлар. 
90 нчы еллардагы матбугат һәм мәгълүмат министры Ислам Әхмәтҗанов «Татарстан яшьләре»нең юбилеенда баш редакторга бүләк тапшыра – Репинның «Бурлаки на Волге» картинасы. Ныклабрак карасак, бурлаклар – Исмәгыйль һәм аның командасы икән бит! Редакциянең тырышлыгын, булганлыгын  әнә шулай бәяләде дә министр «Безнең журналистларның кесәсендә вак акчалар шылтыраганда, Исмәгыйль егетләре буфетта коньяк белән сыйлана, алар кесәсендә долларлар, дип сөйлиләр...» – дип көлдерә.



Мин «Ялкын»да эшләгәндә, Исмәгыйль белән икебезгә уртак кассир – Рәшидә апа Җамалетдинова бар иде. Рәшидә апа «Татарстан яшьләре» редакциясеннән безгә күтәрелә дә башын чайкый-чайкый Исмәгыйльне мактап утыра: «И булса да булыр икән шулкадәр кешелекле, кече күңелле кеше! Исмәгыйль җанкам кабинеты кемгә дә ачык, бар да шунда кайнаша: кем чәй эчә, кем язган әйберсен күтәреп кергән... Һавалануның әсәре дә юк анда! Хуҗа кеше бит инде югыйсә», – ди. 
– Здравствуйте, девушка! 
Монысы Исмәгыйльнең мине сәламләве. Белмим, никтер шулай дәшә иде ул миңа. Бераз шаярту да, үз итү дә сыйган аңа. Соңгы тапкыр сентябрь аенда күрдем аны. Журналга ашыгыч рәвештә Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән өзек кирәк, булса – Исмәгыйльдә генә булачак бар томнары да! Ул аның яраткан остазы! Исмәгыйль кабинетына керәм. Бер-ике сүз алышабыз. Иртәгә үк кертәм, дип, кирәкле томны алам. Алай да бер-ике көнгә соңарып (ничә укылса да  тиз генә аерылып булмый), кабат 8 нче катка төшәм. Исмәгыйль, гадәттәгечә, «Здравтвуйте, девушка!» дип каршы ала. Озак тоттым, дип акланам; ул, зарар юк, ди.
Никтер мин аны кабат күрмәдем. Әллә туры килмәде, әллә инде авыруы үзен сиздерә башлаган иде...
...Газетаның 80 еллыгы уңаеннан, 2000 елда журнал өчен Исмәгыйль белән интервью әзерләвем бүгенгедәй күз алдымда. Шактый сөйләшеп утырдык. Диктофон яздырып барды. Инде язма әзер булып, Исмәгыйльгә карап чыгарга кертәм. Ручкасын тотып, сигарет тарта-тарта укып калды. Төзәтүләр булмасына иманым камил инде минем. Баш редактор булып, үзем күпме кешенең язмасын төзәтеп, шомартып утырам, янәсе. Бераздан Исмәгыйль  шалтырата: «Булган бу, Эльмира. Әз-мәз генә кул керттем», – ди. Карасам – чуп-чуар иткән! Төзәтмәләре бик урынлы, отышлы иде, әлбәттә. Менә хәзер дә шул интервьюны укып чыктым да, Исмәгыйльнең тавышын ишеткәндәй булдым. Язма бүгенге укучы өчен дә кызыклы,  минемчә. Ул Исмәгыйль Шәрәфиевне тагын да тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә. 

Капка төбендә ни өчен утыралар? 
Безнең урамда тагын бәйрәм! Бу юлы – түбән очта, сигезенчедә. Ягъни үзебездән түбәндәрәк утыручы «Татарстан яшьләре»ндә. Юк, юк, газетаның «Озын толым», «Игезәкләр» конкурсы да, «Каз өмәсе» дә түгел. Тантананың да тантанасы: сез дә, без дә бик яраткан «Татарстан яшьләре»нең юбилее! Лифт тулып кунаклар менә, көн саен телеграммалар ява, ә редакциянең үзендә...
Чү, ашыкмыйк әле. Нәкъ шунысы кызыксындыра да инде халыкны, шулай бит? Ниләр эшләп яталар икән ул бар да егылып укый торган газетада? Тагын нәрсәләр белән шаккаттырмакчы булалар?.. Һәм мин Миңназыймлы, Флүрә, Риманлы, Рина Зариповалы, Әлфия Самат, Атлас, Айрат, Назиләле... (исемлекне тагын да сузарга була! – Э.З.) «Татарстан яшьләре»нә юнәләм. Әлбәттә инде, яшьләрнең «әтисе», төрле әкәмәтләр уйлап чыгарырга бик маһир кеше, тәвәккәл һәм шәп журналист, тәрҗемәче, анекдот капчыгы... баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев кабинетына.
Карале, Исмәгыйль, «Татарстан яшьләре» җир шарында татарча чыга торган иң популяр газета түгелме соң?! Дөньяда аннан да күбрәк тиражлы берәр татар газетасы бармы тагын?
– Каян килсен инде ул!!! Ә бит чыкмаска да, безнең газета булмаска да бик мөмкин... (Әллә чын, әллә юри сөйли, аңламассың бу Исмәгыйльне! – Э. З.)
–  Сез ничек шулкадәр рекордлы тираж җыя аласыз? Пионерга да, пенсионерга да ничек ярап була? Сере бардыр инде аның...
– Бар инде серләре... Моны тәфсилләп аңлату өчен газетаның биографиясен сөйләп чыгарга кирәк. Яраталар газетаны... һәм яратабыз. Сере менә шул. Атаклы редактор Шәмси Хамматовның мондый сүзләре бар иде: «Газета — сезнең атагыз да, анагыз да. Аның белән бергә ятыгыз, бергә торыгыз...» Бездә дә шулай. Эшкә бәйрәмгә килгән кебек киләбез. Сөенеп кайтып китәбез. Ә калганы — иҗат. Безнең корал — сүз, җөмлә. Сүз ул шундый тылсымлы әйбер инде... (Ничек аңлатыйм дигәндәй, иң кирәкле сүзләрен эзләп тора. – Э. З.) Менә бала-чага йоклап китә бит әбисе дога укыганда... Ул догада, белмим, нинди сүзләр буладыр... Әгәр ниндидер бер сер икән инде ул дога, димәк, анда сүзләр, хәрефләр дөрес куелган. Композиторлар җиде нотадан музыка яза. Ә безнең мөмкинлекләр зуррак. Газетада буш, артык сүз булырга тиеш түгел.
Популяр газетаның редакторы булу рәхәттер ул?
– Бу турыда уйлаган юк. 5 көн эчендә сыгылып бетәсең, ике көн ял иткәч, тагын эшлисе килә башлый. Гомумән, аңламыйм рәхәтме-түгелме икәнен! Белмим! Яраткан эш булгач, бәлки, рәхәттер, бәлки, рәхәт түгелдер.
Газетага — 80 яшь. Ә син аны кайчаннан бирле беләсең?
— Мин «Т. Я.»дә 35 ел. Ә... тукта... 25 ел бугай... 73 тәме, 74 тәме килдем... 27 килеп чыга микән? Шуның 10 елы – редактор. «Татарстан яшьләре» мин килгәндә зур тиражлы газета иде – 280 мең! Тик шул ягы да бар: газетаның хәзерге бәясенә ул елларда 20 «Т.Я.»нә язылып була иде! Кимеп баруны да аңлатып була. Миллионлы тиражлар белән чыгучы газета-журналлар упкынга очты бит! Укучылар кимеде, бәя артты. Ә без сакланып калдык. Мактанасы килеп китә кайчагында.
Һәр санга кызык әйберләрне ничек табып бетерәсез соң сез, Исмәгыйль?
– Табабыз! Ә нигә тапмаска?! Безнең халык талантлы бит! Һәр журналистыбыз – үзе бер редакция. Бездә материалларны урнаштыру өчен сугыш. Ә бар иде бит заманалар... Һәр кешенең үз эше, үз юнәлеше, үз нормасы. Һәр журналист белән контракт төзелгән: 2 мәртәбә күбрәк эшлисең икән, акчасын да 2 мәртәбә күбрәк аласың.
«Татарстан яшьләре»ндә барысы да атаклы журналистлар. Кайсын гына алма, иҗатларының йолдызлы сәгатен кичерәләр кебек. Син ничек команда җыясың соң?
— Без үз кадрларыбызны үзебез үстерәбез һәм әзерлибез. «Журналист буласың килсә!» дигән конкурсны укучылар хәтерлидер. Шәп язган һәм конкурста җиңгән егет-кызлар университетның журналистика факультетына имтихансыз уза иде. Раиф безгә шулай килде, Лилия шулай килде. (Сүз Раиф Усманов һәм Лилия Сөнгатуллина турында. –  Э. З.) Без коллегаларыбызның уңышына сөенә, соклана беләбез. «Менә бит ничек язган!» – дип, һәр җөмләсен күтәреп йөрибез.
Ә син үзең журналистларга нинди таләпләр куясың?
— Кем өчен эшләгәнебезне, нәрсә язганыбызны белергә тиешбез. Аңлаешлы булсын, кыска булсын, оста булсын. Аннары бездә армия түгел бит: айт-двага йөртеп булмый. Кешене чыбыркылап эшләтеп тә булмый. Рәхәтләнеп иҗат итәр өчен шартлар тудырырга кирәк. Кеше, әлбәттә, бөтен нәрсәгә ияләшә. Яхшы яшәүгә дә, күп акча алып утыруга да... Әнә шул ияләшү булмасын өчен, даими эзләнү кирәк. Бу –  авыр. Мин үзем, мәсәлән, кайтам да төнгә кадәр газеталар укып утырам. Күзләр чыга яза укый-укый. Ә шулай да бер җөмлә булса да табасың инде. Бер фикер, бер яңалык табасың.
Кайсыларыннан?
– Барысыннан да. Һәр газетаның үз укучысы, үз стиле, үз юнәлеше. Шулардай үзеңә кирәклесен генә сызгалыйсың. Газетаның иң төп максаты — кешегә мәгълүмат бирү. Капка төбендә әбиләр ни өчен утыралар? Мәгълүмат җыяр өчен. Кем нишләгән? Кемгә кем килгән? Кемдә ниләр турында сөйләшкәннәр? Газетаның мәгълүматны ничек бирә белүе аның үзеннән тора! Анекдот та, белдерү дә шул ук мәгълүмат бит!
Башка редакторлар редактор колонкасы алып бара, сәяси темаларга яза. Ә син ахыргы биттәге мәзәкләрне дә алып барасың әле...
– Әйе. Күптәнге хобби ул минем. Мактану түгел, әмма белмәгән анекдотым юк. Анекдот – шул ук тормыш, сәясәт, мәгълүмат, фәлсәфә бит ул.
Сүз уңаеннан гына Исмәгыйль берничә анекдот сөйләп ташлый, көлдерә. Үзе шу-у-ундый җитди! Киләчәктә «Татарстан яшьләре»н гел төсле генә итеп чыгарырга җыенуларын, татарлар яши торган төбәкләрдә «Т.Я.»нең махсус чыгарылышын булдырырга хыяллануларын, «Дәвамы бар», «Тамаша» кебек битләрне өстәмә рәвештә чыгарып, мөстәкыйль итеп күрергә теләүләрен дә яшерми.
...Мин үзебезгә киткәндә, баш редакторның бүлмәдән бүлмәгә кереп, бер-ике мәзәк сүз сөйләгәне, Атлас белән Риманның җырлаганы, компьютер бүлмәсендәге кызларның көлешә-көлешә чәй эчкәне, Флүрәнең 7 песие турындагы соңгы яңалыклары ишетелеп калды. «Татарстан яшьләре»нең чираттагы саны чыгып килә иде.

     
                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исмәгыйль абый бик кешелекле, җор телле, башкалар турында кайгыртып яши торган җитәкче булган шул. Урыны оҗмахта булсын!

    Хәзер укыйлар