Логотип
Шәхес

ТАЛЛИН – 12, ВАБАДУСЕ, 69 яки бер роман тарихы

Мин Таллиндагы бу очрашуның ничек, ни рәвешле үтәсен күз алдына да китермәгән идем әле ул чакта.

Безне, университетның татар бүлеге студентларын, кышкы сессиядән соң группабыз белән Балтыйк буе республикаларына музей практикасына җибәрделәр. Рига, Таллиннарда булачакбыз, аннан Ленинградка кайтабыз, Эрмитажда аркылыга-буйга йөриячәкбез, ди... Шуны гына беләм: Таллинда атаклы язучы Лилли Промет яши. Ул әниемә хатлар яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның җәендә безнең Иске Байсарга бер төркем эстоннар эвакуацияләнгән. Шулар арасында Лилли Промет та булган...

 

Таллин–Байсар арасы

Экскурсовод безне Таллинның борынгы урамнары буйлап алып киткәндә, мин аны таркау гына тыңлап, әнигә килгән хат конвертындагы адресны искә төше­реп атладым: «Таллин – 12, Вабадусе, 69». Ничек эзләп табармын икән? Бүген – соңгы көн! Төнлә инде Ленин­градка китеп барачакбыз. Әни, авылча беркатлылык белән, Таллинда Лилли Прометка кереп чык, авылдашлардан сәлам әйт, кунакка чакыр, дигән иде. Бер туганыбызга җибәрә диярсең. Шулай да әманәтне тапшырырга кирәк бит инде! Җитмәсә, Казаннан ук алып килгән сувенирлар, чәкчәк тә һаман саен шуны искә төшереп тора... Әйләнә-тирәне күздән кичерәм. Кызыл чирәп түбәле өйләр, тап-тар урамнар, калын таш диварлар, готик шпильдәге флюгер – шәһәр сакчысы Карт Тоомас сәламли. Борынгы урам сәгате уклары көндезге 12 гә якынлаша... Әнә, Тоомпеа замогы, «Озын Герман» манарасы. Пикк Ялг (Озын Аяк) урамы буйлап Өске­шәһәргә күтәреләбез. Копли ярым-утравы, Таллин култыгы... Экскурсовод сүзләре колакка керә: «Җәйге аяз көннәрдә ныклабрак карасагыз, су аркылы ерактан хәтта Хельсинки манаралары шәйләнә. Әйе-әйе, турыдан алтмыш кына чакрым». Күзләремне чекрәйтеп, карлы офыкка төбәләм.

Юк шул, берни күренми: юеш кар ява. Люхике Ялг (Кыска Аяк) урамы аша урта гасырларда феодаллар җәяү генә Ратуша мәйданына чыкканнар. Без дә шунда юнәләбез. Мәйдандагы түгәрәк ташка (ул компас һәм нуленче километр да) басып, иске шәһәрдәге шпильле биш бинаны табасың да теләк телисең, ул теләкләр чынга ашачак, ди экскурсовод. Мин дә телим: «Лилли Промет белән күрештер мине!» Вабадусе урамы турында белешәм. Виру мәйданыннан автобуста Нурме тукталышына кадәр барасы икән.

Тукта, әни тагын нәрсәләр сөйләгән иде соң әле? 1976 елгы «Азат хатын» журналы, атаклы эстон язучысы Лилли Промет турында кыска гына мәгълүмат биреп, Тәүфикъ Әйди тәрҗемәсендә аның «Деревня без мужчин» («Ирләрсез авыл») романыннан бер өзекне бастырып чыгара. Һәм шул җитә кала! Лилли Промет сугыш елларында Актаныш районы Иске Байсар, Чиш­мә­баш авылларында яшәгән икән бит! Байсар мәктә­бендә немец теле һәм рәсем укыткан! (Алай гынамы, үзе дә немец теле укыткан әнием аның укучысы булган!) Татар халкының гореф-гадәтләре, тормышы тасвирланган «Ирләрсез авыл» романы безнең авыл кешеләре турында! Мондый хәбәрне ничек игътибарсыз гына уздырып җибәрәсең?! Мәктәп директоры язучының адресын юллап, Эстония язучылар оешмасына хат язарга киңәш итә. Хәер, үзләрен укыткан Прометның язучы булып киткәнен әни алданрак та абайлый анысы. Китаплар укырга яраткан, өйдә «Москва», «Знамя», «Нева» журналларын алдырткан әти бер көнне авыл китапханәсеннән алып кайткан китапны актаргалап утыра. «Чү, Лилли Александровна Промет, ди, түгелме?!» Авторның исемен ишетүгә, әни үз колакларына үзе ышанмый тора: укытучысы Лилли Александровна бит бу!

Ничек тә эзләп табарга кирәк аны! Һәм Таллиннан 1977 елның 12 гыйнварында язылган хат килеп тә төшә.

 

Байсарны, сугыш елларында безне сыендырган киң күңелле кешеләрен гомеремдә онытасым юк.

 

«Кадерле Роза, Сездән килгән хатка ничек шатлануымны белсәгез икән! Ничә еллар үтте бит! Мине әле дә хәтерләүчеләргә сәламнәр тапшырыгыз. Аеруча үзем хөрмәт иткән мәктәп директоры Сәлимовка (?).

Минем сөйкемле Фатима апам исән-сау микән? Аның улы Камилнең язмышы ничек булып бетте?

Елга, ике як ярдагы ике авыл һаман күз алдымда. Сездә уңай үзгәрешләр күп булуга сөенәм. Юкса ул вакытта, үзегез үк беләсез, хәерчелек иде. Аның каруы, кешеләре нинди әйбәт, ярдәмчел иде. Роза, мөмкин булса, авыл күренешләрен җибәрегез әле. Мәктәпне, унынчы классларны, шунда ук үземне – педагог белеме дә булмаган яшь кызны – бүгенгедәй хәтерлим... Быелгы унынчыларга да күп сәламнәр. Чакыруыгызга рәхмәт. Үзегез, авыл, аның кешеләре турында тәфсилләбрәк языгыз. Сугыш елларында безне, качакларны, ничек кабул иткән идегез? Язучы буларак үтенеп сорыйм – зинһар, бизәмичә, чын дөресен языгыз.

Бераз үзем турында: мин кияүдә. Ирем – шагыйрь Ральф Парве. Улыбыз Ральф университетны һәм аспирантураны тәмамлады, ул – тарихчы. Оныгыбыз Сиркка-Лийза инде 5 яшьлек зур кыз.

Мин Мария Дошенкова (ул рус теле укытучысы иде) белән хат язышам. Марина Шестунина да (9-10 нчы классларда математика укытты) языштыра. Сез аларны хәтерлисезме?»

Менә шундый истәлекләрне күз алдыннан үткәреп, гомеремдә күрмәгән-белмәгән кеше янына җыенам. Камәрияне дә үзем белән барырга әйдәклим. Их, менә хәзер кулда берәр китабы да булса!.. Кичә көне буе китап кибетләрендә группадашлар белән Промет әсәрләрен эзләп йөрдек – файдасыз. Әллә русча сораганга, сатучы кызлар сәерсенеп карыйлар (чөнки бар да эстонча сөйләшә). Кайберләре шактый сизелерлек акцент белән: «О, нэт, дэвушка, очэн рэтко бывают – дэфицит!» – дип кырт кисә. Хәер, шулай икәнен хатындагы юллардан да чамалап була инде. «Деревня без мужчин»ның эстон телендә чыккан ике басмасын һәм рус телендә басылган «Шкатулка без замка» хикәяләр җыентыгын җибәрәм. Туган якны өйрәнү музеена тапшырырсыз. Озакка сузганым өчен гафу итегез, үз китапларымны табалмый интектем. Чыгу белән үк таралып бетәләр. Запаста да китаплар калмаган, ичмаса...» Менә шулай! Лилли Промет – иң популяр язучыларның берсе!

 

Яшьлегемне искә төшерүче авылга бер барып чыгасым килә.

 

Лилли апа дияргәме?

...Озак эзләргә туры килмәде. Сары «Икарус»тан төшеп, кай якка китәргә белми торганда, бер эстон карчыгы Лилли Промет янына баруыбызны белгәч, әле үзебезгә, әле кулымдагы чәчәкләргә күз ташлап, яктырып китте. Ничә көннәр инде уем белән эзләгән зур йортны күрсәтте: ерак түгел, йөз метр гына атлыйсы.

Күңелдә йөзләгән сорау кайнады. Ничек күрешеп, ничек сөйләшәсемне күзалларга тырышып карадым. Баруын барабыз – өйдә булырмы икән? (Шалтыратып, алдан хәбәр итү турындагы уй башыбызга да кереп карамый!) Ничек эндәшермен? Үзебездәге сыман «Лилли апа» дип әйтсәм... Ой, юк, килешмәс.

Ят кешенең менә шулай капылт кына килеп керүе сәер тоелмасмы?

Озын зифа буйлы, аксыл сары кискән чәчле, күзлә­ре диңгез суын хәтерләткән өлкән яшьләрдәге ханым­ның каршыларга чыгуы уйларымны өзде. Белмим, никтер Вия Артманега охшаттым мин аны. Әллә инде Балтыйк буе халыкларының күбесенә хас сыйфатларны күрәсе килү теләге булды шунда? Ә ул әнә «Кем сез?» дигән карашы белән безгә төбәлгән. Русча исән­ләшүем, Лилли Прометны ничек күреп була, дип соравым гаҗәпләнүен тагын да арттырды. «Чэм могу быт полэзной?» – ди. Тавышында боз салкынлыклары! Алар бит үз телләрен­дә генә сөйләшәләр. Исәнләшү сүзен генә булса да эстонча өйрәнәсе калган ла! Инде нишләргә? «Без – Казан университеты студентлары, музей практикасы буенча килдек...» – дип сөйләп китсәм, иманым камил, һичнәрсә төшенмәячәк! Башын гына бутаячакмын. Шунда тел очымнан бер тылсымлы сүз чыгып очты:

– Мин – Байсардан!

Кинәт әллә ни булды: ул инде чит итеп карамый, ул инде... елмая! (Әллә елыймы?) Алай гынамы! Озак еллар күрмәгән туганын очраткандай кочаклап үбәргә тотынды. Күзендәге яшьләрне күрсәтмәскә тырыша. «Йәле, йә, туйганчы бер карыйм әле татар курчагына!» – дип, мине әле алай, әле болай әйләндереп карый, сыйпап-сөеп ала. Каре итеп кистерелгән чәч-ләремне мактарга да онытмый... «Сиңа ничә яшь?» – дип кызыксына. «Егерме өч», – дим. «Сезнең авылга килгәндә, синнән дә яшь булганмын, миңа 19 гына иде әле», – дип елмая. «Нигә алдан хәбәр итмәдегез, әзерләнеп торган булыр идем бит», – дип сөйләнә-сөйләнә, безне үз артыннан ияртә. Ире, шагыйрь Ральф Парве белән исәнләшеп (озын буйлы матур кеше!), пальтоларны элеп маташкан арада, ул инде бөтенләй яңа бер кыяфәттә каршылый. Яшел күлмәк, затлы муенса, биек үкчәле яшел туфлиләр. Күзенә дә шундый төстәге күләгәләр «салган». Сокланып, эчтән генә «аһ» иттек!

– Бездә кунакларны матур киенеп каршы алу гадәте бар, – ди ул, ни уйлаганыбызны сизгән кебек елмаеп. Чәкчәкне, Казан турындагы китапны һәм милли киемле Айсылу курчагын аңа тоттырам. Кызык бу Промет! Фамилияләребез, әтиләрнең исеме белән кызыксына да, «Сезнең халыкта исем янына «кызы», «улы» дип өстәү, мәсәлән, Камәрия Биктимер кызы, дип әйтү килешәрәк бит, кызлар, дип үз фикерен сиздереп куя! «Сезнең шундый зур язучыларыгыз бар, союз күләменә чыгармаганнар», – ди. Тукайны, Галим­җан Ибраһимовны, Хәсән Туфанны телгә ала. Гомәр Бәшировның «Намус» романын яратып кабул итүен әйтә. «Боларның барысы өчен дә мин сезнең язучы Тәүфикъ Әйдигә рәхмәтлемен», – дип, аның белән булган очрашуларын искә төшерә. Әминә Бикчәнтәева турында да җылы хатирәләре бар икән! Алар берара безнең авыл мәктәбендә бергә укытканнар да! Әнекәйге­нәм! «Ирләрсез авыл»дагы әдәбият укытучысы, шагыйрә Әминә Абаева турында сөйли бит бу! (Соңыннан Әминә апага мин аның сәламнәрен тапшырырга өлгерә алдым. – Э. З.) Зур бүлмәдә өстәл янында сөйләшеп утырабыз. Кыенсынып кына, эзләп-эзләп тә язучының китапларын таба алмавыбыз турында да сиздерәбез. Автограф аласы килә бит инде! Матур теләкләрен язып, әни белән икебезгә «Шкатулка без замка» дигән шигырьләр, новеллалар җыентыгын бүләк итә.

Китап шкафлары, идәндәге вазада – чәчәкләр, өстәлдә – «Калев» кондитер фабрикасының атаклы «Tallinn» конфетлары, түшәмнән идәнгәчә зу-ур тәрәзә... Ул, әйтерсең, картина. Тышта – биек наратлар, ябалак-ябалак кар ява. Без Таллинда Байсарны сагынып утырабыз. Авыл турында, аның кешеләре хакында үзем белгәнчә һәм булдыра алганча сөйләргә тырышам. Ә ул киң күңелле авылдашларымның эстоннарны бик кунакчыл кабул итүләрен искә төшерә. Тукта, тукта... Әсәрендә дә бар бит ул!

 

«Ирләрсез авыл»

«Биредәге картлар русча начар сөйләшә, ә хатын-кызлар куллары белән генә ишарәләп аңлата, ә шулай да барысын да эшләргә, һәммәсе турында килешергә була. Һәр өйдән хатыннар кайсы тагарак, кайсы чиләк, кемдер керосин лампасы яки күмер кыскыч белән килгән. Алар сәке читенә утырып, хәлгә керергә тырышып, баш кага-кага үз телләрендә йомшак кына нәрсәдер сөйлиләр.

– Халык әйбәт монда, – ди Еэва. – Йә, әйт әле, кем тагын шулай эшләр?»

«Суга он болгатып пешергән ашларның тәме һаман авызда. Кыр эшләренең авырлыгы – әле дә җилкәм­дә», – дигән сүзләрен тыңлый-тыңлый, «Ирләрсез авыл»дагы вакыйгаларны күз алдымнан кичерәм.

«Баштарак Эстониядән килгән качаклар үзләрен колхозның вакытлы, очраклы кешеләре итеп кенә йөрде. Тиздән өйләренә җыенасына тамчы да шикләнми иде алар. Шуңа күрә биредә бар да ят тоелды: ипи дә, нормалар да, колхоз эшләре дә, ике чакрымгача сузылган Иске Тәкмәк тә. Ул Шайтансу елгасы ярларыннан ук башланып, беренче өй су буенда утырса, соңгы өй яшь имәннәр үсеп утырган тау башында ук иде...»

...«Берчак Татьяна кипкән җимешләр китерде.

– Каян алдың? Авылда бер генә җимеш агачы да юк иде.

– Хатыннар бирде. Кемнең бар, шул бирде.

– Мин бит монда беркемне дә белмим.

– Белмәсәң соң. Мин аларга, бала авырый, дидем.

Лиили (автор бер героена үзенекенә охшаган исем биргән – Э. З.) моны һич аңлый алмады – ул монда беркемне белми, аны да белмиләр. Үз балаларың авызыннан өзеп, бөтенләй чит кешегә бирү...

Мондый юмартлык гел аңлашылмый инде менә...»

Романдагы яшь кыз – Кристина Лаев Лилли Промет үзе инде! Сугыш башланыр алдыннан гына ул Таллин художество училищесын тәмамлаган. Байсар мәктәбенә аны немец теле һәм рәсем укытучысы итеп эшкә алалар.

– Күз алдына китерәсезме, илдә сугыш бара.

Фашистларга карата ачу кайнаган балаларга мин немец теле (!) укытырга тиеш! Баштарак нәфрәт белән, яратмыйча карыйлар иде миңа. Алар русча белми, мин татарча аңламыйм... Дәрескә әзерләнми килүче шуграк малайлар: «Миңа кирәкми ул. Мин фашист түгел!» – дип тә ычкындыргалыйлар. Ә бер кыз хәтта телен чыгарып күрсәтте: «Апа, бу тел немец сүзләрен әйтерлек әйләнми бит», – дип аклана.Тырышып, күңел биреп укучылар да бар иде анысы.

 

«Апа», «матур», «тчечек», «беренги»... Язучы кайбер сүзләрне әнә шулай үзе ишеткәнчә генә кертеп җибәргән.

 

Кылт итеп әни сөйләгәннәр искә төшә. Ул чактагы яшь Лиллины күргәндәй булам. «Озын буйлы, чибәр. Укучыларына яратып карый. Ефәк күлмәктән, үкчәле лаклы туфлиләрдән, хушбуеннан шомырт чәчәге исе килеп тора... Без дәрестә күз дә алмый аны, аның сөйләвен, хәрәкәтләрен күзәтәбез. Аңа ошарга тырышып, немец сүзләрен ятлыйбыз... (Әһә, менә ни өчен әни, еллар узгач, үзе дә немец теле укытучысы булып киткән!) Бер көнне ул безгә сепаратор аертырга килде, миңа ал ефәк тасмалар биреп калдырды... Аннары ул кул эшләре түгәрәге дә алып барды әле. Сарык йоныннан моңарчы да оекбаш, бияләйләр бәйли белә идек анысы. Фронтка да посылкалар салдык. Ә ул исә безгә бәйләүнең башка-башка төрләрен дә өйрәтте!

Бу инде немец грамматикасын өйрәнү кебек үк кат-лаулы түгел иде».

– Ә сез минем Фати-има (Фатыйма исемен нәкъ менә шулай йомшак итеп, басымны «и»гә төшереп, сузып әйтә – Э. З.) апаның нинди изге бер җан икәнен белсәгез иде!

«Кем-кем? Фатима?» Мин аңыша алмый торган арада, хәзер рәсемен күрсәтәм, дип, ул китап шкафына таба атлады. «Фотолары да бар инде әллә?» Шундый икеле-микеле уйлар белән аптырап утырганда, ул саргаеп беткән калын бер дәфтәр күтәреп килде. Битлә­рен ачкан саен, Таллинда икәнемне оныта барам. Әйтер­сең, мин үзебездә. Менә Сөн елгасы. Сул якта – Байсар, уңда – бер генә урам булып тауга кадәр күтәрелгән Чишмәбаш, ул урманга барып тоташа... Рәсемнәр янында латин хәрефләре белән язылган шигырьләр. Аңлашылмый: эстонча язылган. Романда да тасвирланган ул: «...Елга, пычак белән кискәндәй, зур авылны кыл икегә – Иске Тәкмәк һәм Яңа Тәк­мәк­кә – ярып ага; җәен ул саегып, тездән генә кала, урыны-урыны белән сары комлы утраучыклар килеп чыга...»

Монысы Фатыйма апасы үзедер инде. Ак яулыгын озын буе белән артка асылындырып бәйләгән. Намаз укып утыра. Татар карчыгын шулкадәр оста итеп ача алган! Рәссам шул инде! Тагын өзек-төтек булып романда язганнары күз алдыннан үтеп китә:

«...Яулыгы биленә кадәр төшеп торган әби өстәлгә самовар китереп куйды. Кристинаның чәчен сыйпап: «Чәчәк, матур чәчәк», – дип сөйде. Чынаяккка чәй агызды, чоланнан пыяла банкада сөт алып керде, чүәкләрен ишек артында калдырып, буялмаган ак идән буйлап ак оектан гына узды...»

Дәфтәрнең икенче битен ачкач, үзем дә сизмәстән татарчалап: «Чәүкә тавы!» – дип кычкырып җибәрдем! Рәсемгә карап, үзе дә сагышка чумды. Мине шаккатырып:

– Әйе-әйе... Шул тау артыннан йомры ай калка... Илләр күрдем, дөнья гиздем, әмма күпме генә эзләсәм дә, әфлисун төсендәге кызгылт-сары түм-түгәрәк андый айны мин башка беркайда да бүтән очратмадым, – дип әйтеп куйды.

Тагын әнигә язган хаттан юллар искә төште:

«Деревня без мужчин» («Ирләрсез авыл» – Э. З.) 1962 елда басылып чыкты. Супертышлыгында – Чиш­мәбаш фоны стилизациясендә ясалган кыз сурәте. Анда һәрвакыт зур ай калка иде. Кайчагында ул саргылт кызыл, кайчагында алтын тәлинкә төсле...»

 

Авылдашым Лилли Промет

Сөн яры, салам түбәле өйләр, айлы мәчетләр, зәңгәр күзле киндер чәчәкләре, әрем исе, биек тарантаслар, толымына тәңкә таккан озын күлмәкле кызлар, ат куучы малайлар, кар шикелле ак ярмалы бәрәңге, балан бәлеше... Мәктәп директоры Искәндәр Сәлимов, доктор Фатыйхов, колхоз рәисе Фәймә Ибраһимова, көтүче Кәрим, авыл кызы Рәмзия, тимерче Хәбибуллин... Болар бар да «Ирләрсез авыл»да (гәрчә татар теленә әле һаман тәрҗемә ителмәсә дә, романны шулай атап йөртәм). Мин үзебезнең тормышка, гореф-гадәтләргә, менталитетка икенче халык күзе аша карап укыдым. Соклан­дым, горурландым. Эстон хатын-кызы булып яраттым. Тагын шунысы: роман­ның буеннан-буена сузылган тирән фәлсәфә, цитата булып китәрлек фикерләр романның кыйммә­тен бермә-бер арттыра да әле. Мин кайберләрен блокнотка терким. «Тормыш шундый кызык нәрсә – үз бәхетеңне көтәсең-көтәсең, ә ул юк та юк. Инде бернәрсәгә дә ышанмый башлагач, бәхет үзе сиңа килә». «Шаяртуны аңламаган кеше дөреслекне дә тоймый». «Хатын-кыздан башка ирләр ерак китә алмый». «Җиңел холыклы хатын-кызларга һәрчак әйбәт ирләр эләгә». «Үзе белән берәү дә йокламаса, хатын-кыз көнчел һәм явызга әйләнә». Рус, немец, фин, чех, словак, латыш укучылары да, әсәрне үз телләрендә укып, миндәге хисләрне кичергәндер, мөгаен.

...Лилли Промет белән саубуллашкан чагыбыз, күпме еллар үтсә дә, һаман күз алдында. Сагышлы елмаюы, ярымпышылдап, серен чишүләре...

– Иң беренче күзем төшкән егет тә бит сезнең авылныкы. Камил исемле иде ул. Сугышка китүеннән кайтмаган... Бик күрәсем килә ул якларны! Бер кайтып, киң күңелле, гади, ихлас һәм беркатлы авылдашларыгызга, минем яшьлегем авылына рәхмәт белдермәсәм, гөнаһ булыр төсле...

...Аннары ике арада озак кына хатлар йөрде. Ул соңгы көннәренәчә Байсарга бер кайтып килергә хыялланды. Таллиннан кайтуыма, әнигә болай язган иде: «Сезгә бик барасым, истәлекләремә үз күзләрем белән багасым килә. Ләкин алдан ук берни әйтә алмыйм – тормыш бу. Быелгы җәй-көзләрдә генә булмас. Бәлки, киләсе елга планлаштырырмын? Кызыгыз курчак кебек матур һәм сөйкемле, тәрбияле. Миңа калса, авылныкылар иркә шәһәр балаларына караганда максатчанрак. Нечкә күңелле, хисчән. Мөгаен, йортсыз-җирсез шәһәрнекеләрдә булалмаган гүзәллекне туган җир үзе бирәдер. Урбанизация кеше өчен авырлык китерә. Таш калалар кешенең хисләрен фәкыйрьләтә...»

«Сентябрьдә ирем белән Румыниягә бер айга иҗат командировкасына китәбез. Ә октябрьдә Финляндиягә бер айга кунакка барам. Анда минем китабым тәрҗемәдә чыкты. Байсарга кайчан кайтырмын, әйтә алмыйм. Әмма һичшиксез кайтачакмын. Сентябрьдә яңа мәктәп ачылышында күңелем белән сезнең янда булачакмын.»

Соңгы тапкыр язган хаты миңа адресланган иде.

«...Сүз дә юк, мин мәңгегә сезнең авылдашыгыз булып калачакмын... Сырхаулап торам. Уң кулым авырту сәбәпле, берара гел яза да алмдым. Саулыгым шәптән булмагач, сезгә дә бара алмадым... Сезнең курчак («Айсылу» курчагы турында сүз бара – Э. З.) кадерле бер ядкарь булып саклана миндә. Халкыгызга һәм Ватаныгызга бәхет телим... Сезнең Лилли Промет...»

...Таллин һаман сагындыра. Анда авылдашым Лилли Промет рухы яши.

 

Лилли Промет (16.02.1922–16.02.2007) – Эстониянең атаклы язу­чысы. Петсери шәһә­рендә рәссам гаиләсендә туа. 1935–1940 ел­ларда Таллин сәнгать училищесында укый. Сугыш башлангач, бер төркем эстоннар белән бергә Лилли да Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар һәм Чишмәбаш авылларына эвакуация­ләнә. Безнең яклар унтугыз яшьлек кызда онытылмас тәэсирләр калдыра һәм соңрак, шул чор хатирә­ләренә нигез­ләнеп, «Ирләрсез авыл» романын яза. Аның «Примавера», «Акварели одного лета», «Иероглифы жизни», «Шалости земли», «Девушки с неба», «Шкатулка без замка» кебек китаплары киң катлау укучыларга таныш һәм күп телләргә тәрҗемә ителгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы мэгълумат. Табып укырга кирэк бу эсэрлэрне. Рэхмэт сезгэ.

    Хәзер укыйлар