Логотип
Шәхес

​Таң йолдызы Чулпан

Казанда туып-үскән татар кызы Чулпан Хаматованың исеме безгә Мәскәү аша килеп иреште. «Страна глухих», «Лунный папа», «Дети Арбата», «Меченосец» һәм башка фильмнардагы рольләре белән танылды ул.


Дөресен әйтим, Чулпан мине күптән инде магнит кебек үзенә тарта. Газеталардан аның турында үтә бер кызыксыну белән укып барам. Анонсларда, титрларда исеме күзгә чалынса, бөтен эшемне ташлап, телевизорга кадалам. Аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышып, тәнкыйтьче-аналитик кебек актрисаның үсешен күзәтеп баруымның да, талантлы милләттәшемнең гаҗәеп бай кичерешле, характерлы образлар тудыра алуына сокланып, сөенеп яшәвемнең дә сәбәбе шунда, Чулпанны мин экран аша гына түгел, тормышта да бераз беләм. Аның әти-әнисе – бертуган сеңлем Азиянең бакча күршесе. Әнисе Мөнәвәрә, тутасы Ләлә, җизнәсе Чулпан белән исәнләшеп-сөйләшеп йөрибез; әтисе Наил белән дә таныш; кызлары Арина һәм Ася безгә сеңлемнең оныгы Диана белән уйнарга, куяннар карарга керәләр. Бөтен Россиягә танылган күршебезнең кара күзлек, эшләпә киеп күл буена кояшта кызынырга төшүен, кызлары белән мәш килүен, Германиядән алып кайт­кан бозау хәтле ак эте белән урамга чыгуын, койма аркылы гына яшәүче Ләлә апаларына керергә яратуын күреп-күзәтеп торам. Фырт түгел. «Йолдыз чире» белән интекми. Хәтта исеме үк «таң йолдызы» дигәнне аңлатса да, үзен йолдыз дип әйткәнне яратмый. Бик тыныч, тыйнак гап-гади ханым. Яшүсмерләрчә юка гәүдәле, җиңел сөякле. Гади киенә. Үтә чибәр дә түгел үзе. Ә экранда, сәхнәдә ничек үзгәрә! Күпме көч, талант яшеренгән аның йөрәгендә, дип исем китә.



«Чулпаннан интервью аласым килә, дип әйтә идең. Ул риза. Бүген кич сәгать җидедә безгә керәчәк», – диде сеңлем Казанга бер баруымда. Аптырап калдым. Үзем белән диктофон да юк. Ләкин мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый дип, яңасын алырга кибеткә чаптым. Чулпан кергәнче, үземнең «фирменный» коймакны да пешерергә өлгердем. Әңгәмәбез чәй табыны артында барды. Татар журналистларыннан беренче булып Чулпан Хаматовадан интервью алу бәхете миңа елмайды. 2005 елның җәе иде бу. Имеш-мимеш, гайбәт, сенсация артыннан куучы Мәскәүдәге «сары пресса»ның бәйләнчек игътибарыннан гайрәте чиккән актрисаның гади бер район газетасы журналисты белән очрашып сөйләшүе гаҗәп иде. 
...Аннан соң еллар узды. Һәм менә без Чулпан белән кабат очраштык.
Яшь балалы ханымның, кырык эшен кырык якка ташлап, безгә керергә вакыт табуы бу юлы да сокландырды. Элекке әңгәмәбездә сүз, нигездә, Чулпанның гаиләсе, иҗаты турында барган иде, бу юлы иҗтимагый эшчәнлегенә киңрәк тукталдык.

– Чулпан, синең соңгы елларда уңышларың, казанышларың күп булды. Шуның иң сөендергәне кайсысы?
– Иң мөһиме – мин шөгыльләнә торган Хәйрия фонды нәтиҗәле эшләүче җитди оешмага әйләнде. Әлеге фонд акча гына җыймый, ул җәмәгатьчелекне балаларга ярдәм итәргә чакыра, законнарны үзгәртүгә йогынты ясый, табибларга ярдәм итә, донорлык хәрәкәтен җәелдерә. Безнең волонтерларыбыз, ирекле ярдәмчеләребез күбәйде. Бу – үзе бер җиңү.

– Элекке елларда «Тормыш бүләк ит» акциясенең Хәйрия концертлары «Современник» театрында үтә иде. Быел Җиңү көннәрендә Санкт-Петербургка баргач, бик күп җирдә сезнең фонд афишаларын, игъланнарын очраттым...
– Узган елны акция уңаеннан Мәскәүдә, Музыка йортында, зур концерт оештырган идек. Аны оештыруга: документлар әзерләүгә, бушлай мәйдан табуга, артистларны җыюга ярты ел вакытым үтте. Хәтта күп кенә иҗади эшләрдән баш тартырга туры килде. Мин бит һөнәрем буенча администратор түгел, администраторлар тиз генә хәл итә торган һәр эшкә икеләтә көч түгәргә туры килде. Ардым, сындым һәм яңадан концертлар оештырмаска булдым. Аңлашылмый торган гаҗәп хәл: син коточкыч авыруга дучар булган балаларга ярдәм итәргә тырышасың, ә сиңа теле­видениедә дә, башка җирдә дә үз мәнфәгатеңне кайгыртып йөргән кебек карыйлар. Быел инде концерт булмас дип уйлаган идем. Һич көтмәгәндә Петербург эшмәкәре Владимир Кехман килеп чыкты. Ул Михайлов театрының директоры. «Мин сезгә бушка мәйданчык бирәм, бездә үткәрегез», – диде. Түләүсез мәйдан табу – зур проблема. Мәскәүдә аренда бәясе гаять югары. Шулай итеп, быел концертны Петербург­та ясадык. Күптөрле чыгымнарны да алар үз өсләренә алдылар, оештыру мәсьәләләрендә ярдәм иттеләр. Бездә мондый эшләргә кешеләр җитми. Хәйрия фондында эшләүчеләрнең барысы да балаларга булышу, дарулар, кан табу белән мәшгуль. Аларны концерт оештыруга тартып булмый. Әгәр берәр кеше Казанда да шундый концерт үткәрергә ниятләсә, бик теләп риза булыр идек.



– Башка шәһәрләрдә андый мисаллар бармы?
– Ереванда зур концерт үткәрдек. Анда безнең фондка параллель рәвештә үз фондларын булдырдылар. Әрмәнстанда яшәүчеләр Мәскәүдә дәваланучы әрмән балаларына акчалата ярдәм итәләр. Авыру сабыйларның әти-әниләренә бик зур терәк бу.

– Казанда бу юнәлештә эш ничегрәк тора икән?
– Республика балалар клиник сырхауханәсенең гематология һәм онкология бүлегендә бик әйбәт ремонт ясалган булуы мине шаккатырды. Донорлык хәрәкәте дә нык җәелгән монда. Онкологик авырудан үлгән Анжела Вавилованың әтисе кызы исемендә хәйрия фонды оештырды. Бу фонд яхшы гына эшләп килә. Минемчә, Казан безнең фондтан башка, үз көче белән дә бу эшне җиренә җиткереп башкара.



 Чулпан, әйдә җәмәгать эшчәнлегеңнән төп хезмәтеңә – иҗат эшчәнлегеңә күчик әле. Син үзеңнең кайсы ролеңне визит карточкасы итеп саныйсың?
– Белмим... Үземә оят булган рольләрем дә, горурланырлыклары да бар. Уңышлы дип санаганнарның иң соңгылары – «Бумажный солдат» фильмындагы җитди эшем һәм Евгений Миронов театрында Василий Шукшин хикәяләре буенча спектакльдәге ролемдер, мөгаен.

– Кемнең бәясе синең өчен аеруча мөһим? 
Төп тәнкыйтьчең кем?
– Иң кырыс тәнкыйтьчем – әлбәттә, үзем булып калам. Һәм, билгеле, әти-әниемнең фикере бик мөһим. Аларның һәрвакыт канәгать булуын, минем белән горурлануын телим.



Яңа роль алгач, кем белән киңәшәсең?
– Ахирәтләрем белән. Минем дусларым искиткеч акыллы. Берсе – НТВ каналында «Профессия – репортер» тапшыруын алып баручы журналист Екатерина Гордеева. Икенчесе – менә дигән фотограф Ольга Лавренкова. Аның һәр нәрсәгә үз карашы бар.

– Сәхнәдә уйнау – көн саен йөзләгән тамашачы алдында имтихан тоту дигән сүз. Анда гаять зур рухи көч, энергия сарыф ителә. Спектакльдән соң бушанырга, киеренкелектән котылырга сиңа нәрсә ярдәм итә?
– Йокы. Ял һәм балаларымның яхшы тәртибе. Минем кызларым искиткеч (безнең белән табында утырган нарасыйларын иркәләп кочагына ала). Алар беркайчан да телевизор карамыйлар. Рәсем ясарга яраталар, тырышып укыйлар. Мин алардан бик канәгать.



– Мәктәптә укудан тыш, тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнәләрме?
– Әйе. Икесе дә хореографиягә йөриләр. Алар укый торган мәктәптә яхшы гына театр түгәрәге дә бар.

– Ә сез әниегез кебек артистка булырга телисезме? – дип, чираттагы соравымны кызларга юллыйм.
– Мин телим, – ди Арина. Тугызынчы яше белән баручы бу кызчык «Дети Арбата» телесериалында һәм «Три товарища» спектаклендә эпизодларда катнашкан, инде сәхнә тәмен белә. Сеңлесе Ася исә рәссам булу турында хыяллана.

– Чулпан, сезнең гаиләдә актерлар саны быел җәй тагын да ишәйде – энең Шамил актриса Дарья Белоусовага өйләнде дип беләм...
– Әйе, без өчебез дә: мин, энем, киленебез – «Современник»та уйныйбыз.

– Апасы буларак, Шамилнең иҗатын ничек бәялисең?
– Минем карашка, соңгы елларда ул нык үсте. Иң куандырганы – аны театрда бөтен кеше ярата. Ә бу сирәк була торган хәл. Безнең театрда Неелова, Ахеджакова, Дорошина, Гафт, Кваша кебек искиткеч актерлар иҗат итә.

– Иҗатыңа мөкиббән тамашачының синең нинди чәчәкләр яратуыңны да беләсе киләдер.
– Бөтен төрлесен дә. Чәчәк бүләк итсәләр, бик рәхәт була. Австриядә Вена труппасы белән спектакльдә уйнаган идем. Рус балалары миңа чәчәкләр алып килделәр. Немецларда бу традиция күптән югалган: билет сатып алгач, нишләп мин чәчәк тә бирергә тиеш, дип исәплиләр. Миңа чәчәкләр бүләк иткәч, немецларга шок булды. «Син үзең сатып алып биргәнсеңдер», – диләр. Ышанмыйлар. Мондый хәлне аңлый алмыйлар. Дөрес, хәзер бездә дә чәчәк бирү сирәгәя бара. Ә биш-алты ел элек спектакльдән соң биргән чәчәк бәйләмнәре машинага сыймый иде. 

Әбиең Сөембикә исемле булганны беләм. Борынгы, матур яңгырашлы татар исеме. Татар теленә мөнәсәбәтең ничек?
– Мөнәсәбәтем әйбәт. Ләкин сөйләшә белмим. 
Без мәктәптә укыганда аңа игътибар бирелмәде бит. 
Ә Сөембикә манарасын мин бәләкәй чагымда әбигә «әнкәй» дип эндәшкәнгә күрә, «Әнкәй манарасы» дип йөртә идем.


Чулпан, әңгәмәгә вакыт табуың өчен бик зур рәхмәт. Сиңа киләчәктә дә яңа үрләр, казанышлар телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чулпанны мин дә бик яратам һәм хөрмәт итәм! Аның турындагы язмаларны бик кызыксынып укып барам һәм үз милләтемнең шундый көчле рухлы, искиткеч таланлы, иң мөһиме, авыру балаларның язмышына битараф булмыйча изге гамәл кылучы фондны җитәкләве белән горурланам!

    Хәзер укыйлар