«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә – Илһам...» Шушы канатлы сүзләр әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең йөзен билгели. Ә без инде Салаватка ияреп: «Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Илһамнарың өчен яратам!» – дип җырлыйбыз.
Илһам Шакиров... Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгатьнең иң югары бүләге – «Алтын Аполлон» иясе...
Бер сүз белән генә әйткәндә – Бөек Җырчы!
Аны «Моң патшасы», «Халкыбыз Сандугачы», «Күңел күгенә күтәрелгән Тургай» дип йөртәләр.
«Син сазыңны уйнадың»... Илһам диюгә, күңелемдә иң элек шул җыр яңгырый башлый. Аның баритон тавышындагы сыгылмалар, илаһи моң – искиткеч тембр, шәрык, төрек мотивлары... Әллә нинди әкияти серле бер халәттә җыр дулкыннарына күмелеп, күңел кыллары нечкәрә. «Моңланып ай нурларында, / Син сазыңны уйнадың...» Әйтерсең җырчы үзе сазда уйнап, хатирәләргә бирелгән дә, үткәнен, бүгенгесен, җырлы юлларын йөрәгеннән кичерә. Безне дә шул моңлы халәткә күчерә: уйландыра, үткәннәрне сагындыра...
Без мәктәптә укыганда Илһам Шакировка үлеп гашыйк идек! Аның турында кайда, нәрсә язалар – барысын җыеп барабыз, унберәр җыр язылган пластинкаларын кат-кат тыңлыйбыз, «Илһам» – иң матур исем тоела. Яраткан җырчыбыз турында дөньяларны онытып сөйләшәбез.
– Кызлар, бүген радиодан Илһам «Сәрвиназ»ны җырлады!
– Ә миңа аның «Әдрән диңгез»е ошый!
– Миңа – «Сарман вальсы»!
– Ә сез Илһам Шакировның Сарман районы Яңа Бүләк авылында туганын беләсезме?
– «Идел» инструменталь ансамбле белән җырлавы гына да ни тора!
– Ул җырчы гына түгел, композитор да! – дип, мин дә белдеклеләнәм. – «Сәлам сезгә, сәлам!», «Гөлмәрьям», «Истә, һаман да истә», «Син сазыңны уйнадың»га көйне Илһам Шакиров язган!
Ә үзем күңел белән очынып, кызларны «Гөлмәрьям» җырына твист биергә чакырам. Шундый «мәхәббәтебезне» тоеп торган классташ малайлар җырчыдан көнләшә үк башлады хәтта! Ачулары килеп: «Илһам Шакировка сез генә кирәктер инде!» – дип төртмә телләнделәр.
Ә «Идел буе каеннары» җыры чыккан гына мәлләр бөтенләй әллә ни иде инде. Җырның сүзләрен блокноттан блокнотларга күчереп алабыз, тәнәфесләрдә шул җыр ритмына боргаланабыз, баянчы егетебез Рәшиткә «Идел буе каеннары»н уйнарга кушып и ялынабыз...
...Җәйге челлә. Шоколад төсләренә кереп, мәктәп практикасы өчен бүлеп бирелгән чөгендер җирен эшкәртеп ятабыз. Шунда, йөрәкләрне иләсләндереп, безне хыял диңгезендә йөздерердәй, күкләргә очырырдай хәбәр алып килделәр: бүген кич Аккүз клубында Илһам Шакиров концерты! Сөенеч тә (ниһаять, җырчының үзен күрәбез!), ышанып бетмәү дә (хак сүз микән соң?..), үпкә дә (ә нигә бездә түгел?! Алай дисәң, Актанышның үзенә дә килми әле! Атаклы председатель Ясәви Хөсәенов үзе чакырып китергән ди Шакировны!), бераз икеләнү дә (көтү кайтып, сыерлар савылмыйча, концерт барыбер башланмый, күрше авылга җәяү барасы: әти-әни әллә җибәрә, әллә юк...) бар иде күңелдә.
Юк шул, баралмадык. Мине дә, дус кызым Гөлшатны да өйдәгеләр җибәрмәде. Караңгыда ничек кайтасыз, әллә ни булыр, имеш. Гөлсинә белән Рамилә барды менә! Икенче көнне һушлары китеп сөйләделәр! Ышаныр-ышанмас кына барган идек, клуб тирәсендә гөж килгән халыкны, «Идел» ансамбле егетләрен күреп, эчкә җылы керде, диләр. Илһам Шакировның әле ак, әле кара костюмнан чыгуларын тасвирлап, җырчының кул хәрәкәтләрен, дирижерлык итеп алуларын, җырларындагы борылмаларын, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә искә төшерделәр – авызларыбызны ачып тыңладык. Бәхетлеләр! Шунда: «Мин барыбер кайчан да булса Илһам Шакиров концертын караячакмын!» – дип, күңелемә беркетеп куйдым.
...1973 ел, август. Казанда университетның тарих-филология факультетына имтиханнар тапшырырга әзерләнеп йөрим. Урамнарда афишалар, афишалар... Берсе тәмам зиһенемне чуалтты: 6 августта опера һәм балет театрында Илһам Шакиров концерты! Сары кримплен костюмнан, озын зифа буйлы яраткан җырчыбыз музыкантлары белән елмаеп басып тора. Беренче имтихан
1 августта – сочинение язачакбыз. Ә минем башта ничек билет табарга да, ничек концертка барырга дигән уйлар гына. Укырга керәлмәсәм керәлмәм, концертка барыбер барачакмын, дип, театр кассасына йөгердем.
...Сочинениене яздым, татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны 6 августта телдән тапшырачакбыз, сочинение билгесен дә шунда гына әйтәчәкләр. Эчтә бераз шом, дулкынлану булса да, кичен караячак концерт миңа ниндидер көч бирә иде сыман. Һәм шулай булды да. Сочинениегә дә, телдән җавабыма да «биш»ле куеп чыгардылар. Илһам Шакиров концерты исә мине күкнең җиденче катына күтәрде!
...Иртән тулай торак бүлмәбездә радиодан яраткан җырчым тавышына уяндым: «Сагындырды сызылып таңнар атуы, / Әнкәемнең иркәләп уятуы...» Илһам Шакиров Агыйдел камышларын, чишмә тавышларын, кырларны-тугайларны искә төшереп, «Кайтам инде»не җырлый иде. Авылыбызны, әнине сагынудан елап җибәрдем... Агыйдел дә безнеке инде! Илдар Юзеев үзәкләрне өзеп язган ла!..
...Җырчының кайсы җыры да мине тәэсирләндерә, хыял дөньясына күчерә. Кышын җәйне, Чаллының
Кама буйларын сагынып, мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы»га нәсер язып җибәргән идем. Газиз абый Мөхәммәтшин мактады үземне. Ә ул нәсерне язганда «Кама буе – туган як» җыры күңелемдә яңгырап торды.
...Безнең группада да Илһам Шакиров фанатлары күп икән! Ә менә бездән бер курс түбән укучы Флюра Низамова исемле җырчы кыз, шагыйрә кыз Уфадагы нефть институтын ташлап, махсус Илһамлы Казанга килгән, университетка укырга кергән! «Мине Уфада укып йөргән җирдән кубарып Казанга китерүче дә, анда үткәргән кырык ел гомеремдә җыр белән шигырь, җыр белән журналистика арасында буталып йөрүемдә дә Илһам Шакиров «гаепле», – дип яза ул еллар узгач. Искиткеч тавышка ия Флюра! Университетның атаклы татар хоры солисты булып таныла, җырлары Татарстан радиосыннан яңгырый, хәтта соңрак Илһам Шакиров белән сәхнәләрдә дә чыгыш ясый. «Илһам абый җор телле, Тукайны яттан белә, ике сүзнең берсендә темасына туры китереп аның шигырьләрен кыстырып сөйләшә...» – дип искә ала ул.
...Без җырчының кайда торганын да беләбез хәтта! Куйбышев мәйданында Тукай һәйкәле артындагы биш катлы йорт яныннан узганда гел үзен очратырбыз сыман... Ләкин ул Казанда сагындырып кына куя концертларын. Гастрольләрдән кайтып та керми: әле Ташкентта, әле Себердә, Мәскәү, Ленинградларда, йә бөтенләй Хельсинкида ук. Әнә Нәкый Исәнбәтнең «Туган ил» шигыренә язылган җырны Финляндия татарларыннан алып кайттым дисә дә, барыбер Илһам абый аһәңнәре анда. Шул ук Исәнбәтнең 1920 елда ук язган «Син сазыңны уйнадың» шигырен иске бер журналдан табып алып, искиткеч көй иҗат иткән.
Афишалары күренә башлауга Илһам абый концертларына йөреп тә карыйбыз инде! Спорт Сараенда алма төшәр урын да юк! Җырчының затлы тавышы Сәйдәшев, Мозаффаров, Ключарев музыкасын, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Әкрәм Даутов, Рим Хәсәнов җырларын халыкка тарата.
Университеттан соң «Ялкын» журналы редакциясендә мин шагыйрь Хәйдәр Гайнетдинов белән бер бүлмәдә утырып эшләдем. Аны студент елларыннан ук беләм. Матур шигырьләр язудан тыш, шәп җырлый да иде әле ул. Концертларда Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкара, тавышы да атаклы җырчыныкына охшаган. Студент чакта тулай торак коридорында Хәйдәр җырлый башласа, «Илһам Шакиров килгән!» – дип, бүлмәләрдән атылып чыгабыз. Салих Сәйдәшевнең «Җәй айлары» Хәйдәр башкаруында гел Шакировча яңгырый... Алай гынамы, аның туганы да дип сөйлиләр. Әйе, Хәйдәр Илһам Шакировның бертуган апасы Гыйльмисафаның улы булып чыкты. Сарманның Яңа Бүләге кайда да, Хәйдәрнең Зәй районындагы Дүртмунчасы кайда, дип аптыраган идем башта. «Авыллар урман аша гына. Әни кияүгә чыгып, Дүртмунчага килен булып төшкән», – дип аңлатты Хәйдәр. Илһам абый еш шалтырата, Хәйдәр белән озаклап сөйләшәләр иде. Берсендә телефонны миңа алырга туры килде. Илһам абый кем булуым, исемем белән кызыксынды. Аннары Хәйдәргә сәлам әйтергә кушып, саубуллашты. Редакциябезгә дә килгән чаклары булды Илһам абыйның. Күрше бүлмәдә җаваплы секретарь Разил Вәлиев, шагыйрь Фәннур Сафин бергә утыралар иде. Җырчы алар янына килеп керүгә, көлешәләр, мәзәкләр сөйлиләр, шаян сүзләр яңгырый. Шулай булмыйни! Алар иҗатташ дуслар да иде бит! Разил абый сүзләренә язылган «Бер алманы бишкә бүләек», «Дулкын», «Таң җыры», Фәннурның «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә» кебек җырлары Илһам Шакиров башкаруында искиткеч яңгырый... «Дулкын» җыры ничек язылуын Разил абыйның көлеп сөйләгәне истә. Ул Мәскәүдә Әдәбият институтында укып йөргәндә тулай торак бүлмәсенең ишеген шакыйлар. Ачса – Илһам Шакиров басып тора, ди! Җырчы Мәскәүгә «Мелодия» фирмасына яңа пластинкасын яздыру өчен килгән булган. Бер җырының көе матур булып та, сүзләре әллә ни түгел икән. Шунда Разил абыйның Мәскәүдә укуын исенә төшереп, таксида аны эзләп тапкан. «Гомергә бер җыр тексты язып караганым юк иде. Кайчанга кирәк? Мәскәүгә кайчан киләсез?» – ди икән аптыраган Разил. Ә Илһам абый: «Сәгать ярымнан әйләнеп киләм, җыр тексты белән урамга чыгып тор, машинкада да бастырырга онытма», – дип ашыгып китеп бара. Халык көенә җырлана торган «Дулкын» җыры менә шулай дөньяга килә... «Бер алманы бишкә бүләек» җырының сүзләрен дә Разил абый яза. «Сүзләре ошады, көйгә салып җырлап карадым, – дип шалтырата җырчы. – Ләкин бер җирендә син «Кар аклыгы гөлгә күчкән» дип язгансың. Шигырь итеп укыганда әйбәт ул, ә менә җырлаганда «караклыгы» дип ишетелә. Мин «караклыгы» дип җырлый алмыйм бит инде», – ди. «Кыш аклыгы гөлгә күчкән» дип үзгәртәләр.
...Юлда Мөслимгә кайтып барабыз. Илһам Шакировның «Их, Мөслим, инде нишлим? Сагынырмын ич мин...» дип җырлавы колакта яңгырый сыман. Ул «з»ларны да ничектер безнеңчә, Минзәлә сөйләшендә әйтә кебек тоела миңа. Якташ шул... Чаллыларны узгач, Теләнче Тамак тирәсендә уң якта Яңа Бүләк авылына керүче юл күзгә чалынып кала. «Илһам Шакиров авылы», дим. Кайткан саен шул ук сүзләр кабатлана. Теләнче Тамак мәктәбендә университет укытучыбыз Флера Сафиуллина белән бер чорда укып йөргәннәр. Ул еллар турында Флера ападан матур истәлекләр тыңлаган бар...
...Әгәр классташлар белән җыелып, кабат бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә Илһам Шакиров турында белгәннәребезне искә төшерә башласак, мин, әлбәттә, аның сигез буын бабаларын ачыклаганнарын, иң ерак бабасы Алпар исемле булуын әйтер идем. Әтисе Гыйльметдиннең оста тимерче булуы, аны 1937 елда кулга алулары, әнисе Нуриәсманың ялгызы гына алты бала үстерүләре турында беләбез инде. Илһам Алабуга пединститутына барып та, «халык дошманы баласы» дип, аны укырга алмыйлар. Шул хәлләрдән соң институт бакчасына чыгып җырлавын ишетүчеләр, күрүчеләр дә була...
Прагада халыкара музыка бәйрәмендә «Кара урман»ны акапеллага җырлавын, аны дөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәяләүләрен җиткерер идем.
Бөек музыкант Мстислав Ростропович та беркемгә дә әйтмичә Илһам Шакировның Мәскәүдәге концертына барган һәм «Кара урман»ны тыңлап таң калган!
Сәхнә артына кереп: «Ты убил меня этой песней!» – дип, Илһамның кулын кыскан! Икенче көнне үзләренә кунакка чакырган.
...Һәркайсыбызның үз Илһам Шакировы, аңа бәйле истәлекләре, үзенә генә туры килгән җырлары бар икән. Без барыбыз да бөек җырчыга, аның искиткеч җырларына гашыйк булганбыз икән...
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.
Моңланып ай нурларында
Син сазыңны уйнадың...
Шушы бер җыр бөтен хатирәләрне бер җепкә тезде.
Һәрбер җыры бәгырьләргә үтеп, җаннарны иркәли…
Илһам Шакиров концерты күкләргә күтәрде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк