Логотип
Шәхес

Сандугачым, былбылым...

(Сара Садыйкованың тууына 90 елга нисбәтле әңгәмә. "Сөембикә" журналы архивыннан)

Сара Садыйкова. Мәшһүр җырчы, мәшһүр композитор — Былбыл Сара! Аның исемен телгә алуга күңелләрне моң сара. Халкыбызның моң чишмәсе, моңлы баласы шул ул. Үзе исән чагында ук аның исеме халык йөрәгендә тирән мәхәббәт булып уелган иде. Ансыз узган еллар да араларны ерагайтмады. Киресенчә, ераккарак китеп караган саен, яңа буын кабатланмас талантка ия композиторыбызның иҗаты могҗизага тиң булуына төшенде, аңлады.

Сара апа юбилейларын билгеләп үтәргә яратмый иде. ул үзенең 70 яшьлеген дә, 75 яшен дә җырлый-җырлый узып киткән, аннан соң да иҗат эчендә кайнап, күбрәк көйләр язып калдырырга тырышты, Дөресен генә әйткәндә, аның чын яшен белмичә дә калдык. Чөнки ул яшьләргә хас дәрт белән иҗат итәргә омтыла иде, олыгаюыннан, картаюыннан курка да кебек иде. Бәлки шуңа күрәдер, сәнгать, музыка белгечләре аның түгәрәк даталарына багышлап, талантына лаек бәя бирердәй мәкалә-эсселар да язып мәшәкатьләнмәделәр. Ул озак, бик озак яшәр, иҗат рухы беркайчан да сүнмәс сыман тоела иде.

Заманында данлыклы драма артисткасы, егерменче-утызынчы елларның мәшһүр җырчысы һәм, ниһаять, татар халкын берсеннән- берсе асылрак җырлары белән куандырып яшәгән композитор Сара Садыйкова замандашлары хәтерендә, дуслары күңелендә һаман да яшь, һаман яши.



Татарстанның халык артисткасы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова 1990 елның 20 апрелендә (үлгәннән соң) Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Сара ханым якты дөньяда сиксән елга якын гомер кичереп, халкыбызга бәһа биреп бетерә алмаслык якты моңнарын, изге мирасын калдырып китте.

Талантлы, ихлас күңелле, сабый җанлы даһи композиторның тормышы сикәлтәләр, авыр сынаулар, тетрәнүләр, кимсетелүләр, газаплы ачышлар, халык арасында танылу белән бергә үрелеп барды.
Егерменче елларда Мәскәү консерваториясендә укып белем алган яшь татар кызы опера җырчысы буларак таныла. “Эшче” операсында Сәлимә, “Сания” операсында Сания, “Башмагым” музыкаль комедиясендә — Сәрвәр, “Наемщик” музыкаль драмасында — Зөбәрҗәт, “Аршин мал алан” опереттасында Асия булып уйный, тормыш юлдашы Газиз Айдарский белән татар милли опера сәнгатен үстерүгә күп көч куя.

Газиз Айдарский да талантлы җырчы була. Соңыннан аны да Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Ике яшь йөрәк шунда гаилә кора. Күп тә үтми Әлфия исемле кызлары дөньяга килә. Сара ханым белән Газиз әфәндене күргән-белгән кешеләр аларның бер-берсенә карата ихтирамлы, җылы мөнәсәбәтен, икесенең дә чибәр, тыйнак, соклангыч пар булуын истә калдырганнар. Сара ирен яратып, “Газизем!” дип кенә тора. Беренче татар операсын иҗат иткән композитор Солтан Габәши чакыруы буенча алар Казанга кайтып, “Сания” операсын сәхнәгә куюда катнашалар.
Әмма аларның бәхете кыска гомерле була. Айдарский 1933 елда озакка сузылган каты авырудан соң җир куенына кереп ята. Иң кадерле кешесен югалткан Сара озак та үтми әнисен җирли. Хиссиятле, гаять дәрәҗәдә тәэссоратлы, нечкә күңелле ханымга бу кайгылар бик авыр тәэсир итә.


Ире Газиз Айдарский белән


Ике олы талант — Газиз Айдарский белән Сара Садыйкованың мәхәббәт җимеше бердәнбер кызлары Әлфия Айдарская да гомерен сәнгатькә багышлый. Ул сугыш башланганчы ук Ленинградтагы хореография училищесына укырга керә, Киров исемендәге опера һәм балет театрында чыныгу ала. Сугыш башлангач, булачак балериналарны Уфага җибәрәләр, дусты Нинель Юлтыева белән Әлфия дә укуын шунда дәвам итә. Соңрак ул Казанга кайтып төпләнә, әнисе эшләгән театрда эшли башлый. Истә калырлык, сокланырлык образлар тудыра. “Балет — мәхәббәтем минем” дигән китап чыгара.


Кызы Әлфия Айдарская һәм оныгы Ростислав Грекулов белән


Иҗатка, сәнгатькә мөкиббән киткән бу ике затка — әнисенә дә, кызына да язмыш авырлыкларны әзерләп кенә тора. Мохтаҗлык, кимсетелүләр аякка уралып диярдәй йөри. Юкка гына Сара апа еллар узгач: “Мин Татарстанның үги баласы булдым”, — дип искә төшермәгәндер, мөгаен.

1939 елда Сара Садыйкова Ленинградта укучы кызына сөенечле хәбәр юллый — аңа “Татарстан” республикасының атказанган артисткасы” дигән исем биргәннәр! Ул шушы дәрәҗәле исемне аклау өчен көне-төне эшләргә, тормыш юлында очраган бөтен киртәләрне узарга риза. Горький урамында бик әйбәт фатир бирүләре хакында да кызына хәбәр җибәрә. Әмма ике ел да үтми, артистканы бу фатирыннан мәхрүм итәләр. Алай гынамы, яраткан эшеннән, театрдан чыгаралар, “кыскарту”га эләгә. Әле ярый, ярдәм кулы сузарлык яхшы күңелле кешеләр табыла. Аны филармониягә эшкә чакыралар. Язмыш даһи композиторны әнә шулай әле усаллык, әле игелекләр белән сыный.

— Дөньяда әнкәй сыман ихлас, самими күңелле кешеләр бик сирәктер, — дип искә төшерә Әлфия ханым. — Рәнҗетсәләр, кимсетсәләр дә ул кешеләргә ачу тота белми, бар көчен, омтылышын, күңел кичерешләрен язылачак җырларына, иҗатына сала иде. Ул тормышка гашыйк, аңа рәхмәтле кеше иде. Булганына шөкер итеп, куанып яши белә, бәлки нәкъ менә табигатьтән бирелгән шушы сыйфатлары аны озын гомерле, халыкка сөекле җырчы-композитор иткәндер дә. Опера театры безнең гаилә, нәсел- нәсәп, туган-тумача өчен туган йорт кебек кадерле иде. Төрле елларда анда безнең гаиләгә бәйләнешле сигез кеше эшләде. Әнкәй, әнкәйнең сеңлесе Разия Садыйкова, туганыбыз — биюче Рөстәм Садыйков, минем ирем — танылган музыкант Всеволод Иванович Грекулов, каенатам — театрның баш хормейстеры Иван Грекулов, улым... Без тату гаилә булып, дус яшәдек, бер-беребезгә хөрмәтле идек. Кайчакларда гаиләгә бәйләнешле хәлләрне кызык итеп, мәзәккә тартым вакыйга итеп тә сөйлиләр. Имеш, ниндидер репетиция вакытында залда ут янган. Бер рәттә утыргычларның аргы башында әнкәй, бирге башында каенатам утыра икән. Әнкәй аны күргәч: “Кода, кода!” — дип эндәшә. Ә каенатам моны “Туда! Туда!” — дип аңлый, имеш. Кая барырга да белмичә баш ватып тора.


Әлфия Айдарская улы Ростислав Грекулов белән


— Сара апа бик милләт җанлы кеше иде, ул Сезнең урыс гаиләсе килене булуыгызга ризасызлык белдермәдеме?
—    Әткәй ягыннан әбиебез — Газиз Айдарскийның әнкәсе төрек кызы була, аны бабай Истанбулдан алып кайта. Ә минем ирем гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы күңелле, кулыннан бөтен эш килә торган талантлы кеше иде. Әнкәй белән алар — ике музыкант — бик килешәләр, көй бормалары, музыка серләре хакында әңгәмә кора башласалар, кайсысы русча, кайсы татарча сөйләшкәнен тәмам оныта. Әнкәйнең әсәрләре бихисап, аларның яртысы да дөнья күрмәгән әле, әгәр ирем исән булса, мин бер кайгысыз, аның җырларын-көйләрен ноталары белән, менә дигән китап итеп эшләп чыгара алыр идем. Чит кешедәрдән моны эшләтү өчен акча кирәк. Хәтта бу четерекле эшне җиренә җиткереп башкара алырлык музыкант табу да читен. Тәлгать Әхмәтов кебек музыкант моны һичшиксез ерып чыга алыр иде, әмма, бердән, аның буш вакыты юк, икенчедән, әлеге дә баягы, түләү мәсьәләсе дә хәл ителмәгән.

—    Әлфия ханым, Сара апаны әз-мәз белгән, биш-алты тапкыр күреп сөйләшкән кешеләр дә аның хакында зур-зур истәлекләр язып чыгара. Чынлап та, аны якын-дус күргән кешеләр күп булган икән. Сез бит аның бердәнбере — иң газиз баласы, кадерлесе идегез.
—    Әнкәй табигате белән аралашучан зат иде. Фатиры кунаклардан өзелми, җырчылар килә, композиторлар, талантына баш иючеләр, дуслары, якыннары... Без, ни аяныч, гел-гел бергә яши алмадык. Мин бәләкәй чакларда ул гастрольләрдә күп йөрде, тормышның очын-очка ялгау өчен бертуктаусыз эшләргә мәҗбүр иде. Мин үзем дә унике яшемнән тормышымны балет белән бәйләдем, аннары гаиләмне карау, улымны үстерү мәшәкатьләре... Әнкәйне бик сагынып янына килгән чакларда да баш-аягы белән иҗат дөньясына чумган композитор янына кемдер килә, кайсыдыр шалтырата, каядыр чакырып алалар... Рәхәтләнеп, икәүдән-икәү калып утырган чакларыбыз сирәк булган икән.
Әнкәем исән булсамы?.. Иң гүзәл чәчәкләрне мин аның аяк очына китереп тезәр идем. Ул бит чәчәкләргә, алкышларга, тамаша залына гашыйк җан иде. Яшәп туя алмас төсле иде ул. Хастаханәдәге соңгы төнне еш кына күз алдыма китерәм. Ахыргы сәгатьләре. Инде бәләкәйләнеп, төенчек кадәр генә булып калган. Ахыргы сулышларын алган минутларында да иҗат итү турында хыялланды. “Әлфия, китер әле нота кәгазе, эчем тулы музыка, көй, моң бит, төшерим беразын булса да кәгазьгә!” — диде. Ә мин кирәкле әсбапларны китереп биргәч, бармакларының карандаш тотарлык та хәле калмаганын аңлады. Кулыннан каләме төшеп китте.

— Бу Сара апаның сиксәненче җәе иде, шулаймы?
— Әйе, сиксән яшен тутырырга бик аз вакыт калып бара иде инде. Ул терелеп чыккач та Ленинградка бару, юбилеена яңа күлмәкләр тектерү турында да хыяллана иде. Гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр ул өмет белән яшәде. Сәгать ун тулгач: “Әйдә, йоклыйк инде, кызым, вакыт соң бит!” — диде. Йокымсырап китәргә өлгердеме-юкмы, нидер сизенгәндәй: “Әлфия!" — дип кычкырып җибәрде. Йөгереп янына килдем, ә ул күзләрен мәңгелеккә йомды.

— Сара апа, бизәнеп, төзәтенеп йөргәнгәме, бер дә карт, өлкән кешегә охшамый иде.
— Әнкәй пөхтәлекне, чисталыкны бик сөя иде. Өен дә һәрчак карап-җыештырып тотканны яратты. Миңа килсә дә, гел нәрсәдер өйрәтергә омтыла иде. Хәзер генә аңладым, мин әнкәй өчен һаман бала булганмын ләбаса! Ә ана кеше баласын һәрдаим тәрбияләргә тиеш. Үзе зурдан кубып таба ашлары пешерергә вакытын кызганса да, минем аны кунак итүемне, пешеренүемне бик тә хуплый иде. “Безнең Әлфия бик тәмле пешерә ул”, — дип, кунаклар алдында мине гел мактап торыр иде. Хәер, гап-гади бәрәңге боткасын да кунак сые сыман яратып ашый иде. Берсендә бәрәңге боламыгы ясадым да, яшел борчак, тагын ниндидер тәмләткеч өстәп бирдем. “Й-и, безнең Әлфиянең куллары алтын аның”, — дип мактый-мактый ашаганын әле дә искә алам.

—    Сара апа тагын нәрсәләр ярата иде?
—    Сөтле чәй эчә иде ул. Минем чәйне сөтсез эчүемне бер дә өнәми. “Рәхәт булып китә бит сөтле чәйдән соң!” — дия иде. Бәрәңгеле, итле ризыклар да ярата иде. Ул ризыкка да, ямьле көнгә дә, кешеләргә дә рәхмәтле иде. Кием-салымнан эшләпәләр бик ярата, калфаклар чигеп кия, кая гына гастрольгә барса да, үзенә берәр эшләпәме-мазармы алмый кайтмый. Балетка гомерен багышлаган кешеләр, гадәттә, чәч ясату, тышкы кыяфәтне җентекләп бизәү-карау белән мавыкмыйлар, вакыт аз, күнегүләр авыр, шуңа күрә мин эшләпә- калфакларга битараф булганмын. Үa чын артистка, халык алдына һәрвакыт гүзәл булып чыгар иде.
Тормышта бик тыйнак, гади яшәде, кыйбатлы, затлы әйберләр дә җыймады, хәер, аның андый мөмкинлеге юк иде. Әнкәйдән калган фирәзә вазаны Тутайдагы музеена бүләк иттек. Әнкәйнең истәлек- ядкарьләре таралып та бетте.

— Шулчакта ук аның музеен оештыру фикере булмадымени?
— Өзелүенә, аның фатирына ордер тотып, артымнан ике хатын килде. Мин күптән түгел генә иремне җирләгән идем. Әнкәйнең күлмәкләрен, кием-салымнарын танышларга өләштем. Пианиносын комиссионкага озатмый чарам булмады, артыннан елый-елый бардым, куяр урын юк, бүлмәсен бик тиз бушатуымны таләп иттеләр. Үлем үкенечсез булмый диюләре хактыр, күрәсең.

Мин Сара ападан калган борынгы, затлы истәлек-подноска, кулдан чигелгән келәмгә текәлеп, күзләремне аерып алалмыйча, басып торам да торам. Әйтерсең лә, шул сырлы-сырлы бизәкләрдә аның күз нурлары, йөрәк җылысы чигелеп калган. Хәер, беләм бит, аның җан яктысы, күңел кояшы әле һаман да халык йөрәген җылыта алган җырларында! Ул татар халкының сандугачы, былбылы иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар