Логотип
Шәхес

"Алтын таулар вәгъдә итмим..."

Укучыларыбыз игътибарына Татарстан Республикасының Беренче Прези­денты, республиканың
Дәүләт Киңәшчесе, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе,
гаҗәеп кешелекле, тыйнак, гади һәм гали зат Минтимер Шәймиев  тормышына багышлап язылган китаптан кайбер өзекләрне тәрҗемәдә тәкъдим итәбез. «Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...» сериясеннән Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында дөнья күргән әлеге китапның авторлары танылган журналист
Игорь ЦЫБУЛЬСКИЙ һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя ШӘЙДУЛЛИНА.


Авылда туй ясаганнан соң, яшьләр Мөслим­гә килеп урнаша. Минтимер – РТСта баш инженер, Сәкинәне райпотребсоюзга өлкән икътисадчы-плановик итеп эшкә алалар.
Сәкинә Шәймиева сөйли: «Безгә дүрт гаиләгә исәп­лән­гән барак тибындагы бинадан бер бүлмә бирделәр. Һәр бүлмәдә зур мич кукыраеп тора. Безнең уртак хуҗалыкта туйга әти бүләк иткән тимер карават, үзем Казаннан алып кайткан урын-җир әйберләре, икешәр алюмин кашык һәм чәнечке, ике аш тәлинкәсе, кечкенә өстәл һәм ике урындык бар. Мин ашарга әзерли торган керосинка да бар әле тагын. Без бәхетле идек: бергә утырырга өстәлебез, кочаклашып йокларга караватыбыз бар. Тагын ни кирәк?! Ләкин Минтимер гаиләнең үз өе булырга тиеш дип исәпләде».

Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге аркасында Минтимер алган ике шелтә дә нәкъ менә гаилә тормышы башлану белән бәйле. Икесе дә Мөслим РТСында баш инженер булып эшләгән чагында эләгә.
Минтимер Шәймиев сөйли: «Беренчесе – «запчастьларны әрәм-шәрәм иткән өчен» булды. Мин Казан-га өйләнергә киттем. Өйләндем. Ә иртән ишек шакыйлар. Таныш шофер булып чыкты. Мөслимнән өч машина килгән – директорым, доверенность тоттырып,
районнарны запчастьлар белән тәэмин итү идарәсенә җибәр­гән. Үземне хөрмәт иткән егетләрне ничек кире бора­сың инде. Киендем дә «Сельхозснаб»ка киттем. Кирәк бит – әле генә яңа запчастьлар кайткан. Урып-җыюның нәкъ кызган чагында! Машиналарга төяп җибәрдем. Директор запчастьларны башка районнар белән бүлешергә тиеш иде. Ә болар тоткан да бөтенесен Мөслимдә калдырган. Озакламый яшь кәләш белән мин дә Мөслимгә кайттым. Кинәт директорны Казанга чакырталар. Җәзага тартырга һәм «запчастьларны әрәм-шәрәм иткән өчен» эштән куарга дип. Лә­кин доверенностьта минем, ягъни баш инженерның имзасы куелган бит. Шуннан инде директор бөтенесен миңа сылап калдырды...
Икенче шелтә – үз белдегем белән йорт салырга керешүем өчен эләкте. Йорт салу үтенече белән директорга кердем. Ул чакта планнан тыш төзелеш алып бару рөхсәт ителми иде, риза булмады. Бераздан авырып китте, аны Бөгелмә хастаханәсенә салдылар. Бер-ике айсыз чыкмас, диделәр. Мин инде бураны күтәреп куярга да өлгердем. Ул хастаханәдән кайтуга, без Сәкинә белән күченеп тә куйган идек. Директор иртә тора иде, берничә тапкыр йортым тирәли әйләнгәләп йөргән... Берникадәр вакыттан соң миңа каты шелтә белдерелгән икенче кәгазь килеп төште.



Өйләнешеп, тугыз ай үтүгә – Минтимер белән Сәки­нә­нең уллары туа. Дуслар белән килешен­гәнчә, аңа Айрат дип исем кушалар.
Сәкинә Шәймиева сөйли: «Бәби көтүемне уртак шатлыгыбыз итеп кабул иттек. Бер-берсен ихлас яраткан кешеләр генә шулай сөенә аладыр... 
Баланы җиңел таптым. Нарасыемны беренче тапкыр имезергә китергән минутларны искә төшереп, хәзер дә дулкынланам әле. Мин аны бик җентекләп карадым, бөтен тәнен, гәүдәсен капшап чыктым, нәни куллары, тәпиләре, күзләре, кечкенә генә бармаклары үз урынында икәненә тәмам инандым... Соңыннан табиблар, ирегез төне буе шалтыратып, безне аптыратып бетерде, диделәр». 
Минтимер Шәймиев сөйли: «Район активы җыелы­шында утырам, президиумга хәбәр итәләр: «Тимер, анда сине хатының чакыра!..» Сәкинә соңгы аена кергән иде, бүген-иртәгә бала тууын көтәбез. Чыктым, ул: «Бала тудыру йортына барырга кирәк», – ди. Ярый әле ерак барасы түгел – юл аркылы гына. Сәкинәне медикларга калдырдым да, кире җыелышка кайтып утырдым. Җаныма һич урын табалмыйм. Җыелыш бетүгә тагын шунда чаптым.  «Барыгыз, өегезгә кайтыгыз, – диләр. – Тудыргач, үзебез хәбәр итәрбез. Борчылмагыз».
Кая ул! Кайттым да телефонга ябыштым. Төне буена акушерларга эшләргә комачаулап бетергәнмендер, мөгаен. Сәгать саен шалтыратып торам... Хатынымның бөтен фотоларын яшереп бетердем. Картлардан шундыйрак ырым ишеттем: кешегә авыр булса, хастаха­нәдәме, башка җирдәме ул, аның сурәте күз алдында тормаска тиеш... Ышанып бетмәсәм дә, фотография­ләрен ераккарак җыйдым. Улыбыз туып, Сәкинә бәби белән өйгә кайткач, моның өчен бераз пешереп тә алды үземне. «Нигә алай эшләдең?» – ди. «Бала тапканда үлеп китәрсең дип курыктым», – дим... 
Улыбыз 7 март иртәсендә туды. Мин берникадәр вакыт ышана алмый тордым, берничә тапкыр кат-кат сорадым: «Чынлап та улыбыз тудымы? Дөресме?!» – дим. «Әйе, улыгыз туды, улыгыз!» – дип, санитарка мине телефоннан котлады. Шуннан соң гына йөрәккә җиңел булып китте... 
Үземне дөньяда иң бәхетле кеше итеп тоеп, хатыныма записка язарга утырдым. Бөтенләй моңарчы кабатланмаган иң җылы, иң назлы сүзләрне табасы килде. Әмма, үч иткәндәй, Сәкинәне таң калдырырлык, аңа лаек булырлык бернәрсә дә башка килмәде. Шунда мин классигыбыз Һади Такташ шигырьләреннән файдаланырга булдым, мәктәптән үк аның әсәрләрен яттан белә идем.
Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатыннарның бөтен күрке,
Бөтен матурлыгы ана булуда!
Записканы хатыныма тапшырдылар. Соңыннан үзе дә сөйләде. Укыгач, үзеннән-үзе күзләре яшьләнгән. Шатлык яшьләре, билгеле».



Заманында Минзәлә өяз шәһәре була. Шәймиев­ләр мичкә ягышлы бүрәнә өйдә яшиләр. Суга чиләк-көянтә асып йөрисе. Минтимер иртәдән кичкә кадәр эштә. Сәкинә дә шәһәр сәүдә челтәрендә икътисадчы булып эшли.
Сәкинә Шәймиева сөйли: «Минзәләдә без биш ел яшәдек. Минтимер өчен дә, минем өчен дә тормыш мәктәбе булды ул. Кечкенә бала белән килеп төштек. Эшләргә дә, хуҗалыкны да алып барырга, баланы да карарга кирәк. Икенче улыбыз Радик туды. Малайлар кечкенәдән үзара тату булдылар, бер-берсен якладылар. Олысына күбрәк эләгә иде, ул елаганда, кечкенәсе аның хәленә кереп, башыннан сыйпый һәм: «Не пач, не пач...» – дип кабатлый. «Елама» дип юатуы инде үзенчә. 
Ул чакларда декрет ялы дүрт ай була иде: бала тапканчы ике ай һәм тудыргач ике ай. Дүрт айдан соң эшкә чыкмасаң, күп сөйләшеп тормыйлар, җибәрәләр генә. Шуңа улларыбызны ике айдан яслегә йөртә башладык. Ике сәгать саен эштән сорап китеп, бәйдән ычкынгандай яслегә чабам – баланы имезергә кирәк. Бөтенесенә 
30 минут вакыт бирелә. Ясле эштән ерак, бернинди транспорт йөрми. Бер-ике минутка соңга калсаң – профкомга чакырталар, җыелышларда кыздыралар. Бөтенесенең күз алдында басып торасың, сине оялталар. Берсен бакчага, икенчесен яслегә илттем, шуңа соңардым дип аңлатырга маташулар файдасыз. Җитешә алмасаң, эшкә кичтән үк кил, дип төрттерәләр иде.
Без директор өендә яшәдек. Уңайлыклар юк дәрәҗәсендә. Иремне, директор буларак, машина йөртә, ләкин хатыны берничек тә балаларны бакчадан машинада алып кайтырга тиеш түгел. Асфальт турында хыялланасы да юк. Елның күп вакыты өчен иң уңайлы аяк киеме – резин бутыйлар. Эштән кайтышлый балаларның берсен бакчадан, икенчесен яследән алам. Бер кулда азык-төлек тулы сумка, икенчесендә – кечкенә улым. Олысы, арудан шыңшып, итәгемә ябышып атлый. Әнә шулай елый-елый өйгә кайтабыз. Өйгә җитәрәк, бәләкәе кулымнан шуып төшә, аны тотарлык хәлем дә калмый. Ишек зур амбар йозагына бикләнә, аны ачканда кулларым калтырый башлый. Балаларның үзләрен генә калдырып, көз-кышларын пычрак ерып, караңгыда суга йөгерәм. Иңсәмә көянтә асып ничә чакрымнар үттем икән!.. Өйдә ике бәләкәй бала булганда, никадәр су кирәген чутлап карагыз... Ашарга да пешерәсе, керен дә уасы, башка кирәк-яракка да тотасы. Ике чиләк су алып кайтасың да иң башта нәрсәгә тотасыңны тиз генә хәл итәсең: ашарга пешерергәме, чәй куяргамы, кер юаргамы. Ә балаларның киемен көн саен юарга туры килә. Бүген юмасаң, иртәгә бакчага кидерер кием юк. Кичтән юасың, иртән үтүклисең – һәм көн саен шулай.
Өйне җылытыр өчен көн саен ике зур мичкә ягасы. Шулар аркасында күпме күз яше түктем!.. Безнең утын гел чи була. Минтимер утын белән хезмәткәрләрен тәэмин итеп бетергәч кенә, үзебезгә кайтарта иде.
Ә алар йә көзге яңгыр астында озак ятып чыланып беткән, йә беренче суыклардан чиләнеп калган.
Мунчабыз, яшелчә бакчабыз да бар әле. Хәзер дә шаккатам: ничек барысына да җитештем икән? Минти­мер ялларсыз эшли. Бераз гына буш вакыт тисә, су ташый, мунча яккан көннәрдә су аеруча күп бетә. Ашарга керосинкада пешерәм. Анысы тагын бер җәза. Шул чактагы сакчыллыгыма исем китә. Кәстрүл, табалардагы корымны аз су белән дә ничек юып бетерә алдым икән?
Иремә эштән кайтышына берәр тәмле ризык пеше­рергә тырыша идем. Аңа шалтыратып, бүген нәрсә пешерим, нәрсә ашыйсың килә, дип сорый идем. Кич бөтенесенә өлгерергә кирәк, шуңа бик тиз әзерләргә өйрәндем. Минтимер бөтенесенә сөйли икән: янәсе, аның хатыныннан башка беркем дә кыстыбыйны ярты сәгатьтә пешерә алмый! Чынлыкта, андый тизлектә бөтенесен әзерләп өлгерер өчен миңа тиен урынына бөтерелергә туры килә иде. Бәрәңге пешкән арада камыр җәям, аны кечкенә кисәкләргә бүлгәләп, табада кыздырып алам да, төйгән бәрәңгене кыстырып бөкләп чыгам. Җитешми хәлең юк!
Минтимер Шәймиев сөйли: «Һәркем гомер буе үзе кечкенәдән ашап үскән ризыкка өстенлек бирәдер, мөгаен. Минем иң яраткан ризыгым – кыстыбый. Үзе тәмле, үзе туклыклы. Юка төче камырга кайнар бәрәңге боламыгы йә тары боткасы төрелә дә майлап табынга куела. Әйтеп аңлаталмаслык тәмле була! Минем хатыным искиткеч тәмле пешерә аны! Татарлар әйтмешли, телеңне йотарлык була!»
Сәкинә Шәймиева сөйли: «Бервакыт югары температура белән балаларны бакчада алмадылар, үзләрен генә өйдә калдырдым. Малайлар парикмахерлы уйнарга булганнар. Өйгә кайтсам, бәләкәе танырлык түгел! Абыйсы шундый итеп «кыркыган» – баш ала-тилә итеп туналган! Ярый әле кайчы белән ул-бу китереп чыгармаганнар! Икенче көнне чын парикмахерга барырга, «өйдәге мастер»ның эшен төзәтергә туры килде инде. 
 Көнкүреш кыенлыклары адым саен очрап тора иде. Әмма Минзәләдә яшәгән елларны сагынып искә алам. Яшь идек, көчле идек, тормышыбызны үзебезчә җайга сала белдек. Анда без беренче суыткычыбызны алдык, радиоалгыч күтәреп кайттык. Ул чактагы шатлануларым!.. Минтимер өйдәге эшләремне төрлечә җиңеләй-тергә тырыша иде шулай...»



Минтимер өйләнер алдыннан ук булачак хатынына турысын әйтә: «Сәкинә, мин сиңа алтын таулар вәгъдә итә алмыйм. Үзең беләсең, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, эшем авыл белән бәйләнгән. Без авылда яшәрбез. Әмма шунысын ышандыра алам: гомер буе сине кайгыртачакмын һәм яратачакмын!»
Сигез ел Мөслим һәм Минзәлә районнарында эшләгәннән соң, 1967 елда Минтимер Шәймиевне Казанга партия өлкә комитетына инструктор итеп күчерәләр.

Сәкинә Шәймиева сөйли: «Казанда тусам да, җитеш көнкүрештә яшәмәдек. Җәйләрне авылда туганнарымда үткәрәм, табигать почмагында утырган авыл тормышын яратам. Һәм беркайчан да иркә шәһәр кызы булмадым. Казанга күченү хәбәрен исем китми генә кабул иттем. Бөтен уңайлык­лары булган фатирга кереп утыргач исә үземне оҗмах­ка эләккәндәй хис иттем.
Су ташыйсы юк, көянтә-чиләк­ләр кирәкми. Чи утын белән мич тә ягасы түгел: батареялар болай да кайнар. Кран­нан кайнар һәм салкын су ага. Үз бәхетемә ышана алмый тордым хәтта! Казанга күчкәч, Минтимернең дә балаларга вакыты кала башлады. Районда чакта тәүлек буе эштә тоткарланса, монда ял көннәре дә бар икән. Эшкә дә таңнан ук чыгып чабасы түгел. Ул баштагы мәлләрдә гаҗәпләнеп: «Сәкинә, обкомда кешеләр эшкә тугызга гына килә икән...» – диде».



Ышанычлы тыл һәм җан тынычлыгы. Болар Сәкинә Шакир кызы турында, әлбәттә. Исеме дә гарәпчәдән «җан тынычлыгы, иминлек» дип тәрҗемә ителә. Мөгаен, аңа югарыдан шундый вәкаләт тапшырылгандыр... Минтимер Шәрип улы журналистларга биргән интервьюларында һәрчак: «Минем өчен эш беренче урында булды. Сәкинә барында гаилә өчен борчыласы юк», – дип әйтә килде.
Сәкинә Шәймиева сөйли: «Казаннан ерак түгел, Васильево бистәсе янында безнең дүрт сутыйлап җиребез бар иде. Минтимер бакча эшләрен малайларга бүлеп бирде. Тапшырылган эш сыйфатлы итеп башкарылгач кына уйнарга чыгарга рөхсәт ителә иде. Ул һәрчак, һәр җирдә улларын хезмәткә өйрәтте. Өйдәге сте-
нада башкарыласы эшләрнең графигы эленеп торды. Малайлар аларның үтәлеше өчен үзләре җаваплы.
Кем – идән, кем – савыт-саба, кем кер юа, кем ашарга әзерли... Айрат аеруча әйбәт җыештыра. Ул тотынса, фатир чип-чиста булып кала. Ә Радик ашарга әзерләр-гә маһир. Без көннәр буе эштә булгач, кайтуыбызны көтеп тормыйча, бөтен эшне дә бетереп куялар иде.
7–8 нче класстан башлап өйләнгәнчегә кадәр булыштылар. Әтиләре шулай өйрәтте. Хатыннары нинди бәхетле булачак дип уйлый идем. Ләкин менә бит парадокс: өйдә гел булышмыйлар дигән сүзләрне ишетәм килен-нәрдән. Мин инде шаяртуга күчәм, балачакта эшләп туйганнардыр, дим.
Һәр җәйдә улларыбызны авылга җибәрә идек. Беренче хезмәт хакларын да шунда алдылар: җәй буе комбайнчы ярдәмчесе булып эшләделәр.
Улларыбыз белән һәрчак горурландык. Алар чын кеше булып үстеләр: акыллы, юмарт, эш рәте белә торган, юл куя белгән, мөстәкыйль... Башкаларны аңлыйлар, аларның хәленә керә беләләр. Юлда сумка күтәреп торган әбине күрсәләр, машинага утыртып, өенә кадәр илтеп куялар. Әби-бабалары каберенә чәчәкләр куеп кайталар.
Кече улыбыз Радик армиядә чакта бик борчылдым. Миңа калса, ул иң авыр хезмәтне – диңгез пехотасын сайлады. Әтисе дә эчтән сызды, төннәр буе йоклый алмый ятты. Башка гаскәрләрне сайларга күндерергә тырышты. Радик үз сүзеннән кайтамы соң?! «Әти,
ә анда кем хезмәт итәр?» – диде. 
«Ничек шундый акыллы балалар үстерә алдыгыз?» – дип сорыйлар кайчак. Әллә нинди махсус тәрбия дә булмады кебек, без аларны ярата идек,
алар хилафлыклар эшләмәсен дип тырыша идек... Аллага шөкер, балалар өчен кызарырга туры килмәде. Балачакта әтиләре белән малайлар арасында җитди сөйләшүгә сәбәп булган ике генә очракны хәтерлим.
Минтимер белән эштән кайтып киләбез шулай. Күрше малае очрады. «Абый, сезнең Айрат анда малайлар белән тәмәке тарта», – ди. Олы улыбыз ул вакытта дүртенче класста укый иде. Әтисе улына бер сүз дә әйтмичә гастрономнан папирос сатып алып керде дә Айратны тартырга мәҗбүр итте. Бала тончыга, тыны кысыла, ютәлли, елый. Әтисе өзми дә куймый: «Тарт, тарт...» – дип кабатлый. Иртә белән тагын шул ук хәл.  Һәм атна буе шулай. Нәтиҗәсе күз алдында: ни олысы, ни кечкенәсе ник бер тартып карасын! 
Катлаулы ситуацияләрдә Минтимер, үзе дә сизмәс­тән, әтисе кебек коры була белде. Хәзер алар ул көннәрне елмаеп һәм рәхмәт белән искә алалар.
Андый җәзаларны күреп тору миңа авыр иде. Балалар бик кызганыч, мин икенче бүлмәгә чыгам да елыйм. Ә Минтимер: «Сәкинә, малайларга катырак булмасаң, алардан кемнәр чыгасы билгесез», – ди торган иде. Хәер, ул үзе дә минем белән бергә кайгыра, балаларга ныграк эләкте бугай, дип борчыла иде».
Минтимер Шәймиев сөйли: «Зөбәрҗәт туебызны үткәрдек – бергә яши башлавыбызга 55 ел! Уен эшмени! Миннән еш кына гаилә тормышының озын гомерле булу серен сорыйлар. Гаиләләр ничек яшәргә тиешлекне заманча болай аңлатыр идем: ике якның да хокуклары һәм бурычлары тигез, 50 гә 50. Ирләргә тагын бер киңәш, бәлки, кемгәдер ярап куяр. Мөнәсәбәтләр киеренкеләнә башласа, бирелгәндәй, кулларымны өскә күтәрәм дә хатыныма: «Син хаклы, алдан ук гаебемне таныйм!» – дим. Ничек кенә ярап куя әле! Бәхәс, кабынырга да өлгермичә, шундук сүнә. «Хатын-кыз хаксыз булса да, аңардан гафу үтенергә кирәк», – дип французлар белеп әйткән шул...» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э ник хатыны больниста улде?! Ан,ламадым...

    Хәзер укыйлар