Логотип
Шәхес

Нәзер

2010 елның август санында басылып чыккан язма

«Кыз йолдызлыгы» баласы Туфан абыебыз үзе дә «Сөембикә»нең якын дусты. Хәер, бер «Сөембикә»не генә түгел, ул бөтен татар матбугатын аталарча кайгыртып тора, тиражлары бер генә данәгә дә кими күрмәсен дип, газета-журналларыбызның һәрберсен елдан-елга өенә дә яздырып бара.

Редакциябездә ул еш кунак, кадерле кунак. Юбилей көннәре җиткәндә генә бер-беребезнең хәлен белешми кала алмыйбыз бит инде без. Туфан абый белән кара-каршы утырдык та аның 75 яшьлек гомерен түгел, 50 еллык иҗат сандыгын актарырга булдык. Тик ул язылган пьесалар санын бармак бөгә-бөгә исәпләүдән баш тартты. «Кем санаган инде аны. Куелганнарының да хисабын алып бармыйм. Ничә икәнен шайтан санасын», – диде дә куйды. Нигә инде шайтан? Пьеса, спектакль ише әйберләрнең уен-муен, кәмит икәнлегенә ишарә ясавымы? Алай дисәң, аның язганнары уйландыра, уенны оныттыра торган иҗат бит.

«Мин үзем пьеса язарга утырганда чама белән дүрт чыганактан илһам алам. Беренчесе – ниндидер реаль вакыйга­ның шаһиты булам, яки берәрсеннән сөйләтәм; икенчесе – берәр конкрет тип очратам. Ул йә бик әйбәт, йә бик начар тип булырга мөмкин. Әлмәндәр кебек каһарманнарымның тормышта прототиплары йөреп тора; өченчесе – шәхесләр. Тукай, Җәлил, Туфан турындагы пьесаларым шулай язылды. Сәйдәш турында хыялымда йөргән пьеса һаман язылмаган; дүртенчесе – пьесаның эчтәлеге мине борчып йөргән берәр идеядән килеп чыга. «Илгизәр+Вера», «Дуслар җыелган җирдә» шулай язылды», – дип сөйләп алып китә әңгәмә кармагына капкан Туфан Миңнул­лин. Безгә инде аны шул халәтен­нән чыгармау өчен учакка май сибәргә генә кала. 

Туфан абый, язган әсәрләрегезнең төгәл санын белү кирәк тә түгел. Без бит иң соңгысын беләбез. Дөресрәге, саескан томшыгында хәбәр килеп иреште. Сез күптән түгел генә «Нәзер» дигән пьеса төгәлләдегез. Без аны качып кына укып та өлгердек инде. Пьесаның үзеннән алда әсәрнең сюжетына яткан тормыш хикәясен уку бәхете дә тигән иде. Сюжет бик мавыктыргыч, беркадәр маҗаралы. Тормышта андый хәл булмый да торгандыр кебек. Әмма сез аны, бу чынлыкта булган хәл, дип чат торасыз. Анна­ры, әйтер идем, бу тема Сез әле генә санаган дүрт юнәлешнең берсенә дә керми. Үзегез нәзер дигән нәрсәгә чынлап торып ышанасызмы соң?
– Ышанам. Бу хактагы хәдисне яхшы беләм мин. Ул болай: «Бер кеше Аллаһы Тәгалә әмеренә итагать кылу белән нәзер итсә, шул нәзерен үтәсен, вә бер кеше Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эш белән нәзер итсә, гөнаһ кылмасын».

Әйе, әйе. «Миллият сүзлеге» (А. Тимергалин) дигән китаптан да шул хәдистәгегә охшаш сүзләрне таптым мин. «Адарыну; шартлы вәгъдә, үз өстеңә алган эш. Нәзер әйтү – башкарасы эш алдыннан, әгәр ул эш уңышлы чыкса, кемгә дә булса берәр нәрсә бирергә яки берәр йөкләмә үтәргә (әйтик, фәлән сум садака бирергә, фәкыйрьләргә ризык өләшергә, өч көн ураза тотарга, мәчет төзетергә) күңелеңнән вәгъдә бирү. Нәзер-нияз – һәртөрле нәзер (нияз үтенеп сорау, ялвару)». Сез язган «Нәзер» ни хакына һәм ни бәрабәренә әйтелә? Юк, юк. Җавап бирми торсагыз да ярый. Мин аны пьеса­ның үзеннән эзләп табармын. Сез бу юлы үзегезгә төбәлгән сорауга җавап биреп котыла аласыз. 75 ел яшәү дәверендә үзегезгә дә нәзер әйтергә туры килгәне булдымы? 
– Нәзер әйткәнем юк, вәгъдә бирәм. Аннары вәгъдәмне үтәр өчен әллә никадәр көч түгә торган идем. Хәзер менә, яши-яши, хәйләкәргә әйләндем. «Карарбыз», дип котылырга өйрәндем. Мин үзем өчен корган яшәү принципларыннан тайпылмаганда, ягъни кешегә белә торып начарлык эшләмәгәндә, белә торып кемгәдер күз яше китермәгәндә нәзер әйтмичә дә яшәп була дип уйлыйм. 

Сөйләшү мондый юнәлеш алгач, пьесаны актармый да булмас. 

Хикмәтулла. Дөньяның ни эше юк, Хисми. Сөйләшеп куйыйк. Әгәр берәребез исән-сау кайтса, бер-беребезнең симиясен ташламаска дип әйтешик. Син минекен, мин синекен.
Хисмәтулла. Син башлырак инде, син беләсең.
Хикмәтулла. Әйдә тагын болай сөйләшәбез. Әгәр дә икебез дә исән-сау әйләнеп кайтсак, хатыннарны алышып торабыз. Бөтенләйгә түгел, бер атнага. 
Хисмәтулла. Кит әле-е...
Хикмәтулла. Беләсеңме... минем әнинең әбисе багучы булган. Шул әйткән.  Әгәр дә нәзер әйтсәң, нәзерең үтәмичә торып, гомерең өзелми, дигән. Бәлки, безнең дә гомер өзелмәс. Бәлки, исән-сау авылга кайтырбыз.
Хисмәтулла. Син бер атна минем хатын белән торачаксыңмы?
Хикмәтулла. Заһирә дә бит бер атнага синеке булачак.
Хисмәтулла. Чынлап торып торырга дисеңме?
Хикмәтулла. Алышынгач, чынлап була инде.
Хисмәтулла. Бергә йоклапмы?
Хикмәтулла. Шулай була инде.
Хисмәтулла. Кит әле. Алай була димени.
Хикмәтулла. Нәзер әйтешсәң, була.
Хисмәтулла. Җыен әллә нәрсәләрне син уйлап чыгарасың.
Хикмәтулла. Исән каласы килә, Хисми. Исән каласы килә.
Хисмәтулла. Исән калам дип... (Дәшми генә утырганнан соң.) Әниеңнең әбисе шулай дигәнме? Ишеткәнем бар иде, күпне белгән ул багучы әби. Әйдә, без болай сөйләшеп куйыйк, Хикмәт. Алышып торырга, бергә ятарга, тик тимәскә.
Ярыймы шулай. Маһирәгә ышанып бетмим мин, бер авызы тисә, кире кайтмавы да бар. Сөйләштекме? Тимәскә. Мин дә тимим, син дә тимисең.
Баш өстендә бомба ярылганда, колак янында ядрә сызгырганда кем ни дип адарынмас! Ике солдатның хәле бик тә аңлашыла. Ләкин теге нәзер дигән хикмәти сүзнең кодрәтенә дә ышанасы килә. 
Туфан абый, үзе татар гаиләсе фонды башында торучы кеше, гаилә бөтенлегенә яный торган сюжетлы пьеса язып, салам эскертенә шырпы ыргытмыймы икән? Күңелеңә вәсвәсә кергәндә, нәзерем бар иде, кебек калкан сүзләр артына ышыкланыр өчен урын калдыра түгелме соң ул? Хәер, Аллаһы Тәгалә белән алай шаярырга ярамый ла ул. Ләкин шулай да бит, мең үлемне кичеп, сугыштан Хисмәтулла ялгыз гына кайтып төшкән. Хикмәтулла юк. Аның исәнме-түгелме икәнлегеннән дә авылдашлары да, хатыны Заһирә дә бихәбәр. Фронтташ авылдашының язмышы өчен Хисмәтулла да бик борчыла. Әмма теге – нәзер дигән нәрсә күңелнең кай төшендәдер пыскып яткан өметне сүндерми. 
Хисмәтулла: Минемчә дә ул исән булырга тиеш. Без нәзер әйтештек.
Маһирә: Нинди нәзер?
Хисмәтулла: Шундый инде. Хикмәтулланың әнисенең әбисе әйткән – нәзере үтәлмичә, нәзер әйткән кеше үлми, дигән. Хикмәтулла үзе сөйләде. Шунда тагын сүз бирештек – беребез исән-сау кайтса, икенчебезнең симиясен ташламаска дип сөйләштек.
Маһирә: Менә анысын дөрес эшләгәнсез. Син алай бетерешмә әле, Заһирә. Алла боерса, үлмәбез. (Хисмәтуллага) Нәзерегез шул идеме?
Хисмәтулла: Икебез дә исән кайтсак дип тә әйтешкән идек. Әнә шулай, сугыш беткәнгә  10 ел үткәннән соң нәзер дигән­нәре кабат калкып чыга. Бәлки, исән кайткан солдат Хисмәтулла дусты­ның тол хатынына азмы-күпме ярдәм итеп тору хокукын яклап, хатыны Маһирә алдында ачылуны кирәк тапкандыр. Югыйсә, аның бу гамәлен гайре табигый дип карарга да ярамый. Чөнки төрки халыкларда яу кырында ятып калган агасының хатынына – җиңгәсенә өйләнү кадәресе кече туганының бурычы дәрәҗәсенә үк куелган. «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим) әсәрен искә төшерү генә дә җитә. Анда туганлык, мал мөнәсәбәтләре уртага куела диярсез. 
Әнә шулай, тормыш эзенә тө­шәр­гә азапланганда, немец әсирлеген­нән соң Магадан михнәтләрен кичергән Хикмәтулла – җаны, иманы имән­гән, рәнҗетелгән солдат кайтып төшә. Менә шуннан соң башлана инде ике гаилә арасындагы тәбәл­дерек-бастырыклы мөнәсәбәтләр. Әле кайчан гына Заһирә кызганыч иде. Инде хәзер Хисмәтулла өчен көенергә чират җиткән. Хисмә­тулла тиктомалдан бик нык авырып китә. Сәбәбе билгесез. Табибларга йөргәннәрдер инде. «Багучыга барып карыйк микән әллә?» дигән җөмлә шуннан соң гына әйтелгәндер.

Әсәрдә бу диалоглар юк. Шулар аша элеккеләр – яшь чактагылар ачыла төшә. Көл астында утлы кузлар бар икән ләбаса!

Маһирә: Нинди шәп егет идең, Хикмәтулла.
Хикмәтулла: Шәп булсам да, карамадың бит миңа.
Маһирә: Синнән шәбрәге табылды шул.
Ике ир, ике хатын арасындагы яшьлек серләре дә уртакка әйләнә. Ике гаилә бергәләшеп Хисмәтул­ланы терелтү хафасына төшә. Магаданнан «җайсыз» кешегә әйләнеп кайткан Хикмәтулла нәзер дигән хикмәтне искә төшерүгә «андый әкияткә» кул гына селти. Әмма Хисмәтулла үз чиренең сәбәбен анык белә бугай...
Хисмәтулла: Хикмәтулла белән куллар бирешеп әйттек ул нәзерне. Әгәр дә икебез дә сугыштан исән сау кайтсак, бер атна хатыннарны алышып торабыз дидек.
Маһирә: Ничек алышып?
Хисмәтулла: Шулай. Син Хикмәтулла белән бер атна бергә яшәп торасың, мин Заһирә белән бер атна…

Ә бит Маһирә белән Хисмәтул­ла бик сөешеп, бик тату итеп яшиләр. 5-6 балалары үсеп килә. Теге гаилә­дә менә бала юк. Заһирәнең күңе­лендә дә Хисмәтуллага карата яшьлектән калган нидер бар. Су­гышта әйтелгән нәзер үтәлгән сурәттә, дуадак каз кебек йөргән нәүмиз баласыз хатынның да тормышына ямь керү ихтималы бар бит. Юк, юк. Уртак юрган астына керергә, чама чиген узарга ирләр дә, хатыннар да риза түгел. Татар ирләре ике хатын белән яшәү тәмен җуйган инде, фәкать кешеләр ни әйтер, балалардан яхшы түгел дигән өркү генә калган. Әмма ирен үлеп яратучы Маһирә нәзер хәтле нәзер белән шаяруны өнәми. «Менә шул, берәр нәрсә эшлим, дип нәзер әйтсәң, шуны үтәмәсәң, нәзер тота ул. Минекен нәзере тота. Синекенең дә бозылуы шуннандыр», – дип чат тора. 
Хисмәтулла: Ятам шулай әҗәл килгәнне көтеп. Нәзер чын-чынлап уйландыра башлады. Ышана башладым. Әйе, Әҗәл якаңнан тотса, әллә ниләргә ышанырсың. Маһирә, мескенкәем, нишләргә белми. Яшәтәсе килә.

Туфан абый шундый ул. Хәл иткеч адым ясарга кирәк булдымы, бу гамәлне башкаруны үз әнисе Халисә апа кебек йөрәкле, булдыклы, тәвәккәл хатын-кызларга тапшыра. Чөнки ир-ат күп вакыт дөрес чишелешне таба белми йөди ул. Маһирә дә авызыннан ризык өзелгән җаныкаен ничек тә терелтү әмәлен тапмагач, икенче парны үзләренә чакырып, мәҗбүриләп «алдым-бирдем» йоласын үтәтә. Судка йөрерлек булмаслык итеп үтәтә. Әмма берәүгә дә серне чишмәскә килешәләр. 
Белгәндер инде авыл халкы, белгәндер. Кайсы хатынның кайсы капканы ачып чыкканын ничек инде белмәсеннәр! Шул арада ике түбә астында ике төрле тормыш дәвам итә. Заһирә ризыкның төрлесен пешеренә-пешеренә яңа ирен карый. Бала күрмәгән хатын бер атналык ирен бишек җыры җырлап йоклата. Әмма шул ук вакытта Ходай Тәгаләгә ялварырга да онытмый. «...И, Ходаем, барысы да синең иркеңдә. Мәрхәмәтеңнән ташлама». Нәзер нәкъ әйткәнчә үтәлә.
Икенче йорттагылар да уртак тел табарга тырышып карый. Тик Хикмәтулла онытылган нәзернең дә бер килеп тотасына ышанмый бугай. Теге өйдә инде тернәкләнергә бара торган Хисмәтулла Заһирәгә: «Йозак белән бикләп куярлык бизәкле сандык кебек идең, чибәр идең» кебек матур сүзләр табып, хатынның күңеленә ачкыч яратыга тырышканда Хикмәтулла телендә Маһирәгә бер генә сүз табыла: «Скотина». Маһирә ипле хатын. Хикмәтулланың бу сүзенең чын сүз түгелен аңлый, үзгә сәбәп бар икәнлеген чамалый. «Татарча әйтсәң, ни була. «Хайван» дигәне дә матур сүз бит», – дип явызны игә китермәкче. Ул да Хикмәтул­лага җырлар җырлап карый һәм... бу өйдәге серле сандык та келтерәп ачылып китә. 
Хикмәтулла: Уенга борма, дидем. Ярата идем мин сине, Маһирә. Үлеп ярата идем. Әйтеп карадым, аңламадың. Хисмәтулладан бүтән берәүне дә күрми, ишетми идең. Ярата идем. Юлыгызга аркылы төшәргә дә уйлаган идем, Хисмәтулла да дустым иде шул. Мин бит сез уйлаганча ук әшәке кеше түгел. 

Мин сине яратуым турында беркайчан да Хисмәтуллага әйтмәдем, Маһирә. Сугышта чолганышта калып, үлем көткәндә әйтмәкче идем дә, исән калсак, уңайсыз булыр дип, әйтмәдем. Нәзерне мин уйлап таптым аны, Маһирә. Ишеткәнем бар иде. Бер атна гына булса да, синең белән торып каласым килде. Юк, боларны мин үзеңә генә сөйләргә тиеш идем. Бары тик үзеңә генә. Рәхмәт. Мин бик күпне күрдем, Маһирә. Йөз тапкыр үлем белән очраштым. Мине син саклап калдың. Кайтып, сине күрәм, дип яшәдем мин.

«Нәзер!» – дип ышандырган иде Туфан абый. Тик барыбер тормыш орбитасының тылсымлы көченә – мәхәббәткә кайтып төште. Инде кабат аның үзен каршыга утыртып, пьесада әйтелми калган сүзләрен әйттерик.
– Әйтелмәгән дип, аңлашылып тора бит инде ул. Ходай Тәгаләгә адарынып әйтелгән гамәлнең әй­бәт ягын күрегез сез. Яшьлегендә берәү – берәүне, берәү икенчене яраткан була. Үкенечләр дә кала торгандыр. Монда акыллы хатыннар, акыллы ирләр бер-берсен аңлый, кичерә белгәнгә күрә ятим балалар буталып йөрми. Баласыз хатын бала шатлыгы күрә. Әйе, әйе Заһирәнең Хисмәтулладан улы да, кызы да туа. Хикмәтулланың авылдан чыгып югалуы – мин үзем уйлап тапкан финал. Сез финалны үзегез уйлаганча кора аласыз. Тормышта мин бер-берсен яшерен яратып йөргән, әмма кавыша алмаган парларны беләм. Берәүне өзелеп сөйгән хатынга мин: «Егәреңдә чагыңда бер бала алып кайт», – дип киңәш биргән идем. Ул мине кара яндырып сүгеп ташлады: «И-и, Туфан, син Мәскәүләрдә йөреп тәмам бозылып беткәнсең икән. Мине нинди эшкә котыртасың», – диде. Хәзер дә күрәм мин ул хатынны. Мескенкәем: «Никләргә генә синең сүзне тыңламадым икән?» – дип өзгәләнә. Ләкин эш узган инде. Картлыгында ялгыз ул. 

Без әле Туфан абый белән Маһирәнең фидакарьлеге хакында сүз көрәштереп алдык. Янәмәсе, хатын-кыз үзе юллап йөреп, үз йортына ят хатын алып кайтмый. Бу очракта да аның фикере катгый: «Ярата бит ул».

Менә гомеремдә беренче мәртәбә әле сәхнәгә куелмаган спектакльгә карата фикерләремне яздым. Ләкин карагач язар идем әле дигән ышанычым юк иде шул. Чөнки бу пьесасын Туфан Миңнуллин Оренбург театрына адарынып куйды. Ә алар Казанга кайчан килеп җитә әле... Мин исә үтәлмәгән нәзерләрем өчен дип, кошларга җим сибә торыйм.

«Сөембикә», № 8, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар