Логотип
Шәхес

Ничек тиз узасың син гомер... (Асия Хәйруллина истәлекләре)

Гомер кире кайтмый. Истәлекләр генә үткән гомерне искә төшерә...
1950 ел. Артистка дигән исемгә ия булып Г. Камал исемендәге академия театры ишекләрен ачып кергән елым.
Рольләрнең зурлары да, кечкенәләре дә шактый булган икән. “Рәйхан” спектаклендә ролем юк дисәң дә була, сүзсез генә сәхнәгә чыгабыз да, Асия Галиева белән җыр тыңлыйбыз, үзебез “Рәйхан” көенә кушылып җырлыйбыз. Халык ярата — без шуңа бик шат!


“Ак калфак”та (М. Фәйзи әсәре) малай ролен бирделәр. Малаем моңлы күзләре белән нәрсәдәндер курыккандай як-ягына каранып тора. Бер гаебе булмаса да куркып яшәвен сүзсез аңлатырга кирәк. Ә “Кызыл йолдыз”да шук малай — Вәлине уйнадым. Укытучы булып эшләгән елларымда күзәткән малайлар — усалы да, киресе, тәр-типсезе дә, юашы да миңа рольләрем өчен үзенчәлекле мәктәп булган икән. М. Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә Садрины — Галиябануның энесен уйнадым. Аны су буена апасына күз-колак булырга дип җибәрәләр, олылар малайны куып кайтарырга телиләр, малай карыша, китми, бер-ике тапкыр аңа сугып та җибәрәләр... Залда дүрт-биш яшьлек кызым Җәмилә әтисе белән спектакль карап утыра икән. Берзаман кычкырып елап җибәрде: “Маму бьют!” Аның тавышын ишетүгә, тизрәк сәхнәдән чыгып сыздым. “Театр” журналы бу ролем хакында: “Хәйруллина кечкенә генә рольдә дә истә калырлык сәхнә поэмасы тудырган”, — дип язып та чыкты. Садриның уенын карап утырган тамашачылар мине чынлап та малай кеше дип белгәннәр.

Н. Исәнбәтнең “Зифа” спектакле минем өчен бик кадерле булды. Зифа ролендә Галия апа Булатова уйнады. Ул бик ягымлы, миңа үз баласына карагандай яратып карый. Мин әти-әнисенен аерылышуын бик авыр кичерүче уллары — Иделне уйныйм. Әнисе пешергән пәрәмәч, ишек аркылы гына бирелсә дә, аңа бик кадерле.

Ул елларда артистлар театр институтларында уку бәхетенә ирешмәсәләр дә Станиславский ысулларын яхшы аңлап уйныйлар иде. Чөнки бу ысул сәләтле артистлар уенына корылган. Сәхнәдә артист түгел, ә, бәлки, чын тормыштагы кешеләр яши кебек. Бөтен йөрәкләре аша вакыйгаларны кичереп, кыланмыйча шунда яшиләрдер сыман. Бәлки шуңадыр тамашачылар: “Элекке артистлар юк инде!” — дип, Хәлил Әбҗәлилов, Мәрьям Сульва, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Галия Булатова, Ибраһим Гафуров, Галия Нигъмәтуллиналарны сагыналар.

“Кадерле минутлар” (Г. Насрый әсәре) спектаклендә Рөстәм исемле көйсез, үзе елак, үзе бәйләнчек малай ролен башкардым. Театрда бөтен малайлар роле — минеке, чөнки мин ябык, кечкенә...

1953 елда врач, яшь драматург Шәриф Хөсәеновның беренче әсәре “Профессор кияве” куелды. Спектакльдә Рауза Уральская, Рифкать Бикчәнтәев кебек сәләтле артистлар уйнады. Буем кечкенә булганга күрә, “кәтүк Зәйнәп” дип атап, миңа да Шәриф матур роль язды. Зәйнәп үзе шат, үзе бөтен җиргә өлгерә, шаян, шук кыз. Рифкать Бикчәнтәев иҗат иткән Абдул Абдулл и некий белән кәтүк Зәйнәп пар килгәннәр иде. Спектакль зур уңыш казанды.

Илленче еллар азагында Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” һәм “Рәхим итегез” әсәрләре сәхнәгә менде. Мин Нурсанә һәм Гүзәл образларын иҗат иттем. Үзем тудырган ул образлар йөрәктә мәңгегә калды.

1957 елгы татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына Н. Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Таҗи Гыйззәтнең “Шомлы көннәр”, Нәкый Исәнбәтнең “Зифа”, Шекспирның “Король Лир”ы Мәскәүгә барырга тиеш иде. Мин “Зифа” спектаклендә генә катнашам, анда да сүзсез малай чыга. Шулай да күңел күтәренке, шат.

Декадага барабыз дип торганда сары белән авырып „ киттем. Артистлар Мәскәүгә китте, мине хастаханәгә яткыр- О дылар. Ирем Халит кызыбыз Җәмиләне алып Мәскәүгә китте. Бер атнадан терелеп мин дә Мәскәүгә юл тоттым — театр җитәкчеләре мине тизрәк аякка бастыруны үтенеп хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр булса кирәк. “Зифа”да үз ролемне уйнарга барыбер өлгердем бит!

Декададан соң Ташкентка гастрольгә киттек.

Ят кала, ят кешеләр. Куркыта да, күңелне ымсындыра да. Атаклы Ташкент базарында нинди генә җиләк-җимеш, ят ризыклар юк, табагы-табагы белән өелеп тора. Ирләр бер читтәрәк чәй эчеп утыра, ә хатын-кыз ашарга пешерә, бигрәк тә — пылау...

Базарда йөреп, бик эсселәгәч, ашханәгә кермәкче булдык. Салкын аш ашыйсы килә, окрошка сорадык. Китерделәр. Шунда бер артисткабыз ачуланып: “Әфициян, почему окрошка холодный”, — дип, ашханәдә ашап утыручыларны көлдерде. Авыл кызы мондый ризык күрмәгән икән.

Ташкентта Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”енә репетицияләр башланды. Режиссер Ширияздан Сарым-саков куячак бу әсәрне укыгач, мин бик дулкынландым. Бөкре кыз Рокыя роле бик ошады миңа. Аның дорфалыгы, рәнҗешле булуы сеңелемне хәтергә төшерде. Сеңелем Әминә сукыр иде, һәр сүзгә ачуы килә, дорфа, тупас сөйләшә... Рокыя да шундый... Малайларны гына уйнап йөрисе килми, зуррак рольдә үземне сынап карыйсым килә. Рольләр бүленеп беткәч, үземнең исемемне ул исемлектә күрмәгәч, Ширияздан абыйга килдем.

Рокыя ролен сорап карасам да ул кырыс кына: “Мин сине ул рольдә күрмим”, — диде. Бу рольгә Асия Мәсаутова белән Вера Минкинаны билгеләделәр. Бөкре кешенең кечкенә булуын режиссер күз алдына китермәде, күрәсең. Мин үз уемнан чигенмәдем, пьеса укылганда да, репетицияләр вакытында да гел шул тирәдә булырга тырыштым. Режиссерның артистлардан ни таләп итүен, нәрсә теләгәнен аңлау өчен бер генә репетицияне дә калдырмыйм.

Казанга кайткач та сәхнәдән күз алмадым. Һәр мизансценаны хәтеремдә калдырырга тырышам, шулай да Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә апага барып, өстәмә консультация

алырга булдым. Ул бездән ерак түгел генә бер йортта тора. Заһидә апа бик ягымлы хатын иде, мине бик әйбәт каршы алды. Рокыяны кемнәр, ничек уйнаганнарын бик тәфсилләп сөйләп тә бирде. Рокыяның ха-ха... килеп көлүләрен хәтта уйнап та күрсәтте, каһкаһә белән көләргә тиешлеген аңлатты. Минем белән репетицияләр үткәрде, үзе минем партнерым булып уйнап торды. Бу рольнең асылына чынлап төшенеп театрга кайттым, инде репетицияләрне тәнкыйть күзлеге белән карый башладым. Үземчә эшләргә булдым. Артистлар таралышкач, урындыкларны артистлар итеп тезеп куям да, алар белән сөйләшкән булам, ролемә шулай керәм, күнегәм. Менә тамаша! Шулай итә-итә бер-ике ай узып киткәндер. “Минем уенымны карап карасагыз ие...” — дип, режиссерга мөрәҗәгать итсәм дә ул карарга уйламады.

Грим бүлмәсенә кереп утырам да үземә грим салам, Эзләнәм. Рокыяның борыны туры булырга тиеш дип уйлыйм. Күлмәкләрен дә табарга кирәк. Ул бай кызы бит, начар киенмәс. Костюмнар цехында әтиемнең энесе Закир абый китергән борынгы байлар күлмәкләре бар иде. Шулардан сайлап алдым. Киемем дә, гримым да әзер! Шуларны Сарымсаковка күрсәтәсем килә, ә аның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк. Берни эшләп булмый. Йөрим этләшеп. Әллә нинди ышаныч йөртә, Ходайның рәхмәте.

Спектакльне комиссия кабул итәр көн дә җитте. Спектакльне карадылар. Әсәрнең социаль ягын ача торган героиня — Рокыя образы юк дип аны кабул итмәгәннәр. Рокыяны артистлар ача алмаганнар.

— Хәйруллина, төш әле сәхнәгә! — дип мине Сарымсаков чакыра. Төштем. — Син уйнарга әзерме? — дип сорый бу. — Бар, грим салып төш. Бер тапкыр репетиция ясап карамаган килеш сәхнәгә чыгу шатлыгымнан дулкынлануымны, шул ук вакытта булдыра алырмынмы, дип борчылуымны әйтеп аңлатып булмый. Шаһсәнәм Әсфәндиярова белән уйныйбыз. Халык кул чаба. Йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә, инде җанымны ышаныч-сөенеч биләп ала. Бөкре Рокыя — Дилбәрне — соклангыч Әсфәндиярованы җиңсен, алдында тезләндерсен әле!


* * *
Театрдан мин 1972 елда киттем. Китми идем, ләкин шул чактагы театр директоры җае чыккан саен хәтеремне калдырырга тырышты. Күпме- уйнасам да, ничек кенә тырышсам да эш хакын күтәрмәде, премияләр биргәндә дә кимсетә иде. Түзмәгәч, гариза яздым. Ул шатланып гаризага кул куярга хәзерләнгәндә: “Исем алмыйча, театрдан китмим!” — дидем дә гаризамны кире алдым.

Исемнәр дә булды. Әмма театрдан аерылу искиткеч авыр эш ул. Театр яныннан узган саен елый идем. Ике елга кадәр шулай булды, ләкин түздем, авырмадым. Ә хәзер менә, юкка җылаганмын, дип уйлыйм, картаеп, карчыкларны уйнап йөрү сәнгать түгел ул, кылану гына. Картларга карыйсың да, нигә йөри инде бу селкенеп, сәхнәдә кеше көлдереп дип уйлыйсың. Карчыкларны яшьләр уйнаса гына ул сәнгать, карт уйнаса бу натурализмга тарта, кылану була. Тамашачы мине яшь көе истә калдырган, кая гына барсам да, “Сез бит артистка Асия Хәйруллина”, — дип эндәшәләр, исәнләшәләр. Бу — шатлык!

Театрда көнләшү бик көчле. Мин моны Тукай бүләге алгач нык сиздем. Хәтта бергә сәхнәдә уйнаган партнершам да мине күрмәскә, сәхнәгә җитәкләшеп чыкмаска тырышып кыланды. Театр минем өчен изге урын иде. Яраклаша белмәдем, теләмәдем дә... Яраклашу берни булдыра алмаганнарга гына хас кәсеп дип уйлыйм. Сине мактап язган кешенең кинәт борылып, икейөзлелеген күрсәтүе бигрәк тә авыр тәэсир калдыра икән. Мин шул чактагы директорыбызны күздә тотам.

Театрда мин егерме ике ел эшләдем. Атаклы, талантлы, сәхнәне изге урын дип белә торган артистлар белән эшләгән чакларым әйтеп бетергесез шатлык булып күңел түремдә калды. Хәлил әкә Әбҗәлилов үзе бер тарих иде бит. Гөлсем Камская иҗаты — шаккатырлык могҗиза, нинди генә роль уйнаса да исеңне китәреп шунда яши. Чын мәгънәсендә олы талант дип атарлык артистлар күп иде театрда, мин шулардан үрнәк алдым.

Җитезлеге, темпераменты белән сокландыра торган Ибраһим абый Гафуровны ничек онытасың?! Габдулла Шамуковның сөйләмен ничек хәтерендә сакламыйсың?!

Театр сәхнәдә уйнау гына түгел. Тел, дикция, тавыш яңгырашы аерым урын тота. Бу өлкәдә дәреслекләр аз булуын истә тотып мин “Тел күрке — сүз”, “Дөрес сөйләргә өйрәнегез” дигән китаплар яздым. Шул китаплар аша телнең асыл сыйфатларын өйрәнгән укучыларым хәзер үзләре театр училищесында укыталар. Театр училищесында укыту миңа яшәргә күпме дәрт, көч бирде.

Яшәр өчен, театрда үзенчәлекле рольләр иҗат итәр өчен дә никадәр үҗәтлек, тырышлык, булдыклылык кирәк булган. Һаман да Рокыя ролен даулап йөргән чакларым күз алдымда. Режиссерның мине күрмәве, күрергә теләмәве, мине шул рольгә яраклы итеп тоя алмавы кайчакларда рәнҗетә дә. Әйткәнемчә, бу рольне үзлегемнән, зур көч куеп, качып-посып, киреләнеп, мине күрергә теләмәүләренә үч итеп әзерләдем. Каһкаһәле көлә торган дорфа, тупас бөкре кызның эчендә җаны бар! Гөл нар (Рауза Әхмерова) егетен сугышка озата, елый, чарасызлыктан сыгылып төшә, шулчак аны бөкре кыз иң матур сүзләр табып юата.

Кешелекле булуын, бәхетсезләрне кызгануын, кеше кайгысына битараф булмавын тамашачы да күрә.

Тамашачы нәкъ менә шул рольне яратты, алкышларга күмде, тамаша залында спектакльне карап утырган кабул итү комиссиясе дә моны ачык анлады. Режиссерның да мине уйнатмый чарасы калмады. Мин — җиңдем! Рокыяны уйнаганда мин биш айлык корсаклы идем. Мине төртеп тә егалар, ачу белән этәләр дә, ул

беркем белән дә хисаплашмый. Премьералар уйналып бетүгә, мин яңадан сары белән авырый башладым, хастаханәгә кердем, шунда җиде айлык кызымны — Наиләмне таптым. Әз-мәз терелеп чыгуга, баламны күтәреп Мәскәүгә гастрольләргә китеп бардым. Без Мәскәүдә чакта театр җитәкчелеге исеменә Мәдәният министрлыгыннан телеграмма килде. “Җилкәнсезләр” өчен спектакльнең режиссеры Ширияздан Сарымсаков, рәссам Әнәс Тумашев, артистлардан Хәлил Әбҗәлилов (Мисбах), Фатыйх Колбарисов (Батырхан) һәм мин — Рокыя роле өчен Асия Хәйруллина Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булганбыз. Телеграмманы миңа ирем — Халит Кумысников тапшырды. Хатын-кызлардан шундый зур бүләккә лаек булган кеше мин булдым. Режиссерга:

— Ширияздан абый, мине Рокыя образына чы-гармасагыз, бәлки, спектакль булмас та иде, театр Г. Тукай бүләген алмаган булыр иде. Минем аркада сез дә исемле булдыгыз! — диясем һәм Рокыя кебек шаркылдап, каһкаһәле итеп көләсем килде.






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар