Логотип
Шәхес

​Хөрмәтле Габдулла ядкаре

Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары һәм бозау тиреләренә, папирус кәгазьләренә язылган китаплар турында без мәктәп елларындагы тарих дәресләреннән беләбез.

Гасырларны гасыр алыштырган, дөньяда бер-бер артлы дәүләтләр һәм һәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. Һәр дәүләтнең исә үз елъязмачылары булган. Шулай итеп, заманалар узгач, дөнья дәүләтләренең, халыкларының тарихы язылган. Ә бит, чынында, һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята!

Узган ел Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Рөстәм Һашим улы Максудов миңа әтисенең архивын бүләк иткән иде. Һашим — Әхмәдһади Максудиның улы. Ә Әхмәдһади (Һади) Максуди исә XX йөз башында татар милләтенең «иң-иң»нәренең беренче унлыгына кергән шәхес. Тик бу юлы сүзебез аның турында булмас, хөрмәтле исемен дә бер китапка нисбәтле телгә алып узарбыз. Җөмләдән: һади Максуди «контрреволюцион оешма оештырып, советларга каршы эш алып бару»да гаепләнеп, 1933 елда кулга алынганнан соң (ул 1936 елга кадәр Кировта сөргендә була, 1937—1938 елларда кабат кулга алынып төрмәдә утыра), гаиләсе — хатыны Зәйнәп, кызлары Фатыйма-Галия, Шәфыйка, Бәһрамия аның искиткеч бай китапханәсен ничек кенә булса да саклап калу ниятеннән бик күп китап­ларын Ташкент, Оренбург муллаларына, Уфа диния нәзарәтенә җибәргәннәр, танышларына куеп торганнар, Шәфыйка Ростов-на-Дону шәһәренә, улы Һашим исә Мәскәүгә (алар шунда яшәгәннәр) алып киткәннәр.

Мәскәүдән сөйрәп диярлек алып кайткан иләмсез зур һәм авыр сумкамны бүлмә идәненә бушаткан мәлдән мин Һади Максуди һәм аның замандашлары яшәгән чорга килеп кергәнемне сизми дә калдым, XX гасыр башына кайттым...

Менә Һади Максудиның гасыр башында чыккан дәреслекләре, аңа бүләк ителгән китаплар, фотосурәтләр, төрле эш кәгазьләре, 1819 елда басылган «Чынгызнамә», 1833 елда университет нәшриятында чыккан татар теле сүзлеге, 1893 елда мөфти М. Солтановның хаҗ сәфәреннән кайткач, Дибирдеевларга бүләк иткәнлеге язылган искиткеч матур басылган Коръән һ. б. Шулар арасында куе зәңгәр тышка төпләнгән 463 битле калын китап. 

Бу — Тукайның үлеменә бер ел тулуга нисбәтле нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» (Г. Тукайның Җамал Вәлиди тарафыннан беренче мәртәбә язылган тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында бер  сәхифә). Нәшире — «Мәгариф» китапханәсе, Казан, «Мәгариф» матбагасы, 1914 ел.

Китапның беренче битендә «матбугат галәменә беренче тапкыр чыккан рәсеме» дип, яшь, матур, таза  егетнең — Габдулла Тукайның түбәтәй киеп, галстук тагып төшкән сурәте, икенче битендә — «Исемдә» шигыренең кулъязмасы  бирелгән. Китап  ике  бүлектән — тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакындагы сәхифәләрдән, тәрҗемәи хәле исә өч — «Сабыйлык чоры», «Тукаев Уральскида», «Тукаев Казанда» дигән бүлекләрдән тора. Җ. Вәлиди үзенең кереш сүзендә шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен язганда аның дусты, артист Габдулла Кариевның «Мәктәп» журналында чыккан хатирәләреннән, Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның үзенә язган хатларыннан файдаланганын әйткән. «Тәрҗемәи хәле» бүлегендә алты фото бирелгән. Болар (фотолар барысы да кыш көне алынган): «Габдул­ла әфәнде Тукаевның туган авылы Кушла­выч­ның гомуми күренеше», «Яңа Кырлай авылында Габдулла әфәнде Тукаевның җиде яшеннән остабикәгә килеп укып йөргән йорт» (такта түбәле, биш тәрәзәле, уртада болдырлы, ике ишекле), «Яңа Кырлайда Габдулла әфәнде Тукаевның сабак укыган мәктәбе белән остазы Фәтхерахман хәзрәт мәчете» (такта түбәле, буйга дүрт тәрәзәле йорт һәм бер манаралы, буй якта җиде тәрәзәле мәчет)  һ. б. Фотолардагы йортларга, авыл мәктәбенә һәм авыл уртасында калку урында балкып утырган мәчетенә карап Казан артында таза хәлле һәм белемгә омтылган халык яшәгәнлеген әйтергә була.

Китапның «Икенче кисем» дигән бүлегенә шагыйрьнең вакытлы матбугатта чыккан һәм китапларында басылган шигырьләре кертелгән һәм алар биш өлешкә бүленеп бирелгән. Шигырьләр «җитди шигырьләр» һәм «Балалар кисеме»ннән тора. «Җитди шигырьләр» бүлеге «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыре белән ачылган, «Балалар кисеме» бүлеге исә бисмилла белән башланган, анда «Ана догасы», «Туган тел», «Мияубикә», «Су анасы», «Безнең гаилә», «Сак белән Сок бәете», «Карлыгач» һ. б. шигырьләре кертелгән һәм аларга рәсемнәр бирелгән. «Икенче кисем»гә Г. Тукайның кереш сүзе белән китапларында чыккан «Исемдә калганнар», «Халык моңнары», «Халык әдәбияты», «Милли моңнар»ы кергән.

«Тукаев турында матбугат» дигән бүлектә: «Тукаев татар тарихында мәңге онытылмаслык исем!», «Ул халкымызның, гасырымызның рухын тәхсим итәчәк үлмәслек вә парлак шигырьләре белән әдәбият тарихыбызга керде», «Телемезнең кадере күтәрелгән саен Тукаев күтәрелә барачак, милли аңымыз, милли хисемез арткан саен Тукаев аңлана барачактыр» дигән юллар бар.

Китапның соңгы битен ябам. Әхмәтһади Максуди кулында булган, аның җәмәгате Зәйнәп, балалары укыган һәм чоланнарда, чардакларда, сарайларда яшерелеп сакланып, Октябрь революциясен, 20 нче еллардан башлап Советлар тарафыннан алып барылган сыйнфый чистартулар (Һ. Максудиның кияве Кадыйр Ходжаев «чаяновчылыкта» гаепләнеп хөкем ителгән һәм лагерьда үлгән), дәһшәтле шәхес культы чорларын узып бүгенгегә — бөек шагыйребезнең 120 еллыгына килеп җитә алган, алар өчен дә, безнең өчен дә кыйммәтле һәм кадерле «Габдулла әфәнде Тукаев мәҗмугаи әсәре» минем өстәлемдә ята.

Ниһаять, тарихи чылбыр тоташты: 
Г. Тукай белән Һ. Максуди арасында, ачы телле, «туры» Тукайның әледән-әле Һади һәм Садри Максудиларга, аларның «Йолдыз» газетасына карата матбугатта төртмәле шигырьләрен чыгаргалап торуына да карамастан, дустанә мөнәсәбәт булган. (Тукай «Болгар» номерларында яшәгән, «Йол­дыз» газетасының редакциясе дә шунда булган. Тукайның әлеге газетада утызлап шигыре басылган. Кызы Бәһрамиянең әйтүенчә, Һ. Максуди еш кына Г. Тукай яшәгән бүлмә өчен айлык хакын түләгән.)

Бер гасырга якын вакыт узгач, ничәмә-ничә куллар аша, авыр, куркыныч елларны уздырып, XXI гасыр башында кулыма килеп кергән шушы кадерле китап миңа никадәр яңа мәгълүмат бирде, инде белгәннәрем кадәресен яңадан аңымда уятты һәм яңача уйландырып, үзләренә яңа күзлектән каратты. Шуңа күрә Кеше, Милләт язмышларыннан гыйбарәт булган тарихыбызның бер кадерле кисәген — «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» китабы биргән мәгълүмат һәм тудырган хиссиятне мин  «Сөембикә»  укучылары белән уртаклашырга булдым. «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» китабы тарихы Кеше, Милләт язмышларыннан да торган тарихыбызның бер өлеше ул.

«Сөембикә» журналы, 2006, №4.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар