Логотип
Шәхес

​Кайсы атта сиңа кайтып була?

Кереш сүзе

Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова – үзебезнең кеше, унбер ел буе (1988–1999) журналыбызны җитәкләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе рәисе, Татарстан Президенты каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзасы вазифаларын башкарды.

Бөтен дөньяга сибелгән халкыбыз яздырып алдыра, яратып укый торган «Азат хатын» ул баш мөхәррир булган чакта затлы, зәвыклы, хатын-кызлар мәнфә­гатьләрен кайгыртучы, милли гореф-гадәтләрне барлаучы һәм саклаучы басма – «Сөембикә»гә әйләнде. Халкыбызның фаҗигале тарихына, гыйбрәтле язмышына тирәнрәк үтеп керү каләм иясен зур сәясәт дөньясына алып чыкты. 1999–2004 елларда ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ә аннан соң Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы әгъзасы булды. Илдә рухи һәм әхлакый гореф-гадәтләрне, бердәмлек һәм гражданлык килешүләрен яңартуга, үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Иҗтимагый танылу» Алтын Мактау билгесе белән бүләкләнде. Роза Туфитуллова соңгы елларда халкыбызның сөекле шагыйре, якташы Хәсән Туфан хакында документаль, әдәби-нәфис әсәр язу белән мәшгуль. Алай гына да түгел...

«Хәсән абый үткән гасыр башында – 1900 елның 9 декабрендә дөньяга килгән. Күктә йөз елга бер генә күренеп китә торган Койрыклы йолдызны күзәтү бәхете насыйп булган аңа, – дип сөйли автор. – Бу хәл сабый хәтерендә, аңында мәңге онытылмаслык булып уелып кала. Шуңамы, шигъриятендә күк, йолдыз-кометалар гаҗәеп зур урын били. «Мин бу кырлар, сулар, җилләрдәге Атомнарның иске туганы: Материя мин, җаным, аның бары сөйли, Җырлый, сагына торганы...» яки: «Галәмне күзәтәм Кармәттә. Алтмыш биш елдан соң эндәшәм Җидегәнгә, Көянтә йолдызга», «Мин шагыйрь булмас та идем...» дигән юллары шуны раслый. Халык телендә Койрыклы йолдыз дип йөртелгән Галлей кометасының яңадан күренүен кабат күрергә хыялланып яшәсә дә, бу теләге тормышка ашмады. Шагыйрь 1981 елда вафат булды, күктәге Койрыклы йолдызның күренүен без – җирдәгеләр тик 1986 елда гына күзәтә алдык. Ә тормыш дәвам итә, астрофизиклар моңарчы билгесез яңа йолдызлар ача. Федераль университетның астрология һәм космик геодезия кафедрасы җитәк­чесе, академик, дөньяга танылган галим Наил Абдулла улы Сәхибул­линның шәкертләре белән ике яңа йолдыз ачканын, берсенә «Сөем­бикә», икенчесенә «Казанның меңъеллыгы» исемнәре бирелүен белә идем. Шулай ук яңарак ачылган бер йолдызның шагыйрь Иосиф Брод­ский исеме белән аталуы хакында да мәгълүматым бар иде. Ә нигә җанына җирне генә түгел, космос, галәм киңлекләрен сыйдырган, уналты ел гомерен нахакка гаепләнеп сөргендә уздырган, иҗаты Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бәяләнгән татар шагыйренең исемен күктә мәңгеләштермәскә?! Шундый уйлар белән атаклы академик янына киттек. Бәхеткә, Наил әфәнде гаҗәеп киң мәгълүматлы булу өстенә, үзе дә шигырьләр яза торган шигъри җанлы милләттәшебез булып чыкты һәм безнең изге теләгебезне аңлады. Зур рәхмәт аңа. Яңа ачылган планеталар язмышын Россия Фәннәр Академиясенең Санкт-Петербургтагы Халыкара Астрономия Берлеге хәл итә, ә Кояш системасындагы кече планеталар каталогын Гарвард университетындагы махсус үзәк төзи икән. Яңа ачылган йолдызга Хәсән Туфан исеме бирелү рәсми хәл ителде: эзе җирдә генә түгел, галәмдә дә сакланыр. Бу аңа хәләл.

Ә документаль әсәр яза башлавымның сәбәпләре... Иң мөһиме – җаным-күңелем белән шагыйрь иҗатына мөкиббән булуымнандыр. Шагыйрьнең кызы Гөлгенә, дуслары Гадел Кутуйның улы Рөстәм Кутуй, Галимҗан Нигъмәти кызы Йолдыз Нигъмәтуллина белән очрашулар, архивларда казынулар эзсез кала алмый иде. Язмышы гаять дәрәҗәдә фаҗигале шагыйрьне башта халык дошманы иттеләр, аннан әүлия ясарга тотындылар. Ә ул кеше. Язмыш борылмаларын мәхәббәтләре, ул сөйгән, аны яраткан хатын-кыз язмышлары аша сурәтләргә омтылып кулга каләм алдым».

Укучылар игътибарына «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән яңа әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез.


Роза КАМАЛЕТДИНОВА


Шул китүдән Хисбулла (Хәсән Туфан) Иске Кармәткә 56 елдан соң гына әйләнеп кайтачак.

Хисбулла утырган җигүле ат ашыкмый гына авыл капкасыннан чыгып, Чистай юлына борылды. әнә капка янында басып калган әнисе Гөлзизәнең дә ак яулыгы гына шәйләнә инде.
– Исән бул, әни! Хуш, Кармәт! җир йөзенең иң газиз почмагы синдер! Озакламам, кайтырмын мин сиңа. Хәсәнҗан мулла кебек гыйлем иясе булып кайтырмын...

Күз яшьләрен тыя алмыйча, үз-үзенә нидер пышылдап баручы төпчек улына карап, Фәхрулла абзый түзми, әйтеп куя:
– Төпчегем дия-дия, анагыз артык иркәләп җибәрде ахрысы. Карагыз аны, катырак булыгыз үзенә! 

Атаның бу сүзләре улы Зөфәргә үтенеч тә, әмер дә булып яңгырады.
– Кайгырма, әти. Хисбулла безнең белән югалмас! Шулаймы, канәт? – дип, абыйсы зур куллары белән Хисбулланың арык аркасына шапылдатып сугып алды. Хак сүз сөйли абыйсы. Ә абыйлары аның кайда да хур булмадылар. Дүртесе дә типсә тимер өзәрдәй, гайрәтле ир егетләр. Уралның бакыр шахталарында да, тимер эретә торган мичләре янында да эшләгән кешеләр. Чират менә Хисбуллага да җитте... Уралда аны ниләр көтәдер, монысы бер Ходайга мәгълүм. Ә җирдә яз. Яңа гына ачыла башлаган бөре исе. Арба юлы төшеп кенә килгән чак. Юл юеш, пычрак. Чистайга әле озак барасы...

Тик менә таш йортлардан торган бу сәүдәгәрләр ка­ласына Хисбулла­ның нигәдер күңеле ятмады. Чистай мәдрәсәсендә ярты ел укыгач, әтисенә ялвара-ялвара, Кармәткә кире кайтып, авылның чуваш ягындагы рус мәктәбенә йөри башлады. Зөфәр абыйсы аның бу тырышлыгын хуплады. Энесе белән урысча сөйләшеп карагач:
– Бу малай барыбыздан да уздырган бит. Зиһен бар моңарда, – дип мактап алды.

Хәзер исә алар Чистайдан пароходка утырып, Пермь якларына, Мөхетдин абыйсы яши торган Лысьва шәһәренә юл тотачаклар. Ниндиерәк икән ул Урал дигәннәре? Ул тауларның биеклегеннән башлар әйләнеп китә дип сөйлиләр абыйлары. Хакмы икән шул? Кармәт тирәсендә андый таулар юк. Хуш исле болыннар иле, чәчәкләр иле ул Кармәт. Акташ урманы, аның йөрәге булып типкән «изгеләр чишмәсе» үзе генә ни тора! 

Ә «Аю аланы», әрәмәлекләр? Ә авылның йолдызлы төннәре?! Хыялындагы яңа дөньяга китеп баручы Хисбулланың күңелен әнә шундый моңсу, самими уйлар биләп алды.
– Хуш, Кармәт, – диде ул, Сау­руш урманына җитәрәк, соңгы тапкыр пышылдап. 
Ни хикмәт, кабатланмас бу вакыйганың кайбер мизгелләрен миңа үз күзләрем белән күрү бәхете насыйп булды. Минем өчен дә тарихи хәтер, борынгы Болгар төбәге, ата-баба җире булган Кармәттә Хәсән абый белән туганлыгыбыз, рухи кардәшлегебез, дуслыгыбыз гаять нәфис төсмерләр белән баеды шикелле.

Шагыйрьнең туган авылына кайту хәбәрен миңа сабакташым, мине дус, якын күреп йөргән шагыйрь Мөдәррис әгъләмов җиткерде.
Казан телестудиясендә яңа гына эшли башлаган чагым. Ашыгып эшкә килеп барышым. Проходной янында басып торган Мөдәррисне күргәч, аптырап калдым. Гадәттән тыш җитди, борчулы.
– Ни булды? – дим мин, аның белән сәламләшергә дә онытып.
– Син менә хәзер кинога төшерүчеләрне ал да, Кармәткә элдерт! – ди бу миңа.
– Кармәткә?!
– Кармәткә, Кармәткә. Берничә көн элек авылның ике агае картны ай-ваена карамыйча, машинага утырт­каннар да алып киткәннәр. Шуннан бирле хәбәре юк. Мөнҗия апа үзен кая куярга белми.

Сүз Хәсән ага Туфан турында бара иде. Кино төшерүчеләрне ал да, Кармәткә элдерт, имеш! Әйтүе ансат ул! Хәер, Казан телевидениесенең ул чактагы мөмкинлекләрен Мөдәррис кайлардан белсен ди! Кызу урак өстендә берничә көнгә машина бе­лән оператор алу сират күперен узуга тиң булгандыр ул заманда. Шулай да, тәвәккәлләп, эшкә керешәм. Әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш редакторы Әминә ханым Сафиуллина мине игътибар белән тыңлый да, үзенең гаҗәеп ягымлы, затлы тавышы, елмаюлы карашы белән хәтерне сакларга тырышыбрак:
– Әдәби-драматик тапшырулар редакторы Эльс Гаделевны җибәр­сәк, кулайрак булмасмы соң? – дип куя. Кулаен, әлбәттә, кулай инде ул. Үзенең бәрхет тавышы белән сөйләп җибәрсә, бар кешене мөкиббән итәчәк. әмма минем дә бирешәсем килми.
– Иске Кармәт минем өчен дә изге җир шул. Аннан... Хәсән ага минем кардәшем дә, – диюдән башка чарам калмый.
Озак еллар Татарстан радиосында, инде телевидение оешкач, анда диктор булып дан-абруй, халыкның мәхәббәтен казанган Әминә ханымның искиткеч бер күркәм сыйфаты бар иде. Әгәр ул каләм иясенең (журналистның) ниндидер яңалыкка, отышлы темага юлыкканын сизсә, аның өчен утка да, суга да керәчәк. Ул бу юлы да кыйбласына тугрылык­лы кала алды. Ярты көн дигәндә машина белән оператор безнең карамакта иде.

Өйләдән соң без, ниһаять, телестудиянең шактый ук нык тузган, ПАЗ автобусына утырып, юлга кузгалабыз. Операторыбыз – телевидениедә яңа гына эшли башлаган Казан егете Фәрдәт Мансуров. Аңа Хәсән ага турында берникадәр мәгълүмат бирим дип, авыз ачсам, егетебез саф татарча (ул заманда сирәк очрый торган күренеш):
– Хәсән абый безнең гаилә дусты. Әтием Бишбалтадагы татар мәктәбендә Хәсән абыйдан белем алган! – димәсенме! Бу сүзләрдән җанга гаҗәеп бер рәхәтлек йөгерә. Димәк, безнең иҗат төркемендә тулы аңлашу булачак. Шагыйрьнең илаһи халәтен тою, аңлау безгә хәзер шундый да зарур.

Сөйләшеп, планнар корып бара торгач, автобусның җайсызлыгы да, юлның озынлыгы да сизелми башлады. Без Кармәткә килеп җиткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Вак кына яңгыр сибәләп тора. Бер җиргә дә тукталмыйча, турыдан-туры авылның «аръяк» дип йөртелгән ягына узабыз. Биредә минем әниемнең әнисе Фәсигөлбәян Хәсәнша кызы Галиева яши. Ул Хәсән аганың якын кардәшләреннән берсе, аның яшьтәше һәм сабакташы. Капка төбендә безне аның бертуган сеңлесе Хафизә апа каршылый. Ул арада ишектә дәү әнинең гаҗәпләнгән йөзе күренә. Баксаң, апалы-сеңелле авыл мөгаллимәләрендә Туфан чалымнары байтак икән бит. Шундый ук озынча йөз, какча гәүдә, чал чәчләр, мәрхәмәтле караш. Туфан артыннан кайтуыбызны белгәч, алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, безгә авылдагы соңгы хәбәрләрне җиткерергә ашыгалар. Хәсән ага дәү әнинең олы абзасы Гыймалетдин абзый белән икенче көн инде зиратта шагыйрьнең әбисе Гөлчәчәк апаның каберен эзләп йөриләр икән.
– Чәй көйләп, көтеп торабыз үзләрен, – ди дәү әни. 

Өйгә узабыз. Борынга нарат исе, яңа пешкән икмәк исе килеп бәрелә. Минем әле дәү әнинең яңа йортын күргәнем юк иде. Барлык тәрәзәләре дә кояшка караган бу йортын аларга олы кияүләре – минем әтием Рәхмәтулла Вәлиулла улы Зәйнул­лин үз куллары белән төзеп бирде. Шуңа сөенечләре чамасыз. Чәйгә утырган гына идек, ишек шакып, иләмсез зур резин итекләр кигән Хәсән ага белән Гыймалетдин абзый кайтып керде. Хәсән ага нык тәэсирләнгән. Күрәсең, бүгенге эзләнүләре бушка китмәгән.
– Гөлсем, сез ничек биредә? – диде ул, гадәтенчә, якты-моңсу елмаюлы бер караш белән, өйдә кунаклар барлыгын абайлап.
– Без дә Кармәтне күреп китәсе иттек әле, – диде балалар өчен тапшырулар редакциясе режиссеры Гөлсем апа аның белән җылы итеп күрешеп.
– Бу егет тә таныш лабаса, – дип, Хәсән ага оператор егетне кочаклап ук алды. Чират миңа җитте:
– Таныйм, таныйм. Уйчан йөз, маңгай-күз – безнеке. Фәсиханың оныгымы? (Фәсиха – дәү әнинең авылдашлары тарафыннан кыскар­тылган исеме.) 

Шагыйрьнең күңеле күтәренке. Ниһаять, Гөлчәчәк карчыкның каберен тапканнар. Аның рухына атап догалар укылган. Бүген аның Кармәт­кә кайтуына да җиде көн тулган. Ул дәү әнинең уртанчы абзасы Әбрар абзыйның улы, авыл мәктәбендә тарих укытучы Шамил Хәсәншин­нар­­да тукталган. Аны ай-ваена карамый авыл­га алып кайтучыларның берсе Шамил абый булып чыкты. Икенчесе аның сабакташы – күрше Чирмешән районында балалар укытучы Зөфәр ага Сәлиев.

Хәсән аганың кайту хәбәре авылга яшен тизлеге белән таралып өлгерә. Күрешергә теләүчеләрне Шамил абыйның зур йорты да сыйдыра алмый башлый. Шагыйрь­не мәктәпкә, китапханәгә очрашуларга чакыралар. Аннан авыл клубында җыелалар. Әмма шагыйрь белән очрашырга килүчеләр клубка да сыймый. Җирле радионы көйлиләр. Район җитәкчеләре дә килә.

Үлемнән, Сталин лагерьларыннан котылгач та ша­гыйрьнең туган авылына кайтмый йөрүен авылда төрлечә юраучылар була (авылда гынамы икән?). «Туфан Кармәткә үпкә саклый, имеш, туган җирен хәтереннән сызган икән», дигән сүзләр дә йөри. Бүген, һичшиксез, мондый имеш-мимешләргә чик куелыр дип көтә җыелган халык.
Чал чәчле Туфан сәхнәгә чыгып басуга сүзне шуннан башлый.
– Нинди үпкәм булсын ди, сезгә, туганнар. – Аннан, моңсулык, сагыш сарган карашын әллә залга, әллә үткәннәргә текәп бер тын тора да әйтеп куя: – Мин кичергәннәрне шигырьләрем генә сөйләр күк.
Бирде дөнья кирәкне, 
Еламаска өйрәтте... 
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне...


Еламаска... Ә бит уйласаң, уелып китәрлек: нәни Хисбулла дөньяга килгән сәгатеннән алып эзәрлекләнә башлый. Әнисе Гөл­зизә чиркәүгә эләгүдән, чукындырылудан коты чыгып, сабые белән күпме вакыт күрше-тирә авылларда яшеренеп йөри. Шуңа аның төп­чегенә дә Гөлзизин фамилиясе тагыла. (Ул заманда чукындырылудан качып йөрүчеләрнең балалары законсыз, никахсыз туган балалар саналып, фамилияләре ана исеме белән йөртелгән.) Бары тик 1905 елгы революция дулкыннары аркасында гына шагыйрьнең иң өлкән абыйсы Сәгыйть «хурлыклы» фамилияләрен иманлы исемгә – Хәзрәтовлар дип үзгәртүгә ирешә. әмма инде залда утыручыларның күбесе бу интегүләрне – диненнән, исеменнән мәхрүм ителүне, эзәрлекләнүләрне ишетеп тә белми.

Сүз дә юк, җанга кадерле урыннарда йөрү нык тәэсирләндерә, уйландыра шагыйрьне. Ул сагынган Кармәтме соң бүгенге Кармәт? Ата-баба җиренең шагыйрь белмәгән тагы нинди серләрен саклый ул? Нинди гамь белән яши? Хәтер­гә туктаусыз, бер-берен тыгызлый-тыгызлый шигьри юллар килә:
Яфраклар ничә кат әйткәндер: 
«Киләчәк оныгың, киләчәк!..» 
Син кайсы әрекмән төбендә, 
И газиз әбкәем Гөлчәчәк?.. 

                               («Мирас»)

Ул кичне шагыйрьнең мөлаем тонык тавышы авыл өстендә азан авазыдай бик озак тирбәлеп тора.
…Йомасы идем мин, якташлар, 
Күзләрне мәңгегә йомасы... 
Коткарды илемнең, җиремнең, 
Тирәкнең, талымның догасы.

Шушындый шигырьләрдән соң шагыйрьнең җан тирбәлешен тоймый калу мөмкинме соң? Сагын­ган, өзгәләнгән, әмма Кармәтенә сыкранулы Туфан булып кайта алмаган... Әлеге кабатланмас очрашуның бәлки без ишетми-белми калган башка кызыклы мизгелләре дә булгандыр. Җанны әрнеткәне шул: безнең кайту «туйдан соң дөмбергә» кебегрәк чыга түгелме соң? 

Юкка борчылганбыз. Фәсиха дәү әнием белән Хәсән абыйның балачак хатирәләре дә бихисап икән. Әле берсе, әле икенчесе яңара.
– Фәсиха, хәтерлисеңме әти теккән теге кайры тунны? – ди Хәсән абый самими елмаюы белән сынагандай. Үзе исә җавабын көтеп тормастан дәвам итә:
– Берничә көн киюгә туннан җилләр искән иде. 
1909 елның зәмһәрир суык кышы, мин нишләргә белмичә аптырап, күлмәкчән басып торам. Ә син мине җылы мамык шәлеңә шулкадәр хасиятләп урадың да, үзең яланбаш кайттың.
– Булды шул андый хәл, – дип, аска карап кына көлемсери дәү әнием.

Хәсән аганың әле күрешеп сөйләшәсе кешеләре, саубуллашып китәсе урыннары байтак булып чыкты. Икенче көнне, алдан вәгъдәләшкәнчә, иртәнге уннар тирәсендә без аны алып, шагыйрьнең шигъри җаны омтылган Баткак күл белән Акбалчык елгасы янына, Ази чытырманлыгы белән Какы аланына киттек, һәр урында балачак хатирәләре яңара. Шагыйрь аларны ихлас бер сагыну белән искә ала. Шагыйрьнең гөлләр белән сөйләшү мизгелләре тапшыруыбызның иң дулкынландыргыч өлеше булды дисәм, ялгышмамдыр. Җаннарын уятсаң, чәчкәләр дә телгә килә икән шул. Ниһаять, без Хәсән ага төзегән маршрутның соңгы тукталышына – «Изгеләр чишмәсе»нә юл тотабыз.
Менә ул шагыйрьнең төшләренә кереп йөдәткән очсыз-кырыйсыз Акташ урманы. Әллә кайлардан юлаучыларны тартып китерүче «Изгеләр чишмәсе».

Чишмә янында безне шәһәрчә ыспай киенгән мөлаем бер егет каршы алды. Ул Чабаксардан Хәсән аганы күрер өчен махсус кайткан чуваш шагыйре Михаил Белов икән. Ул да безнең яктан, Кармәттә туып-үскән. Барлык Кармәт чувашларына хас булганча, татар телен­дә җиңел сөйләшә.

Бирсә, бирә Ходай! Берьюлы ике шагыйрь! Беренче кат күрешүләренә карамастан, алар әллә кайчангы танышлар сыман сөйләшеп китәләр. Менә ни җитмәгән икән Хәсән агага бу көннәрдә! Шигърият дигән дәрья эчендә кайнау, Аккош күлендәге шигъриятле һава җитмәгән.
– Укы, укы, тагын укы, – ди Хәсән ага яшь ша­гыйрьгә. – Чувашча аңлыйм мин, сөйләшә генә алмыйм. Мин бит сезнең «Уяв» бәйрәмегезне күргән кеше.
– Алайса, сез әле берәр чуваш кызына да гашыйк булгансыздыр, – дип шаярта Михаил. Хәсән ага аның бу сүзләреннән ачылып китеп, иң кадерле хатирәләренең берсен сөйли. Тәүге тапкыр гашыйк иткән Миңниса атлы кызны ул, чынлап та, чувашларның яз көне уздырыла торган таң каршылау бәйрәмендә – «Уяв»да күрә. Төнге ай яктысында каеннар арасыннан килеп чыккан такыялы кызның сурәтен бүгенгә чаклы берәү дә алыштыра алмый.

Кармәт шагыйрьләре вакыт турында бөтенләй онытып, хәйран озак аерылыша алмый тордылар. Мәктәп директоры Нәфисә ханым Камалова килеп җитмәсә, аларның сүзләре тагы да дәвам иткән булыр иде әле. Нәфисә ханым чәй мәҗлесе әзерләгән. Безне ашыктыруының сәбәбе шунда икән.

Мәҗлескә нигездә авыл укытучылары җыелган иде. Араларында уен-көлкегә, тапкыр сүзгә, җыр-моңга осталары да байтак булып чыкты. Алабуга педагогия институтында укып, туган авылына эшкә кайткан яшь укытучы Рушания Миннехано­ваның шагыйрьнең «Әйткән идең» дигән җырын башкаруы Хәсән аганы нык тәэсирләндерде.
– Зур сәхнәгә чыгарлык моң бар синдә, канәт, – диде аңа шагыйрь. (Еллар узгач, әлеге яшь укытучының үз мирасын кадерләп саклаучы, Иске Кармәттә оештырылачак Туфан музееның директоры буласын ул, әлбәттә, белми китте.) Аннан, җырчы кызга җавап бирәсе иткәндәй, каршы стенада эленеп торган мандолинасын сорап алды. Татарның борынгы көйләренә тартым, үзәк өзгеч моңлы көй яңгырый башлады. Аңа сизелер-сизелмәс кенә кубыз тавышы килеп кушылды. Монысы каян? Кеше күзенә күренмәскә тырышыбрак, самовар артында утыручы өлкән яшьтәге ханым уйный иде кубызда.
 
Шагыйрьнең әрнүле йөрәген бәйләргә омтылган затлар турын­да без ниләр беләбез? 

Кубыз белән мандолина моңы көчәйгәннән-көчәя бара. Ашкына-ашкына каядыр күкләргә, еракларга омтыла. Башта ул зур бүлмәне тутыра, аннан ачык тәрәзәләр аша урамга ургыла.
Бу – Хәсән аганың «Агыла да болыт агыла» дигән шигыренә үзе чыгарган көе булып чыкты. Минем аны беренче тапкыр ишетүем, һәр­хәлдә, шагыйрьнең көйләр чыгаруы хакында хәбәрем юк иде. Бу хәл табын артында утыручыларның һәркайсы өчен дә яңалык иде дип уйлыйм. Тик менә ак яулыклы Кармәт апасы аны каян белә? Аның әлеге көйне гомер буе ишетеп яшәгәндәй мандолинага кушылып уйнап китүе үзе бер могҗиза түгелмени? Без тынсыз калдык. Бер-берен тойган җаннарның моң аша сүзсез аңлашуы иде бугай бу. Соңыннан гына белдек: Хис­булланы беренче тапкыр мәхәббәт утында яндырган Кармәт кызы Миңниса – шушы икән. 14 яшьлек Хисбулла туган якларын калдырып, Уралга киткәндә алар хат алышырга сүз куешкан булалар. «Хатыңны исемемне кыскартып «Нисага» дип яз! Авылда белмәсеннәр», – ди кыз. Гашыйкларга аерылышу авыр була. Арада чакрымнар. Зилзилә-тайфуннар... Язмыш аямый шул аларның тәүге хисләрен...

Кармәткә кайтып, берничә көн торуга, Хәсән ага авылның Рифкать атлы укытучысын алып, Миңниса апа яшәгән йортка килә. Миңниса апа өйдә үзе генә була. Акташ урманында очраткан такыялы кыз урынына шагыйрьне тулы гәүдәле, ак яулыгын буйлап бәйләгән мөлаем мишәр карчыгы каршылый. Ничек үзгәргән Миңниса! Зур зәнгәр күзләре генә дөньяга элеккечә мәхәббәт белән карый. Әллә ничек кенә килеп чыга аларның бу очрашуы. Сөйләшергә сүз таба алмый аптырыйлар! Чәй табынын көйләгәндә Миңниса апа каушавыннан кулындагы чынаякларын төшереп җибәрә. Язмыш аңа да рәхимле булмаган. Ире япь-яшь килеш сугышта башын салган. Бер үзенә биш баланы аякка бастырыр өчен нинди генә авыр­лыкларга түзәргә туры килмәгән. Сизелеп тора: зарланасы килми Миңнисаның. Ул инде акъәби, намазга басып, җан тынычлыгына ирешкән кеше. Хәзер төпчек улы гаиләсендә гомер кичерә. Саубуллашканда Миңниса шагыйрьгә стенада эленеп торган, гәрәбәләрдән тезелгән дисбесен алып суза:
– Бу дисбе сиңа гомер сорап, Ходайга ялваруымның шаһиты булды. Ал син аны, – ди.

Уйларым шулар тирәли бөтерелә дә бөтерелә. Әгәр дә бер-бер хикмәт белән әлеге дисбе телгә килсә, ни-нәрсәләр сөйләр иде икән, дим. әмма бу мәхәббәт кайтавазы, моң кайтавазы икесенең дә йөрәгендә яшерелгән. Гыйшык утының тәүгесе, оялчаны, сафлыкның үзе булып калган.

Моң иясе Миңниса белән ша­гыйрьләр солтаны Туфанга яңадан күрешүләр насыйп булмый. Хәсән аганың Кармәткә икенче кайтуында (1976 ел) Миңниса инде дөнья куйган була. Кармәт очрашуларының җуелмас истәлеге булып, татар шигъриятендә шагыйрьнең Кармәт кызы исемен мәңгеләштергән гүзәл шигыре кала:
Дәшсәләр дә 
Еллар, юллар мине 
әкияттән дә ерак-еракка, 
Кармәт офыклары киңлеге дә 
җитә иде миңа ул чакта.
Тик бер генә кочак бәхеткә дә 
Риза улың идем мин синең 
(Исеңдәме, Ниса, исеңдәме? 
Ул «бер кочак бәхет» син идең).

(«Кайсы атта сиңа кайтып була?» 1970 ел.)

Бу шигъри юллар адресатына барып ирешә алгандырмы, ишетә алгандырмы аларны Миңниса апа? Бу хакта Кармәттә төгәл генә белүче юк. Шунысы хак: күп еллар узса да, такыялы гүзәл кыз сурәтен Туфан йөрәгеннән берәү дә кысрыклый алмаган.

Туфанның Кармәткә кайтыр юлы озын булса да, авылга, аның гадәти тормышына ул тиз ияләшә. Бишектән үк колагына сеңгән «канәт» сүзе дә биредә назлырак яңгырый. «Канәтләрем» дия-дия кайчан шулай сөйләшер иде әле ул? Ах, ничек бәхилләтәсе килә ша­гыйрьнең бу изге җирне! Игелекләр кыласы, кадерлисе килә. Башкача мөмкинме соң? Аны бит шушы Кармәт туфрагы, күге, йолдызлары ниндидер могҗиза исәбенә коеп куйган лабаса! Кайтачак әле ул Кармәтенә, кайтачак! Баш иясе изге урыннарны сагынып кайтачак! Күпме хатирәләр, күпме могҗизалы сүз көткән аны биредә. Алар менә-менә шигырь юлларына әверелергә торалар. Казанга кайтуына бер ай дигәндә, матбугатта аның «Кармәт истәлекләре» циклына кергән «Мирас», «Таллар әйтер», «Йолдызлар», «Кайсы атта сиңа кайтып була?», «Туйралар көрсенә» дигән шигырьләре дөнья күрә. Әлеге шигырьләр якташы Михаил Белов тәрҗемәсендә Чабаксарда чуваш телендә дә басылып чыга.

Ни кызганыч, бу шигырьләрнең берсе дә безнең тапшыруда яңгырый алмады. Сәбәбе бик гади. Тапшыру­ны без берничә көндә эшләп куйдык. Эфирдан ул 1970 елның 25 август көнне күрсәтелде. Башта без аны «Кайту», «Сагыну», «Сык­рау» дип исемләп карасак та, эфирга ул шагыйрьнең үз сүзләре белән – «Кармәт гөлләре» булып китте. Телевидениенең атна саен уздырыла торган киңәшмә-летучкасында ул уңай бәяләнде. Хәтта сакланырга тиешле язма-тасмалар рәтенә кертелеп, архивка тапшырылды. Монысы Әминә апа Сафиуллина­ның тәкъдиме иде. Декабрь аенда Хәсән аганын 70 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә, «Кармәт гөлләре»н кабатлап күрсәттеләр. Хәсән ага да тапшыруны яратып кабул итте.
– Рәхмәт, гөлкәйләрем, – дип шылтыратты ул безгә, сабыйларча сөенүен яшермичә.

Хәсән ага Туфан белән Иске Кармәттә уздырган ул көннәрне мин кайта-кайта искә алам. Ул Казанга, район җитәкчеләре җибәргән «Волга» машинасынан баш тартып, безнең автобуста кайтырга булды. Автобусыбызның шыксызлыгы өчен уңайсызлансак та, аның безнең белән калуына чиксез сөендек. Тагын ярты көн шагыйрь янәшәсендә булабыз дигән сүз бит бу!
Хәтта шушы иске автобуста утырып кайтуларыбыз да бөтенләй башкача, сикәлтәле, тузанлы юлыбыз да үзе бер шигърият төсле. Шагыйребез Кармәттә үткәргән, кабатланмас җиде көн, җиде кич хиссиятенең кайберләрен безгә дә ирештерергә ашыга.
– Шамилләр өендә күргән сый-хөрмәтне сөйләп бетерерлек түгел. Ул чисталыкка, пөхтәлеккә, тынлыкка, балаларның тәрбиялелегенә шаккаттым. Бик рәхмәтле, бик риза булып китәм. Мичтә пешкән ипи-күмәчләрнең исе-тәме нык сагындырган. Күкрәгеңә терәп бер кисү өчен әллә ниләр бирерсең...

Шулай диде дә, Хәсән абый беразга тынып калды. Шактый вакыт карашы, җаны белән баш кыскан бодай басуларын сыйпап-иркәләп барды кебек.

Санаулы сәгатьләр тиз уза. җил­дер­теп Камага да килеп җиттек. Тик ул көнне Кама аркылы йөк ташучы паром берәү генә булып чыкты. Көтми хәлең юк. Паром көткән арада Хәсән ага якындагы әрәмәлекләрдә йөреп торды. Мөл­дерә­мә тулы күңеле, «миңа тия күрмәгез» дигәндәй, ниндидер сагышлы уйларга чумган иде. Әлбәттә, без аңа комачауламаска тырыштык. Тик менә карашыбыз гына учына кысып тоткан гәрәбә дисбегә ияреп йөдәтте. Хәсән абый аны иртәдән бирле кулыннан төшермәде. Гүяки аның өчен хәзер шушы бер тегәрҗепкә тезелгән гәрәбә ташлардан да кадерлерәк һичнәрсә юк иде.
– Бу дисбе сиңа гомер сорап Ходайга ялваруымның шаһиты булды, – диде ич ак такыялы кыздан акъәби сурәтенә кергән Миңниса.
Әнә ул хәзер үзенең ничә кат өзелеп чәчелгән гомер дисбесен хәтер җебенә тезә-тезә, биниһая уй-кичереш­ләренә уралып китеп бара.

фотода: Якташлар белән очрашу истәлеге.  Хәсән Туфан янәшәсендә Фәсигөлбәян Галиева.
Фото Иске Кармәттәге Х. Туфан музееннан алынды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, искиткеч мэкалэ. Хэсэн Туфан ижатын бик яратам. Язма кунел хислэрен нечкэртте. Эчтэлекле,мэгьнэле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч язма. Роза апага иксез-чиксез рәхмәт. Күңелем тулып укыдым. "Сөембикә"дә редакторыбыз булып, бергә эшләгән елларымны да сагындым. Хәсән Туфан шигырьләрен минем улларым да, шәһәрдә туып үссәләр дә, без биргән тәрбиядерме, каннан киләдерме, белмим, авыр чакларда гел алып укыйбыз, диләр. Хәсән Туфан кебек халкыбызның абруйлы улы хакында милләтебезнең йөзек кашы булган ханымнарның берсе - Роза апа язуы бик табигый дә, хаклы да. Ә Фәсигөлбәян - агәбиебез белән Хәсән Туфан бертуган игезәкләр сыман охшашлар икән. Роза апа! Сезгә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, илһам теләп калам.

      Хәзер укыйлар