Логотип
Шәхес

Иркә хатын

Сарман ягы — кыр ягы дип өйрән­гәнбез. Бактың исә Сарманның Минзәлә ягына урнашкан Салих-Тукай авылы Зөһрә кереп адашырлык урман­нарга да бай булган икән. “Нишләп ада­шыйм, ди. Урман кызы ла мин”, — дип елмаеп җибәрде ул. Кояш күрмәүдән, озак хасталыктан фил сөяге төсенә ке­реп, юкарып калган йөзенә якты нур йөгерде. Балачак хатирәләре кешене әнә шулай эчтән балкытырга сәләтле илаһи чыганак инде ул. Шуңа күрә Зөһ­рәнең арыган, телгәләнгән җанын бер­кадәр сихәтләндерү өчен ипләп-ипләп кенә хатирәләр җебен тартам. Аның сөйләгәннәре аша И. Куприн әсәре ка­һарманы Олесяга бик тә, бик тә охша­ган, җитез хәрәкәтле, алтын толымлы, җиңел сөякле, үзе бик тә тәвәккәл, ба­тыр йөрәкле кыз төсмерләрен абай­лыйм. Әнә ул йөгерә-йөгерә, үзе чак­лы букчасын җилтерәтеп, Салих-Тукай- дан Иске Дөреш мәктәбенә укырга ба­ра. Көн саен 8 чакрым тегеләй, 8 чак­рым болай. Үсә-үсә бу араны йә вело­сипедта, йә чаңгыда узарга җайлашыр әле. Кышын да, җәен дә җырлый-җыр- лый узар. Әле бәләкәй. Менә ул Мөгез Елга чокырына җитеп, туктап калды. Төнлә кар сулары төшкән икән. Мәк­тәпкә илтәсе юлны бүлеп, бөтерелеп-бөтерелеп кар сулары ага. Йөгереп килеп сикерсәң, бик нык сикерсәң, юлны дәвам итәргә була да инде. Әгәр суга килеп төшсәң... Йомычка кебек бөтерелеп чоңгылда югаласың. Мөгез Елганың аръягына әүвәле букча, аннары тиен бала­сы кебек томырылып Зөһрә оча.

Атаклы җырчы Зөһрә Сәхәбиева булгач, бу кар сулары аның җырларына да керер әле.
Хәзергә су белән мөнәсәбәтләр гел алыш-биреш рәвешендәрәк корыла. Бу­ралы чишмәгә бату тарихы — үзе бер мәзәк. Уймак хәтле кыз потлы чиләк белән суга йөргәч ни. Мөлдерәмә чиләк кызыйдан авыррак булган, күрәсең. Чиләк ар­тыннан чишмә коесына чумганын ярый әле күреп калганнар. Куркам дип тә бул­мый. Кыярларга, кура җиләгенә унар көянтә суны барыбер чишмәдән ташыйсы.
Зөһрәне сыендырган урманнар чишмәләрне дә туендыра. Шул чишмәләр җые­лып авыл янында буа хасил итә. Балачакның озын гомере шул су өстендә дә урман эчендә уза инде.
“Мин урманнан курыкмый идем. Карлыган, миләш, шомырт урман тулы. Шуңа күрә бакчада андый агачлар үстермәдек тә. Мәктәпкә йөргәндә дә ят кеше кү­ренсә, юлдан төшеп, урман эченә кереп югала идем”, — дип, Зөһрә кадерле ман­зараларны тергезә. Курыкмаган икән шул. Алай гына да түгел, кыз урманны сер­дәш иткән. “Беренче сәхнәм урман аланы булды”, — ди ул. Җәй көне шулай, ә кыш көне җырлыйсы килгәндә (авыл өендә атаң-анаң алдында, оялмыйча, кем авыз күтәреп җырлап утырсын!) мунчага йөгерә икән кыз. Башына чуен чүлмәк киеп, тавышының тагын да көчәеп, чамасыз мәгъруранә яңгыравына хәйран ка­лып җырлый да җырлый. “И, күршеләр ишетеп, ни уйлады икән?” — дип, кырык елга соңарып оялып кала тагын.
Хатирәләрдән ипләп кенә чыгарга да бүгенге көнгә якынаерга иде бит. Кай­гысыннан куырылып калган, ике ел ярым гомерен хастаханә палаталарында, өй диварлары арасында бик аз кеше белән генә аралашып, тышкы дөньядан бизеп, хәтта аралашудан беркадәр өркеп тә яшәгән Зөһрәне ничекләр итеп кинәт батыраеп, усалланып китәрлек, канатларын кагып куярлык халәткә китерергә һәм шул ук вакытта йөрәген яраламаска, күңелен дә рәнҗетмәскә соң?!
Мин бу йортта булып киткәннән соң (Хәйдәр Бигичевның кырыгын үткәрер алдыннан килгән идем) берни дә үзгәрмәгән кебек. Тик бу торак тагын да боега гына төшкән. Хәйдәрнең яраткан песие Чита да күренми. Йокы бүлмәсенең ак буяулы ишеге телефон дәфтәренә әйләнгән икән. Таянырдай кешеләренең генә номерлары анда. Үземнең саннарны күреп алам. Зөһрә вак язуга карый алмый икән әле. Шуңа күрә китаплар да укый алмый, тегә, бәйли дә алмый. “Алмыш­ларның саны “ала”лардан шактыйга күп. Шөкер, караваттан тора, өй эчендә йө­ри алмаган чаклар үткәндә калып бара бугай инде.
Адреслар тулы ишектән аерылып, диварларны күздән кичерәм. Бу диварлар Зөһрәне тышкы дөнья гайбәтеннән, “хәлгә кереп” шылтыраткан булып, чиратта­гы “тәмле” гайбәтне җиткергән ахирәтләрдән аралый-саклый торган кабырчык. Шундый “теләктәшлек” Зөһрәне әледән-әле сугып ега башлагач, телефон авто­матка күчерелгән. Яшь Бигичев — Айрат үзе цензор. Үтеп керә алмаган имешле сүзләрнең берсен тартып алып, сынау мәйданына ыргытам: “Хәйдәр, син исән!” дигән язуларны күрмим”.
- Булганы юк андый язуларның.
Ярый, бу номерым әйбәт кенә үтте. Ничек тә Зөһрәне сискәндерергә, хәрби хәзерлек хәленә китерергә иде бит! Мин тел очымда торган сорауны ыргытырга җыенам. Моңа җавап минем үземә түгел (ә җавабын болай да беләм), бәлки, газиз ирен югалту хәсрәтеннән озак айный алмауны Зөһрәгә гафу итә алмаган кешеләргә чын картинаны аңлату өчен кирәк. (Югыйсә бит, Зөһрәнең хисләре­нең чынлыгын тикшерү өчен телефон аша мәхәббәт белдерергә җөрьәт итүче юньсез дә табылган. Янәсе, хатын-кыз озак вакыт иренә тугрылык саклый ал­мый ул!)
Тәвәккәллим:
- Сине иркә хатын диләр!
- Иркә хатын булганчы иркә кыз булдым әле мин. Бишенче, төпчек кыз бит мин. Кече апамнан да тугыз яшькә яшьрәк. — Олырак балалар үсеп, таралып беткән, өйдә картаеп килүче әти-әни янында калган төпчек баланың хәлләрен алырга сәләтле рухи сизгерлек тәрбияләгән бу иркәлек әле дә Зөһрәнең кешеләр белән аяучан, миһербанлы мөгамәләсендә, ягымлы сүз кату рәвешен­дә чагыла.
Яшь кызны медицина училищесына да әнә шул — иркәлекнең шәфкатьлелек белән үрелгән сыйфаты китергәндер. Ярый әле килгән ул анда. Ярый әле шәф­кать туташы белгечлеге алган. Әгәренки Хәйдәр Бигичев юлында шушы кош баласы кебек бәләкәй, йомшак фигыльле, әмма тәвәккәл йөрәкле, фидакарь кыз очрамаган булса, без бөек җырчыны бөеклеген белгәнче үк югалткан бу­лыр идек.
Мәктәптә физкультура укытучысы чаңгылы малайларның сирәгенә биек таудан атылырга рөхсәт итә. Тагын Зөһрәгә генә... Бу кызны тыяр көч юк — хәтәр ярата. Кайсы сикәлтәдә кая барып төшәрен уйлап тормаячак. Әмма барыбер аякта калачак үзе. Тәвәккәллек кала. Карашыннан эчке, тәкъдири моң агылып торган егетнең сәбәбе әле төшенелмәгән сагыш йөген үз иңнәренә күчерәсе килү омтылышы Хәйдәргә якынайта аны. Консерваториядә укыгандагы сабакта­шы Хәйдәр дә берәүгә дә әйтмәгән борчуларын иң элек аңа чишә. Тиздән кыз Хәйдәрнең генә түгел, бөтен группадашларының “ашыгыч ярдәм” туташы булып китә. Хәйдәрнең исә сәламәтлеге һаман ныграк куркыта. “Мин озак яшәмәм”, — дигән сүзләре бигрәк тә бәгырьне телә. Яшьлегендә штанга спорты белән нык шөгыльләнгән, җитмәсә, үзенә тиеш булмаган үлчәүдә зур авырлыклар күтәр­гән егет шактый өзлеккән, кан тамырларына көч килгән. Хасталыгы борчыганга күрәдер инде егет бик сабырсыз, ярсучан.
Зөһрә, ярдәм чарасы эзләп, дәресләрен ташлап, туган авылына, үзен гел сы­ендырган урманына кайтып китә. Көне буе йөреп Хәйдәренә валерьян тамыры эзли. “Казиле авылына кадәр барып җиттем. Таптым. Кич җиткән. Инде көтү кергән. Әти-әниләр куркышып беткән иде”. Бу бер нәни хатирә генә. Хәйдәр сә­ламәтлеге өчен көрәштәге бер мизгел генә. Әмма егетнең кәефе һаман кырыла бара. Табиблар анык кына чирен дә таба алмыйлар. Бу юлы да Зөһрәнең зирәк­леге ярап куя. “Бөерләрең түгел микән?” — ди. Күрә бит инде Хәйдәрнең салкын кышны бил тиңентен капрон курткадан чыкканын. Инде диагноз бар: “Бөер яны бизләрендә яман шеш!”
— 1978 елда Мәскәүдә операция ясаттык. Көндез аның янында дежур торам. Төннәрен вокзалга барып куна идем. Ул вакытта без ир белән хатын идек инде. Өченче курста никахлаштык. Аннары гына ЗАГСта язылыштык. Ак күлмәкне үзем тектем. Ул күлмәгемне концертларга күп кидем әле мин. Берничә ел яшәп, тор­мыш рәтләнә төшкәч кенә бер-беребезгә балдаклар кигертештек. — Кайгы-хәс- рәтне аралап, караңгы дөньяны ялт итеп балкыта торган хатирә монысы.
Теге диагноз ялгыш була бит. Сирәк, әмма хәтәр нәтиҗәсез чир икән. Алла кушып, Хәйдәр савыга. Ләкин табиблар кисәтеп куя: һәртөрле физик һәм рухи киеренкелектән сакланырга! Зөһрә аңа Хәйдәрне саклыйсы икәнен бер генә мизгелгә дә онытмый. Тәрбиясе җитеш булсын дип, консерваториядә укыган елларда, икешәр урында шәфкать туташы булып эшли. Аннары, Опера театры­ның концерт бригадасында эшли башлагач та, гаиләгә вакыт күбрәк калсын дип, бер чыгуда туксанышар концерт биреп, тизрәк әйләнеп кайтырга тырыша. Ба­зардан бәрәңге дә алдырмый ул аннан. Аның каравы хәзер Хәйдәрнең: “Тәрбия­не син бирдең инде миңа”, — дигән сүзләрен искә алуы ничек рәхәт.
Әмма, Зөһрә үзе әйтмешли, “суперталант” белән яшәүнең үз нечкәлекләре. “Ярсу иде. Концерт куйган көннәрдә аеруча нервыланды. Башта аны көйлим- көйлим дә аннан үзем утырып елый идем, — ди ул, бүген инде көлеп. — Ярдәм итә алмаганга, гаҗизлектән елау инде бу. Бервакыт үзем дә аны куркыттым. Грипптан өзлегеп, бик авыр яттым. Баш очымда Хәйдәр елады: “Мин генә бе­тердем инде сине”, — дип. И, хәзер дә утырсын иде әле янымда. Бу баш чире шунда ук җибәрер иде кебек”.

Бәлки, бәлки. Зөһрә үз хәлен онытып, янәдән Хәйдәр өчен яна-көя башлар иде. Анысы хак. 1995 елда Нижгар юлында машиналары каплангачтын: “Мин әй­бәт. Хәйдәрне карагыз”, — дип, табиб­ларны үз яныннан кумаган булса, ме­нә ике елдан артык баш белән йөдә­мәс иде. “Аныңчы да авариягә эләккән идем мин. Апае белән Кайбыч арасын­да фургон белән аудык. Кабина ише­ген башым белән этеп ачып, үзем ко­тылдым да фургондагыларны чыгар­дым. Машина янып китү куркынычы бар иде”. Шул кичне концертта җырлаган әле. Ягылмаган кышкы клублардагы җырчыны “чыныктырган” салкыннар ха­кында язмыйм да инде.
Әнә шул сынаулар бүген Зөһрәне “иркә хатын” итеп хастаханә ятагына сузып салды. Әй, ул көннәрдән айлар­га, айлардан елларга сузылган көннәр! Юк, чын асылы — төннәр! Коридордан барган биек үкчәлеләрнең баш миен телеп үтүләре! Ипләп кенә үзара сөйләшүчеләрнең баш капусын ярып үт­кәндәй тавышлары... Иң авыры — үзең­нең көчсезлегеңне, чарасызлыгыңны тоеп яту. Иң газаплысы — җырыңнан, сәхнәдән аерылу. Җыйнак гәүдәгә сы­енган рух һаман көрәштә. Тавыш яры­лары ялкауланмасын өчен тавышсыз гына җырлап ята ул. Шөкер, быел урамга чыгып, шомырт чәчәкләрен ис­нәп керде. Ниһаять, “Оныта алмыйм” җырын да, Хәйдәр тавышын да яшьсез генә тыңлый ала башлады.



Бу яз аңа сәламәтлек китерсен иде инде. 25 апрельдә Зөһрә өендә Коръ­ән укытты. Шул көнне, озак бара ал­мый торганнан соң, беренче мәртәбә Хәйдәренең кабере янына килде. Баш очында дога укыды. Зөһрәгә ул көнне 50 яшь тулган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Хәйдәр галактикасы"нда бары тик Зөһрә кебек ЙОЛДЫЗ гына була ала шул!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зөһрәнең язулары бертөрле.Ә Халидә Бегичева гел генә аны гаепли.Әлеге генә җырчылар берсе турында берсе гаеп сата дисәң.Аптыраш.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Халидэгэ шулай ж,инелрэк инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин Зрхрэне яратам хэм Хэйдэрне. Оныгым да Хэйдэр исемле

          • аватар Без имени

            0

            0

            Киленне кем яратсын инде! Халидәләр алар яшәгән вакытта, Зөһрәне гел Санга сукмаганнар, кешегә санамаганнар дип әйтәләр иде.

            Хәзер укыйлар