Логотип
Шәхес

​Чиксез далалар

Кытайда – туган, Казахстанда – яшәгән, гомере буе тарихи ватаны Татарстанны сагынган...  

Бәхтияр Табиев – дөньякүләм билгеле рәссам, Көнчыгыш мәдәнияте һәм табигате җырчысы. Быел – аның тууына 70 ел. Шунысы шаккатмалы: иң кыйммәтле татар рәссамы Бәхтияр Табиевның иҗаты Татарстан тамашачысына билгеле түгел...


Тамырлары – морзалардан

Әле сөйләшә башлаганчы ук, морзалар нәселеннән булган Бәхтияр Табиев, идәндә күмер белән рәсем ясый белгән. Табиевлар – татар дөньясында билгеле шәхесләр. 

Бу нәселнең тамырлары Рязань өлкәсенең Аҗи (хәзерге Азеево) авылына барып тоташа. Бәхтиярның бабасы Гани һәм әбисе Аҗар – икесе дә шушы авылда туып-үскән.

16 яшьлек чагында, Гани Табиев (тәвәккәллеге өчен аны Мут-Гани дип йөрткәннәр), Казахстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәренә чыгып киткән. Монда ул нәселләре эшенә нигез салган: мал-туар тотып, йон, тире, терлек сату белән шөгыльләнгән. әлеге эшкә энеләре Алим белән Садыйк та кушылгач, кәсепчелек тагын да киң колач җәйгән. Бертуган Табиевлар хәтта Германия белән дә эшлекле килешүләр төзегәннәр.

Гани Табиев үз эшен улы Хәсәнгә (Бәхтиярның әтисе) тапшырырга була. Тик 1917 елда Гани байның гомере өзелә. 20 нче елларда хәләл җефете Аҗарны сөргенгә җибәреп, аларның йорт-җирен конфискацияләгәннәр. Хәсән исә гаиләсен йон сортлаучы булып эшләп туйдырырга мәҗбүр булган. 1933 елда, Хәсәнне «хөкүмәт эзли» дигән имеш-мимеш таралгач, ул җиде балалы гаиләсе белән Кытайның Голҗа шәһәренә күченеп китә. 1940 елның 14 маенда биредә Бәхтияр туа. 1947 елда, Хәсән Табиев бакыйлыкка күчкәч, күп балалы гаиләне алып бару хатыны Фатыйма җилкәсенә кала. Фатыйма искиткеч акыллы, сабыр хатын-кыз була. Ул барлык балаларына югары белем алу мөмкинлеге тудыра. 1955 елда гаилә Кыргызстанга күченгәч, Бәхтияр Фрунзе сәнгать училищесына укырга керә. Училищены ул Кызыл диплом белән тәмамлый. Аннан укуын Мәскәүнең Суриков исемендәге сәнгать институтында дәвам итә.
 

«Бәхтияр – ул чиксез дала»

Бәхтияр исеме — «бәхет иясе» дигәнне аңлата. Тик Бәхтияр Табиев очрагында ул «бәхет таратучы» булыр иде... 

Бәхтияр Табиев – иң кыйммәтле рәссамнарның берсе санала. «Единый художественный рейтинг» (2002 ел, 5 нче сан) белешмәсендә аның картиналары «ЗА» тамгасы, ягъни «аерылып торган индивидуаль почерклы рәссам-профессионал, сәнгать базары һәм халык тарафыннан сорауга ия» дип бәяләнгән. Татарстанда яшәп иҗат итүче әле бер рәссамның да аңа тикле шулай бәяләнгәне булмаган. 

Бәхтияр Табиевның киңкырлы иҗаты – эстетик яктан күпкә кыйммәтрәк. Ул картиналарында, 60 нчы еллар сәнгатькәрләренә хас булганча, үз телен, тавышын, индивидуаль интонациясен эзли. Аның һәр картинасы – фәлсәфи күзаллаулар дөньясы. Картиналарында аның дөньяга булган үз карашы тасвирланган. Ул – өрек агачының чәчәктә утыруы, таң атуы һәм кояш баешы, талгын җилдә күлмәк итәге җилфердәве, чиксез дала, ай яки төнне яктыртучы гади бер йолдыз, реаль кешеләр тормышы...

Рәссамның картиналары Третьяков галереясы, Урта Азия музейларында, Австралия, Болгария, Германия, АКШ, Төркия, Франция шәхси коллекцияләрендә саклана. Бәхтияр Табиев Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казахстан Республикасы Рәссамнар Союзы һәм Париждагы Халыкара сәнгать үзәге әгъзасы.

Танылган болгар рәссамы Матей Матеев Бәхтияр Табиев турында: «Бәхтияр – ул чиксез дала», – дип юктан гына әйтмәгән. «Ул һәр өлкәдә сәләтле, гыйлемле, тормышта киң карашлы, искиткеч холыклы Кеше иде», – дип яза аның турында дуслары. Татар халык җырлары, казах айтысы, уйгур һәм үзбәк җыр-биюләре, кыргыз эпосы – Бәхтияр Табиев һәр өлкәдә белгеч була. Халыклар тарихын яхшы белү аңа күп тапкыр Лев Гумилев белән очрашып фикер алышудан килә. Барлык төрки телләр белән бергә, ул гарәпчә укыган һәм язган, кытай иероглифларын белгән.

Бәхтияр Табиев Казахстан татар үзәге лидерларының берсе булып торган. Татарстаннан килгән кунакларны Алматыдагы зур йортында кунак итүдән тыш, ул үзе дә Казанга килергә яраткан. Тарихи ватанына килгәч, Бәхтияр Табиев Татарстанның күренекле фән һәм сәнгать хезмәткәрләре белән эшлекле очрашулар оештырган. Аны бигрәк тә милләт мәсьәләләре борчыган. Казахстан татарларыннан нәкъ менә ул Татар­станда узган беренче референдумда һәм Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында күзәтүче булып катнашкан. Беренче Бөтендөнья татар конгрессында аның белән кызыклы хәл килеп чыга. Конгрес­с­та дөньяның өч җиреннән өч Табиев – Лос-Анджелес­тан Рифат Таби, Мәскәүдән Фикрәт Табеев һәм Казахстаннан Бәхтияр Табиев очраша. Баксаң, алар өчесе дә бер нәселдән икән.

Барлык рәссамнар кебек үк, Бәхтияр Табиев та Париж, Лувр турында хыялланган. Бөек рәссамның хыялы 1998 елда тормышка аша: аны улы Азат белән Париждагы Халыкара сәнгать үзәгенә чакыралар. Ике ай буена аталы-уллы рәссамнар Парижда яшәп иҗат итәләр, төрле музей-күргәзмәләргә йөриләр. Соңыннан, биредә Бәхтияр Табиевны Халыкара сәнгать үзәгенең әгъзасы итеп билгелиләр.

Бәхтияр Табиевның тагын бер хыялы була – тарихи ватаны Казанда иҗади күргәзмә оештыру. Бу күңелле вакыйгага ул берничә ел әзерләнә. 

Тик тумыштан килгән йөрәк авыруы 1999 елда аны дөньядан алып китә… Гаиләсе, дуслары ярдәме белән рәссамның бу хыялы да чынга аша. 2005 елда «Казан» милли мәдәни үзәгендә рәссамның күргәзмәсе үтә. Шул елда ук, соңлап булса да, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Бәхтияр Табиевны «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкли.


«Бәхтияр – минем бәхетле тормышым»

Бәхтияр Табиевның гаиләсе – тормыш юлдашы Виктория ханым, балалары Сәйдә белән Азат бүгенгәчә Казахстанның Алматы шәһәрендә гомер итә. Без исә, Алматыга баргач, рәссамнар фатирында кунак булдык. Табиевлар гаиләсе махсус рәссамнар өчен төзелгән комплекста яши.

«Бәхтиярга кияүгә чыккач, ул миңа бер генә шарт куйды: «Өйгә әйбер җыймаска». Шуңа күрә өйгә артык мебель, савыт-саба, чүпрәк-чапрак җыймадым. Акчаны һәрчак күңел өчен тоттык – сәяхәтләрдән кайтып кермәдек... Татарстаннан берәрсе килгәнне ишетсә, бөтен эшен ташлап, шул кешегә Алматы буен­ча экскурсия оештыра, аннары өйгә кунакка ча­кыра иде. Болын кадәр иркен фатирыбызда татар зыялыларыннан кем генә кунак булмады: Илһам Ша­киров, Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фер­динанд Сәлахов, Рабит Батулла, Разил Вәлиев һәм башкалар. Бәхтияр Г. Камал исемендәге театр артист­ларының Алматыга килүләрен зарыгып көтеп ала иде. Алар катнашындагы бер спектакльне дә калдырмады! Татарстан театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләре белән танышу, аларны өебездә кунак итү – безнең өчен истәлекле, күңелле хатирә. 

Бездә 1997 елның август аенда Татарстан Пре­зиденты Минтимер Шәймиев тә кунак булды. Аның килүе исә Алматы татарлары өчен зур һәм сөенечле вакыйга иде», – дип, онытылмаслык хатирәләрне искә алды Виктория ханым.

Виктория Шәрипова-Табиева тумышы белән Талдыкорган өлкәсенең Сарканд шәһәреннән, татар кызы. Паспорттагы чын исеме – Победа Фазыйл кызы Шәрипова. «Җиңү көнендә – 1945 елның 9 маенда туганга, әти-әнием шундый исем кушкан. Миңа барысы да Виктория, дип дәшә. Бәлки җиңү көнендә тугангадыр, гомерем буена беренчелеккә, җиңүгә омтылдым. Кирәкме-кирәкмиме барысына да өйрәнергә тырыштым: тегү, чигү, машина йөртү...» – ди ул. Виктория ханым мәктәп елларыннан ук балалар өчен күргәзмәләр, концертлар оештырып йөргән. Оештыру эшен әле дә яратып башкара. Ул татар милли хәрәкәтенең актив лидеры. Татарстанның Казахстан­дагы вәкаләтле вәкиле Илдус Тарханов чакыруы буенча, Виктория ханым Алматы татар үзәген җитәкли. 

Аның хезмәтенең нәтиҗәсе – бүген татар үзәге зур үсештә! Биредә яшьләр өчен татар теле, мәдәнияте, тарихы дәресләре укытыла, бию түгәрәкләре оештырыла, өлкәннәр өчен кызыклы чаралар үткәрелә. Виктория ханым эшен яратып башкара. «Татар үзәгенә бөтен күңелемне бирәм. Монда мин кабат яшьлегемә кайтам. Бәхтиярым белән бергә бәйрәмнәр оештырып йөргән чаклар искә төшә... Беләсезме, без ирем белән шундый матур кичәләрнең берсендә таныштык. Ул вакытта икебез дә студентлар: ул – Мәскәүдә, мин Казахстанда педагогика институтында укый идем. Озын буйлы, чибәр, тәртипле егеткә бер күрүдә гашыйк булдым. өстәвенә, ул бик моңлы итеп җырлый иде! Рәссам булмаса, аннан җырчы яки шәп актер чыгар иде. Беренче танышуда ук ул миңа «Ян Вер­меер Дельфтский» китабын укып чыгарга тәкъдим итте... «Тормышыңдагы иң бәхетле чагың кайчан булды? дип сорасалар, иң бәхетле тормышым Бәхтиярга кияүгә чыккач башланды, дияр идем. Гомеремнең 30 елы Аның ышыгында тоташ бәхеттә һәм мәхәббәттә үтте!»

Виктория белән Бәхтияр Табиевларның балалары – дипломлы рәссамнар. Сәйдә һәм Азат Алматыда Тансыкбаев исемендәге сәнгать училищесын, аннары шул юнәлеш буенча югары уку йорты тәмамлыйлар. Хәзер Сәйдәнең үз укучылары бар, ул сәнгать училищесында рәсем сәнгате укыта. Азат исә Дәүләт Сәнгать Академиясендә магистратураны бетерә. 2009 елның җәендә Австриядә белем эстәп кайта. Икесе дә Казахстанның Рәссамнар Берлеге әгъзалары.

Азат белән Сәйдә Югары Сәнгать дөньясындагы уңышлары өчен әтиләренә чиксез рәхмәтле: «Безнең өчен әти – укытучы да, дус та булды. Үсмер чагыбыз гаилә белән Болгария, Кавказ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кырымга иҗади сәфәрләргә йөреп үтте. Сәяхәттән кайтып керми идек. Кечкенә чакта әти безгә Гарсия Лорка шигырьләрен укый иде. Аның шигырьләрен укыгач, әтинең картиналары күз алдына килеп баса. Безнең бер генә теләк: әтинең өметләрен акласак иде…»
«Иң бәхетле тормышым Бәхтиярга кияүгә чыккач башланды».

Сәләт икенче буынга күчми, диләр. Әмма... Сәйдә һәм Азат Табиевлар очрагында түгел. Алар – бөтен дөньяга мәгълүм татар рәссамы Бәхтияр Табиев иҗатының дәвамчылары, «Чиксез дала»ның ике газиз баласы...

Казан–Алматы

«Сөембикә», № 3, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар